Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ШОУ-БИЗНЕС

Рината Тэй: "Табиблар иремне өр-яңадан җыйдык диде"

Рината Тэй юл фаҗигасендә исән калган ирен Сагирны Мәскәүгә тернәкләндерүгә алып барган иде. Анда дәвалану ничек узган, алга китеш бармы – Рината белән шул хакта сөйләштек.

- Рината, иреңне Мәскәүгә алып бару өчен халыктан ярдәм сорап акча җыйган идең. Кирәкле сумманы туплый алдыңмы?

- Әйе, Аллаһка шөкер. Мәскәүдә ике айга якын тордык. Дәвалануга 1 млн. 200 мең сум акча китте. Моңа өстәп, 300 мең сум акча юл һәм башка чыгымнарга тотылды. Анда яшәү өчен генә дә тәүлегенә 23 мең сум акча түләдек. Әле тагын 170 мең сум тирәсе акча калды. Хәзерге вакытта өйгә килеп массаж ясыйлар. Халыктан акча җыясым килми, чөнки бу – бик җаваплы, һәр тиен өчен хисап тотарга кирәк. Моны башкару бик авыр. Инде бик кирәк булса гына яңадан халыкка мөрәҗәгать итәрмен, ләкин аңа кадәр барып җитмәскә иде. Безгә ярдәм кулы сузган һәркемгә зур рәхмәтемне җиткерәм. 

- Сагир Мәскәүдән нинди “һөнәр”ләр белән кайтты?

- Фикерли башлады. Гомере буе сулагай булса да, уң кул белән кашык тота ала. Кашык тотып ашый. Китап укый. Дөрес, укырга бик яратмый. Кайвакыт китапны төртеп җибәрә. Музыка тыңларга ярата, көйне отып кала. 

- Аягына баса аламы?

- Юк шул. Аның өчен операция кирәк. Сентябрь аенда Казанда аягына операция ясатырга дип сөйләшкән идек тә, Курган өлкәсендәге Илизаров үзәгенә барырга киңәш иттеләр. Хәзерге вакытта документлар туплау белән шөгыльләнәм. Ул документларны Курганга почта аша җибәрәчәкмен. Танышлар булмагач, безне кабул итәрләрме, юкмы белмим. Булмаса, операцияне Казанда ясатачакбыз. Мондагы табиблар Сагирны бик яхшы белә. Аягына бастырып булачак, дип өметләндерәләр. Бу юлы операциягә акчаны квота аша алырга тырышачакмын.

- Тагын нинди операцияләр таләп ителә?

- Оча сөяге дөрес ялганмаган, шул хәрәкәтләнергә комачаулый. Сул як иңбаш буынына да операция кирәк. Алда безне зур эшләр көтә. Табиблар иремне өр-яңадан җыйдык дигән иде. Аны аякка бастыру өчен барысын да эшлим һәм эшләячәкмен. Ким дигәндә, Сагирның безне эшкә озатып, каршы алуын телим.

- Белүемчә, Сагир әти-әнисе йортында Чаллыда яши...

- Әйе. Әти-әнигә, бертуган абыйсына рәхмәтем чиксез. Алар бик нык ярдәм итә. Әни – лаеклы ялда, өй эшләрен карый, ашарга пешерә. Акча мәсьәләсендә барлык чыгымнарны үзем күтәрәм. Бүгенге көндә беркемнән дә матди ярдәм күрмим, бары тик үз тырышлыгым белән тапкан акчага яшим. Мәктәптә вокал укытам, челтәрле бизнеста эшлим. Минем турында “кешедән җыйган акчага яши” дип тә сөйлиләр икән. Барыбыз да Ходай астында без. Белмичә сөйләгәнче, шул кешенең хәленә кереп карасыннар иде башта. Иртәгә ни буласын беркем дә белми...

- Улың әтисен сагынадыр?

- Әлбәттә. Җәй көне әтисе янында торды. Хәзер уку елы башлана. Арсен быел 3нче сыйныфка укырга барды. Көн саен видеоэлемтә аша әтисе белән сөйләшә. Әтисе дә бик сагына, елап та ала. Кызганыч, әлегә Сагирны Казанга алып килә алмыйм. Казанда улым белән арендага алынган бер бүлмәле фатирда яшибез. Монда бернинди шартлар да юк...

 

Эльвира Шакирова

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X