Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Шәймиев Болгарны һәм Зөяне музейлаштыру өчен Россия Хөкүмәте премиясенә лаек булды

Мәдәният өлкәсендә премияләр бирү турындагы күрсәтмәне Россия Премьер-министры имзалады.

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин мәдәният өлкәсендә Россия Хөкүмәте премияләрен бирү турында боерыкка имза куйды. Лауреатлар арасына Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев һәм КФУ ректоры Илшат Гафуров керде.

«Болгар тарих-археология комплексын һәм Зөя утрау-шәһәрлеген музейлаштыру проекты өчен премиягә проект җитәкчесе, «Татарстан Республикасы тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу республика фонды» коммерцияле булмаган оешмасының попечительлек советы рәисе Шәймиев Минтимер Шәрипов улы, проект концепциясе авторы, «Казан (Идел буе) федераль университеты» федераль дәүләт автономияле югары белем бирү учреждениесе ректоры Гафуров Илшат Рәфкать улы, ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе җаваплы секретаре Орджоникидзе Григорий Эдуардович лаек булды», диелә документ текстында.

«Яңарыш» фонды быел 10 еллык юбилеен билгеләп үтте. Фонд ярдәме белән республикада федераль һәм республика әһәмиятендәге һәйкәлләр торгызылды, шул исәптән борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлеге. Хәзерге вакытта Казанда Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу эшләре алып барыла. Гыйбадәтханә Казанда могҗизалы икона алу урынында төзелә һәм Россиядә православие үсеше үзәкләренең берсе булырга тиеш.

Моннан тыш, язучы Гүзәл Яхина да «Зөләйха күзләрен ача» романы өчен премиягә ия булды.

 

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев