Мәдәни җомга

Марсель ГАЛИЕВ кытыклары

Ерунда Башкортстан шагыйре Муса Гали - үргә каратып таралган ап-ак чәчле, эчтән яктыртылган шикелле ап-ак йөзле бик сәламәт кеше иде. Үзенчәлеге шунда: аның кебек тә тәмле итеп, аның кебек тә ләззәтләнеп, аның кебек тә яратып авырган булып сөйли белүче бүтән берәү бар микән дөньяда?! Әгәр микроблар күзгә күренерлек, песи зурлык...

Ерунда

Башкортстан шагыйре Муса Гали - үргә каратып таралган ап-ак чәчле, эчтән яктыртылган шикелле ап-ак йөзле бик сәламәт кеше иде. Үзенчәлеге шунда: аның кебек тә тәмле итеп, аның кебек тә ләззәтләнеп, аның кебек тә яратып авырган булып сөйли белүче бүтән берәү бар микән дөньяда?! Әгәр микроблар күзгә күренерлек, песи зурлык булса, Муса агай, аларның сыртын кашый-кашый, сөеп-иркәләп, тәрбиядә генә тотар иде...

Бер елны Муса Гали белән Илдар Юзеев иҗат йортында бергә туры килә. Иртәнге аштан соң көн дә урман сукмагыннан гәпләшеп йөри икән болар.

- Йокым начарланды. Төн буе борсаланам, әллә нинди төшләр күреп саташып чыгам, - ди Муса Гали.

- Йокы - ерунда, - ди Илдар Юзеев.

- Җитмәсә, бил сызлый. Яшьлектә сакланмаган хәзер чыга инде менә. Әллә бөерләргә салкын бәргән микән, бөерләрне харап иткәнмендер инде мин, әйеме?

- Бөер - ерунда...- ди Илдар Юзеев.

- Кан басымым да югары сикерә бит минем. Күз аллары караңгыланган кебек була. Кан басымы күтәрелсә, баш сызлый.

- Баш - ерунда... - ди Илдар Юзеев.

- Кинәт упкынга төшеп киткәндәй булу турыдан-туры йөрәккә бәйле инде, әйеме? Йөрәк шаяра бугай минем. Йөрәк шаяру хәтәр инде ул.

- Йөрәк - ерунда... - ди Илдар Юзеев.

- Син нәрсә, Илдар туган, һаман "ерунда да ерунда" дип барасың. Мин синнән киңәш сорыйм, ә син... Нәрсә ерунда түгел соң, синеңчә? Йөрәктән үлеп китүең дә бик тиз...

- Үлем дә - ерунда... - ди Илдар Юзеев. - Иң главные - сәламәтлек, Муса агай.


Мостай ага сүзе

Голицынодагы иҗат йортыннан Мостай ага Кәримне Мәскәүгә, партия съездына (1985 ел) озатып җибәргән идек, бер атнадан, 8 март алдыннан кайтып та төште. Җыелышып, каршы алдык, бүлмәсенә кердек. Мостай агабыз өстәлгә ялтыр каплы әллә никадәр нигъмәтләр - съезд күчтәнәчләрен таратып ташлады да, күкрәгенә таккан Алтын Йолдызын балкытып, гаепле бала сыман басып тора:

- Иң кирәклесе юк бит, егетләр. Сухой закон иде съездда да, - ди. - Рәсүл Гамзатов та бик кәефсез йөрде, "Че ты, Расул, угрюмый?" , дигән идем, "Не угрюмый , а трезвый", ди. "Горбачевның хәмер эчүгә каршы указы хакында ни уйлыйсың?" дим. "Мы то выпили свое, вот дитий жалко", ди.


Кайсы халык?

Язучыларның идарә утырышы бара. Бик четерекле мәсьәлә карала. Эстониягә әдәбият көннәрен үткәрергә баручыларның исемлеген төзиләр.

- Мин һичшиксез барырга тиеш! Эстониядә мине беләләр! Анда бер хикәям дә басылып чыкты. Мине алмасагыз, халык дөрес аңламас! - ди Әхәт Гаффар, Брежнев кашы куелыгындагы үҗәт мыегын чәйнәп.

- Кайсы халык турында әйтәсең, Габделәхәт? - ди Әмирхан Еники, аңа күзлек ырмавы өстеннән морзаларча караш ташлап.

- Әлбәттә, эстон халкын күздә тота, - ди Роберт Миңнуллин, мәңге депутат булырга җыенган вәкарьле тавыш белән.

Әхәт Гаффарны, тыйнаклыгын искә алып, исемлеккә кертергә карар кылалар. Эстониягә баргач, Гаффарның хикәясен белүчене дә, аны тәрҗемә итүченең исемен дә Интерпол этеннән эзләтеп тә таба алмыйлар.

Баксаң, аның хикәясе тугызынчы айга кергән йөкле хатыннарда аллергия авыруы тудырмас өчен мамыксыз, ягъни, сөннәткә утыртылган тупыл үстерү серләрен өйрәткән селекция журналында басылган булган икән...


Юмартлыкка ышансаң

Ерак бер районнан өч язучы машинада кайтып килә икән. Арганнар, йончыганнар, Кама күперен чыккач кына кәефләре күтәрелеп киткән. Мөхәммәт Мирза учында җылытып тоткан кесә телефоныннан хатынының номерын җыйган.

- Күперне чыктык, кайтып җитәргә күп калмады... Уха пешереп куй. Әйе... стерлядь янына судакларны саласың. Алабугаларны онытма, балкондагы суыткычта...

Газинур Морат та, хатыны барлыгын капылт исенә төшереп, телефонын кабыза.

- Күперне чыктык. Борай бәлеше дисеңме? Әйбәт, борай бәлешен ханнар гына ашаган элек. Бер сәгатьтән өйдә булабыз, Аллаһ боерса.

Өченче булып Марсель Гали телефоннан дәшеп хатынын кузгаткан:

- Күперне чыктык. Ашарга пешереп мәшәкатьләнмә, минем әле, кайтышлый, ике өйгә кереп, сыйланып чыгасым бар... Ухадыр, бәлештер ашап...

Юлдашларының кунакчыллыгына ышанган Марсель Гали ул көнне ач калган.


Мин рульдә

Узган елгы "Дөнья бетә-бетми" мәрәкәсе пүчтәк булып калды. Бөтен Казанны шаккатырып, Ркаил Зәйдулла машина йөртергә өйрәнү курсларында белем ала башлады. Заманында Равил Фәйзуллин да мондый курсларга йөргән иде. Чигенәм дип уйлап, "учебный" машинаның артын бәрдереп, челпәрәмә китергәннән соң, таныклык алуга карашын үзгәрткән иде. Шуннан бирле безнең шагыйрьләр машина руленә тотынырга җөрьәт итми иде, менә бит!

Хәзер инде Ркаил Зәйдулланы эзләп, телефоннан шылтыратсалар, гел бер җавап килә:

- Мин - рульдә.


Тузанга рәхмәт

Шәһәр башлыгы Аурупа шәһәрләреннән йөреп кайткач, үз биләмәләрен күзәтеп чыгарга дип, җәяүләп кенә башкалабыз урамнарына чыкты. Әллә каян гына күтәрелгән әрсез җил тузанлы итәге белән мэрның битеннән әдәпсез сыйпап узды. Париж кытайларыннан сатып алган "Шанель" хушбуе сөртелгән кулъяулыгын чыгарып өлгергән мэр өч мәртәбә, тирән итеп рәхәтләнеп, эчкерсез төчкереп алды. Янәшәсендәге яраннары, бер-берсен уздыра-уздыра, өч мәртәбә "Будьте здоровы!" дияргә өлгерде.

- Төчкерү шәп нәрсә, - диде башлык, канәгать елмаеп. - Аурупа шәһәрләрендә, әнә, тузан булмагач, төчкерүдән мәхрүмнәр, бичаралар...


Бөек гырлау остасы

Без дә булдык Парижда, и кинәнеп тә карады инде Ләбиб Лероныбыз: азатлык яулап алган баһадир сыман, дүрт санын дүрт якка таратып ташлап, затлы отельне дер селкетеп, милли какафония көенә, фидакярләрчә гырлапмы-гырлап күрсәтте шул гамьсез парижлыларга. Аның девон тирәнлекләрен актарып ташлап, гарасатлы һәм бәрәкәтле гырлавы эзсез калмаган: Эйфель манарасының, бичаракай, нигез ташлары чатнап ярылган, диләр.


Көлке каланчасы

Туфан Миңнуллинның робагыйларын укыгач, Гомәр Хәйямнең көнләшәчәген уйлап куйдым.

* * *

- Адәм баласы җырлаганда очкылык тота башласа, нишләргә тиеш?

- Моны адәм баласы белгече, шагыйрь Мөхәммәт Мирзадан сорарга кирәк.

* * *

Газинур Моратның "р" авазына, французлардагыча, туганда ук кырау тигән.

* * *

Мөдәррис Әгъләмовка: буе - каләми, уе - галәми, сүзе - әләми, үзе - Әгъләми.

* * *

Зиннур Хөсниярның язмый торуы Шекспир талантына бәрабәр.

* * *

Җәй буе урманда җәйләгән умартачы-шагыйрь Илдус Гыйләҗев: "Бал кортлары кешеләрдән күпкә гаделрәк, чакса, үләсен белеп чага", - ди.

* * *

Әй! Вак шигырьләр күп төчкердең, олы жанрда бер ютәлләп кара.

* * *

Китабыңны Тукайныкы янәшәсенә куеп кына шигърияттә Мөдәррис Әгъләм була алмыйсың.

* * *

Рашат Низамиев: "Салкын мичтә ипи пешермиләр", - дип афоризм язган. Канатлы сүзне ничек язмаска кирәклегенә менә дигән үрнәк бу! Шулай да, кул кычытып куйды: "Ай чыкмаса, төн караңгы була..."

* * *

Туфан ага сүзе:

- Ярый әле Тукай премиясенең суммасы аз, югыйсә, дәгъвачылар бер-берсен үтерешә башлар иде.

* * *

- Камил Кәримов, өеңдә син ташбака асрыйсың, диләр. Нинди исем куштыгыз?

- Әле ашыкмыйбыз. Аның өч йөз ел яшисе бар.

* * *

Ялкау әдәбиятне шигырь баса.

* * *

Китаптан ваз кичкән кеше маймылның көндәшенә әверелә.

* * *

Чабата үргән татар, чукынып, Чабатарев булып киткән.

* * *

Исән чакта китаптан үч алган тираннар, үлгәч, китапка кереп көч ала.

* * *

Сәләтсез бәндә һәрчак сагаю сагында тора. Эт өрүе дә аңа дөньяның үзеннән көлүе булып ишетелә.

* * *

Яшерен оешмага ялланып, чордашларын сатып яшәгән бәндәнең күзендә иблис төкергән эз гомерлеккә кала.

* * *

Олыгайган кешенең тән тиресендә карасу тутлар күбәя. Хикмәт шунда: олы сәфәргә җыенган җан-шәрифең, оясын чистартып, чүбен тышка чыгара башлый.

* * *

Спартак дәвере түгел, колларга хәзер "Син - кол!" димиләр, замана колы хәтта президент дип тә аталырга мөмкин.

* * *

Көче барда кешеләр башына басканны, көче беткәч, намазга басканны Ходай ярлыкармы?

* * *

Казанның җүләрләр йортында соңгы Наполеонны җиде Жириновский кыйнап үтергән.


.Франциянең Канн шәһәрендә. 2009 ел.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: