Мәдәни җомга

Алданган милләт бу 

Татарстан Автоном республикасы төзелүнең 100 еллыгы якынлаша. Аны бәйрәм итү турында Татарстан һәм Россия президентларының указлары чыкты.

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты галиме, доцент Җәүдәт Миңнуллин Татарстан АССР төзелү тарихына багышланган документлар китабының беренче томын төгәлләде һәм китап басылып чыкты. Шулай ук үз эченә 240 документны туплаган альбом – белешмәлек тә өлгерде. Җәүдәт әфәнде белән әлеге I томга сыйган 1917 елның март-декабрь арасында булган тарихи борылышлар хакында сөйләштек. 


– Җәүдәт әфәнде, ТАССР тарихына багышланган хезмәтләр, документлар җыентыклары совет чорында да язылган. Яңа табадан төшкән китаплар нинди яңалык өсти?

– Әйе, совет чорында революциядән соңгы тарихны язу дәүләт заказы белән башкарылган. Тарихчылар Мидхәт Мөхәррәмов, Мөнирә Сәйдәшева, Михаил Климов, Иван Ионенко, Индус Таһиров, Шамил Мөхәммәдьяров, Рәмзи Вәлиев һәм башкаларның саллы хезмәтләре бу юнәлештә зур адым булды. Әмма алардан тыш та Казан федераль университетында студентларга Татар халкы тарихын укыту дәверендә шактый күп документлар тупланды. Аларның күпчелеге – совет заманында бер җирдә дә басылмаган чыганаклар. 

Тарих бәян итте, 1917 елның февралендә патшаны бәреп төшергәч тә төрле төбәкләрдә яшәүче мөселманнардан Дәүләт Думасына, аның составындагы мөселман фракциясе рәисе Котлымөхәммәд Тәфкилевка телеграммалар агыла башлый. Аларның бер өлеше патша изүеннән азат булу белән котлау, сөенеч. Шулай ук тиз арада Учредительный собраниене җыю, милли һәм дини кысуларны бетерү, крестьяннарга җир бирүне таләп иткән телеграммалар да күп килә.

Татар халкы Февраль революциясенә масштабтагы гомуммилли сәяси партиясез килә. Сәбәпләре шул милли изү, төзелгән партияләрне теркәмәү. Бары тик иҗтимагый оешмалар гына була. Яшьләр оешмалары, хәйрия, мәдәни-агарту оешмалары. Татарда сәяси оешмалар Февраль революциясеннән соң гына туа башлый. Фоат Туктаров Мөселман комитетын, ә Мулланур Вахитов Мөселман социалистлар комитетын оештыра. Бу хөррият чоры.1917 елның февраль-октябрь айлары арасында йөздән артык партия оеша! Бу кадәрле демократиянең Россия тарихында башка кабатланганы юк. Февраль аенда Петроградта Думаның мөселман фракциясе каршында җыелыш була. Май аенда Бөтенроссия мөселманнары съездын уздыру турында карар кабул ителә. Аның алдыннан һәр оешманың үз съезды уза. Мәскәүдә Мөселман гаскәриләре киңәшмәсе була. Апрельдә Казанда Мөслимәләр съезды эшли. Анда да татарлар, Аккәгазь исемле бер казах хатыны катнаша. Өченчесе – мөселман укытучылары съезды. Ниһаять, 1-11 май көннәрендә Мәскәүдә I Бөтенроссия мөселманнары съезды эшли. Анда бик күп демократик карарлар кабул ителә, Шура сайлана. 1917 ел – сәяси вәзгыять бик тиз үзгәрә торган ел була. Июль аенда инде Казанда берьюлы өч съезд эшли. II Бөтенроссия мөселманнары съезды, Мөселман гаскәриләре съезды һәм Мөселман руханилары съезды. Ләкин революция тирәнәйгән саен хәрәкәт милли характер ала башлый, һәрбер милләт үз мәнфәгатен кайгыртырга керешә. 23 июльдә өч съездның берләшкән утырышы була. “Эчке Россия һәм Сибирия мөселман төрки татарларының милли-мәдәни мохтарияте” төзелә. Бу көн татар халкының милли бәйрәме дип игълан ителә. Минем әни ягыннан бабам Минһаҗетдин Гайнетдинов та шушы съезд делегаты булып катнаша. Ул дивизия имамы булган.

– Җәүдәт әфәнде, Февраль революциясен татар халкы ирек өмет итеп каршы алган дибез. Вакытлы хөкүмәт, аннан соңгы Октябрь революциясе рус булмаган халыкларның өметен аклыймы?

– Россиядә 1917 елны “год революций” дип атыйлар. Февраль азагында патша бәреп төшерелә, аннан властька Вакытлы хөкүмәт килә, июль аенда аның составы алышына, ә октябрьдә – яңадан революция. Иске стиль белән 6 ноябрьдә Казан татарларының Милли Шурасында шәһәрдәге барлык татар оешмаларының вәкилләре җыелып, берләшкән бер җыелыш уздыралар. Йөзгә якын кеше катнашкан бу җыелыш, югарыда әйтелгән вакыйгалардан соң, татарларның шок хәлендә калуын күрсәтә. Һәм бу җыелыш бернинди карар кабул итмичә тарала. Ягъни татарлар Октябрь революциясен шатланып каршы алды дигән раслау – буш сүз булганы күренеп тора. Әлбәттә, татар иҗтимагый–сәяси эшлеклеләренең бер өлеше большевиклар пропагандасына бирелә башлый. Большевиклар 1917 елның 20 ноябрендә игълан иткән Россия һәм Шәрык мөселманнарына карата өндәмәдәге вәгъдәләрнең күпчелеген үтәми.

– Җәүдәт әфәнде, бу документлар җыентыгын төзегәндә барлыкка килгән уй-фикерләрегез белән дә уртаклашсагыз иде.

– Тарихи чыганаклар гуманитар фәннәрнең нигезен тәшкил итә. Бу җыентыкны төзү дәверендә шундый фикерләргә килдем: берничә дистә еллар буе 1917 ел вакыйгалары өйрәнелгән булса да, әле эшлисе эшләр шактый икәнлеге ачыклана. Бу иң беренче чиратта, гарәби язудагы татарча чыганакларны җыю, өйрәнү һәм фәнни хәрәкәткә кертеп җибәрүгә карый. Хәтта рус телендәге документларның да шактые тарихчыларның күз уңыннан читтә калган. Биредә тагын шуңа игътибар итәргә кирәк: Татарстан тарихына багышланган хезмәтләрдә, күпчелек очракта, республика оешуны һәм В.И.Ленинның Декреты белән генә бәйлиләр иде. Бу беренче томда басылып чыккан чыганаклардан күренгәнчә, әгәр дә 1917–1920 ел башларында булып узган съездлар, киңәшмәләр, өндәмәләр булмаса, В.И.Ленин Декретка кул куймаган булыр иде. Кыскасы, республика формаль Ленин дек­реты белән оештырылса да, ул – әнә шул татар милли иҗтимагый сәяси хәрәкәтенең нәтиҗәсе.

 Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: