Мәдәни җомга

Мәгъсүм ГӘРӘЕВ КЫТЫКЛАРЫ

Акылга сыя, законга сыймый Берзаман без, язучылар, көтүебез белән Азнакай тарафларына барып чыктык. Район һәм шәһәр хакиме, шагыйрь Әнәс Исхаков әдәбият сөючеләр белән очрашырга чакырган иде. Эшне старшой сайлаудан башладык. Гәрәй Рәхим дигән тел бистәсен бригадир иттек. Килешә үзенә. Масаеп, көязләнеп китте, властен күрсәтергә маташа. "Миннән узып бер сүз әйтү...

Акылга сыя, законга сыймый

Берзаман без, язучылар, көтүебез белән Азнакай тарафларына барып чыктык. Район һәм шәһәр хакиме, шагыйрь Әнәс Исхаков әдәбият сөючеләр белән очрашырга чакырган иде.

Эшне старшой сайлаудан башладык. Гәрәй Рәхим дигән тел бистәсен бригадир иттек. Килешә үзенә. Масаеп, көязләнеп китте, властен күрсәтергә маташа. "Миннән узып бер сүз әйтү юк", - дип текелди. "Соң, Гәрәй, ник алай кәперәясең? Югыйсә, кул күтәрәбез дә, нәчәлниклектән выжт үзеңне. Гәрәйне Гәрәевкә әйләндереп кую бик җиңел", - мин әйтәм.

Букчасыз министрыбыз кичәне ачып җибәрә дә, безнең белән киңәшеп-нитеп тормыйча, тотына сибәргә "Фанты, Фантомас һәм мин" дигән шигырен. "Гәрәй, - дим, - шигыреңдә Фантомасы да үзең, мин дигәне дә үзең. Берсенә Гәрәевне куйсаң, минем дә күңел булыр иде". Авызы колакта моның: "Каләм минем кулда, үпкәләмә, Гәрәев!.."

Кичке очрашуга 50 шешә фанты алып килгән бу. "Фантомасның агач наганын тотып басмагансыңдыр бит берәр киоскны?" - дибез. "Гәрәй Рәхим икәнемне белгәч, сатучылар бушка бирә миңа фантыны, - дип кәперәя Гәрәй. - Кем дә кем бүген фанты эчеп исерәсе килә, кул күтәрегез.Юк, юк, бу кадәр булмый. 50 генә кешегә җитә. Булмаса, алфавит буенча исемлек төзегез! Күрәсез, мин Гәрәй, Гәрәев түгел, нинди бай, юмарт. 5 елга бер китабым чыккан иде, гонорары 50 шешә фантыга җитте дә шуның белән вәссәлам!"

... - Җитте, күп телеңә салынма! Бүтәннәр дә сөйләсен, - ди залдагылар.

- Ярый, килешәм. Шагыйрь Илдар Юзеевны тыңлагыз.

Ул монда килер алдыннан гына "Озак яшисең килсә" дигән шигырь язган икән. Шигырендә Юзеев аек чакта да, исергәндә дә, кайгыдан да, шатлыктан да, бала туса да, әби үлсә дә җырларга өнди.

Ниһаять, чират миңа җитте. Кичәдә шигырь, җыр, сорау-җаваплар булды инде. Нидән башлыйм икән? Прәме аптыраш. Менә арткы рәттән берәү күтәрелә: "Мәгъсүм Гәрәев, син безгә фәкать булган хәлләрне генә сөйлә. Иртән Тәкәкүк авылында яшь ярымлык малайның 80 яшьлек әбине ут капкан өеннән күтәреп алып чыгуы турында сөйләгәнең килеп җитте безгә". Юк, бусы батмый. Чөнки безнең авылда иң яшь кеше дә 70тә хәзер. Суга батучылар турында берәр мәзәк сөйләр идем, бездә елга юк. Бәлки, мәхәббәткә кереп караргадыр.

- Ярый, сезнеңчә, гыйшык-мыйшык булсын, - минәйтәм. - Азнакайның бер елгыр егете институтта сынау бирә. Билет ала бу, әмма өч сорауның берсенә дә җавабын белми.

- Профессор әфәнде! Гадел булсын әле. Мин дә сезгә өч сорау биреп карыйм. Берсенә генә җавап бирсәгез дә мин "ике"легә риза. Өчесенә дә җавабыгыз юк икән, димәк, миңа "биш"ле куясыз, - ди студент.

- Йә, ху-уш. Тыңлыйм, сөйләп бак.

- Беренче сорау - законга сыя, акылга сыймый; икенчесе - акылга сыя, законга сыймый; өченчесе - законга да сыймый, акылга да.

Аптырый профессор, һәм ул егеткә "биш"ле куярга мәҗбүр була.

Инде чая студент, үзе үк җавап та бирергә керешә.

- Профессор әфәнде, сез инде шактый өлкән яшьтә, әмма хатыныгыз бик яшь, чибәр. Бу - законга сыя, ләкин акылга сыймый. Яшь, матур хатынның сөяркәсе булырга да бик мөмкин. Монысы акылга сыя, законга сыймый. Сез багалмагызның сөяркәсенә, ягъни миңа "биш"ле куйдыгыз. Бусы законга да, акылга да сыймый, - дип, профессорга рәхмәт әйтеп, чыгып шыла.

- Азнакай кызлары турында да берәр әкәмәт сөйләгез әле, - дигән тавыш ишетелә залдан.

- Тырышып карыйм. Монысы сезнең кызларга гына хас түгел. 17 яшьтә кызлар Африка кебек кызу була. 18дә - Америка кебек кырыс, үзсүзле. 20дә - Аурупа кебек хәйләкәр. 25тә - Арктика кебек салкын. Ә безнең кызлар "Африка, Аф-ри-ка!" дисезме. Килешәм. Кызларыгыз һаман шулай кайнар булсын. Кызлар - кыя күк алар. Егетләрегезнең шул кыяларның берсенә күтәрелгәч, икенчесенә үрмәләргә дә көче калсын!


Сөяксез тел ни сөйләмәс

Латыйф Җәләй атлы мәшһүр тел галиме һәм әдәбият тәнкыйтьчесе бар иде. Казан дәүләт педагогика институтында һәм университетта укытты. Гомерен татар телен, әдәбиятен һәм тарихын өйрәнүгә багышлады. Күп кенә галимнәребез, язучыларыбыз аңарда укып чыкты. Олы апам Зәйтүнә дә Җәләй студенты иде.

Профессор Җәләйнең исеме җисеменә туры килеп тора. Латыйф - гарәпчәдән ачык күңелле кеше дигәнне аңлата. Эченнән дә, тышыннан да зур гыйлемле профессор иде ул. Сәер гадәтләре дә юк түгел иде үзенең. Радиода эшләгән елларымда миңа аннан ике мәртәбә интервью алырга туры килде. Һәр җөмләсендә тел галиме булуын сиздерә, талканын коры тота бу. Сүз белән сөзеп, тел белән телеп тә ала. Берсендә, ничектер, тел белән чумар ишүче булдыксыз түрәләр турында да сүз чыкты. Латыйф абый андыйларга карата фикерләрен шагыйрь Зыя Мансурның шигъри юллары белән көчәйтеп җибәрде:

Бар шундый мөдирләр,
Телгә бик шома алар!
Коры мунчала белән,
Аркаңны юа алар.

Берсендә шулай педагогика институты студентларыннан имтихан ала икән Латыйф Җәләй. Бер кызның теле телгә йокмый, сиптерә генә икән бу борчакны. Түземе беткән профессор, ниһаять, туктата моны.

- Синең тел тегермәнең шәп тарта-тартуын, әмма оны чыкмый. Күп сөйлисең, кыскарт телеңне, - ди ул кызга.

Тегесе дә үткен, теленә шайтан төкергән. Ул бөрмә җиңеннән шпаргалкасын тартып чыгара да, тагын да җәһәтрәк укырга тотына:

- Болар бит сезнең сүзләр, Латыйф агай!..

- Соң, кызыкай, сөяксез тел ни сөйләмәс. Мин ни әйтмәм. Ә син миңа дөресен генә сөйлә, чын дөресен!..

Профессор сүзләренең хикмәте булган икән. 1964 елның октябрь ахырында КПСС Үзәк комитетының беренче секретаре Никита Хрущевны эшеннән алдылар. Аның урынына Леонид Брежнев менеп утырды. Ә профессор лекциясен сентябрь аенда укыган булган. Кыскасы, җөмлә саен Хрущев та Хрущев икән. Баксаң, студент кыз шпаргалкасына шул лекциянең сүзен сүзгә күчереп язган булган.


Читлектә дә җырлыйм

Кенәридән сорыйлар:

- Синең белән сандугач сайравында нинди аерма бар?

- Профессиональ сәнгать ягыннан караганда, икебез дә чын җырчы. Әмма минем бер өстенлегем бар.

- Ниндирәк икән ул?

- Читлектә дә матур итеп сайрыйм мин. Монысына сандугачның таланты җитми.


Яз яхшымы, көзме?

Безнең авылда зирәк акыллы Газдалый карт яши. Бервакыт аннан сорыйлар: "Бабай, синеңчә яз яхшымы, көзме?" - диләр.

Тапкыр сүзле абзыебыз күп уйлап тормый.

- Күз өчен яз яхшы, авыз өчен - көз, - дип җаваплый.

Азнакайныкы ич ул

Мөслимдә берәү кичке караңгыда кәҗә чалып ята икән. Күршесе кереп: "Эңгер-меңгердә кәҗә суялармыни?" - дип гаҗәпсенеп сорагач, тегесе: "Кәҗә суюның да рәте бар. Суйсам, синеке түгелдер ич. Азнакайлар кәҗәсен суям", - ди.

Кияүгә чыгабыз

Бер өйдә ике кыз һәм ялгыз карчык яшәгән, ди.

- Без тиздән кияүгә чыгабыз, - дип, кызлар йорт-җирне дә җыештырмыйлар, әбине карап-тәрбияләп торуны да кирәк санамыйлар.

- Мин инде озак яшәмәм, чәнчелеп китсен өйләре, - дип, мич башында ята бирә карчык.

Еллар үтә тора. Кызларны да кияүгә сорап килүчеләр юк, чөнки ялкау дигән даннары чыккан. Карчык та исән-сау.

Эш сөймәсләр ач килеш шапшак өйдә әле дә булса яшәп ята, имеш.

Белми ул

Изге ниятле дуслары күрше хатынга:

- Иреңә хыянәт итеп, аны мәсхәрәләп йөрмә. Аның өчен теге дөньяда җавап бирәсе барын онытма, - дип киңәш бирә.

- Минем чүбек баш якты дөньяда да уйнаш юлында йөргәнемне күрми. Ә сез теге дөньяны сөйләп торасыз тагын, - ди бозык хатын.

Бер тиен дә тормый

Миңа 39 чит илнең журналистлары белән эшләргә насыйп булды. Берзаман Татарстанга Япониядәге коллегаларым оешмасы президенты килеп төште. Безгә кадәр ул СССРның башка төбәкләрендә дә булган икән. Мин республикабыз турында кунакның фикерен белергә теләдем.

- Безнең илдә, аерым алганда, Татарстанда, нәрсәләр күбрәк ошады сезгә? - дим.

- Балалар, балалар һәм балалар.

- Тагын ниләр күңелегезгә хуш килде?

- Балаларыгыз искиткеч, сөйкемлеләр, бик ачыклар.

- Балаларыбызны үзебез дә бик яратабыз, талантлары белән горурланабыз. Тагын нинди тәэсирләр белән китәсез?

- Хәйран калдырганы, әлбәттә, мәктәп укучылары. Ә менә предприятиеләрдә олылар кулы белән эшләнгән әйберләрегез Япониядә бер тиен дә тормый.

Аппаратым үзем белән

Полицейскийлар, бер мужикның өенә яшертен генә кереп, тентү ясый һәм көмешкә куу аппараты таба.

- Әһә, эләктеңме, гражданин Әпрәү! Көмешкә куясың икән. Моның өчен төрмә сиңа, - ди нәчәлник.

Мужикның ачуы чыга:

- Мин андый сасы эшне яратмыйм, - ди ул.

- Куганмы, юкмы - эш анда түгел. Өеңдә аппарат бар бит.

- Тыңласачы, нәчәлник! Син мине хатын-кыз көчләгән өчен дә утыртасыңмы инде?!

- Анысы кайчан булды, кемне көчләдең?

- Берәүгә дә тигәнем юк, ә менә аппаратым һәрчак үзем белән...


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: