Мәдәни җомга

Лена ШАГЫЙРЬҖАН КЫТЫКЛАРЫ

* * * Лена Шагыйрьҗанга, имеш, Каян килсен «кытыклар»? Туры килер аңа, бәлки, «Чытыклар» йә «нотыклар»... Эх, дусларым, әллә ниткән Кызык хәлләр күргән бар; Ачуы чыгар, сөйләмик, дип, Эчтә саклап йөргән бар... Бик шаяннар да бу чорда «Җитди»гә калып бара, - Ахрысы, шигырь кешене Үзе калыпка сала... Юкса, бик уенчак...

* * *
Лена Шагыйрьҗанга, имеш,
Каян килсен «кытыклар»?
Туры килер аңа, бәлки,
«Чытыклар» йә «нотыклар»...

Эх, дусларым, әллә ниткән
Кызык хәлләр күргән бар;
Ачуы чыгар, сөйләмик, дип,
Эчтә саклап йөргән бар...

Бик шаяннар да бу чорда
«Җитди»гә калып бара, -
Ахрысы, шигырь кешене
Үзе калыпка сала...

Юкса, бик уенчак идем,
Шук идем заманында.
Гел тыйдылар шаярудан,
«Кәмит түгел, - дип, - монда»...

Юату

Бик кайгырма, артык янып көймәле,
«Проблема» түгел, мәзәк сөйләле.
Чишелмичә калса кайбер мәсьәлә, -
Тормыш бит ул бишмәт түгел төймәле...

Үкенеч

Авырып китеп кенә харап булдым -
Әле яшь арыслан кебек көчле идем.
Олыгаеп китеп кенә әрәм булдым -
Әле әкияттәге гүзәл төсле идем...
Эх!..
* * *
«Алтынчәч» тә чәче белән җир себерә,
«Сөембикә» борыны белән ком-таш сөрә;
«Ай-сылулар» диеп сокланганнарыбыз
Җир казыйлар, машина күк үкерә-үкерә...

Ике кеше, яки Көчле белән көчсез

Көчле кеше - батыр кеше, кыю кеше.
Дәрт-җегәргә, аң-фикергә бик бай кеше...
Күктән аңа акыл, сәләт, кодрәт иңгән,
Аяк чалмасалар - гаҗәп уңай кеше.

Көчсез кеше - мескен кеше, юаш кеше,
Бер эшкә дә, беркемгә дә үтми теше.
Тырышлык та, уңганлык та тәтемәгән -
Шуңа күрә дәшми-тынмый: бик җай кеше.

Ялагай вә куштан кеше, «тыйнак» кеше...
Ник соң әле уңып торды моның эше?
Җигә белде саклап фәкать үзе өчен
Ходай мулдан тамызмаган аз-маз көчен...

Ике кеше яши бергә, бер мохиттә,
Берсе һаман гел үзәктә, берсе - читтә.
Ник соң өстен чыкмады бу көчле кеше? -
«Көрәшүгә» китеп бетте бөтен көче...


Татар булдым дигәч тә...

Ул кадәрле «текә» булма инде,
Мин бит бөек татар дигәч тә;
Шул кадәрле мескен булма инде,
Мин шул боек татар дигәч тә...

Ул кадәрле гарьсез булма инде,
Әрсез булма - татар дигәч тә;
Ул кадәрле үҗәт булма инде,
Мәнсез булма - татар дигәч тә...

Шул кадәрле күкерт булма инде,
Кызу булма - татар дигәч тә;
Шул кадәрле умырткасыз булма,
мин бит тыйнак татар дигәч тә...

Шөреп булсаң да ярый...

Дәү корабның бер шөребе булсаң икән -
Океанда йөзә-йөзә изрәп беткән...
Капитаннан ныграк булыр иде кадерең,
Батмас өчен, димен... Безгә шул да җиткән...

«Без бер винтик кына инде», дигән булып,
Үртәләләр иде күпләр заманында...
Шөреп хәтле шөреп булсаң дәү корабта,
Бик шәп булыр иде әле безгә монда...

«Җиң трагедиясе»

(Татар театры тегүчесе Роза ханым белән «күргәннәр»)

Икебез дә иҗатчы без:
Син - тегүче, мин - шагыйрь.
Шагыйрь халкы кызу була,
Ә тегүче - ул сабыр...

Кулларыңа күз тимәсен,
Син бик оста тегүче.
Мин исә кеше теккәнне
Төзәтеп интегүче.

Кайбер кәчтүм-күлмәкләрнең
Җиңе дөрес утырмый.
Сүтеп ташлыйм, тәвәккәлләп,
Нишлим соң - кул тик тормый.

Тегә башлаган булам да,
Утырталмыйм җиңемне.
Шул кирәмәт җиң дигәне
Чыгара бит җенемне.

Җиңне тотып китәм сиңа,
Тегеп-сүтеп арыйм да.
Рәхмәт укыйм соңра сиңа,
Кабат киеп карыйм да...

Минем тәрәзәм каршында
Үсеп утыра бер каен.
Ничә җиң утырттык инде
Синең белән ел саен!..

Шагыйрьгә насыйптыр, ахры,
Сүтеп-ямап киясе:
Такташны да җәфалаган
«Тун трагедиясе»...

Бу «Җиң трагедиясе» -
Үзе нәкъ бер «театр»...
Иң яхшысы -
Мин шигырьләр язып торыйм,
Ә син тегү тегә тор!

Бер саран хатынга

Әллә, димен, табигатьнең
Бөтнеге дә беттеме?
Быел сатып йөри берәү
Былтыр җыйган бөтнеген...

Сатар иде, эремәсә,
Былтыр яуган карны да;
Сатар иде, чәй кайнагач
Чыгып торган парны да...

Ник сатып алдым икән, дип,
Гарьләнеп үләм инде...
Бөтнек дигәч тә, былтыргы
Бер кипкән үлән инде...

Күчтәнәч бирә дип торам,
«Шагыйрәбез», дип зурлап...
Фәкыйрь түгел, саран хатын! -
«Җыр» яздым сине хурлап.


Итекче дә бик кирәк

Итекләрен туздырып,
Башмакларын туздырып,
Дөнья куа бөтен халык,
Берсен берсе уздырып.

Гомер дә уза икән,
Табан да туза икән.
Аяк киемең искерсә,
Кәефне боза икән.

Аяк анда да баса,
Аяк монда да баса.
Нишләр идек, оста куллы
Итекчеләр булмаса.

Безнең Казан - башкала,
Матур кала - таш кала.
Ташка басып йөри торгач,
Үкчәң дә төшеп кала.

Йөгерәбез ремонтка,
Хәлемә керегез, дип;
Зинһар өчен туфлиемне
Төзәтеп бирегез, дип.

Итекчеләр көләләр,
Безнең хәлгә керәләр.
Ялт иттереп, шалт иттереп
Кадаклап та бирәләр.

Шуңа итекчеләргә
Рәхмәтемне белдерәм.
Туфлиемне киямен дә,
Үз эшемә йөгерәм.

Игенче дә бик кирәк,
Итекче дә бик кирәк.
Бу дөньяда бөтен кеше
Берсе - берсенә терәк.

Җиһан җылына, диләр...

(Уены-чыны)

Космоста да, океан төбендә дә
«Җилфердәшә» төрле әләмнәр:
Серле йолдызлар һәм балыкларга
Кайнар сәлам юллый адәмнәр...

Дәшми-тынмый яткан Боз илендә -
Аюлар һәм... кеше эзләре...
Бәлки, артык «кайнар сәлам»нәрдән
Эридер ул котып бозлары?!.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: