Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Тарихи чишмә иясе

Нурихан Фәттахның тууына 90 ел

Нурихан ага мин фәкыйрегезгә, Мөхәммәт Мәһдиевчә әйткәндә, “пачти” якташ туры килә. Мин Сөн елгасының сулъяк ярындагы Актаныш төбәгеннән, ә ул Башкортстанның Яңавыл районыннан. Студент елларында туган төбәгенә кайтып йөргән чакта Уфа-Казан трассасында яткан безнең Байсар авылы аша да узмый калмагандыр. Табигатьнең гүзәл почмакларын сурәтләгән чакта, бәлки, Нурихан ага Сөн елгасын, аның аша язгы ташу узган саен һәр елда да өр-яңадан салына торган агач күперләрен, Сөнне кичкәннән соң машина-тракторлар менә алмый азапланган Каравыл, Чәүкә, Алкаби тауларын да күз алдына китергәндер әле. Нурихан аганың студентлыктан соң, илленче елларның икенче яртысында, чирәм җирләрне күтәрергә дип, Павлодар өлкәсенә барып йөргәнен аның биографиясен өйрәнә башлагач кына белдем. Шыр далада, брезент чатырларда айлар буе газап чиккәннән туган төбәгенә ашкына-ашкына, очкандай кайтуына бер шигем юк...


Ә биографиясен өйрәнүне Нурихан ага “Әтил суы ака торур” романы (1970) белән кискен мәҗбүр итте. Арттыру юк, татар дөньясын ядрә сыман шартлатты бу әсәр. Без инде студент булып, Казан университетында гыйлем кыясын яулыйбыз. Ә тулай торакта, кулдан-кулга күчеп, инде яртылаш теткәләнеп беткән яңа китап йөри. Җитмешенче еллар бара, “сөекле” партия идарә иткән заман. Елдан-елга күчерелеп барган исемлек буенча, безгә, булачак филолог белән журналистларга, Алексей Толстой, Евгений Евтушенко, Борис Пастернак әсәрләрен дә советча укыталар. Лев Толстой, Михаил Шолохов, Василий Ян, Алексей Чапыгиннар да бөек, мәгәр аларның һәммәсе дә рус халкының гына язмышын вә тарихын тасвирлый шул. Укыр­га тиешле әсәрләр йөзәрләгән, әмма сыңары да татар милләтенең язмышына багышланган түгел. Элеккерәк елларда безнең язмышыбызга кагылган хезмәтләр дә туыштыр­ган, мәгәр алар җиде йозак астында, Үзәк Комитетның безгә үз тарихыбызны актармаска дигән 1944 елгы җәлладчыл фәрманы көчен югалтмаган. Татарга үз тарихына кагылырга, аеруча Алтын Урда дәүләте нигезләрендә казынырга кискен тыю! Бүгенге биеклеккә менеп алгач кына тәкәббер без, ә ул елларда үзебезнең болгар каһарманнары да, Билге каганнан алып Батыршаларга, Максуди-Исхакыйларга чаклы сузылган татар тарихы да дөм караңгы иде. Нинди 7-8 дәүләт тоткан, инде 552 елда ук Алтай даласындагы ташларга язылып тарихларга кергән бөек милләт ди син? Кыйбла-динең – коммунизм, ә үзең – өлкән агай канаты астына баскан совет милләтедер! Ятла шуны, ятла!..

Менә шушы кара пәрдәне безнең күздән Нурихан ага Фәттах алып атты. Шул бер “Әтил суы...” аша болгарларның VI-VII гасырларда ук Идел белән Чулман буйларына килеп урнашуын да, биш кабиләне үзенә буйсындырган Алмыш ханның 922 елда, “урыслар”дан да алда, дәүләт динен һәм ерак Баһдад хәлифәте кунакларын кабул итүе хакында да белеп алдык. Безнең аяк астында инде тураеп басардай һәм башны югары тотып атлардай тарихи туфрак шулай пәйда булды. Бүген бөек Кол Гали һәйкәле, ханнар аллеясы, кабаттан аякка бастырылган Олы Манарасы, төзекләндерелгән төрбәләре, җир йөзендәге иң зур Коръәне, Ак мәчете, ахыр чиктә дарелфөнүне – Ислам академиясе белән дан алган Болгар каласы бөтен дөньяның йөзек кашыдай кадерле ядкәрләре исемлегендә урын алган икән, аның халык хыялында формалашкан тәүге нигез ташын газиз Нурихан ага, бөек Фәттах салды! Һәм “Әтил суы ака торур” романында сурәтләнгән Болгар дәүләте хәрабәләреннән һаман арынмаган янәшәдәге Бөек Биләр белән Сувар да, Җүкәтау белән Кашан калалары да кабат аякка бастыруны өмет итә әле...

Ни кызганыч, шушы “Әтил суы ака торур” романы өчен “азык, чимал” эзләп, Нурихан аганың әле 1960 елларда ук Болгар каласы хәрабәләре урынында археологик казуларда катнашуын, әдәби романнан тыш дистәләгән тарихи мәкаләләр язып, тарихыбызның бүгенге яңарышына җирлек әзерләве турында искә алучы юк. “Әтил суы...” романын һәркем сөя, әле бүген дә эзли-эзли укый, әмма яңартылган Болгар туфрагына аяк бастыгызмы, анда Нурихан аганың исемен ялгыш та ишетмәссез...

Без җитмешенче елларда “Әтил суы...” белән саташып һәм очынып йөргән арада Нурихан ага тарихның тагын да ераг­рак төпкеленә, татар милләте формалашкан Ерак Көнчыгыш елъязмаларына чумарга өлгергән икән. Аның моннан 2600 ел элек үк бүгенге Кытай белән Монголия җирләрендә формалашкан татар кабиләләре турындагы “Сызгыра торган уклар” исемле роман-дилогиясе безне янә үткән тарихыбыз белән горурланырга мәҗбүр итте. 1980 еллар башында безнең өчен әле дөм караңгы булган һәм Кытай дәүләтен дер селкетеп торган чаган татарлары, урман татарлары, берьюлы утыз күрем (курень – мең чатырны берләштергән ыстан) куярга да куәтләре булган кара татарлар турында да мәгълүматлар алдык. Безнең колак өчен бөтенләй чит-ят булган алухай, ангыт, гәрәй, тугыз татар атлы ырулардан хасил шушы ерак бабаларыбызның киләчәктә бөек Алтын Урда каһанлыгын, үз башбаштаклыклары аркасында анысы таркалгач, Казан, Себер, Кырым, Касыйм, Әстерхан, Ногай ханлык­ларын төзиячәкләре һәм ярты җиһанны биш гасыр буена дер селкетеп тотачаклары турында уйлап карарга да куркабыз, тәүге кат укыгач, хәтта үзебезнең Ерак Көнчыгыштан таралган милләт булуыбыз да кыргый фикер шикеллерәк тоела иде әле. Нурихан ага үзенә бозваткыч ролен алган, аның “Сызгыра торган уклар”ы дөнья күргәннән соң бер дистә ел үткәч кенә, безнең тарих фәнендә дә ерактагы татар милләтенең үткән юлы турында йөзәрләгән хезмәт пәйда булды. Яшерәсе түгел, “болгарлыктан татарлыкка күчкән өчен” Нурихан аганы сөймәүчеләр дә, аңа аяк чалучылар саны да артты. Югыйсә, “болгарчы” яки “татар яклы” дип, читәннең ике ягында мөнбәр корып ызгышырга җирлек тә юк. Бөтенләй гадиләштереп бетерсәң, хакыйкать бәрәңге бакчасыдай аермачык төсмерләнә: болгар кабиләсе дә, татарлар да бер тамырдан чыккан. Ерак бабаларыбызның бер өлеше Атилла җиһангирга ияреп, әле II-III гасырларда ук Европа кыйтгасына күчеп килгән һәм IV гасырда әүвәл Кара диңгез, ә VII гасырда инде Идел буенда үз дәүләтен корса, шәрыкта калганнары XI-XII гасырларда гына Кытай басымыннан качып бу якларга “кыяклый” башлаган, ә XIII гасырда инде Бату хан кул астында ташкын булып күчкән. Бөтенләй галәм югарылыгына менеп күз салсаң, бу Ерак Көнчыгыштагы төркиләрнең әүвәл җитлеккән өлкән улы “болгар”ны, аның артыннан “Сабантуйлардагы” көрәш өчен әзер “татар”ны да “башка чыгару”, аерым йортлы итүе түгелмени? Ә асылда, ничек кенә бүлмә-боргалама, – бер үк кан һәм гомумтөркиләр без!.. 

Кайсыдыр даһиның: “Адәм баласының уңышы яулаган үрләре белән генә түгел, ә ул кичәргә мәҗбүр булган киртә-каршылык­лар белән дә үлчәнә”, – дигән гыйбрәтле сүзләре бар. Туры сүзлеге, бернинди дә чигенү-ялагайлыкларны белмәве өчен язмыш Нурихан агага да шактый тал чыбыгы ашатты. Гәрчә тәүге тарихи романы “Әтил суы...” ук Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булса да, партия карарларын колагына да элми торган Нурихан аганы коммунист түрәләр күз чалымына да китерми тилмерттеләр. Инде ике романнан хасил “Сызгыра торган уклар” да бер дистә ел буе бәяләнми ятты. Тукай бүләгенә дә Нурихан ага хаким фирка юкка чыкканнан соң, 1994 елда гына лаек булды. Нурихан аганың менә шулай типкәләнеп йөрүен күз алдыннан кичергәч, әдипнең соңыннан Рабит Батулла шаяртып язган студентлык еллары күз алдына баса.

Нурихан ага студентлыкка аяк баскан 1946 ел. Бөек Ватан сугышы китергән тоташ җимереклек, ялангачлык, мохтаҗлык өстенә коточкыч ачлык килеп өстәлә. Ярым җимерек тулай торакның бер бүлмәсендә 40-50 ләп егет бергә гомер кичерәләр. Әле берәр төрле ялланып эшләүдән соң кулда акча табылса, базарга чыгып эзләнердәй дә ризык-­ашамлык юк. Кайсыдыр бүлмә егетләре Казан янындагы колхоз кырларыннан җир астында калып туңган кишер-чөгендер бөртекләрен җыеп кайта, Нурихан абыйның ишләре, “байлар” әрчегәннән соң, ихатага чыгарган бәрәңге кабыкларыннан кичке “сый” әзерли. Һәрбер егет холкында авыл агайларына гына хас кысмырлык, алга карап исәп тоту да яши. Ашханәдә кәбестә шулпасын “сосып” куйганнан соң, кичкелеккә йә иртәнгә дип, коры-сары, ипи катысын җыеп кайту бар. Ризыкны тумбочканың иң түренә яшереп ләззәт кичерәләр, кайберәүләр ясалма гына йозаклар да элә. Мәгәр файдасы юк, кайбер төндә хәтта шул йозаклы тумбочкалардан да “мал” югала ди бит. Соңрак ачыкланган, студент елларында комсомол активисты булып исәп­ләнгән, тора-бара өлкә комитетның олуг түрәсенә әвереләчәк берәү чит-ят хисабына сыртта утыруны егет чагында ук кәсеп иткән икән...

Нурихан ага партия яки аның түрәләре белән, асылда да, санлашмый гомер сөрде. Яңа бер хатирә искә төшә. Нурихан аганың инде гаилә корып, Киров районындагы иске таш йорт фатирында гомер итеп яткан вакыты. Ул урамдагы иске йортларны сүтеп, анда “яшәүчеләрне” яңа районга күчерү турында сүз таралгач, бөтен тирә-күрше хакимият янына, кабинетлар ишеге төбенә чыгып чаба. Нурихан ага үзенә нинди кара мөһер сугылган булуын да, очсызланып чабулауның файдасызлыгын да тиз чамалый. Ул тота да, җитмеш-сиксәненче елларда әле ятим, ташландыграк булып исәпләнгән Нагорный бистәсендә ике участок сатып ала. Шәһәрнең сүтелергә хөкем ителгән кайсыдыр урамында 1900 еллар башында ук корылган бер иске бай йортын да карап куйган икән. Анысын да сатып алгач, көз айларында сүтеп кайтара да, икенче җәйдә “бай сараен” яңартып һәм сипләп, кабат җыеп куя. Таш нигезен хатыны Руфинә ханым белән бергәләп үзе сала, ишек-тәрәзәләрен, түбә-кәрнизләрне дә, күңеленә ятардай итеп, үзе кыргачлый. Иң мөһиме – Нурихан ага таш җанлы түрәләр каршында йөз суы түгеп йөрүдән котыла, гомерен туктаусыз иҗат белән үткәрү өчен үзенә оя әзерли...

Татар әдәбиятында Нурихан агага кадәр булган мирасны күз­аллыйм. Бөтенләй үк бушлык, дип кырт кисеп тә булмый. Афзал Таһировның тарихи әсәрләр исемлегендәге “Ямәлкә тавы” – ул заводларда крепостной булып газап чигүче һәм азат дәүләт төзүгә өметләнеп Емельян Пугачев явына кушылган татар крестияннары турында 27 битлек повесть. Газиз Гобәйдуллинның “Татар-башкортлар Пугачев явында” атлы 9 битлек тарихи очеркы бар. Шул ук Газиз Гобәйдуллин “Тарихи сәхифәләр ачылганда”, бөек Мәрҗани “Мөстәфадел әхбар...”, Ризаэддин хәзрәт атаклы “Асар” хезмәтләрен язып калдырган. Ләкин исегезгә алыгыз: аларның барысы да диярлек фәкать 1990 еллардан соң, безгә хәбәрдарлык һәм мөстәкыйльлек килгәннән соң гына нәшер ителде, аңа чаклы ул әсәрләр турында ишетеп белүче дә бик санаулы иде. Ә Нурихан ага “Әтил суы ака торур” һәм “Сызгыра торган уклар” романнарын, алардан тыш тагын йөзәрләгән тарихи язма һәм мәкаләләрен 1970-1980 еллар башында ук бүләк итте. Ул – татар әдәбиятында тарихи романнарга нигез салучы да. Ул – татар өчен ябылган, бикләнгән, тыелган тарихи торгынлык буа­сын ерып җибәрүче. Әмма, ни үкенеч, Нурихан аганың романнары да, “Фест дисбесе...” шикелле дистәләгән хезмәте дә һичьюгы төрки телләргә булса да тәрҗемә ителмәгән. Тәрҗемәгә дисәң, бездә елгыр җаннар үзләренең бер яңалык та өстәмәс һәм теләсә кайсы милләттә дә кабатланырга, яңгырарга мөмкин булган гыйшык яки табигать күренешләре турындагы куплетларын урыс, казах, әзәри, үзбәк, хәтта инглиз теленә дә калыплау өчен акча дигәннәрен буып таба белә, ә менә татарның ачы язмышын, ул үткән газаплы да, шанлы да көрәш юлын, бөек Алмышлары, бөек Кол Галие, дөя шикелле тез чүкмәгән өчен башы кыеп төшерелгән Бачман тарханы, Бикчура ханы, Мәскәүләрне дер селкеткән Туктамышы, 50-60 еллар буена милләтнең азатлык яуларын җитәкләгән Теләкәй-Күчем-­Акайлары, коллыкта да кулына балта тотып һәм дошманнарының башын ярып, теле йолкынган, әмма аягүрә көе һәлак булган Батыршасы, 68 яшендә төрмә диварына терәп юк ителгән Мөхлисасы турындагы әсәрләрне чит халыклар алдында яңгыраттыру өчен акча бирүче юк... Кемнең кем икәнен дә аерырлык зыялыклары булмаган, Исхакый, Сәйдәш, Нәкый Исәнбәт, Нурихан Фәттах исемнәрен өч-дүрт йортлы урамнарга “чәпәп” куйган хакимият өчен оят-хурлык...

Башкортстан турында аерым әйтү зарур. Безнең әдәбият белән сәнгатьне яртылаш рәвештә диярлек бүгенге Башкортстан җирлегендә туып-үскән талант ияләре тулыландырып торды. Җитмешенче елларда анда җан­исәп вакытында татар халкын көчләп башкортлаштыру башлангач, Нурихан ага кебек фидакярләребез дәшми кала алмады. Туры сүзле әдип “Казан утлары” журналында “Башкорт” атлы мәкалә бастыруга, ике милләт арасына чөй кагуда гаепләп, көтү-көтү дошманнары аның өстенә ташланды. Шуннан соң аңа туган ягына юл бикләнде, аны күзләрен акайтып текәлгән көе дә күрми башладылар. Гәрчә дәшми калганнары да шундый ук аяныч язмышка дучар булды. Башкортстан туфрагыннан чыгып иҗат күгенә менгән Эрот Зарипов кебек рәссамыбыз, Нәкый ага Исәнбәт, Әмирхан Еники, Риза Ишморат, бертуган Нил һәм Илдар Юзеевлар, Нурихан Фәттах, Әхсән Баян, Саҗидә Сөләйманова, Әдип Маликов, Ризван Хәмид, исәннәрдән Рәдиф Гаташ белән Роберт Миңнуллин һәм тагын әле дистәләгән талант ияләренең туган җирләрендә музей-һәйкәлләре, алар исемендәге урам һәм мәктәпләр юк. Гаҗәеп хәл: “читтә” туып-үскән булгач, аларны безнең хөкүмәт ияләре дә Татарстан туфрагында күтәреп чыкмый, алар Башкортстан җире өчен дә чит-ят икән. Президентыбыз һәм хөкүмәт әһелләренә әлеге сансызлыкка чик куярга, тугандаш республика белән уртак тел табарга да вакыттыр ла!..

Вахит ИМАМОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев