Мәдәни җомга

Рәшит ЗӘКИЕВ кытыклары

ЦЕНХРУСМЫ, СИН ХИРЫСМЫ? Истә-оста юкка Казанда бер үҗәт үлән орлыгы пәйда булды бит әле. Ул үзе Аргентинадан хәтле сөйрәлеп килгән икән.Бу үҗәтнең исемен «ценхрус» дип йөртәләр. Казандагы «Восток-Солод» предприятиесе Петербургның «Интермар Санкт-Петербург» фирмасы аша сыра кайнату өчен 120 тонна арпаны Аргентинадан, ягъни җәһәннәмнән соратып китергән. Тикшереп карагач, ачыклана: арпага әлеге...

ЦЕНХРУСМЫ, СИН ХИРЫСМЫ?

Истә-оста юкка Казанда бер үҗәт үлән орлыгы пәйда булды бит әле. Ул үзе Аргентинадан хәтле сөйрәлеп килгән икән.Бу үҗәтнең исемен «ценхрус» дип йөртәләр.

Казандагы «Восток-Солод» предприятиесе Петербургның «Интермар Санкт-Петербург» фирмасы аша сыра кайнату өчен 120 тонна арпаны Аргентинадан, ягъни җәһәннәмнән соратып китергән. Тикшереп карагач, ачыклана: арпага әлеге дә баягы ценхрус дигән үҗәт үлән орлыгы катнашкан икән. Ценхрус орлыгында башка үсемлекләрнең үсү куәтен киметә торган матдә ясала булып чыкты.

Хәтта язгы-көзге ашлык саламын да, ценхрус чүбе катнашса, малга ашатырга ярамый.

Ценхрус кылчыклары кешенең кул-аягын, тән тиресен зарарларга да мөмкин.
Яман орлыклар исемлегенә кергән ценхрус әллә сыра сыйфатын күтәрә алыр дисезме? Тот капчыгыңны, бу үҗәт катнашкан сыра, башка төр рәхәтлек күрсәтү мөмкинлеге булмаса да, сине вакытлы-вакытсыз аяктан егып салырга мөмкин.

КАКЛАГАН КАЗ

Кем генә яратмый икән инде ул каклаган каз дигән нәрсәне, аның кадерен, кем әйтмешли, белмәсә бары юләр генә белмидер.

Берчакны әйбәт кенә төшереп алгач, типсә тимер өзәрлек яшь егет Рафиснең дә каз боты кимерәсе килде, бөтенләй тәкате бетте, авыз сулары ага башлады һәм шунда ук каклаган казны табу кәсебенә дә кереште ул.

Даими аралашып йөргән танышларының чормасында гел каклаган каз эленеп торуы исенә төште аның. Һәм аяклары шул каз янына ашыкты.

Рәхмәт төшкере, каз дигәннәре елык-елык итеп тора, учың белән шап итеп сугуга, бавында бокс капчыгы сыман чайкалып-чайкалып ала.

Елгыр егет шул. Муеныннан эләктерде Рафис каклаган казны. Койманы да сикереп чыгып өенә атлады.

Каз ботын умырып-умырып ашагач, тын юллары киңәеп китте. Бәдәненә көч-куәт иңде.

Моңарчы Рафиснең авылда исеме әллә ни тамгалы-билгеле түгел иде. Шушы каклаган каз белән ул тәки абруй казанып өлгерде бит.

Чүпрәле районының Югары Чәке авылында Рафисне бик еш искә төшерәләр хәзер. «Ә теге каклаган казны сыптырган Рафисме» дип кенә куялар. Әйе, каз ботын умырып, иткә сусавын тиз генә басуын авылдашлары бик ошаттылар шул аның.

ТАНЫЛУ

Актүбә психоневрология диспансеры дөньяга яманаты чыккан учреждение түгел. Алай да берчакны бу диспансерның исеме-аты телгә кереп алды.

Аның баш табибе үз карамагына эләккән бер авыру счетыннан диспансерга 25 мең сум акча күчертергә боерык биреп ташлаган икән.

Ярый, күчерсеннәр дә ди ул акчаны, авыруларга берәр төрле ярдәмгә китсә, акчасы черт с ним, диләрме әле.

Юк шул, хөрмәтле баш табиб әлеге акчаны үз кабинетына кондиционер алырга тоткан икән бит.

Әйбәт кабинетта әйбәт шартларың булуы баш табибкә ошыйрак төшә, күрәсең.

Бер хикәягә - 20 МЕҢ СУМ!

Берчакны "Чаян" журналының бер үк санына бер авторның ике хикәясе эләккән. Инде журнал чыгып килә. Хикәяне алыштырырлык вакыт юк. Мин бер хикәягә яһүд фамилиясе урынына татар фамилиясе куярга карар иттем (фамилиясе дә охшаш иде).

Теге авторга шул гына кирәк булып чыкты. Ике хикәясе чыгу уңаеннан мин җибәргән санны тоткан да бу әфәнде судка илтеп биргән.

- Менәтерәк шундый хәл, минем авторлык хокукларымны бозганнар, баш мөхәррирдән 20 мең тәңкә акча алып бирүегезне үтенәм - и вәссәлам!

Әйтеп карыйм, аңлатып карыйм, тегеңә ике чабата бер кием - 20 мең тәңкә акча кирәк. Суд булды. Теге авторга 10 мең сум түләргә карар чыкты. Шул акча аңа җитә калды, күрәсең. Яңадан ул "Чаян"га бер кәлимә сүз дә язмады.

Алны-артны карап эшләү өчен безгә дә әйбәт сабак булды бу. Хәзер беркемне дә татарга әврелдереп тору юк. Яһүд икән, яһүд, татар икән, татар! Бутап торыштан түгел!

* * *

- Доктор, минем басымым югары булуын сез ничек белеп өлгердегез соң?

- Сезнең канны суырган черкиләр түзә алмыйча шартлыйлар.

* * *

Илһам айга 40 мең сум хезмәт хакы ала, ә аның хатыны Илһамия айга 80 мең сум акча бетерә.

Илһам Илһамиянең тагын бер акча илһамчысы барын беләме икән?

* * *
Ирегез сездән башка «сулга» каерып китсә, аның белән сукмагың кисешмәве хәерле.

* * *

- Әни, без дөньяга ничек тудык соң?

- Сезне, улым, күктән көтеп алдым.

- Соң әти безнең маймылдан яралганны раслый бит.

- Мин үземнең туганнар турында әйтәм, әтиегез үз туганнарын искә төшерәдер.

* * *

- Сезнең консерваториягә ничек барырга?

- Әнә анда стриптиз-клуб, аннан ары казино, аннары базар, базар аръягына - консерватория.

* * *

Ике дус кыз серләшә:

- Син ничектер, әмма мин бер күрүдә гашыйк булуга ышанмыйм.

- Ни өчен?

- Ничек инде бер күрүдә кешенең күпме хезмәт хакы алганын ачыклап булсын?

* * *

- Ну кичә мине көлдереп тә карадың соң! Карыйм - тәрәзәң каршында син шәрә килеш хатыныңны куып йөрисең...

- Менә хәзер кызыкны ишетерсең - мин өйдә шәрә килеш хатынны куып йөргәнем юк.

* * *

- Карт кызлар нишләп кара юбка кия?

- Шатлыкка юлыксалар, кинәт ак төсләргә күмелмәс өчен.

* * *

- Хатын белән очрашкан кичәне онытасым юк.

- Романтикага чумгансыздыр, шулаймы?

- Чумганны хәтерләмим, әмма мин аны балалар белән өйдә утыра дип уйлаган идем бит...

МЫЖЛАП ҮРЧҮ

Архивларда меңәр-меңәр томнар,
Томнар тулы «халык дошманы».
Үтәмәгән, имеш, болар ил алдында
Мыек иясенең кушканын.

Халык дошманнары мыжлап үрчи,
Ришвәт баткагында мәж килеп,
Боларына чорның теше үтми,
Алып китүче дә юк, өшкереп.

ҖАЕН ТАП

Ары да лап-лап,
Бире дә лап-лап.
Бусага таптап,
Йөрде ул кат-кат,
Хак эшне хаклап.
Теге дә чак-чак,
Бусы да чак-чак
Сүз әйтә яклап.
Тик әдәп саклап,
Тик әдәп саклап.
Чыдасаң, чап, чап -
Ары да лап-лап,
Бире дә лап-лап,
Бер җаен тап, тап!..
Хак түлә, хак, хак...

ЭТЛЕК КЫЛСА ДА

Йөзе гел балкый,
Сәүдәсе уңа,
Этлек кылса да,
Елмая сиңа.

Күзе ачыкның
Күзен йомдыра,
Авызы ачыкның
Муйнын сындыра.

Моны аудара,
Тегене ега, -
Сабынсыз кереп,
Сабынсыз чыга.

Капты бу дисәң,
Ул астан шуа.
Заман мөртәте
Сабындай шома.

* * *

Утыз ел учымнан ашады,
Тугрылыкка эчте антлар;
Артымнан таш орды берчак -
Таш җыйган кантар-кантар.

* * *

Билен бөгә, билен бөгә,
Билен бөгә идәнгә, -
Бөгелмәс иде идәнгә,
Мал бөктерә, и бәндә!

* * *

Вөҗданы шул тик юкарган,
Элпә генә калган, -
Көн туса вөҗдан сата бит
Бу вөҗдансыз адәм!

* * *

Сиздермәмешкә сабышып,
Кыланма син, кылан, -
Якаңнан умырып алган бит
Сине дә шул ук клан.

* * *

Төсе үзгәргәнен үзе шәйләп,
Йөзен гел читкә бора;
Күр син ара-тирә хәшәрәтне -
Алдыңда хамелеон тора!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: