Мәдәни җомга

ЙОЛДЫЗ КЫТЫКЛАРЫ

Кесә карагына ачык хат Сәлам, карак! (Болай дигәнгә ачуланма берүк. Кеше әйберен сорамыйча алучыны шулай атыйлар бездә.) Ни хәлләрдә яшәп ятасың? Да, малай, хәзер кемнең дә хәле мактанырлык түгел инде анысы. Синеке дә ал да гөлдер дип уйламыйм. Акчаны бик санап кына бирә башладылар бит. Ярый әле, бирсәләр. Вакытында, диюем....

Кесә карагына ачык хат

Сәлам, карак! (Болай дигәнгә ачуланма берүк. Кеше әйберен сорамыйча алучыны шулай атыйлар бездә.) Ни хәлләрдә яшәп ятасың? Да, малай, хәзер кемнең дә хәле мактанырлык түгел инде анысы. Синеке дә ал да гөлдер дип уйламыйм. Акчаны бик санап кына бирә башладылар бит. Ярый әле, бирсәләр. Вакытында, диюем. Ә ул маңгай тиреңне түгеп, мең газаплар белән табылган хезмәт хакыңны карап торып карактан алдырып, үзең һич кенә дә коры каласың килми. Күз карасыдай саклыйсың акча янчыгын. Хәер, фатир өчен түләп, бурычларыңны биреп бетергәч, күпмесе генә кала инде аның. Шуңа хәзер ачыгавызлар кимегәч, сезгә дә эш авырайгандыр.

Әйе, элек кенә дөнья рәхәт иде ул. Мичкәдәге килькиләр төсле бөтенең бергә тыгылып, бер автобуста барасың-кайтасың. Кеше белән кеше арасы шулкадәр якын, әллә үз кесәң, әллә күршеңнеке, тиз генә абайларллык түгел. Шуңа еш кына кулың күрше кесәсен капшый башласа да, гаҗәпмени?! Ә хәзер... Байлар, акча капчыкларын кыстырып, машиналарында җилдерә. Җәмәгать транспортында шул ярлы-ябагай, пенсионер да студент... Алардан ни аласың. Бөтен кесәләрен берьюлы актарсаң да, социаль проезднойдан башка берни дә тапмассың...

Әйе, бар иде рәхәт чаклар, һәр кешедә акча белән шыплап тулган янчык, күңелләрдә - якты хыяллар. (Нульләрен сызганчы, барыбыз да миллионерлар идек бит, онытмагансыңдыр, шәт.) Шулай хыялланып, күңелдән генә шигырь язып барып, үземнең дә берничә тапкыр авыз пешкәне бар. (Шигырьне бит аны фәрештәләр пышылдый, диләр. Ә алар синең автобуста барганыңны белми). Шулай, син минем иске таныш, агайне. Бер юлы вәт баеп та карадың - сигез данә йөзлек акча һәм алтын чылбыр. Дөрес, чылбыр өзелгән иде. Рәтләтеп алырмын дип, кәшилүгемдә йөрткән идем. Сиңа насыйп булган икән. Шулай ул, бәхетең үзеңнән алда йөгерсә. Әй, ул чакта сиңа рәхмәт әйтмәгән идем, хәзер әйтәм. Би-и-к зур рәхмәт сиңа! Мин ачыгавыз-хыялыйны ертык чабуымнан тартып, гөнаһлы җиргә төшергән өчен рәхмәт. Сабагың өчен дә рәхмәттән башка сүзем юк. Гафу да үтенәм әле үзеңнән. Өметеңне кискән, кәкре каенга терәгән өчен кичерә күр, зинһар! Зур хыяллар, олы өметләр баглап, күп көч, осталык, тырышлык салып, әйтергә кирәк, тормышыңны куркыныч астына куеп алдың бит син ул акча янчыгын. Зур булгач, эчендә акчасы да күптер, дип уйладың. Шулай бит?! Ә анда сукыр бер тиен дә юк. Шушы кәгазь кисәге, хат-бөти генә. Әйе, мин хәзер сиңа атап язылган шушы ачык хатны гына йөртәм кәшилүгемдә. Үпкәләмә инде, зинһар. Фатирга, балалар бакчасына, мәктәптәге ясакларга түләгәннән соң калган кадерле сумнарымны янчыкка салып, мәсхәрәләп кадерсезләргә минем башка да тай типмәгән, җаным. Акча сакларлык аулак урыннар адәм баласының гәүдәсендә дә җитәрлек ул. Бигрәк тә хатын-кызда. Рәхмәт, Аллаһы Тәгалә алдан ук кайгырткан.

Менә шулай, дускай, бигайбә. Дөньялар болай торса, бу гөнаһлы куркыныч кәсебеңне ташлап, хәләл мал да таба башларсың әле. Бу көннәрнең килүенә чын күңелдән ышанып калам.

"Отличник" кыз

Быел гына 1 нче сыйныфка укырга кергән күрше кызыннан:

- Йә, Гүзәл, ничек, укып буламы? "5" леләр аласыңмы? - дип сорадым.

Ул озак уйлап тормыйча, күзен дә йоммыйча, чатнатып җавап бирде.

- Әйе, апа, физикадан да "5"ле, алгебрадан да...

Абыйсы 9 нчы сыйныфта укый иде, аның китапларын күргән, күрәсең.

Әби көлмая

Яшь чакта дустымны клубка чакырырга кергән идем. Әбисе: "Ул китте бит инде", - ди, ә үзе хәйләкәр елмая. Ул арада икенче бүлмәдән киенеп-ясанып дус кызым үзе дә чыкты. Мин аңа: "Әбиең шаяртып мәтәште, ләкин ышанмадым, чөнки ул көлмая иде," - дидем. Бер үк вакытта елмая да, көлә дә димәкче идем, шулай яңа сүз ясадым.

Саескан килә

Безнең Буа районына Фәезханов( Рафик Абдуллович) дигән яңа райком секретарен билгеләгәч, була бу хәл. Яңа җитәкченең колхозларга, фермаларга әйтеп-нитеп тормый, капыл гына килеп төшү гадәте бар икән. Ләкин колхоз рәисләре төрле чыганаклардан бу хакта алдан белеп, итәк-чабуларын җыеп калырга ашыга. Башлык киләсен белгән бер колхозның рәисе ферма тәрәзәләрен юарга авылның бөтен карчыкларын чакыра. Әбиләр ак яулыкларын җилфердәтеп, урындыкларга менеп басып, юа-җыя башлый. Шулвакыт ишек ачыла да аннан... район башлыгы килеп керә һәм бик нык гаҗәпләнеп:

- Әби, анда ник мендең, ни эшлисең? - дип сорый.

- Әй, улым, - ди әби, зарын тыңларга кеше табылуына сөенеп, - саескан килә диләр бит, җыярга куштылар....

Билгеле, инде, башлык башлы була, үзе турында сүз барганны тиз аңлап ала. Елмая да, әбигә төшәргә булышып:

- Төш, әби-җаным, төш, ул саескан мин! - ди.

Өй юар, җыештырыр өчен урындыкка менеп баскан кешедән безнең якларда әле хәзер дә:"Саескан киләме әллә?" - дип сорыйлар.

Кемгә - кем

Мәктәбебез директоры хөрмәтле Ниязый абый белән Миңнура апалар гаиләсендә өч кыз, бер малай да юк. Берсе минем дустым - Гөлнур. Шулай булгач, билгеле инде, мин көн саен аларда. Уйнап дөньяларны онытабыз. Шунда Миңнура апа безне табын янына чакыра. Мин тәмләп сыйланганнан соң, әби-бабай өйрәткәнчә, "әппәр" итәм һәм теләк телим.

Бер көнне әниемне очраткач, Миңнура апа: "Кызың безгә Әнсар атлы ул теләде бит",- дигән.

Аптырап киттем. Мин бит аларга: "Рәхмәт яусын, Алла саулыгыгызны бирсен! Аягыгыз-кулыгыз сызлаусыз булсын!" - дигән идем. Гомер буе улны хыялларында йөрткәч, бу сүзләр Миңнура апага "Әнсар атлы улыгыз булсын!" - дип ишетелгән икән.

Халәт

Нәкъ Тукайча миндә хәлләр -
Эттән күбәйде дошман.
Дөньяны басты ялагай,
Кая карама - куштан.

Ә элек бит дуслар гына
Йөреде тирә-якта,
Ярдәм куллары сузыштык
Бик кыен, сынар чакта.

Күрәсең, алар дус түгел,
Битлекләр кигән булган.
Җаннары - кара көнчелек,
Хөсетлек белән тулган.

Нигә инде онытырга:
Һәммәсен Ходай бирә.
Тормышың да, язмышың да -
Барсы күңлеңә күрә.

Яши-яши бу дөньяда
Шунысына төшендем -
Көнләшәләр икән, димәк,
Иң бәхетле кешемен!


Хыял һәм чынбарлык

Хыял канатлы була,
Бал кебек татлы була,
Кояштай якты була.
Ник күп вакыт чынбарлык
Була көчкә чыдарлык?!

Җавапсыз сорау

Быел җәй яңгыр яумады,
Бер тамчы да таммады.
Бакчаларда, болыннарда
Бер яшеллек калмады.
Бернәрсә дә үсмәде:
Кишер дә, редис та.
Көзен бәяләр артканны
Сылтадык кризиска,
Ач калырбыз дию хата -
Израильдән кишер кайта.
Кибетләрдә тулып ята
Мисырдан килгән редис.
Җанны сорау аптырата:
- Юкмы икәнни соң аларда
Корылык та, кризис?!

Хәерле юл

Юлга чыкканда әбиләр
Хәерле юл телиләр.
Юллар болай да хәерле
Әллә шуны белмиләр.

«Юл хәере бир , - ди әби, -
Олы юлга кузгалсаң.
Бише белән чыгар аннан
Бер сумыңны кызгансаң».

Биреп өлгерә алмасаң,
Курку кирәкми, хәер.
Почмак саен погонлылар
Торалар сорап хәер..

Йә тизлегең бик зур, диләр,
Йә каешың такмаган.
Андый очрак юк ди әле,
Алар гаеп тапмаган,

Бер яшелне кызганмыйбыз,
Әйдә, хәерле булсын.
Барыр җиргә тизрәк җитик,
Тик юллар гына уңсын!

Гадәти сәерлек

Үз-үзем белән сөйләшәм,
Күбәйсә әйтер сүзем.
Үзем ул гайбәт тә чәчми,
Үзем ул шундый «түзем».

Ялгыш бер сүз ычкындырсаң,
Бишкә әйләнеп кайта.
Аннары таба алмыйсың
Кыйблаңны да кай якта.

Әйтмәгәнне дә әйтте, дип,
Сөйли торган замана.
Гайбәт күленә батканнар
Хәзер, кая карама.

Үзем белән сөйләшкәнне
Тыңлыйлар күпләр көлеп.
Борынгылар «бүрек белән
Киңәшкәннәр» бик белеп.

Үз-үзе белән сөйләшә
Дивана, юләр ише.
Ә бүген андый сәерләр
Иң-иң акыллы кеше.

Бер гайбәт сүз аркасында
Үпкәләшә туганнар.
Хәзер иң бәхетле бугай
Телсез-чукрак туганнар.

Мин дә шулар рәтенә
Булдым әле басарга.
Үз-үзем белән сөйләшәм,
Куркам авыз ачарга.

Кызлар

Кияүгә чыгасы килгәч,
Ачтылар бар чикләрне.
Әйбәт кияү эзләп китеп,
Үз иттеләр читләрне.

Кайларга гына китмиләр:
Һиндстанга, Кытайга.
«Бай кияүләр бар!» - дисәләр,
Менәрләр иде Айга.
Һичьюгы тик бер айга...

Сөенеч

Тәрбияче Гөлинә
Эшкә сөенеп килә. -
Төркемендә бер малай
Татарча биш сүз белә,
Тыңлагыз, яме, көлми,
Нишләсен соң сөенми?!
Бүтән балалары бит
Ләм-мим татарча белми.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: