Мәдәни җомга

Йөзендә – гөлләр назы

Ул вакытта гармун яки баянга җырлау бик сирәк эләгә. “И-и, булсын иде бер баянчы”, – дигән чаклары күп була.

Гөлназ Зиннур кызы Гыйниятова гыйнвар иртәсендә Арча районы Сарай -Чокыр­ча авылында дөньяга аваз сала. Авылларында балалар бакчасы булмау сәбәпле һәм абыйлары белән апасы укуда булып, үзе генә өйдә калырга курыккач, ул гел әнисенә, йә әтисенә ияреп йөри. 4 яшендә инде колхоз басуында кечкенә чиләк белән әнисенә бәрәңге чүпләшкәне дә, ашлык чистартучы апалар белән амбарда йөргәннәре дә исендә калган. Шунда эшләүче апалар ял иткәндә “Әйдә, Гөлназ, җырла әле” дип аны җырлата торган булган. 4-5 яшендә әнисе өйрәткән беренче җыр да колхозчылар турында.

Таң, таң ата, таң ата
Таң йокыны тарата.
Әсиләсе, Вәсиләсе,
Нәсимәсе, Кәримәсе
Бар да эшне ярата.

Шуннан соң кызчыкка күбрәк җырлар өйрәтергә керешәләр. Мәктәптә вакытта авылларындагы бер генә концерт та Гөлназдан башка узмый. Авылда башлангыч мәктәп кенә, пионерга кергәч, пионер туган көнендә күрше авыл – Югары Курса сигезьеллык мәктәбенә менәләр. Менә шунда беренче укытучысы Тәкмилә апа: “Безнең мәктәптән бер концерт номеры кирәк, Гөлназ, син җырларсың”, – дип, кызга “Матур булсын” дигән җырны өйрәтә. Ул вакытта гармунчы булмады микән, Гөлназ курка-курка, ничәмә-ничә укучы һәм укытучы каршында акапелла гына шул җырны җырлап чыга. 4 нче класста Югары Курса мәктәбендә укый башлагач, кызны гел җырлата башлыйлар. Ул вакытта да гармун яки баянга җырлау бик сирәк эләгә. “И-и, булсын иде бер баянчы”, – дигән чаклары күп була. Авыл клубы мөдире Фиргать абыйлары (мәрхүм): “Гөлназ, әйдә, концерт әзерлик әле, син ризалашсаң, башкалар да кушылачак”, – дип, иренмичә өйгә килә. Авыл яшьләре концерт,спектакльләр белән күрше-тирә авылларны да йөреп чыга. Язгы чәчү, көзге урып-җыю вакытында агитбригада белән басу-кырларны иңләп, игенчеләргә, терлекчеләргә концертлар куеп йөриләр.

Җыр-моң кайдан күчте дисәләр, Гөлназның әтисе бик моңлы итеп тальянда уйный, уйнап кына калмый, үзенең тальянына кушылып матур итеп җырлап та җибәрә. Әмма Сабан туйларында тальян тавышларын яңгыратса да, нишләптер бер тапкыр да сәхнәгә чыгып уйнамый. 

Унынчы сыйныфны тәмамлаганда, 45 укучы арасында Гөлназның үзенә генә үзешчән сәнгатьтә иң актив катнашучы дип, диплом бирәләр. Әллә шул күңелен үстереп җибәрде микән, кулына өлгергәнлек аттестаты алуга, кыз Алабуга мәдәният училищесының хор бүлегенә документларын тапшыра. 

Иң күңелле вакытлар студент чаклар дип белми генә әйтмиләр. Вокал укытучысы Сәлимә Фассаховна “Зиләйлүк” вокаль ансамбле оештырып җибәрә. Ул вакытларда конкурс-фестивальләр еш үткәрелми әле. “Зиләйлүк” ансамбле “Татар җыры-89” конкурсы лауреаты була һәм Гөлназга Казанның цирк бинасында гала-концертта чыгыш ясау бәхете эләгә.

Үзенең тормыш иптәшен дә ул Алабугада укыганда очрата. Мамадыш районы Түбән Яке авылы, Гөлназдан ике курс алда белем алучы егете оркестровый бүлектә укый. Училищеның иң яхшы баянчысы Рөстәм белән өйләнешеп 1-2 ел Мамадыш районы Түбән Яке авылы клубында эшләгәннән соң (авыл клубында Рөстәм директор, Гөлназ сәнгать җитәкчесе) аларны Мамадышка чакырып алалар.Рөстәм сәнгать мәктәбендә эшли, район мәдәният йортында “Нократ моңнары” гармунчылар ансамбле җитәкчесе дә әле. Ансамбль 2017 елда Башкортстан Респуб­ликасында уздырылган “Моңга бай гармун бәйрәме” конкурсында беренче урын ала. Тагын бер елдан Фәйзулла Туишев исемендәге гармунчылар конкурсында Гран-при белән бүләкләнә. Гөлназ район мәдәният йортына ветераннар халык хоры хормейстеры булып урнаша. Хәзерге вакытка кадәр шул эшендә хезмәт куя. Нәкъ менә быел мәдәният өлкәсендә эшли башлавына 30 ел. Үзләренең мәдәният йортында “Зиләйлүк” вокаль ансамбле оештырып җибәрә. Балаларга җыр өйрәтә. Сигез укучысы белән төрле конкурс-фес­тивальләрдә катнашып, призлы урыннар ала. Шәкертләре “Бәллүр бишек”, “Сердәш”, “Ватан”, “Нократ дулкыннары”, якташыбыз Диана Мишкина истәлегенә багышланган конкурс, “Салават күпере”, “Керәшен мәдәниятенең 1 нче республика фестивале” лауреатлары. Ә Ангелина Солганова ХI «Туым Жондозы» керәшен халык җырларын яшь башкаручылар конкурс-фестивалендә гран-при иясе булды.

“Зиләйлүк” вокаль ансамбле – “Йортыбыз-Татарстан” этно-мәдәният фестивале лауреаты. Бу ансамбльгә йөрүче эшче егет-кызлар төрле кичәләрдә чыгыш ясый. Ветераннар халык хорына инде 34 ел. Хорга 60 яшьтән 82 яшькә кадәрге өлкәннәр йөри. “Балкыш – Сияние” фестиваленең Кукмарада уза торган зона турында һәр ел катнашалар. Быел республика финалистлары сыйфатында гала-концертта онлайн чыгыш ясау бәхете тәтегән. Хор Алабуга шәһәрендә уза торган “Весна Победы - Җиңү язы” конкурсында да лауреат була. 

Быел Гөлназ һәм Рөстәм Гыйниятовларның тормыш корып җибәргәннәренә дә 30 ел тулган. Ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Уллары да сәнгать юлын сайлаган. Олысы Руслан КФУның хореография бүлеген тәмамлап, 7 ел Чулпан Закирова җитәкчелегендәге “Казан” бию ансамб­лендә эшли. Киленнәре дә биюче. Ә кече уллары Риназ – Рифат Зарипов төркемендә барабанчы. Кирәк вакытта гитарада да уйный.

Гөлназның ниндидер “сөйкемле сөяге” бар. Эшен шул кадәр бирелеп башкара ул, вокал дәресләре беткәч тә өлкән буын вәкилләре Гөлназ ханым яныннан китәргә ашыкмый. Эч серләрен сөйләп, киләчәккә планнар корып мәш киләләр.

Өлкәннәр генә түгел, балалар да “Гөлназ апа, Гөлназ апа” дип янында бөтерелә. Читтән күзәтеп торсаң, аның янында, җырларга сәләтең булмаса да, җырлыйсы килә башлый кебек.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: