Мәдәни җомга

СӨЕМБИКӘ КЫТЫКЛАРЫ

Хәтерсез Хәерниса Хәерниса түти кибеткә килеп кергәндә, анда берничә ир-ат һәм Җамалый Гөлнисасы гына бар иде. Почмакка өелешкән ир-атлар кибеткә кергән-чыккан кешене күзәтеп, ара-тирә сүз кушкалап торса, Гөлниса нәрсәләрдер үлчәтә, сатучыдан сораштырып, тауар сайлый иде. - Ләйсән, кичә алып кайткан алмаларың тәмлеме? Әче булмасын, дим. Әнкәйнең теше камаша. Балалар да...

Хәтерсез Хәерниса

Хәерниса түти кибеткә килеп кергәндә, анда берничә ир-ат һәм Җамалый Гөлнисасы гына бар иде. Почмакка өелешкән ир-атлар кибеткә кергән-чыккан кешене күзәтеп, ара-тирә сүз кушкалап торса, Гөлниса нәрсәләрдер үлчәтә, сатучыдан сораштырып, тауар сайлый иде.

- Ләйсән, кичә алып кайткан алмаларың тәмлеме? Әче булмасын, дим. Әнкәйнең теше камаша. Балалар да ашамый. Алайса, 2 кило шуны үлчә. Тагын бер кап «Әхмәт» чәен, ике лимон да сал. Ә-ә, өйдә писүк беткән иде бит әле. Анысы өч кило кирәк булыр. Алып кайтырга өлгермим, әллә ни арада бетә. Теге тәмле кәнфитеңне дә ярты кило үлчә. Ярар, җитәр, колхоз әле кайчан акча бирер... Ләйсән, тагын бер шешә май да исәплә . Күпме түлим?

- Оныттың, бер әйберне оныттың бит, Гөлниса! Җамалыйга күчтәнәчеңне оныттың, - дип сүз кушты шунда, почмакка басып, сату-алуны күзәтеп торган ирләрнең берсе.

- Сез бар кешене дә үзегез кебек дип белдегезме, әллә? Минем Җамалыем Ходайның биргәненә шөкер! - диде Гөлниса, акча саный-саный.

Ул зур сумкасына әйберләрен җыеп салды да ишеккә таба атлады.

Хәерниса түти үлчәү куелган өстәл кырыена килеп баскач, беркавем зиһене таралып киткәндәй булды. Аннары сатучыга уңайсызланыбрак сүз кушты:

- Ләйсән кызым, соңгы вакытта әллә нишләдем, хәтерем бетте, - диде. - Чәем дә, шикәрем дә бар, җимешләрем дә күп. Әллә нәрсә генә алырга теләгән идем инде. Вәт, оныттым бит! Зиһенем бетте, кызым. Хәтерем юк. Ярар, кергәч, буш чыкмыйм инде, теге зәңгәр каплы кер парашугыңны бирерсең.

Читтән генә бу сөйләшүне тыңлап торган ирләр елмаеп куйды. Ә Ринатның йөзендә ниндидер мәкер дә чагылып үтте кебек.

Почтальонның пенсия акчасы биргән көннәре иде. Һәм, көтмәгәндә, Хәерниса түтинең бусагасында Ринат күренде. Бик итагатьле генә итеп карчыкның хәл-әхвәлен сорашты. Аннары сүзне озакка сузмый гына үтенечен белдерде.

- Хәерниса түти, булган акчаны кырып-себереп, дигәндәй, суыткыч алган идек, ашарга бик такы-токы калды. Мең сум акча биреп тормассыңмы, дигән идем, - диде.

- Артык акчам юк шул. Калхуз пенсиясе зур түгел бит. Тавыкларыма фураж сатып алырмын, дигән идем. Күршем Илдус, алып кайтып бирермен, дигән иде, - дип, карчык ирне тизрәк озатасы итте.

Әмма Ринатның Хәерниса түти өеннән һич кенә дә буш чыгасы килми иде. Хәтере беткән карчык аның бурычка акча алганын барыбер онытыр, кайтарып бирергә дә кирәк булмас, дип гөманлый иде ул.

- Фуражны сиңа үзем алып кайтып бирермен. Озакка сузмам. Биреп тор, Хәернисатти, мең сум!

- Ярар, алайса, - дип, карчык каядыр кереп югалып торды да аннан зәңгәр төстәге кәгазь акча тотып чыкты.

Көннәр үтә торды. Ринат күзгә-башка чалынмады. Хәерниса түти кәнсәләр тирәсеннән дә әйләнеп кайткалады. Бер ай да, ике ай да узды. Әмма фураж да, акча да күренмәде. Ә бер көнне әбекәй кибет яныннан үтеп барганда, Ринатның күмәк хуҗалык рәисе Габдрахман белән сөйләшеп торганын күрде. Хәерниса түти, тиз-тиз атлап, алар янына ашыкты. Якынрак килгән саен сөйләшү әйбәтрәк ишетелә иде.

- Ипотека буенча салынган теге ике йортны кышка әзер була, дип әйтәләр, Габдрахман абый, берсен миңа бирмәссезме икән? Үзегез беләсез, йортыбыз тузган, - дип, җай белән генә сөйли иде Ринат.

- Аңлыйм сине, бик аңлыйм, Ринат энем, - диде рәис. - Тик менә без аны намус белән эшләп, күмәк хуҗалык өчен җан атып хезмәт куя торган кешеләргә бирәбез, дип сөйләштек. Син дә бик әйбәт белгеч анысы. Тик менә сине карт-карчыкларга ферма фуражын урлап сата, дип сөйләделәр әле. Тикшерергә туры килер. Әгәр ялган сүз икән, йортның берсен сиңа да бирүебез бик ихтимал.

- Габдрахман абый, нахак әйткәннәр, малкайлар азыгына кул суза алмыйм мин.

- Ярар, карарбыз, Ринат энем, карарбыз.

Шунда Хәерниса түти дә, Ринатның китеп баруыннан курыккандай, сабырсызланып сүз башлады:

- Энем, син миңа, фураж алып менеп бирермен, дигән идең. Акча да алып чыгып киттең. Ни акчасы, ни фуражы күренми. Кайчан әҗәтеңне кайтарасың? - диде ул.

Моны ишетеп торган Габдрахман башын чайкап куйды. Ә Ринатның йөзенә карарлык түгел иде.

- Суйдың, пычаксыз суйдың, Хәернисатти, - диде ул, һәр сүзен теш арасыннан кысып чыгарып.


Корсакның ишеге

Улым Рәшиткә 2 яшь тә 7 ай. Авырый, температурасы югары. Парацетамолны бүлгәләп, су белән йоттырып җибәрдем. Гадәттә, дару эчергәндә көйсезләнеп, бар хәлне ала торган улым бу юлы төймәне тавышсыз-тынсыз гына кабып куйды. Берзаман киреләнмичә генә дару эчкәне исенә төште бит моның. «Ник эчердең? Даруны кире ал!» - дип, елый башлады. «Алып булмый», - дисәң, елавыннан туктатып булмас, зур тавыш кубар, дип уйлап: «Хәзер, хәзер алам», - дигән булдым. «Корсакның ишеге кайда?..» - дип, тагын да кычкырыбрак елый башлады бу.

Температура кая төшкән?

«Кая, температураң бармы икән?» - дип, улымның култык астына градусник куйдым. 1 сәгать элек кенә 39га җиткән тән кайнарлыгы шактый сүрелгән. Хәле яхшырып киткән Рәшит: «Температура бармы?» - дип кызыксына. «Юк. Төшкән». «Кая төшкән ул?» - ди малай, як-ягына каранып.

Вафет

Рәшитне балалар бакчасына китердем дә, киемнәрен алмаштырып, тәрбияче апалары янына кертеп җибәрдем. Шулчак улым борылды да: «Миңа вафет алып кил!» - диде. Мин: «Нәрсә-ә?» - дип, аптырап сорап куйдым. «Вафлялы кәнфит вафет була инде», - дип аңлатты ул.

Кыяметдин сөйләшми идеме?

Рәшиткә 3 яшь ярым. Бер көнне йокларга ятканда минем әти, ягъни бабасы турында сораштыра:

- Синең әтиең бар идеме?

- Бар иде.

- Ул хәзер кайда?

-Бабаң вафат инде.

- Ничек вафат?

- Кеше вафат булгач, тик кенә ята, сөйләшми, кузгалмый. Аннары аны гүргә иңдерәләр, ягъни балчык астына күмеп куялар.

- Әтиеңнең исеме ничек иде?

- Кыяметдин.

Бу сөйләшүдән соң 1-2 көн узгач, Рәшит иртүк уянды да капылт сорап куйды:

- Кыяметдин сөйләшми идемени?

Дөресли

Балалар тәрбияче апалары белән урамда йөреп кергәннән соң, нянялары сорап куя:

- Кая бардыгыз?

- Прогулкага,- дип җавап бирә бер бала.

- Юк, юк, - дип бүлдерә аны икенчесе. - Болай гына йөрдек тә йөрдек.

Юату

Гөлнараның апасы Гөлфия мәктәпкә барырга әзерләнә. Кирәк-ярагын барлый. Шулчак ул дәфтәрен ачып карый да кычкырып елап җибәрә.

- Гөлнара дәфтәргә сызган-бозган. Укытучы апа «2»ле куя инде...

Сөембикә апасы Гөлфияне юата:

- Елап торма инде, сеңелем, бетергеч ал да чистартып куй!

Гөлфия тагын да кычкырыбрак елый башлый:

- Ул бит дәфтәргә карандаш белән түгел, зәп-зәңгәр паста белән сызгалаган.

Бер читтә апасының елавыннан нишләргә белмичә, боегып утырган Гөлнара да апасын «юата»:

- Китер соң, алайса, карандаш белән дә сызам.

Иң кып-кызылы син

Улы Рәшит белән диңгез буенда ял иткәндә, Сөембикә, кояшта озак булырга ярамагач, судан бер дә чыкмый икән. Алар белән бергә килгән кешеләр инде шактый каралган. "Улым, мондагы кешеләр арасында мин иң агыдыр инде, иеме?" - дип сорый ул. "Юу-у-ук, әни", - ди Рәшит. Сөембикәнең күңеленә җылы йөгерә: судан чыкмаса да, әзрәк кояш алган икән бит әле. Ул кадәр үк күңелсез түгел икән. Улы исә бераз уйланып торгач, өстәп куя:"Син монда иң кып-кызылы."


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: