Мәдәни җомга

Балачактан таныш сурәтләр

Күптән түгел Г.Тукай әдәби музееның күргәзмәләр залында Байназар Әлменовның тууына 110 ел тулу уңаеннан “Балачактан таныш сурәтләр” дигән күргәзмә тәкъдим ителде.

Анда рәссамның XX гасыр әдипләренең, шагыйрьләренең әсәрләренә һәм “Идегәй” дастанына ясалган 40 эше тәкъдим ителгән. Күргәзмәдә шулай ук Б.Әлменовның В.Куделькин ясаган, аны горур, мәгърур һәм шул ук вакытта көчле ихтыярлы шәхес итеп күрсәткән үзенең портретын да күрергә мөмкин. Алар барысы да Әлменовларның гаилә архивыннан алынган. Шул ук вакытта музейда электрон экран да эшләп тора. Байназар Әлменовның анда китаплар сурәтләү рәвеше күрсәтелә, рәсем эскизлары аша аның иҗат лабораториясен дә күзаллый алабыз. 

Күргәзмә белән танышканда балачакның сәгадәтле уй-хисләре кабат хәтердә яңарды. Безнең кайсыбыз гына хәреф таный белүгә, хәтта кайберәүләребез мәктәп яшенә җиткәнче үк, Тукаебызның “Шүрәле”, “Су анасы” әкиятләре китапларын кулына алмаган да, рәсемнәренә карап уйланып, Кырлай дигән авыл урманнарында “йөрмәгән”, таракны урлаган малай өчен борчылмаган, курку хисләре кичермәгән икән? Җитмәсә, урмандагы Шүрәле һәм Былтырга кагылышлы хәлләр, караңгы төшкәч, ай яктысында була, ә бу исә кичнең шомлылыгын, сихрилеген тагын да арттыра. Әлбәттә, ул елларда Тукай әкиятләре геройларын – Шүрәлеләрне, алтын тарагын ялтыратып утырган Су анасын һәм алар белән булган вакыйгаларны китапларда бала күңеленә үтеп керә торган кем ясавын гамьсезлегебез белән искәрмәгәнбез. Аларның авторы Татарстанның китапны бизәү өлкәсендә әйдәп баручы рәссамнарының берсе Байназар ага Әлменов булуын соңрак белдек.  

Күргәзмә ачылышында катнашкан рәссамның оныгы Тимур Кәримов та бабасының картиналарын карап, алар белән горурланып үскән. Әлменовлар гаиләсендә Байназар агадан калган яшел төстәге бер папка саклана. Анда график рәссамның табигатькә чыгып, хайван-җәнлекләрнең, кош-кортларның үзләрен күзәтеп ясаган рәсемнәре тупланган. Бу папкадагы сурәтләрне Тимур балалык елларында аеруча аулак чакта бик яратып кулга алырга гадәтләнә. Ул аны бик кадерләп ачып, һәр рәсемен аерым-­аерым карап утырырга ярата.  Әбисе дә малайга еш кына Тукай әкиятләрен укый торган булган. “Батыр егет Былтыр, Су анасы икенче бер ­дөньяга алып кергәндәй итә иде. Мин татар халкының әкияти образлары белән тәрбияләндем, бабамның картиналары белән табигатькә аның һәр бөҗәгенә, хайванына, кешеләргә мәхәббәт белән үстем”, – ди ул хәзер. 

Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Нәҗип Нәккаш Б.Әлменов Шүрәлесе татар сәнгатендә классик образга әверелүен искәртә. “Шүрәлене иҗат итүчеләр булды, әмма Байназар ага эше аерылып тора”, – ди ул.  График рәссамның урман иясен кабат-кабат эшләве, камилләштерүе  мәгълүм. Б.Әлменов Шүрәлесе совет чорында да, аннан соң да зур тиражлар белән берничә тапкыр басылып чыга. Аны балалар учреждениеләре диварларына да күчереп ясый торган булганнар. Бик күп мәктәп һәм балалар бакчаларында Әлменовтан күчереп ясалган Су анасы һәм Шүрәлегә багышланган рәсемнәр табарга була. Н.Нәккаш та укытучысының соравы буенча Әлменов Шүрәлесен мәктәп диварына күчереп ясаган. 

Рәсем-картиналарда Байназар аганың чын-чынлап татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын, көнкүрешен, үткәннәрен яхшы белгән талантлы рәссам икәнлеге тоемлана. Татар йорты сурәтләрендә без җанга якын милли мохиткә  килеп эләккәндәй булабыз. Чаршаулар, паласлар, мендәрләр барысы да безнең хәтерләрдә сакланганча. “Рәссам табигатьтәге җылы тереклекне гаять оста күрсәткән, – ди Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты бүлек мөдире, сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова. - Милли рух аның хәтта каләм тотышында, сызыкларында да тоемлана.  Кайсы гына рәсемен алсак та, хис-кичерешләр күрәбез. Балалар китаплары өчен ясалган рәсемнәрдә кояш нурлары җылысын тойгандай булабыз. Су анасы күлгә чумганда, суның чәчрәгәне чиркандырып ала кебек, ә инде Мияубикәнең аптырап һәм  сокланып карап торуы күңелләрне күтәреп җибәрә. Рәсемнәрдә хәтта агачларның да килеп туган хәлләргә гаҗәпләнүе сизелә”. Галимә рәссамның Тукай әсәрләренә ясаган иллюстрацияләрендә кеше белән табигатьнең бербөтен итеп күрсәтүен дә искәртә. Әмма урман-сулар, кырлар, үзән-таулар кочагында үскән Былтыр шушы табигатьнең үзе булган Шүрәле белән низаглаша. Урман иясе мескен зат түгел. Байназар ага аны тискәре образ итеп сурәтләми. Ул аны көчле, горур, чын-чынлап хуҗа итеп күрсәтә. Китапны ачканда шушы әкияти, сихри дөньяга Шүрәле үзе чакыра кебек. Рәссамның Шүрәлегә кешеләрдә булган сыйфатларны биреп сурәтләвен аңлавы авыр түгел. Ул Былтырны үзенең урман дөньясына чакыра, аңа ышана, ярдәм итмәкче була... 

Нәҗип Нәккаш “Шүрәле” әкияте эчтәлегенең кайбер серләрен ачты. Әсәрдә татар тормышы чагылыш таба. Әйтик, Былтыр урманга кич китә, чөнки ул дәүләтнеке, саклана. Ә егеткә хуҗалыгын алып барырга, йорт салырга кирәк. Ул урманнан агачны яшереп кенә кисеп алып кайтырга ниятли. Батыр ай яктысында җилкенеп эшли, агачны аудара. Бу иллюстрацияләрдә реализм да, романтизм да бар. “Шушы сихрилек, татар халкына хас булган төсләр белән үзара килештерелеп, искиткеч оста бирелгән”, - ди Н.Нәккаш. Ул шулай ук Тукай әсәрендә Шүрәленең кулы агачка кыстырылуын юморис­тик бизәк булуын искәртте. Шагыйрь заманында барлык әсәрләрне укып үскән. 1889-1891 елларда тарихчы галим Хөсәен Фәезханов татар телендә гарәп әкиятләрен бастырып чыгара. Анда маймылны агачка кыстыру сюжеты бар. Тукай шуны милли җирлеккә кертеп җибәрә алган. Шүрәле ул үзе татарныкы гына түгел фин-угор халыкларыныкы да. Тукай Мари Республикасы белән янәшә булган Арча, Әтнә якларында туып, шунда күпмедер тәрбияләнгәч, Шүрәле турында да ишеткән. Байназар аганың да, Тукайның  әдәбият дөньясын яхшы аңлавын, шушы нечкәлекләрне рәсемнәргә оста итеп кертеп җибәрүен күрәбез. Ә менә Су анасы - татарның үз персонажы. Байназар ага аларны бала күңеленә тәэсир итәрлек итеп сурәтли алган. 

Күргәзмәдә “Идегәй” дастанында барган вакыйгаларга ясалган иллюстрацияләрдә исә рәссам иҗаты башка яктан ачылып китә. Картиналарда әсәрдә барган кискен хәлләрне, сугышлар, гаярьлек күрәбез.  Идегәй би, белгәнебезчә, үз заманының кыю гаскәр башы, акыллы дипломаты, халык үз хакиме итеп кабул иткән көчле шәхес, Нугай Урдасына нигез салучы. Шул еллардагы вакыйгаларның әһәмияте, зурлыгы иллюстрацияләр аша тоемлана. 1940-1941 елларда Нәкый ага Исәнбәт тарафыннан “Идегәй” дастанының кулъязмасы бастыру өчен әзерләнеп беткәч, Байназар Әлменов әсәрдә барган вакыйгаларга иллюстрацияләр әзерли. Әмма партиянең югары органы Алтын Урда дәүләтендә татарларның тигез хокуклы булып яшәгән кыю, горур халык итеп күрсәткән эпосны тыю турында карар кабул итә, аны китап итеп чыгару түгел, хәтта укырга да ярамый, дип карар кылына. Байназар ага да “Идегәй”гә карата беренчеләрдән булып эпосның катлаулы әсәр икәнен тирән фикерләр белән ясаган, татар фольклорының нечкәлекләрен ачып биргән рәсемнәрен ераккарак яшереп куя. Алар турында хәтта гаиләсе дә белми. Әмма 2006 елда Татарстан китап нәшрия­тында татар һәм рус телләрендә ­дөнья күргән “Идегәй” дастаны нәкъ менә Байназар Әлменов рәсемнәре белән бизәлгән. 

Тулаем алганда, Б.Әлменов Татарстан китапны бизәүчеләре арасында әйдәп баручы рәссам булган. Ул рәсемнәрендә әдәби әсәрләрнең төп үзенчәлекләрен тәфсилле итеп чагылдыра алган. Рәссам, Г.Тукай әсәрләре дөнья күргән китаплардан тыш, Ш.Камалның “Акчарлаклар”, “Таң атканда” романнарына, “Сулган гөл”, “Бәхет эзләгәндә”, “Уяну” хикәяләренә рәсемнәр ясый. Гомумән, Байназар аганың 1930-1960 елларда барлыгы 200 дән артык китап бизәве мәгълүм. Алар арасында татар әдәбияты дәреслекләре һәм балаларны дистәләрчә еллар дәвамында хәреф таныр­га өйрәткән “Әлифба” да бар. Алар барысы да тыныч, карарга күңелле, милли гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны белеп ясалган рәсемнәр. Ул шулай ук хәреф язу остасы да, тышлыкларны сыгылмалы хәрефләр белән бизәгән.

Сәнгать белгече Ольга Улемнова Байназар Әлменовның, китап графикасы остасы буларак танылса да, ул станлы нәкышче буларак та картиналар иҗат итүен искә төшерде. Аның  гуашь һәм акварель белән пейзаж күренешләре ясавы билгеле. Рәссам шулай ук күп кенә татар әдипләренең, композиторларының портретларын иҗат итә. Алар арасында Каюм Насыйри, Салих Сәйдәшев, Шәриф Камал, Җәүдәт Фәйзи, Нури Арсланов,   Нәби Дәүли, Сибгат Хәким, Равил Фәйзуллин, Рөстәм Кутуй, Фатих Әмирхан һ.б. бар.

Байназар аганың Бөек Ватан сугышы барган елларда респуб­лика газета-журналларында һәм “Вперед на врага!” фронт газетасында рәссам буларак көч куя. Сугыш темасына иҗат иткән рәсемнәре еш басыла торган була. Ул  татар рәссамнары арасында беренче булып фашистларга каршы плакатлар ясый. Аның “Калдырма!”, “Фашизмның канлы сатраплары”, “Икмәк – фронтка”, “Сугыш эпизодлары” дип аталган графика стилендәге рәсемнәре почта открыткалары буларак та дөнья күргән. Конверт тышларында батырлыклары белән дан китергән татарларның портретларын ясавы милләтебезне илгә таныта.

Байназар Әлменовның иҗади эшләре Татарстан дәүләт сәнгать музеенда, Татарстан Милли музеенда, Г.Тукайның Яңа Кырлай авылындагы музей комплексында, Алабуга шәһәрендәге И.Шишкин музей-йортында саклана.   

Ачылу тантанасын Г.Тукай әдәби музее директоры Гүзәл Төхвәтова алып барды. Күргәзмәне музей хезмәткәрләре Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре, Әлменовлар гаиләсе белән берлектә әзерләгән. 
* * *
Искәртеп үтүебезчә, Г.Тукай әкиятләре геройлары Байназар Әлменов иллюстрацияләрендә, иҗатында беркем дә сурәтләмәгәнчә үзенчәлекле рәвештә, балалар күңеленә якын булып чагылыш тапкан. Әлменовның Тукай әкиятләре геройларын ясаудагы традицияләре дә нәкъ менә яшь иҗатчылар тарафыннан дәвам итә. Бу көнне Г.Тукай әдәби музеенда Б.Әлменов исемендәге 3 нче балалар сәнгать мәктәбе укучыларының  “Күңелем Тукай белән сөйләшә” дигән күргәзмәсе тәкъдим ителү шушы хакта сөйли. Анда мәктәп укучыларының Г.Тукай әкиятләренә ясаган 14 эше урын алган. Алар барысы да мәктәптә Байназар Әлменовның Тукай әкиятләре геройларын күзаллап кәгазьгә төшерүдәге традицияләр дәвам итүен күрсәтә.

2005 елда мәктәпкә танылган рәссамның исемен бирүләре дә очраклы түгел. Чөнки Б.Әлменов иҗаты белән балалар күзаллавы һәм аны рәсемгә төшерүе үзара үрелеп, кушылып китә. Әлбәттә, монда төп хикмәт балаларның бик кечкенәдән үз халыкларының мәдәниятен өйрәнеп, Г.Тукай әкиятләрен укып үсүендә, классик әсәрләр белән тәрбияләнүендә, мәктәп педагогларының  укучыларга классик традицияләрне белдерә алуында.  Ә Б.Әлменов иҗаты – шушы  жанрның ­классикасы.  

Күргәзмәдә төрле яшьтәге балаларның эшләре урын алган, аларны башкару техникасы да төрле. Билгеле ки, балалар эшләгән иллюстрацияләрнең барысын да күргәзмә куелган залга элү мөмкин булмаган.  Рәсемнәрдә һәр баланың әкия­ти Шүрәлене яки Кәҗә белән Сарыкны, Батыр егет Былтырны, Су анасын үзенчә күрүен, аны күңеле аша уздырып ясавын аңлыйсың. Әйтик, яшь иҗатчылар Су анасын гаҗәеп чибәр кыз итеп күз алдына китергән, аның колакларында алкалар ялтырый, күлмәге дә татар милли бизәкләре белән ­нәкышләнгән. 

Танылган рәссам-каллиграфист Нәҗип Нәккаш та 3 нче балалар сәнгать мәктәбе укучыларының гаять кызыксынучан һәм актив  булуына игътибар иткән. Хәтерләсәк, 2016 елда аның “Хәзинә” галереясында шәхси күргәзмәсе узды. Өч ай дәвамында эленеп торган картиналар, шәмаилләр фонында рәссам осталык дәресләре дә оештырды. Аларга иң күп йөрүче балалар 3нче сәнгать мәктәбеннән булган. Б.Әлменовның кызы Инга ханым, әтисенең традициясен дәвам итеп, яшь иҗатчыларны татар сәнгатен яратырга өйрәткән, алай гына да түгел, Н.Нәккаш алып барган дәресләргә үз укучыларын еш алып килгән. Алар дәресләрдә гарәп каллиграфиясе нигезләрен, гарәпчә хәрефләрне язарга өйрәнә. Балалар арасында кечкенәләр дә, зурраклар да  була. “Аларның талантлы булуына шаккаттым. Инга Әлменова балаларны  югары дәрәҗәдә эшләргә күнектергән,  һәрнәрсәне күңел аша үткәрү кирәклеген аңлатып бирә алган, – ди Н.Нәккаш. – Күргәзмәгә куелган эшләр белән танышканда да, иллюстрацияләрнең башкаларга ияреп кенә ясалмавын, аларда һәр баланың , авторның үзенчәлекле сурәти фикерләве булуын күрәсең. Әлбәттә, яшь иҗатчыларның әкияти күрнешләрне, Су анасы һәм Шүрәлене заманга да ярак­лаштырып кәгазьгә төшерүе шундук тоемлана. Әмма алар бик эчтәлекле. Аларның укытучылары да мактауга лаек”. 

Мәктәптә Б.Әлменовның мемориаль почмагы булу да,  балаларның классик эшләрне күреп шуның мисалында тәрбияләнүе дә укучылар иҗатына йогынты ясыйдыр.  Моннан тыш 3 нче балалар сәнгать мәктәбе Г.Тукай әдәби музее белән озак еллар дәвамында аралашып яши. Әйтик, “Күңелем Тукай белән сөйләшә” – биредә соңгы ике елда гына да мәктәп укучыларының иҗади эшләреннән өченче күргәзмә. Аларның берсе  шагыйрьнең “Туган тел” әсәренә багышланган, аннары Г.Тукайның “Исемдә калганнар” автобиографик повесте буенча иллюстрацияләр тәкъдим ителгән.  Балалар үз эшләрендә кечкенә Апушның уй-кичерешләрен чагылдырган. Яшь иҗатчыларны шагыйрь әсәрләре, аның тормышы белән тирәнрәк таныштыру дәвам итә. “Киләсе күргәзмәбез Г.Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланачак”, – ди музей директоры Гүзәл Төхвәтова.


 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: