Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ШОУ-БИЗНЕС

Әнвәр Нургалиевның Казандагы беренче концертында аншлаг. “Тагын киләм”, ди (ВИДЕО)

Узган атнада Казанда Башкортстан җырчысы Әнвәр Нургалиевның беренче сольный концерты булды. Залда аншлаг, билетлар алдан ук сатылып беткән. Концерт алдыннан күрештек. - Дулкынлану бармы, Әнвәр абый? - Казан - татарның мәккәсе. Бөтен артистлар шунда кайный. Дулкынландыра, әлбәттә. Сәхнәдә 2000 елдан бирле мин. Күбрәк Башкортстан, Себер якларында концертлар белән йөрдем. Әле...

Узган атнада Казанда Башкортстан җырчысы Әнвәр Нургалиевның беренче сольный концерты булды. Залда аншлаг, билетлар алдан ук сатылып беткән. Концерт алдыннан күрештек.

- Дулкынлану бармы, Әнвәр абый?
- Казан - татарның мәккәсе. Бөтен артистлар шунда кайный. Дулкынландыра, әлбәттә. Сәхнәдә 2000 елдан бирле мин. Күбрәк Башкортстан, Себер якларында концертлар белән йөрдем. Әле 5 ел элек үк: "Казанга кил", - дип кыстый башлаганнар иде. Ул чак күңелем белән әзер түгел идем. Узган елда гына Татарстан районнарына кердем. Халыкның иҗатымны җылы кабул итте. Сездәге халык мәдәни яктан аерылып тора. Башкортстанда начар дип әйтәсем килми. Мине анда да кабул итәләр, яраталар.
- Без ничек аерылабыз соң?
- Татарстан дусларым, җырчыларым: "Бездә халык концертларга сайланып кына йөри", - дип әйтә иде. Шуңа куркыбрак йөрдем. Татарстан каналларыннан "Соң дисең микән?" клибымны күрсәткәч, халык кабул итте. Татарстанда авыллар матур. Авыл халкы концертыма бигрәк тә яратып йөрде. Минем үземә дә җырларга рәхәт булды.
- Татарстан җырчыларының кайберләре Башкортстаннан килгән җырчыларны бик үк яратып бетерми. Әлеге фикергә ничек карыйсыз?
- Миңа әле бер татар артистның да начар йөз белән караганы булмады. Артистлар үзләре: "Әйбәт эшлисең", - дип кенә тора. "Башкорт килде" дип күзгә карап әйткәннәре булмады.
- "Болгар радиосы"на кайбер җырларыгызны алмаганнар икән.
- Әйе, кайбер җырларны алмадылар. Худсовет аша узмады.
Аранжировка, тавыш язылышы бик үк әйбәт булмаган җырлар иде алар. "Әнвәр, шушы җырларыңны гына алабыз" - дип сайлап алдылар.
- Казандагы концертыгызга гаиләгез дә килгән. Хатыныгыз, балаларыгыз ниләр белән шөгыльләнә?
- Гаиләм зур таянычым. Хатыным Ирина исемле. Татар ул, исеме рус дип, марҗа дип уйламагыз. Кызым белән Казанга бергә килделәр. Аның үз бизнесы бар. Пекарня тота. Кызым Элина концертта бииячәк. 6 нчы сыйныфта укый, биюгә йөри. Улым Рафаэль 11 нче сыйныфта белем ала. Спорт белән шөгыльләнә. Улымның Казанда МВД, ФСБ структуралары буенча укуын телим. Уфада да әйбәт уку йортлары бар. Татарстан башкаласы үсә, перспективалар монда күбрәк.
- Татар теле мәктәпләрдә факультатив дәрес буларак кына калдырылса, моңа ничек карыйсыз? Гаиләдә татарча сөйләшәсезме?
- Татарстанда булса, бу берничек тә факультатив булырга мөмкин түгел. Башкорстанда ничек икәнен төгәл әйтә алмыйм. Анда башкорт теленә дә артык урын бирелми сыман. Гаиләдә без татарча да, русча да сөйләшәбез. Балалар рус мәктәбендә укый. Мин үзем дә рус мәктәбендә белем алдым. Татар теле гаиләдә дә, җырларда да сакланырга тиеш. Җыр бит ул телне тәрбияли. Ә тел бетсә, татар бетте дигән сүз.
- Тыгыз графикта эшлисез. Көн саен диярлек концертлар бирәсез. Бу темпка күнеккәнсез, димәк?
- Элек мин аена 6 шар концерт бирә идем. Хәзер 20 шәр. Баштагы чорда авыррак булса да, ул темпка күнектем. Җырның нәрсә икәнен, нәрсәгә җырлаганымны, интонацияләрен һәм башкаларын да беләм. Хәзер миңа эшләве рәхәт, аруны тоймыйм. Җыр дөньясына килеп кергәнче, урам себерүче дә, балта остасы да, сакчы да булып эшләдем. Башкармаган эшем калмады. Шуннан соң төзелеш бизнесым булды. 3 ел алып бардым мин аны. Җыр мине барыбер үзенә тартты. Шуннан төзелешне ташларга булдым. Тагын шуны әйтәсем килә: әлегә мин җырымны тапмадым. Миңа дигән җырның барлыгын беләм. Шушы җырны табып, халыкка җиткерәсем килә.
Эльза ГАЗИЗОВА
P.S. Казандагы сольный концерттан репортажны ссылка буенча карый аласыз
https://www.youtube.com/watch?v=Id2deQFiUN4

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев