Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ШОУ-БИЗНЕС

Тәлгат НӘҖМИ кытыклары

Китап басмаса... Хәзер язылачак якташыбыз турында киң итеп тукталып тормыйча, фәкать аның чакыру билеты тексты белән таныштырып үтәм: «Казан дәүләт университеты, Татарстан Фәннәр академиясе, Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге Сезне филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, Татарстан Язучылары берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган...

Китап басмаса...

Хәзер язылачак якташыбыз турында киң итеп тукталып тормыйча, фәкать аның чакыру билеты тексты белән таныштырып үтәм: «Казан дәүләт университеты, Татарстан Фәннәр академиясе, Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге Сезне филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, Татарстан Язучылары берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР Язучылар берлегенең Җамал Вәлиди исемендәге, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Каюм Насыйри исемендәге премияләре лауреаты, галим һәм тәнкыйтьче Әхмәдуллин Азат Гыйльмулла улына 75 яшь тулуга багышланган кичәгә чакыра».

Монда гаилә хәле турында мәгълүмат юк икән бит әле. Азат абыйның бердәнбер, гомерлек җәмәгате Фирая ханым да ире кебек профессор һәм кафедра мөдире. Аерма шунда гына: берсе - татар әдәбияте, икенчесе урыс теле буенча. Бер өйдә - ике галим, ике мөгаллим. Аларның гаиләсенә сокланып: «Ленин белән Крупская кебек сез», - дияргә яраткан Альберт исемле туганнары. Алар Сабага да кайткалап тора. Азат абый шактый китапларын үзе укыган мәктәп китапханәсенә дә тапшырды. Хәтергә уелып калган истәлекле очрашулар да бар, әлбәттә. Шуларның берсенә тукталыйк әле.

Саба мәктәбен заманында тагын бер профессор, әдәбият галиме Рифат абый Сверигин да тәмамлаган. Менә шул ике галимнең иҗатына багышлап, татар теле һәм әдәбияте укытучысы, үз фәненә фанатларча бирелгән Хәлимә Нәҗипова тырышлыгы белән, әдәбият бүлмәсе җиһазландырылды. Аны рәсми төстә ачу тантанасына Фирая Юныс кызы, Азат Гыйльмулла улы һәм Рифат Хәсән улы бергәләп кайткан иде. Саба гимназиясе укучылары белән очрашу вакытында галимнәрнең шәхси тормышына караган сораулар да бирелде.

- Ничек шулай ярты гасырдан артык бергә матур итеп яшәп була? - дип сорап куйды бер бала Әхмәдуллиннардан. Башта тәфсилләп Азат абый сөйләде:

- Икебез дә фән кешесе булуның әйбәт ягы бар, билгеле, лекциягә әзерләнгәндә киңәшләшеп алабыз. Уңайсызлыгы да юк түгел: өебезне китап басты. Фираяның үз китаплары, минем - үземнекеләр. Хәзер йокы бүлмәбездә бер тар почмак кына калып бара. Китаплар астында калып, «яшьли» үлмәсәк ярый инде...

Җавап бирүне Фирая ханым дәвам итте.

- Икебез ике почмакта язабыз. Күпмедер вакыттан соң: «Чәй эчеп алабызмы?» - дип, бер-беребездән сорашабыз. Аннары чәйнекне кем куяр икән, дип, эчтән генә уйлашабыз. Ул берәр җирдә булса, телефоннан: «Син кайда? Ашарга кайтасыңмы инде?» - дип шылтыратам.

Шуннан соң Азат абый: «Ашарга гына түгел инде...» - дип куйды.

Менә очрашу ахырына якынлашты. Алдан әзерләнгән сувенирлар башта Рифат абыйга, аннары Фирая апа белән Азат абыйга тапшырылды.

- Миңа нәрсә өчен? - дип гаҗәпләнде Фирая ханым.

- Минем хатын булган өчен! - диде шунда ирлек горурлыгы белән Азат абый.


Каян белгән

Җитдиләр янына барсаң,
Шаяннар җитми кебек.
Шаяннар янына барсаң,
Җитдиләр җитми кебек.
Яшәүнең кайсыдыр ягы
Гел сине читли кебек.
Рөстәм Мингалим.

Моннан берничә ел элек Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан район үзәгендәге «Чулпан» кафесына Русия һәм Татарстан күләмендә атказанган исемнәргә лаек булган затларны чакырдылар. Шундый мәртәбәгә ирешкән 60 хатын-кыз килгән иде тантанага. Махсус сценарий буенча барган бу кичәдә бик күп ветераннарның исем-фамилияләре телгә алынды. Алар арасында Татарстанның атказанган зоотехнигы, озак еллар район авыл хуҗалыгы идарәсенең умартачылык тармагын җитәкләп, югары хезмәт уңышларына ирешкән, республика күләмендәге конкурс-ярышларда җиңеп чыккан Хаҗиаста (халык арасындагы исеме - Хәят) Шәкүрова да бар иде.

- Хәят апа - бөтен гомерен умартачылыкка биргән кеше. Аның ире дә, гаиләсе дә, балалары да, шатлыгы-кайгысы да чүнникләр булды, - дидем мин янәшәмдәге район башлыгыбыз Рәис Миңнеханов колагына. - Дуслыгыбыз әйбәт иде. Идарәнең элекке план-икътисад бүлеге җитәкчесе Сәлим абый Сәйфуллин гәзиткә биргән бер мәкаләсендә: «Умартачылык буенча планнарны киметтереп, республикада алдынгы булып йөрде» - дигән җөмлә кертеп, безне дошманлаштырды. Аның турында язасы кызык әйберләр бар, хәзергә шүрлим.

- Курыкма, яз, бик ачулана башласа, җаен табарбыз, - дип канатландырып куйды Нургали улы.

Өч кыска хикәяне - «Ялгышып исәнләшү», «Кәрәзле гөмбә һәм он», «Кысма демократияне!» дип исемләнгәннәрен китапка керттем. Соңгысында Казандагы умартачылык трестында узган киңәшмәдә Хәят апа сүз сорап алып, чыгышын: «Знал бы русский, дал бы жар», - дигән җөмлә белән башлап җибәрүе тасвирланган икән.

Ярар. Китап чыгып, берәр ел узгач, Саба районы башкарма комитеты җитәкчесенең кабул итү бүлмәсенә керсәм, Таһир Шәрәфиев кабинетының ябылып бетмәгән ишегеннән Хаҗиаста Шәкүрованың үзенчәлекле тавышы яңгырап тора.

- Мине урысча белми, дип язган китабына. Үзе дә белми бит ул...

Сүзнең минем хакта баруын бик тиз сизеп алдым. Иптәш Шәкүрова «Саба мәзәкләре»н укып утыра торган кеше түгел, кемнеңдер чакканын да чамаладым.

- Хәят апа, исең китмәсен. Безне - главаны да, мине дә эләктерде инде ул. Нәҗмиев булмаса, ничекләр итеп китапка керер идек, - дип тынычландыра тегене Таһир Габдерахман улы.

Мин аппарат җитәкчесе Расих Сабиров бүлмәсенә кереп шылдым да:

-Тс-с, тавышланма, Хәят апа бар, - дидем.

Аның бүлмәсенә дә кереп утыргалаган ул. Озак чыкмый торса, Расих Хәсән улы бер генә җөмлә ыргыта икән: «Бу Тәлгат Нәҗмиев бигрәк матур яза инде...»

Шуннан соң Хәят апа сикереп тора да:

- Таптың мактар кеше! - дия- дия чыгып китә икән.

Каләмеңне онытсаң...

Без кайсыдыр сыйныфта урамдашым Миңнехан Җиһаншин белән бер партада утырдык. Аның Мәрхәбә исемле апасы һәм Мулланур исемле абыйсы да бар иде. Тын океанда 49 көн йөзгән матросларның җитәкчеләре Җиһаншин фамилияле татар егете икәне бөтен дөньяга таралгач, бик горурланып, дәрәҗәләре бер чиреккә үсеп, максатлары яктырып китте аларның. Ә менә Мулланур ашыгып сөйләшкәндә кайбер сүзләрне һәм хәрефләрне дөрес итеп әйтеп бетерә алмый иде.

... Дәрес башланыр алдыннан коридордан үтеп барам. Мулланур Мәрхәбә апасын классыннан чакырып чыгарды да ручкасы онытылып калганын болайрак итеп аңлатты:

- Мәкәтә, Мәкәтә, учка, учка, учка!..

Гел бер маршруттан

Безнең Кукмара төбәгендә дә бар иде тирә-якка данлыклы дуңгыз үстерүче Мәчтүрә исемле кыз. Ул үзен депутат итеп сайлатудан да баш тартты, чит илгә дә барасы итмәде, хәтта авыл клубына да чыкмады, кунакка да йөрмәде, урысчалатып әйтсәк, «пассивный образ жизни» алып барды. Шул дуңгызлары янына барды да кайтты, барды да кайтты. Бервакыт ул озын телле хезмәттәше белән сүзгә килгән.

- Мәчтүрә, кара инде ул аякларыңны, кавалеристныкы кебек кәкре, аның өстенә җонлы да әле, җитмәсә, - дип, хезмәттәше аны оялтмакчы булган.

Мәчтүрәнең бер бөртек йоны да селкенмәгән, билгеле, исе китмәгән кыяфәт белән ул:

- Ярамаган тагы эшкә барып кайтырга, - дип кенә куйган.

Бери выше

Бер олы җыелыш бара торган театр бинасының фойесында аптыраган кыяфәттә басып торучы күренекле шагыйрь Зиннур Мансуровны ерактан ук күреп алдым да, янына барасы иттем. Зиннур Мөҗип улы югары культуралы, тыйнак һәм бик тә талантлы шәхес. Тукай бабай әйтмешли, «шагыйрь генә түгел, дипломат, общественный деятель» дә.

- Ни эш бетерәсез? Берәрсен югалттыгызмы әллә? - дип сораулар бирә башладым, хәл-әхвәлен белешкәч.

- Гәрәй Рәхимне көтәм. Күшеккән сөякләренә җылы эзләп китте бугай?- диде ул теләр-теләмәс кенә.

Шул мизгелдә язучылык шатлыгын бөтен тулылыгы белән тойган Гәрәй-Гөргөри дәдәй үзе дә күренде. Аның йөзендә, һәрвакыттагыча диимме, серле һәм мәкерле елмаю балкый. Куллар биреп күрештек.

- Нәрсә, Гәрәй, бик озак йөрдең? «Пес» итәргә дә сугылдыңмы әллә? - дип сорады Зиннур Мансуров.

Шаян телле Гәрәй Рәхим бу юлы да югалып калмады, урысчалатып:

- Бери выше, - дигән булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев