Мәдәни җомга

Марсель ГАЛИЕВ кытыклары

Борын-борынгыдан шулай: адәми зат йомры сүзгә маһир булган. Елмаю-көлүгә, хикмәтле сүзгә сусаган. Кешеләрне көлдерә белгән шәхес үз даирәсенең хөрмәтлесенә әверелгән. Андыйларның хикмәтле гыйбарәләре, кылган гамәлләре хакында телдән-телгә сөйләгәннәр. Бу сәхифәдә мин узган гасырларда гомер сөргән билгеле шәхесләрнең сүз хикмәтен үз әсәрләреннән алып һәм М.Горький, В.Балязин язмаларыннан сөземтәләрне ирекле тәрҗемә итеп,...

Борын-борынгыдан шулай: адәми зат йомры сүзгә маһир булган. Елмаю-көлүгә, хикмәтле сүзгә сусаган. Кешеләрне көлдерә белгән шәхес үз даирәсенең хөрмәтлесенә әверелгән. Андыйларның хикмәтле гыйбарәләре, кылган гамәлләре хакында телдән-телгә сөйләгәннәр.
Бу сәхифәдә мин узган гасырларда гомер сөргән билгеле шәхесләрнең сүз хикмәтен үз әсәрләреннән алып һәм М.Горький, В.Балязин язмаларыннан сөземтәләрне ирекле тәрҗемә итеп, аларны укучыга тәкъдим итәргә булдым.


Яңа пәйгамбәр

«Мин Күктән төштем», «Мин Аллаһны күрдем", дип, халыкны саташтырып йөрүче "Мин-миннәр" нишләп безнең татарда булмаган, дип йөри идем... Бар икән бит!

Заманында "Мин - яңа пәйгамбәр" дип үзен таныткан, дин галәме өчен трактатлар язган татар мулласы Морат хакында шактый кызыклы мәгълүматлар саклана икән. Әлбәттә, "Күккә үрләгән" мондый татарны болай гына калдырмыйлар. Үз тирәсендәге шул ук мулла-мунтагай "ду" куба. Пәйгамбәрне ничек юк итәргә белмичә, ел буе мәш киләләр; югарыдан югарыга шикаятьләр язалар. Татарлар шулкадәр ярсыгач, урыс түрәләре дә битараф кала алмый. Бу шау патшабикә Екатерина IIгә кадәр барып җитә.

Яңа татар пәйгамбәренең "эшен" өйрәнеп чыкканнан соң патшабикә шундый карар чыгара: "Нового татарского пророка и сообщниками его, кои содерживаются в Оренбурге скованы, прикажите везти сюда, и как выедут из жилищ татарских, то прикажите их расковать, ибо я лиха за ними не вижу, а много дурачества, которое он почерпал из разных фанатических сект разных пророков.

Итак, он инако не виновен, как потому, что он родился с горячим воображением, за что наказания никто не достоин, ибо сам себя никто не сотворит".

Ат аңлады

Атка атланган Лев Толстой белән Максим Горький урман юлыннан бара. Бөек кенәз Романовлар биләмәсе чигендә, юлны як-яктан кысрыклап, ике тәгәрмәчле көймәле арбага җигелгән атлар тора. Ә берсе - иярлесе - юлга бөтенләй аркылы туктаган. Бертуганнар - таза гәүдәле өч кенәз, Толстойны күрмәмешкә салышып, вәкарь белән башын читкә борып, сөйләшеп тора. Лев Толстой, үтеп китә алмыйча, атын туктатып, таләпчән-кырыс карашын кенәзләр ягына төбәп көтә. Ниһаять, иярле ат таптанып ала да, граф атын уздырып җибәрү өчен, гәүдәсен читкәрәк бора.

Бераз юл киткәч, граф Максим Горькийга әйтеп куя:

- Толстойга юл бирергә кирәген ат аңлады...

Чамалы-чамасыз

Сенат утырышында илдә барган караклык, казна бурлары, ришвәтчелекнең чамадан тыш артуы хакында мәсьәлә каралганнан соң, Петр I кызып китә; барысын да асарга, кисәргә, дигән указ әзерләргә әмер бирә.

Аның якын киңәшчесе, Сенатның генерал-прокуроры Ягужинский Петр патшага болай ди:

- Бөек государь, синең император булып, илдә берьялгызың торып каласың киләмени! Барыбыз да урлыйбыз ич. Аерма шунда гына: берәүләр чама белми, икенчеләр исә чама белеп урлый.

Патша үзе килсен

Үлем түшәгендә яткан шагыйрь Федор Тютчев өенә патша Александр II килә. Сау чакта шагыйрь хәлен патшаның беркайчан да белешкәне булмый. Бик аптырап калган Тютчев болай ди:

- Бик уңайсыз бит әле. Галиҗәнаб патша үзе килсен дә... Иртәгә дә үлми калсам, зур әдәпсезлек булачак...

Татар исе

Максим Горький Ялтадагы парк аланында йөргән Антон Чеховны күреп, сәерсенеп, читтән күзәтә. Чехов эшләпәсен салып, алагаем селки дә, эчен иснәп карый, тагын селки дә иснәп карый. Шул мәлдә ул үзен күзәтеп торган Горькийны искәреп, уңайсызланып китә:

- "Кояш исе", "кояш исе килә", - дип язган булалар. Кояш нурын, бер эшләпә чумырып алып, иснәп карыйм, ялган, бер исе дә юк. Эшләпәдән татар исе һәм Казан сабыны исе генә килә.

Тун яки кенәз титулы

Император Павел вакытында Ф.Ростопчин (1763-1826) Тышкы эшләр коллегиясен җитәкли (1812 елгы сугыш чорында Мәскәүнең башкомандующие һәм генерал-губернаторы).

Берничә кенәз арасында басып торган Ростопчинга император Павел шундый сорау биргән:

- Сез, Ростопчин, нишләп кенәз түгел?

- Минем бабам, государь, татар морзасы бит, Русиягә кыш көне килеп урнашкан.

- Ел фасылының монда ни катнашы бар? - дигән император, аптырап.

- Татар морзасы патша сараена беренче тапкыр аяк баскач, аңа тун яки кенәз дәрәҗәсе тәкъдим иткәннәр. Бик каты суыкта туңып килгән морза тунны кулайрак күргән...

Укытучылар каян килә

Ростопчин Парижда спектакль карый. Арадан бер актер шулкадәр начар уйный, тамашачы тибенә-тибенә сызгыра, мыскыллы сүзләр ыргыта. Бер Ростопчин гына теге актерны олылап, басып алкышлый икән.

- Сез нәрсә? Нигә алкышлыйсыз ул мокытны?! - дип, тирә-юньнән кычкыра моңа французлар.

- Мин бу бәндәне театрдан куарлар, дип куркам, - ди Ростопчин. - Аннары ул Русиягә килеп, укытучы булачак бит.

Мәсьәлә мәсәлдә түгел

Атаклы мәсәлче И.Крылов бик юбалгы-шапшак булган. Төрле соус, май таплары өсте-өстенә тамып, катып беткән сюртук, аслы-өсле сәдәфләнгән жилет киеп йөргән. Тарак күрүдән мәхрүм тузгак чәчле мәсәлченең фатиры да үзенә охшаган.

Бервакыт ул патша сараена бәйрәм маскарадына чакыру ала. (Андый бәйрәмдә, гадәттә, һәркем үзен танытмаслык итеп киенә, маска (битлек) белән йөзен каплап килә). Нинди костюм, нинди битлек киеп барырга икән, дип, Крылов үз янына килеп йөри торган ханым белән киңәшә.

Әлеге ханым:

- Сез, Иван Андреевич, нык кына юынып, чәчегезне тарап барсагыз - һичкем танымас, - ди.

Әдипнең үз әдәбе

Мәшһүр урыс язучысы Иван Тургенев кунакка чакырулы җиргә соңга калып килә. Төп өстәлләр янында урын калмаганын күреп, ул читтәге түгәрәк, бәләкәй өстәл янына килеп утыра. Кабымлыклар өстендә чәнечкесен уйната башлый.

Шул мәлдә иң соңгы кунак - генерал килеп керә. Хезмәтченең кулыннан тәгамле тәлинкәне алып, ул туп-туры Тургенев утырган өстәл янына килә. Нәкъ менә шушында утырырга тиешлеген сиздереп, басып тора бу. Әмма Тургенев урындыгын кыймшатырга уйламый да.

- Хөрмәтле әфәндем, - ди түземе төкәнгән генерал. - Сез беләсезме, хайван белән адәми зат арасында нинди аерма барын?

- Беләм, - ди Тургенев бөердән чыккан тавыш белән. - Адәми зат утырып ашый, ә хайван - баскан килеш...


ГЫЙБРӘТЛЕ ГЫЙБАРӘЛӘР

"...Мәскәү - талауга, бозыклыкка корылган. Нинди чарасызлык: җәзага тарту көчәя барган саен, караклык арта гына бара".

Фельдмаршал Б.Шереметьев хатыннан (1718).

* * *

Философ дигән мәгънәне татарлар миңа болай дип аңлаттылар: "Фәйләсуф ул - урыс белән хәмер эчеп утыручы татар була".

К.Фукс.


* * *

"Сәрхушләрне күрәлмыйм. Ләкин шундый кешеләр барын беләм: эчеп алгач, гаҗәеп кызыклы шәхескә әйләнәләр, аек чактагыдан аермалы буларак, телләре телгә йокмый башлый, искиткеч матур, бай фикерле, тапкыр, үткен сүзләрне сибеп кенә торалар. Андыйларга шәраб эчү килешә".

Л.Толстой.

* * *

"Русиядә баеп китү җиңел, ә яшәү - авыр".

С.Морозов.

* * *

"Гаеплене эзләү... Нинди дә булса Ивашканы табып алып, аны манарадан ыргыту - Русиядә гадәткә кергән".

М.Салтыков-Щедрин.


.Франциянең Канн шәһәрендә. 2009 ел.


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: