Мәдәни җомга

Марсель ГАЛИЕВ КЫТЫКЛАРЫ

Өмә 1986 елның җәе. Комлев урамында бер көн эчендә юл аша канау казып чыгарга кирәк. Шунсыз язучыларның яңа бинасына җылы кертмәячәкләр. Өмәгә кем генә килмәгән. Язучылар берлеге рәисе Туфан Миңнуллинның көр тавышы әле анда, әле монда ишетелә. Ленинград фронтында танкка каршы кылыч тотып барган Ворошиловны хәтерләтә ул. Мөдәррис Әгъләмов, борынгы...

Өмә

1986 елның җәе. Комлев урамында бер көн эчендә юл аша канау казып чыгарга кирәк. Шунсыз язучыларның яңа бинасына җылы кертмәячәкләр. Өмәгә кем генә килмәгән. Язучылар берлеге рәисе Туфан Миңнуллинның көр тавышы әле анда, әле монда ишетелә. Ленинград фронтында танкка каршы кылыч тотып барган Ворошиловны хәтерләтә ул.

Мөдәррис Әгъләмов, борынгы стена нигезен тишәргә дип, үзе кадәр отбойный чүкечкә тотынды. Чүкечнең кендеге, таш арасына кысылып, автомат кебек тырылдый башлагач, көчле һава агымы шагыйрьнең гөнаһсыз гәүдәсен уңлы-суллы бәргәли, яфрак кебек җилфердәтә башлады. Җәһәт килеп җиткән Равил Фәйзуллин отбойный чүкечне Мөдәррисе-ние белән күтәреп алды да секунд эчендә стенаны умырып та төшерде.

Аяз Гыйләҗевнең япон курткасы пычранмады пычрануын, шулай да тере классикның арада булуы үзе бер куаныч иде. Ул, ярым канәгать елмаеп, мәгънәле күзлек пыяласы аша яшьләр ягына - Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Зиннур Хөснияр кебек киң күкрәкле, кызылсу-мул чырайлы яшьләргә карап торды да, тирән сулап:

- Болар иҗатта Фәйзуллинны бәрер, ахры, - дип, үзалдына сөйләнеп алды.

- Ни дисез, Аяз абый? - дип сорады Хәйдәр, аңа таба иелә төшеп.

- И-и, Хәйдәр булсаң иде ул хәзер, слушай-парин. Кара инде, ул - кыяфәт! Ул - буй! Ул - чибәрлек! И-и-и-их!

- Сиксән икенче елны чыккан брошюра белән ерак китеп булмый шул, Аяз абый, - диде Хәйдәр.

- Слушай-парин, бүген алыштырам яшьлегеңә алтмыш ике пьесамны, кырык ике том прозамны, сандык төбендәге дүрт йөз илле мең юллык шигырьләрне дә өстәп... И-и-и-их, яшьлекнең кадерен белмисең әле син, слушай-парин...

Ул арада:

- Фәйзуллин алтын тапты! - дип кычкырдылар.

Борынгы стена тирәсендә юкка булашмаган икән. 1815 елгы янгында харап булган кытай чынаягына ябышкан авыр металл тоткан Фәйзуллинны чокыр төбеннән күтәреп алырга дип, берьюлы 13 кул үрелде. Маңгаеннан шыбырдап тарихи тир аккан Фәйзуллинны уратып алдылар. Һәрберсе табылдыкны тотып карарга тели, әмма Фәйзуллин чынаяк китеген кулыннан ычкындырмый. Алтын дигәнең хикмәтле нәрсә, күз алдында гаип булырга кызыгучан.

Менә Фәйзуллин металл өстендәге куныкны теше белән чистартып алды һәм... бөтенесе тын калды. Әлеге металл, чынлап та, алтын төсендә балкып китте. Ләкин үзенеке булмагач, аның алтын булуын берәү дә теләми иде...

- Авыр күренә, - диде Зиннур Мансуров, төкреген йотып.

- Юарга кирәк моны, - диде Хәйдәр.

Юарга дигәнне ишетүгә, Фәннур Сафинны очкылык тота башлады. Икеләнү-шикләнүләргә Туфан Миңнуллин нокта куйды. Табылдыкны, акча мәсьәләсендә тәҗрибәле учына салып, сикертеп карады да, сулышсыз калган толпаның йөрәген бозып:

- Алтын... - диде. - Бәләкәйдән үк алтын арасында аунап үскән малай мин. Ялгышмыйм...

Бу рәсми сүздән соң Фәйзуллин табылдыгын Туфан учыннан тиз генә суырып алды да, кулъяулыкка төреп, эчке кесәсенә салды, чокырга төшеп, бишләтә көч белән ломга тотынды. Стенаның өске өлешен дә ишеп бетерә иде - көчкә туктаттылар.

Бер кырыйда Камил Кәримов офтанып алды: «Кирәк бит, ә! Атна буена борынгы нигез буйларын казыдым, югыйсә. Эштән соң калып бит... Илленче елгы сургуч бөкедән гайре ник бер нәрсә чыксын? Бөтен нәрсә дә шул Фәйзуллинга гына дигән микәнни! И-и-их».

Кара эшләпәдән, иске зәңгәр халаттан, элеккеге амбар мөдирләрен хәтерләткән Рөстәм Мингалим әче итеп тәмәке суырды да:

- Төкерәм алтыныгызга! - дип, көрәгенә ябышты.

- Алтынны гомергә өемә аяк бастырмадым, - диде Гөлшат Зәйнашева, авыр таш күтәргән җиреннән билен турайтып. Арада бердәнбер хатын-кыз буларак, таш күтәрү эшендә ул иде.

Өмә әнә шулай гөр килеп торды. Ә кичен Мөдәррис Әгъләмов, Казансу ярында ярык көймә өстенә утырып, "Советский спорт" гәзите укый иде. Шулчак су киңлекләренә күтәрелеп караса, иңрәеп Равил Фәйзуллин йөзеп бара. "Көн дә йөзә, сәламәтлеген ныгыта егет, - дип уйлады Мөдәррис - уз шигырьләреннән дә озаграк яшәр, ахрысы..."


ТАЯНЫЧ

- Синең диплом эшең бик кыска булган, - ди профессор Хатип Госман.

- Мин шул 24 биткә бөтен фикеремне сыйдырдым, - ди бишенче курс студенты Равил Фәйзуллин һәм икенче көнне чит илгә сәяхәткә дә китеп бара. Казанга кайтып төшсә, аны май аенда ук университеттан чыгарганнар икән. «Зарар юк, Толстой да университетны тәмамламыйча кайтып киткән әле», - дип уйлап куя Равил Фәйзуллин. Әмма диплом җитәкчесе Хатип Госманга ачу сакламый.

Берничә елдан ул, 3-4 яшьлек улы Алмазны җитәкләп мунчага барышлый, Язучылар йортына сугыла. Холлда - бертөркем язучы-әдип. Арада профессор Хатип Госман да күренә. Ул лауреат-шагыйрь белән бик җылы күрешә, Алмазга иелеп:

- Исемең ничек, улым? - дип сорый. - Оныттыңмы, әллә телеңне йоттыңмы? Теле юк икән ич моның, - ди.

Шул мәлдә Алмаз профессорга күтәрелеп карый да:

- Ә синең башың юк! - дип куя.

Шул көнне кайнар ләүкәдә әлеге шигырь юллары туа: «Тас эчендә - орчык малай. Пар эчендә - ата елмаюы: арка ышкырга кеше бар!»


Ике бөек шагыйрь

Мәскәүдә СССР язучыларының соңгы корылтае бара. Гариф Ахунов холлда Рәсүл Гамзатовны бертөркем татар язучылары белән таныштырып чыга.

- Менә иң көчле шагыйребез Равил Фәйзуллин! - ди ул.

Тау-кыялар акылы җыйган Рәсүл Гамзатов - сүзенә хикмәт сала белгән олпат әдип:

- Сездә ике бөек шагыйрь бар, - дип башлый сүзен. - Аның берсе - бөек Тукай. Икенчесе...

Шул мәлдә Равил Фәйзуллин, галстугын төзәткәләп, зур шәхесләр өчен генә запаста саклаган кыска вакытлы елмаюын йөзенә җәеп, бармакларын эчкә караткан кулларын по швам куеп, иңен шакмаклатып, Рәсүл Гамзатов авызыннан тәгәрәп төшәсе үз исемен кабул итәргә әзерләнеп, сулышсыз кала, ишетеп калыгыз, дигән кисәтүле күз карашы янәшәдәгеләрне яңаклап уза.

- Берсе... бөек Тукай, икенчесе... бөек татар халкы! - ди Рәсүл Гамзатов.

Равил Фәйзуллинның рәхәт тир шытып чыгасы маңгае салкынаеп кысыр кала.


Коры тота

Эш сәгате бетеп килә. Редакция бүлмәсендә бертөркем язучы чәйләп-мәйләп, гөр килеп сөйләшеп утыра. Шулчак Равил Фәйзуллинның кесә телефоны мырылдап куя. Телефонын колак яфрагына ябыштыруга, Фәйзуллинның маңгаена шагыйранә тир бәреп чыга:

- Әйе. Тыңлыйм, Газиз Равилович. Аңладым, Газиз Равилович. Хәзер, хәзер кузгалам, Газиз Равилович!

Ул арада Фәйзуллин, тиз-тиз генә киенеп: «Минем вакыт бетте, егетләр!» - дип китеп тә бара.

- Бик җитди урыннан шылтыраттылар, ахры. Ул Газиз Равилович дигәннәре әллә Президент аппаратында эшләүчеме? - дип сорый язучылар арасына эләккән район кунагы.

- Газиз - аның улы була, - дип елмаеша язучылар.

- Зур урында эшлимени шулай, әткәсен бик коры тоткач?..

- Газиз Равиловичка 5 яшь кенә тулып килә әле, - дип көлешә язучылар.

МАШИНАНЫ - ЛИФТКА...

«Казан утлары» журналының баш редакторы булып алгач, Равил Фәйзуллин үзе кебек яңа гына эшкә кергән шофёры Наилгә, килергә кушып, телефоннан шылтырата икән. Урам, йорт номерын әйткәч, бөердән чыккан тавыш белән ул:

- Бишенче этаж! - дип тә өстәп куйган.

Элек Язучылар берлеге рәисен йөрткән Наил, башын чайкап: «Ринат Мөхәммәдиев этажын ук әйтми торган иде. Машинаны, лифтка кертеп, бишенче катка менгерергә куша микән әллә бу Фәйзуллин...» - дип уйга калган.


Равил Фәйзуллинның фикри тәлгәшеннән

- Покосны киң алма!

* * *

Чибәр кызлар күргәч:

- Болар хәзер инде безнең файдага түгел...

* * *

Бер бөтерелеп без дә яшәп алдык, героинялар көтте урамда.

* * *

Ваклар эреләнеп калыр - без киткәч.

* * *

Ияремне җиргә куеп, өстенә утырган чак.

* * *

Итәкләре янган шикелле, ак болытлар ашыга төтенләнеп.

* * *

Бар тук-шат яшәүчеләр - илсез-телсез калып та...

* * *

Җыры артык көчле булса, имгәтерләр канатын.

* * *

Орден-медальләргә, «йолдызларга» сау тән кирәк! Таза күкрәк!

* * *

Бу дөньяның аръягында өч гөнаһка - бер савап.

* * *

Ата ялкау, пошмас наданның да башын олпатлап чал яткан.

* * *

Бер көн килеп Илбашың Ил ахыры булмасын!

* * *

Каргавың карга башына, карга - синең башыңда.

* * *

Күңелдә иман булмаса, мәчет ни дә, азан ни!

* * *

Дөньяны бет басса да, мин барыбер бетмим!

* * *

Дусларың агу бирсә - әзерме син, бәндә?

* * *

Эч пошырып, янда: «Мин яшьмен!» - дип, маймылланып, Картлык йөргән була.

* * *

Вакыт-чамаңны бел! Җирдә артык булып әрсез яшәү һич килешми.

* * *

Барсын күреп торган, һәрчак аек бәхетсездән саклан дөньяда!

* * *

Җил тамырын кисәр кылыч юк.

* * *

Шәмдәй туры басып калып, халкыңда эреп кара!

* * *

Ләүкә - тәхет.

* * *

Татарны тат йә ар димә, татарны татар диген!

* * *

Күпме даннар йөри артта, иясе киткәч...

* * *

Без уйган исемнәргә яңгыр гел бәреп ява күк.

* * *

Әйткән, ди, бер куян юлдашына: «Тире базарында очрашырбыз!»

* * *

Куркам тормышта җуюдан мәхәббәт белән язны.

* * *

Күпме акыллы баш ярыла матур тезләрдә...

* * *

Ярамы? Анысы - минем эш. Ул - теләп алган ярам.

* * *

Үзең теләп бер хушлашкач, кабат сагынма икән.

* * *

Һәркем үзе ача мәхәббәт фәнен.

* * *

Үткән бөеклеккә кайтып булмый, табынып кына була.

* * *

Хурлыгымның ахыры бул, зурлыгымның дәвамы!

* * *

Ни кылганбыз, ни уйда без - бик аз беләсез, яшьләр.

* * *

Күккә күмелгәннәр генә үлемсез!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: