Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Редакция

Газета турында

"Мәдәни җомга" газетасы ТР Министрлар Кабинетының 1995 ел, 4 май карары нигезендә оештырылды. Басманы гамәлгә куючылар - ТР Мәгълүмат һәм матбугат, Мәдәният министрлыклары; 2005 елдан соң ТР "Татмедиа" гаммәви коммуникацияләр агентлыгы һәм ТР Мәдәният министрлыгы химаясендә чыгарылды, ә 2008 елдан - "ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте филиалы. Газета А3 форматындагы 24...

"Мәдәни җомга" газетасы ТР Министрлар Кабинетының 1995 ел, 4 май карары нигезендә оештырылды. Басманы гамәлгә куючылар - ТР Мәгълүмат һәм матбугат, Мәдәният министрлыклары; 2005 елдан соң ТР "Татмедиа" гаммәви коммуникацияләр агентлыгы һәм ТР Мәдәният министрлыгы химаясендә чыгарылды, ә 2008 елдан - "ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте филиалы. Газета А3 форматындагы 24 биттән тора, атнаның җомга көннәрендә чыга. Хәзерге тиражы - 2160 данә.

"Мәдәни җомга" - халыкның рухи дөньясын, мәдәни тормышын үзәккә алып яктыртучы махсус басма. Аның сәхифәләрендә әдәбият һәм сәнгать, тарих, фән, мәгариф, тел, әхлак-тәрбия, дин мәсьәләләре күтәрелә, атнаның мөһим вакыйгаларына күзәтү ясала, танылган язучылар, журналистлар, галимнәр, композиторлар, рәссамнар, артистларыбызның чыгышлары тәкъдим ителә, мавыгып укырлык проза һәм шигърият әсәрләре, шулай ук көлке бите бирелә, гыйбрәтле хатлар, сорау-җаваплар һәм файдалы киңәшләр, дөньядагы кызыклы хәлләр турында язмалар басылып килә.

"Мәдәни җомга" газетасы һәр айның ахыргы атнасында дүрт сәхифәле "И Туган тел…" кушымтасы белән чыга. Аның дөнья күргән саннары инде 200 дән артып китте. Кушымтада телебезнең үткәне һәм бүгенгесенә кагылышлы төрледән-төрле көнүзәк мәсьәләләр кузгатыла, аның киләчәге күпьяклы кайгыртучанлык үзәгенә куела. "И Туган тел…"дә урын алган материаллар галимнәребез, мәктәп һәм гимназияләр укытучылары, студентлар, аспирантларыбыз эшчәнлегенә ярдәм итәрлек бай чыганак буларак та файдаланыла.

"Мәдәни җомга" газетасы төрле дәүләт органнары һәм оешмаларның күп кенә Мактау грамоталарына һәм Рәхмәт хатларына лаек булды. Редакциянең байтак хезмәткәрләре республика журналистларының "Бәллүр каләм" конкурсы лауреаты дипломына, Татарстанның мактаулы исемнәренә, әдәби премияләргә һәм Дәүләт бүләгенә ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев