Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

БАКЫЙ – МӘҢГЕЛЕК ДИГӘН СҮЗ

Быел республикабыз татар профессиональ сынлы сәнгатенә нигез салган рәссам Бакый Идрис улы Урманченың (1897-1990) 115 еллыгын билгеләп үтә. Б.Урманче - татарда шундый киңкырлы талантка ия беренче художник. Ул бер үк вакытта нәкыш остасы да, график та, сынчы да, монументалист та, театр рәссамы да була, Татарстан сынлы сәнгатен үстерү белән бергә,...

Быел республикабыз татар профессиональ сынлы сәнгатенә нигез салган рәссам Бакый Идрис улы Урманченың (1897-1990) 115 еллыгын билгеләп үтә. Б.Урманче - татарда шундый киңкырлы талантка ия беренче художник. Ул бер үк вакытта нәкыш остасы да, график та, сынчы да, монументалист та, театр рәссамы да була, Татарстан сынлы сәнгатен үстерү белән бергә, Казахстан, Үзбәкстан сәнгатьләре үсешенә дә үзеннән бәяләп бетергесез зур өлеш кертә (бу республикаларда рәссам 1940-50 елларда яши). Б.Урманче иҗатында ана сөте, әтисенең үгет-нәсыйхәтләре белән кергән, махсус белемнәр белән ныгытылган күпгасырлык Ислам кануннары һәм гөрләп үскән ХХ гасырның алдынгы идеяләренә битараф кала алмаган яңа буынның иҗат талпынышы бергә береккән.

Бакый Урманче - чын мәгънәсендә универсаль шәхес. Ул скрипкада да уйный, борынгы халык җырларын, бәет, дастаннарын җыя, язып бара, үзе үк башкара. Рәссамның бөтен иҗаты музыка белән сугарылган. Ул гына да түгел, Б.Урманче шагыйрь, язучы, тарихчы, тел белгече дә була. Оста тирән мәгънәле, фәлсәфи эчтәлекле, нечкә лиризм белән сугарылган шигырьләр иҗат итә, җиңел аңлаешлы, гади тел белән татар сәнгате тарихына багышланган мәкалә, эсселар яза, аерым кешеләргә, тормыш күренешләренә мөнәсәбәтен белдереп, гомере буе көндәлек алып бара.

Мәдрәсәдә, Шәрекъне өйрәнү институтында һәм үзлегеннән өйрәнеп, берничә чит тел үзләштерү Б.Урманчега белемен тирәнәйтергә, дөньяны тирәнрәк аңларга ярдәм итә. Тел - ул милли үзаңның мөһим бер билгесе, милли рухның бәһасез җәүһәрләренең берсе, ул - халыкның үсеш дәверләрен чагылдыручы тере организм. Рәссам моны яхшы аңлый, шуңа күрә ана телен камил белә, аны чиксез ярата. Белүебезчә, ХХ гасыр башында татар профессиональ сынлы сәнгате барлыкка килгәч, мәдәниятебезгә яңа төшенчәләр килеп керә, ә Бакый ага аларга туры килгән сүзләр табып, татар телендә сынлы сәнгать терминологиясен эшли. Әйтик, ул керткән "сынлы сәнгать", "остаханә", "буягыч", "нәгышь", "тын табигать" һ.б. терминнар телебездә киң таралыш алды.

Билгеле булганча, Шәрекъ халыкларында аваз һәм билге бер-берсе белән бик тыгыз бәйләнгән, аларда сүз изге, ә каллиграфия - иң мөһим сәнгать төрләренең берсе. Күп гасырлар дәвамында кулланылышта булган гарәп имлясын саклау - татар халкы өчен дә гаять мөһим мәсьәлә. Б.Урманче моны яхшы аңлый, шуңа күрә 1920 елларда гарәп язуы, гарәп шрифтын камилләштерү мәсьәләләренә зур игътибар бирә, канына сеңгән гарәп язуыннан мәхрүм калса, татар халкы нинди зур югалту кичерәсен алдан күреп, латин имлясын гамәлгә кертүгә каршы актив көрәшә, шул сәбәпле, 1929 елда кулга алына һәм 4 ел гомерен Соловки лагерында үткәрергә мәҗбүр була.

Мөгаллимлек, остазлык итү Б.Урманче өчен яшәүнең мәгънәсенә әйләнә. Ул күп татар рәссамнарына сынлы сәнгатькә юл ача. Революциядән соң, ул вакытларда Идел буе төбәгендә бердәнбер булган Казан сәнгать мәктәбендә (1920 елларның икенче яртысыннан ул Казан сәнгать техникумы, ә 1935 елдан Казан сәнгать училищесы дип атала башлый) татар яшьләре бик аз укый әле. Бакый Урманче Мәскәү ВХУТЕМАСын тәмамлаганнан соң техникумда 1926-29 елларда уку бүлеге мөдире булып эшләгән дәвердә бирегә байтак татар яшьләре җәлеп ителә. Аның тырышлыгы белән Шакир Мөхәммәтҗанов, Мөхәммәтша Кәримов, Мнуар Газизов, Зәки Мөхәммәтшин, Хәмди Алмаев һ.б. татар рәссамнары буыны формалаша.

Әмма барыннан да элек Бакый Урманче - ул художник. Аның картина, скульптураларында татар халкының гасырлар буе тыелып килгән иҗат куәсе, һәр чор кешесе өчен табигый әйләнә-тирә мохитне сурәтләү омтылышы чагылыш таба. Бакый Урманче Аурупа мәдәнияте казанышларына нигезләнеп, сынлы сәнгатьнең бөтен мөмкинлекләреннән файдаланып, татар халкы өчен гадәти булмаган яңа сәнгать барлыкка китерсә дә, ул барыбер дә чын милли рәссам булып кала. Оста милли тема, сюжетлар сайлау белән генә чикләнмичә, милли сәнгатьнең төрләре - гамәли-бизәү сәнгате, каллиграфия һ.б. өчен уртак иҗат ысуллары, аларны нәкыш, графикада куллану җаен эзли. Рәссамның әсәрләрендә татар рухы ярылып ята: сюжет төзелеше, колорит, ритм, моң - барысы да милли. Шул ук вакытта Б.Урманче җөмһүриятебез дәрәҗәсендә зур оста булып кына калмыйча, үз иҗатында бөтен ил сәнгате өчен мөһим идеяләрне чагылдыра.

Бакый Урманче иҗатының соңгы чоры (1958-1990) аеруча нәтиҗәле була. Күпне күргән, бай тәҗрибә туплаган, көчле рухлы кеше буларак, ул илдәге рәсми идеологиягә дә каршы тору җаен таба. Социализм чәчәк аткан, хезмәт геройларына дан җырланган, ил тарихына берьяклы караш яшәп килгән елларда рәссам үзенең пейзаж, натюрморт, портретлары аша туган ил табигатен, кешеләрен зурлый, милли үзаңны уяту ниятеннән, беренчеләрдән булып, татар халкы тарихының борынгы катламнарына мөрәҗәгать итә.

Быел рәссам Б.Урманченың юбилее зурлап билгеләп үтеләчәк. Февраль-март айларында - "Хәзинә" милли сәнгать галереясендә, ә май-июльдә Мәскәү дәүләт Третьяков галереясендә күргәзмәләр үткәрү күздә тотыла. Анда рәссамның Татарстан Сынлы сәнгать, Милли музейлары, "Казан" милли мәдәният үзәге, Мәскәүдәге Ш.Мәрҗани фонды, Казандагы "Ак Барс" галереясе һәм шәхси тупланмаларда саклана торган эшләре күрсәтелер дип көтелә. 21-22 февральдә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Б.Урманчега һәм милли сәнгатьне өйрәнү мәсьәләләренә багышланган халыкара фәнни конференция үткәрергә җыена. Анда Мәскәү, Санкт-Петербург, Ярославль, Екатеринбург, Чиләбе һ.б. шәһәрләрдән, Татарстан, Башкортстан, Мари Иле, Кабарда-Балкар, Дагыстан һ.б. республикалардан, Польшадан, Үзбәкстан, Казахстаннан килгән сәнгать белгечләре, тарихчы, культурологлар катнашыр дип көтелә. Б.Урманчега багышланган бөтен чаралар да Татарстан Мәдәният министрлыгы химаясендә үткәрелә.

Ольга УЛЕМНОВА,
сәнгать фәннәре кандидаты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев