Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ШОУ-БИЗНЕС

Ришат Төхвәтуллин: Талантларга дефицит барлыкка килде

Татарстан һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин иҗади төркемдә эшләр өчен артистлар табуы авырлашуын сөйләде. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында әйтте.

«Үземнең төркемдә биючеләр сирәгәйде. Яшь биючеләр, нигездә, шәһәрдә, күпчелегенең гастрольләргә чыгасы килми. Талантларга дефицит барлыкка килде. Казанда профессионал да, буе да булган, яшь тә, гастрольләргә чыгарга теләгән артистлар сирәк. Без фестивальләрдә катнашкан артистларга күз салабыз», – диде ул Әлфия Авзалова исемендәге халыкара фестиваль-бәйгенең гала-концертына багышланган матбугат очрашуында.

Ул Әлфия Авзалованың иҗат төркемендә профессионаллар булуын искәртте. «Алар авыллар арасын атта үткән. Шул вакытта да ул көчле төркем туплый алган. Аларга ничек авыр булган, бүгенге автобуслар, уңайлыклар булмаган», – диде ул.

Аның фикеренчә, бәйгеләрдә катнашу – артист өчен зур мәктәп. «Бәйгедә катнашып кайткач, нинди җитешсезлекләр булуын аңлыйсың. Үз өстеңдә эшли башлыйсың. Беренче бәйгеләргә бик тырышып әзерләнгәнем истә. Миңа катнашкан өчен диплом биреп кайтарганга шундый ачуландым. Шул ук вакытта яңа максатлар белән кайттым. Бәйгеләрнең нигезендә яңа артистларны табу, аларга юл ачу тора. Артист, бәйгедә катнашып, халык күңеленә кереп китә алса, бу – иң зур нәтиҗә», – диде ул.

Җырчы Алия Карачурина да бу фикерне хуплады. «Бәйгеләрдә катнашып, тәҗрибә туплана. Бәйгеләрдә катнашырга кирәк. Бу хәтта имтихан бирү кебек», – диде ул.

 

Гөлүзә Ибраһимова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев