Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ШОУ-БИЗНЕС

Лилия Гыйматдинованың яңа клибы буенча 10 кызыклы факт (ВИДЕО)

Бу көннәрдә җырчы Лилия Гыйматдинованың "Төшләрем" дип аталган өр-яңа клибы дөнья күрде. Әлеге клип турында 10 кызыклы факт тәкъдим итәбез: 1. Җыр 1997 елда язылган. Быел аңа 20 "яшь" тула. 2. Төшләрем"нең көен җырчының әтисе Мөнир Ситдыйков иҗат икән. Сүзләрен Фәүзия Солтан язган. 3. Клип күренешләре төрле фасылда - җәй,...

Бу көннәрдә җырчы Лилия Гыйматдинованың "Төшләрем" дип аталган өр-яңа клибы дөнья күрде. Әлеге клип турында 10 кызыклы факт тәкъдим итәбез:
1. Җыр 1997 елда язылган. Быел аңа 20 "яшь" тула.
2. Төшләрем"нең көен җырчының әтисе Мөнир Ситдыйков иҗат икән. Сүзләрен Фәүзия Солтан язган.
3. Клип күренешләре төрле фасылда - җәй, көз, кыш көннәрендә төшерелгән. Ә клип яз аенда дөньяга чыкты.
4. Су асты кадрлары Мәскәүдә су астын төшерүче бердәнбер студиядә башкарылган.
5. Су астында Лилия чыннан да җырлый. Бу өзекне клипта да күрергә була.
6. Су астында йөзгәндә, җырчыга шактый су йотарга туры килә, хәер андагы су бик чиста, чөнки махсус фильтр аша 4 тапкыр үткәрелгән.
7. Лилиянең су астында киеп төшкән туй күлмәге прокатка алынган.
8. Томан эчендәге урман күренеше Казанның Горький паркында төшерелгән.
9. Клипта җырчы 4 тапкыр күлмәк алыштырган.
10. Клипны төшерүчеләр - Фәнзил Гарәфетдинов белән Нуршат Әсхәдуллин. Режиссёры - Лилия Гыйматдинова үзе.
Видеоны шушы ссылка буенча карагыз:
https://www.youtube.com/watch?v=qu9KsgQ7K8w

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев