Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Редакция

Матур да, чәнечкеле дә иде

Дүрт ел элек, барча табигать яшәрер­гә әзерләнгән,  агачлар яфрак бөреләрен тәмам тутырып килгән көннәрдә танылган татар журналисты, яраткан каләмдәшебез Алсу Хәсәнова-Булутны мәңгелеккә озаттык.

Аңа нибары 38 яшь иде. Арабыздан китүенә еллар узса да, вакыт элпәсе бу авыр югалту ачысын киметми, каләмдәшебез сагындырып бик еш искә төшә. 

Миңа Алсу белән бер коллективта эшләргә туры килмәде. Ул “Ватаным Татарстан” газетасының әдәбият-сәнгать мәсьәләләрен тирәнтен аңлап, белеп яктыртучы каләм әһелләренең берсе иде. Әмма без аның белән бергә шактый юллар уздык. Илкүләм чараларда да еш очрашырга, озын сәфәрләргә дә бергәләп чыгарга туры килде. Без Екатеринбургта уздырылган Федераль Сабан туен тамаша кылып кайттык, истәлеккә бергәләп төшкән фотоларыбыз калды. Нефтьчеләр башкаласына Әлмәт татар дәүләт театры премьерасын карарга да, башка районнарга командировкаларга да бергәләп чыктык. 

Аның ниндидер үзгә энергиясе бар, ул кешене гаеп тә итми, әмма аның янында һәркем үзен кысада тотарга тырыша сыман тоела иде. Ул беркемгә дә яраклашырга теләмәүче, кешенең дәрәҗәле кәнәфи биләве өчен генә аңың сүзен өстен итеп язмый торган, үзфикерле журналист булып калды. Каләмнән төшкән сүзгә, аның иясенең фикерләү дәрәҗәсенә бик тә таләпчән булган сәнгать, әдәбият әһелләре дә Алсуга бик теләп интервью бирде. Язар өчен материалны туплауда да Алсуның үз алымнары бар иде. Мин аңа бер сәфәребездә “Син миңа Илсөяр Хәйруллинаны хәтерләтәсең”, - дип әйткәнем булды. “Әйе, Илсөяр апа - минем иң яраткан ханымнарның һәм журналистларымның берсе!” – дип җавап биргән иде. Алсу сәфәрләр вакытында ире Ләвәнткә шалтыратып ала, үзе белән барысы да әйбәт булуы турында хәбәр сала. Алсу мәктәптә укыганда спорт белән ныклап шөгыльләнгәнен, төрле дәрәҗәдәге чаңгы узышларында катнашуы турында да үзе сөйләгән иде. Алсуның курай-кубызда уйнаганыннан да мәгълүматлы идем, моңлы итеп җыр сузган мәленә дә туры килгәнем булды. Ул үзе дус иткән кешесенә ныклы таяныч булырдай ышанычлы хатын-кыз иде. Ә Теләчегә сәфәр кылганда Алсуның үзе кичергән 15 операциянең берсеннән чыккан гына чагы иде әле. Әмма ул зарланмады, үзенең тагын бер кабат хирург пычагы астында булуы турында кыска гына итеп әйтеп куйды. Әлбәттә, артык сорау биреп, җанында казынырга базмадым, операциянең уңышлы булу-булмавы турында гына кызыксындым. Шулай да күңелемдә шөбһәле борчу торып калды... 

Алсу Хәсәнова-Булут эшләгән “Ватаным Татарстан” газетасы ел саен талантлы журналистны искә алу кичәләре уздыра, 2017 елда аның исемендәге премия дә булдырылды. Ул һәр елны берәр яшь журналистка тапшырыла.  

Шушы көннәрдә Язучылар берлегенең Тукай клубында "Дога" дигән əдəби-музыкаль кичəгə А.Хәсәнованы ихтирам иткән укучылары, туганнары, хезмәттәшләре җыелган иде. Алар арсында Алсуның әнисе Миңзифа апа, ире Ләвәнт Булут - кадерле кунаклардан. Кичәне исә танылган музыкант Мөнирә Хәбибуллина әзерләгән. “Ватаным Татарстан” газетасының ул вакыттагы баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров үз чыгышында Алсу Хәсәнова-Булутны роза гөле белән чагыштырды. “Мин Алсуны затлы роза чәчкәсенә охшата идем. Матур да, чәнечкеле дә. Ул журналист буларак дөньяга мөнəсəбəтен белдереп язды, милли сәнгатебездәге, мәдәниятебездәге көйсезлекләр белән дә каләме аша көрәште”, - диде ул. 

Әлбәттә, кичәдә иң сагышлы кешеләрнең берсе Алсуның ире - Ләвәнт Булут булгандыр. Ул җәмәгатенең вафатыннан соң, аңа багышлап, шигырьләр яза. Мөнирә Хәбибуллина исә, бу шигырьләрне укып, көйләр иҗат итә башлый. Шулай итеп ай ярым эчендә егерме әсәр туа. Кичә нигездә шушы җырлардан төзелгән иде. Аларны Татарстанның халык артистлары Идрис Газиев, Георгий Ибушев, Айдар Габдинов, Казан музыка көллияте студентлары Илназ Динмөхәммәтов, Альберт Сәгыйтов һ.б. башкарды, Татарстанның атказанган артис­ты Марат Әюпов көйләрне  скрипкада яңгыратты, нәфис сүз остасы Розалия Зәкиева Алсуның хикәяләрен укыды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев