Мәдәни җомга

Татар даны Нуриев

Рудольф Нуриев Пикассо аны рәсемдә хатын-кызга охшатып ясаган дип үпкәли

Редакциябезгә, көтмәгәндә генә, филология фәннәре докторы, яраткан мөгаллимебез Нурмөхәммәт ага Хисамовның улы Айваз килеп керде. Заманында без газетабызда Нурмөхәммәт аганың игезәк ике улы – Айваз белән Ниязның рәссам булулары турында язган идек инде. Ниязлары Германиядә гомер кичерсә, Айваз Казанда яши, әнисе – шулай ук филология фәннәре докторы булган Фәһимә апа вафатыннан соң ялгыз калган әтисе Нурмөхәммәт аганың көн дә янына барып, хәлен белеп тора.

Менә шул Айваз безгә дөнья­күләм танылган балет биючесе Рудольф Нуриев (1938-1993) турында Европадагы бик аз кешегә генә мәгълүм дуслык һәм эшчәнлек турында язмалар белән дөньякүләм абруй иясе Пабло Пикассоның (1881-1973) безнең атаклы татарыбызны гәүдәләндергән рәсем күчермәләрен алып килгән. Ул рәсемнәрне һәм, гомумән, Рудольф Нуриев турында аның импресариосы Микаэль Титц сөйләгән хатирәләрне Татарстанда гына түгел, бөтен Россия­дә дә белүче юк. Рәсәй хөкүмәте һәм аның мәдәният-сәнгать өлкәсендәге җитәкчеләре качак татар улын күккә чөймәс инде, ә без аның хакындагы мәгълүматларны һич тә күләгәдә калдырырга тиеш түгел.

Ике бөек шәхес дуслыгы

Мәгълүм булганча, Рудольф Нуриев 1961 елның 16 июнендә, Париждагы Ле Бурже аэропортында балет труппасыннан качып, Советлар Союзына кайт­мыйча кала. Егеткә әле 23 яшь кенә булса да, аны дөньяның күпчелек балет театрларында яхшы беләләр, ә егетнең капиталистик дөнья күралмаган большевиклар иленнән баш тартуы халыкара шау-шуга әверелә. Рудольфны шундук Бөекбританиянең Король балеты театры үзенә эшкә чакыра һәм егет күптәнге хыялы булган театр сәхнәсендә тора-бара бөтен Җир шарын шаккатыра. Татар егете шушында “дөньяның иң оста биючесе” дигән данга ирешә, ни гаҗәп, вафатына 30 ел якынайса да, җир йөзендә аның дәрәҗәсенә якыная алган икенче бер оста һич табылмый әле. Монысы – “дөньяда алыштыргысыз кешеләр юк”, дип лаф оручыларның авызын ябу өчен дәлил...

Ә “дөньяның иң шәп биючесе” Рудольф белән даны буенча аның шикелле үк йолдыз – рәссам Пабло Пикассо ничек танышкан соң? Юлы – шактый урау.

1915 еллар тирәсендә талантлы хореограф Л.Массини Рим театрында сюрреализм өслүбендәге өр-яңа “Парад” балетын сәхнәгә куярга әзерли башлый. Бу вакытта Рим каласында яшәгән Пикассо да 1916 елның җәендә “Парад”ның декорациясен, пәрдәләрен, бию­челәргә костюмнар әзерләү өчен шушы театрга чакырып китерелә. Пикассоның авангард өслүбтә ясаган костюмнары, чыннан да, “Парад” спектаклен бер башка югарырак күтәрергә ярдәм итә. Массини белән Пикассоның дуслыклары киләчәктә дә дәвам итә. Пикассо Беренче бөтендөнья сугышы башлангач Европага чыгып качкан сәнгать остасы С.Дягилев, композитор И.Стравинский һ.б. рус качаклары нигезләгән Рус балеты театрына ярдәм кулы сузудан да баш тартмый, 1917-1924 еллар аралыгында аларның 5 спектаклен рәсем һәм костюмнар белән баета.

Ә Массини исә, шул ук Пикассо костюмнары ярдәмендә, үзенең авангард балет спектакльләре белән дөньякүләм дан казанып кына калмый, ә шактый мул күләмдә капитал да туплый. Шуның бер өлешенә Массини 1924 елда Италия ярыннан ерак булмаган Ли Галли утрауларын сатып ала. Массини белән Дягилев җитәкчелегендәге рус качаклары кеше күзеннән ерактагы утрау­да яңа төрдәге бию студиясе һәм ачык һавадагы театр төзүгә ирешә. Дан алган утрауга бик күп танылган композиторлар һәм рәссамнар килеп йөри башлый. Бирегә, әлбәттә, Советлар иленнән качуы һәм гаҗәеп бию осталыгы белән дан алган Рудольф Нуриевне дә чакыралар. Ул утрауга һәм мондагы театрга искиткеч гашыйк була. Һәм Массини вафатыннан соң аның улы Лоркка калган Ли Галли утравын 1989 елда үзенә сатып ала.

1961 елда чит илгә качканнан соң Рудольф, әлбәттә, Бөекбританиянең Король балеты театры диварларына гына “бикләнеп” ятмый. Монте-Карло, Амстердам, Париж, Берлин һ.б. калалардагы иң күренекле театрлар чакыруы буенча алар сәхнәсендә дә чыгышлар ясый. Сүз дә юк, чит ил балетларында безнең илдәгечә 230 яисә 250 тәңкәлек оклад өчен генә сәхнәдә сикермиләр. Рудольф бөтен дөнья сәхнәләре буенча йөреп дан казана, үзенең “очучы татар” булуы белән җиһанны шаккатыра һәм, билгеле ки, әкияттәгедәй күләмдә гонорарлар җыя. “Күрми күргән чабатасын түргә элгән” дигәндәй, Совет коллыгыннан котылган Рудольф 1970 еллар ахырында ук Монако каласында зур бер ферма, Парижда зур фатир, Нью-Йоркның Дакота йортында квартира, Лондонның Ричмонд паркында шәхси сарай, Вирджиниядә ферма, диңгез буендагы Сент-Бартс каласында аерым вилла һәм, ниһаять, Италиянең Ли Галли утрауларын да сатып алуга ирешә.

Үзе исән вакытта ук Массини Рудольфны Пикассо белән дә таныштыра. Гәрчә, Массини таныштырмакчы булган чакта, Рудольф аның нинди рәссам булуы турында да белми. Ә инде 1969 елда Пикассоның Канн каласындагы йортына баргач, аның һәммә картиналарын күреп хәйран кала. Пикассо Рудольфның Арлекин киемендә биюен күргән була һәм беркатлы да, мин-минлеге дә чиксез Рудольф атаклы рәссамнан тиз арада аның портретын ясап бирүен үтенә. Пикассо ясый-­ясавын, ләкин сәнгати буяулар белән түгел, ә төрле төстәге кара (чернила) белән генә. Җитмәсә, Рудольф Нуриев Пикассо аны рәсемдә хатын-кызга охшатып ясаган дип үпкәли һәм картинаны күрә алмый башлый. Ул кабат Пикассога үтенеч белән мөрәҗәгать итә. Качак татардан тыш Массини шәхсән үзе дә ялынганга күрә, Пикассо икенче портретны да ясый. Әмма анысын да Пикассо Рудольфның күптән түгел генә реклама рәвешендә чыккан фотосурәтенә нигезләнеп ясый. Рудольфның бу портреттан да гайрәте чигә. Ул аны өйдәге стенасына, рамкаларга да куеп тормыйча, кадаклар белән кадаклап “үч” ала.

Үзенең импресариосы Микаэль Титц белән Рудольф 1967 елда Монте-Карло каласында “очраклы” рәвештә генә таныша, аларның дуслыгы Рудольфның соңгы көннәренә кадәр өзелми. Тәүге менеджеры Макс Горлинский белән араны өзеп, Нуриев Титцны үзенә эшкә чакыра. Биюдән тыш өлкәләрдә, аеруча антиквар кибетләр һәм аукцион йортлар буйлап йөргәндә Рудольф аны үзеннән калдырмый. Рудольф бигрәк тә Париждагы зур фатирына борынгы осталарның бронза һәм гипстан ясаган, рәсемгә төшерелгән шәрә ир образларын җыя. Рудольф һәрчак байлык-муллык эчендә “коенып” яшәргә омтыла, Титц та аның бер гасыр элекке мохиттә яшәргә омтылуына аяк чала алмый.

Рудольфның сәламәтлеге какшый башлагач, Титц аңа бөтен дөнья буйлап гастроль ясарга ярдәм итә. Бер айга 5-6 мәртәбә Рудольф Европа илләрендәге сәхнәләргә чыгып, 5-6 тапкыр бии, шул ук вакытта аңа Англиянең үзендә 22 шәр тапкыр биергә туры килә. Аена 30 ар тапкыр чыгыш ясау, әлбәттә, аның сәламәтлегенә кырын сукмый калмый. Гәрчә матди яктан искиткеч баеса да, Рудольф “очу” сәләтен югалта. Шуннан соң Титц аны музыка өлкәсенә тартып кертә, Рудольф оркестр дирижеры булып эшләп карый. Ул Вена каласының оркестры белән дирижерлык итә, ләкин бу хезмәт тә озак сузыла алмый. Гаҗәбе шул: Рудольф гастрольләр вакытында бөек Пикассоның үзе “күралмаган” өч портретын үзе белән йөртә. Ә өенә кайткач, шул ук өч портретны да карават астына яшереп куя торган була. Һәр даһиның да сәерлеге һәрчак үзенчә шул...

Пикассо ясаган өч рәсемне дә Рудольф Нуриев үз менеджеры Титцка 1991 елның җәендә, Франкфурт каласына китереп бүләк итә. Титц өч рәсем арасыннан “Арлекин”ны 2018 елда Даниядә яшәүче бер шәхси коллекционерга сатып җибәрә. Хәзер бу адымы өчен үкенә дә сыман. Аңа бер сорау тынгы бирми: Рудольфның Пикассо ясаган өч рәсемен “Ул бездә туган!” дип күкрәк сугарга яратучы уфалылар яки “Ул – очучы татар, ул безнеке!” дип лаф оручы казанлылар арасыннан сатып алырга теләүче берәр миһербан иясе табылырмы икән?

Язманы матбугатка В.ИМАМОВ әзерләде.  


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: