Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ШОУ-БИЗНЕС

Салаватка ни булган? Операция ясаганнар...

Салават Тинчурин театры сәхнәсендә сезонны ябуга багышланган концертын куйды. Әлбәттә, кунакка, һәрвакыттагыча, җырчының шәкертләре дә чакырылган иде. Данир Сабиров исә бер серне ачты.

Данир Сабиров остазын котларга сәхнәгә кызы Мәрьям белән чыкты. "Россия чемпионы ул", дип таныштырды аны Салават абыйлар. Данир сүзенең башында ук уйланырга мәҗбүр иткән сүзләр әйтеп куйды: "Белмим, әйтергә ярыймы икән, юкмы икән...". Шуннан ул 2004 елда Салават Зәкиевичның бүлегенә укырга керүен, шул чорда "Кыр казлары китте, санамадым" җырының чыгуын искә төшерде - "Бөтен общежитие белән җырлап йөри идек шуны".

Шуннан пауза ясап, күптән түгел генә Салават белән жюрида утыруын искәртте: "Шунда гына белдем, әле сер бирмәде Салават абый, 9 майда югыйсә очрашкан идек... Операция кичергән икән". Соңгы җөмләсен Данир бик җитди итеп әйтте. Дөрес, аннан тагын юморга күчте. "Ул гел фразалап сөйләшә бит. "Салават абый, хәзер кәефләр ничек соң? дип" сорыйм үзеннән. "Операциядән соң, оказываеся, эчмәгәч рәхәт, но күңелсез", дип җавап бирде ди. Салават сүзләрен ул, әлбәттә, Салават тавышы белән әйтте. Әлбәттә, әлеге сүзләрдән тамашачылар да, Салават да көлеп җибәрде.

Безнең мәгълүматларга караганда, Салават чыннан операциягә ясаткан. Йөрәген төзәтеп алырга туры килгән, диләр.

Бүләккә килгәндә, Данир Сабиров остазына зәм-зәм суы бүләк итте. "Мәккәдән. Үз-үзеңне сакла, сәламәт бул!" дигән теләкләр белән. "Үзеңне сакла, исән сау бул дигәннән, миңа хәзер чынлап та үземне сакларга туры килә. Эшсез каласың бит алайса", дип, Салават та юмор белән җавап бирде...

 

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X