Мәдәни җомга

Зиннур ХӘСӘНОВ кытыклары

Бай тәҗрибә Сәүит чорында барлыгын да белмәгән Сингапур дигән илдән безнең делегациянең кайтып килеше икән. Самолетка утыргач, болар шунда алган тәэсирләре белән уртаклаша башлый. - Без монда юкка гына килдек бугай. Сингапурларның бер генә тәҗрибәсен дә бездә куллана торган түгел, - ди берсе. - Салым түләүчеләрнең акчаларын гына әрәм иттек....

Бай тәҗрибә

Сәүит чорында барлыгын да белмәгән Сингапур дигән илдән безнең делегациянең кайтып килеше икән. Самолетка утыргач, болар шунда алган тәэсирләре белән уртаклаша башлый.

- Без монда юкка гына килдек бугай. Сингапурларның бер генә тәҗрибәсен дә бездә куллана торган түгел, - ди берсе. - Салым түләүчеләрнең акчаларын гына әрәм иттек.

- Шулай шул, - ди икенчесе. - Анда бер генә чиновник та ришвәт алмый. Ала икән, озак срокка төрмәгә утырталар. Моны бездә ничек кулланасың? Югыйсә, илебез бөтенләй олигархларсыз калачак бит!Ил белән кем җитәкчелек итәр?

- Ә Премьерларын гына күр әле! - дип сүзгә кушыла өченчесе. - Адәм көлкесе бит, эшкә сәпидтә йөри. Әзмәвердәй тән сакчылары да юк. Безнең Премьерга эшкә танкта гына йөрисе. Кыш җиттеме, бөтен урамнарны кар көртләре баса. Яз булса, урамнар күлдәвеккә әйләнә. Җәен - чокыр да чокыр. Көз җитсә, шул чокыр-чакырлар пычрак су белән тула. Тагын чат саен «бөке»ләрне әйтер идем.

- Аларның делегациясе безгә килергә җыена. Йә, Алла, нәрсә күрсәтербез икән?

- Тапкансың борчылыр нәрсә, - дип, кулын селки сүз башлаган беренчесе. - Бернинди сугышларсыз, цунамиларсыз, җир тетрәүләрсез, вулкан атуларсыз шәһәребезнең ничек итеп җимерек хәлгә килгәнен күрсәтербез. Ул яктан, шөкер, безнең бай тәҗрибәбез бар.

Аттан ала да, кола да туа

Яңа елны каршыларга кунакка чакырдылар. Халык шактый җыелган иде. Өстәлләр сый-нигъмәтләрдән сыгылып тора. Эчемлекләрнең ниндие генә юк! Шампаннан башлап, төрле шәраблар, аракылар... Күзнең явын алырлык.

Бер-ике чәркә күтәреп куйгач, китте сөйләшү, гәпләшү, бәхәсләшү, биюләр, анекдотлар... Ир-атлар гына түгел, хатын-кызлар да балконга чыгып, тәмәке көйрәтә дә тагын өстәл янына тезелешеп утыра. Курантлар сукканда аларның күбесе «гатауллин» иде инде.

Мәҗлестә мин бер яшь парга игътибар иттем. Егет белән кызмы икән, дип торган идем, якыннанрак танышкач, белдем: яңа гына өйләнешкәннәр икән. Уен-көлкегә оста булсалар да, аракыны гына түгел, хәтта шампанны да кабып карамадылар. Гаилә башлыгыннан шул хакта сораштым.

- Минем хатын яһүдә бит, - диде ул. - Никахын законлаштырган көнне үк кисәтеп куйды: кырык көн буе тәмәке тартмыйсың, аракы эчмисең. Гарип-гораба, тиле-миле бала алып кайтып, яһүдләр милләтен пычратасым юк. Шуннан соң гына минем янга ятарсың, диде.

Һәм алар, озакламый инглизчә, ягъни саубуллашмыйча гына, мәҗлестән китеп тә барды.

Сыйлапмы сыйлыйлар

Бездән дә «маладис» халык дөньяда юктыр. Бик күп авырлыклар кичереп, миллионлаган корбаннар биреп төзегән колхоз-совхозларны «ә» дигәнче таратып та аттык. Ә яһүдләрне шыр тиле димичә, ни дисең. Алар шушы «сәүит» калдыгын таратмыйча яши бирә. Анда колхоз «кицуба» дип атала. Бер гектар көтүлекләре булмаган көе, елына һәр сыердан, 11әр мең литр сөт савалар. Алай гынамы соң?! Авыл хуҗалыгын күтәрергә тиеш булган безнең фермерларны бәрәңге белән сыйлыйлар хәтта. Ә бит Израильдә җирнең 80 проценты авыл хуҗалыгы өчен яраксыз.

Бездә колхозлар таралган, РФ Президенты әйтүенчә, бер миллион гектар сөрү җире әйләнештән төшеп калган. Вәт шуларны яһүдләргә бирсәң, ә? Барыбер әрәм ята бит.

Ят әби исе

Закир абзый, сәүит чорында алган «Москвич»ын көч-хәл белән кабызып, район үзәгенә, базарга барып кайтырга була. Авыл очында күрше кызы Дилбәрне күреп, ул туктамыйча узып китәргә базмый, әлбәттә. Кендегеннән генә күн куртка кигән, шырпы кабындагы этикетка чаклы гына юбкадан, капрон колготкидан, яланбаш кыз бөтен шөреп-гайкалары калтырап торган машинага, бигүк килешеп бетмәсә дә, шундук кереп утыра. Салонга хушбуй исе тарала. Әйтерсең, ул аны сөртенеп кенә калмаган, баш-аягы белән кисмәгендә үк коенган. Тиз генә йомышларын йомышлап, вак-төяк әйберләр алып, өенә әйләнеп кайтуга, хатыны Нәгыймә апа борынын сузып, иснәнергә керешә.

- Карале, Закир, синнән ят кызлар исе килә, - ди ул.

Җор телле, сүз эзләп кесәгә керергә гадәтләнмәгән Закир абзый да югалып калмый.

- Әй, карчык, миңа җиденче дистә. Ят кызлар исе килсә, бик әйбәт булыр ие дә бит. Миннән ят әбиләр исе генә килергә мөмкин, - дип җаваплый.

Күк капусы ачылганда

Журналист Сәмигулла Хәйретдинов инде мәрхүм, авыр туфрагы җиңел булсын, үзенең хезмәт биографиясен Мамадыш районы гәзитендә башлап җибәрде. Аңа Мәгъшия әбинең өеннән яшәп торырга почмак табып бирдек. Әби исә шартны каты куйды:

- Мин - бик дини карчык. Тәмәке тартасы, аракы эчәсе, марҗалар алып кайтасы түгел, - диде.

Кая барасың? Сәмигулла риза булды.

Ул елны Ушмы елгасы аша салынган агач күперне заманча тимер-бетон күпергә алыштырырга керештеләр. Яз килеп, ташулар башланганчы, субайларын әзерләп бетерү өчен күпердә эш тәүлекләр буе тынмый: субай сугалар, швеллерлар урнаштыралар, дүрт-биш урында эретеп ябыштыручылар эшли.

Бер көнне кинәт җылытып җибәрде, район үзәген куе томан чорнап алды. Менә Сәмигулла соң гына эштән кайтып килә. Томан шулкадәр куе, кулыңны сузсаң, бармакларны күрә торган түгел. Әбинең болдырыннан уч төбендәгедәй күренеп торган яңа күпер төзелеше дә томан эчендә. Әмма эретеп ябыштыручылар очырган очкыннар томанны ниндидер сихри ялкыннар белән яктыртып-яктыртып ала, әйтерсең, биредә төньяк балкышы да, ерактагы аҗаган да, якындагы яшен дә барысы бергә буталган.

Шул сихри утлар балкышын гаҗәпләнеп күзәтеп торган Сәмигулла, катгый бер карарга килеп, өйгә атылып керә.

- Әби, әби, чык әле!

Мәгъшия әби болдырга чыга да, авыз эченнән генә белгән догаларын укый-укый әлеге тамашаны күзәтергә керешә. Аннары:

- И-и, улым, улым, күк капусы ачылу бит бу. Ә ул иң изге кешеләргә генә күренә. Син бик изге кеше икәнсең бит. Күңелем сизгән ие аны, - дип куя.


Озакка сузылган шаукым

Аек көне бик сирәк була торган Наилне очраттым. Ни гаҗәп, ул бу юлы иртәнге чык тамчысыдай чип-чиста иде. Әмма нык кына ябыккан, сулыккан, агарып киткән. Сәбәбен сораштым.

- Әле генә бүлнистән чыктым, - диде ул. - Бавырга операция ясадылар. Хирург, тагын бер эчсәң, дөнья белән саубуллаштым, дип уйла. Бавырың тәмам беткән, диде. Бүтән эчмим. Мәчеткә йөрергә исәп.

Аның өчен шатланып куйдым.

…Гөрләп, Сабан туйлары узып китте. Шушы вакыйгадан соң район үзәгенең бер читендә тагын Наилне очраттым. Бу юлы ул гадәти халәтендә иде: бер җилкәсе төшкән, икенчесе күтәрелгән, йөзендә җүләрсыман елмаю.

- Наил, син, бүтән эчмим, дип ант иткән идең түгелме соң? - дидем мин аңа.

- Сабан туйлары булды бит!

- Бәрәч, Сабан туйлары узганга ун көн бит инде.

- Шаукымы дәвам итә бит, шаукымы! Кая, йөз тәңкә биреп тор әле. Торбалар көя монда.

Иң мөһимнән - иң түбәнгә

Дүшәмбе көнне, эшкә киләбез дә, тәмәке тарта торган бүлмәгә җыелабыз. Ял көннәрендә кем күпме аракы эчкән, кем ничә балык эләктергән, кем кайсы хатын янына барган - барысы да сөйләнелә. Ә гәзит басу станогында эшләүче Наилнең уртаклашыр сүзе юк кебек.

- Мин көн буе телевизордан кино карадым, - ди ул.

- Нәрсә турында? - дип сорап куя корреспондент Николай.

Наил бераз башын кашып тора.

- Иң гаҗәбе дә шунда шул, егетләр, сөйләрлек бер нәрсә дә юк. Бөтенесендә дә үтереш, көчләү, талау…

Кайчандыр бөек пролетариат юлбашчысы «Безнең өчен барлык сәнгатьләрдән дә иң мөһиме - кино» дигән. Бүгенге кино исә әнә шул үтереш, сугыш, талау-көчләүгә генә өйрәтә.

Уңыш үзенә дә кирәк

Шимбәгә каршы төндә ишеп-ишеп кар яуды. Сәмигуллага бакча башына - инеш ярына салынган мунчасына ягар өчен озын гына сукмакны кардан чистартырга туры килде. Ул кул уңае, дип, карны күршесенең бакчасына атарга кереште. Сәмигулла бервакыт, билен турайтып, күтәрелеп караса, күршесенең болдырдан бик текәлеп аңа багып торганын күреп, уңайсызланып китте.

- Син, күрше, ачуланма инде. Карны синең белән дә уртаклашырга булдым, - диде ул, гафу үтенгән сыман.

- Ат, ат, күрше, - диде тегесе. - Син бит минем бакчага кар атмыйсың - уңыш атасың.

Аннары, авызындагы төпчекне карга ыргытып, ул телевизор карарга кереп китте. Ә бераздан телевизордан реклама башлануы сәбәпле, тагын болдырга чыкса, Сәмигулланы күреп, исе-акылы китте. Тегесе телогрейка белән бүреген салып, казык башына элгән дә, күршесе бакчасындагы карны үз ягына ата иде. Күлмәгеннән пар күтәрелә, янган-пешкән, үзе мыгырдана:

- Ие, сиңа гына кирәк икән уңыш. Синең тамагыңның туясы булмас. Үземнән дә артмас әле...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: