КИРАМ САТИЕВ КЫТЫКЛАРЫ
Сүгенү конкурсы - Алло! Берничә көннән сүгенү конкурсы була. Син - жюри рәисе. Җыр конкурсы бар, бию конкурсы, гармунчылар конкурсы... Ә сүгенү конкурсы - юк. Катнашырга теләүчеләр - муеннан. Бер татар бае күп акча бирә, конкурста үзе дә катнашачак. Жюри рәисенә - иномарка ачкычы. Күп уйлама, юкса... анаңны суга барганда...
Сүгенү конкурсы
- Алло! Берничә көннән сүгенү конкурсы була. Син - жюри рәисе. Җыр конкурсы бар, бию конкурсы, гармунчылар конкурсы... Ә сүгенү конкурсы - юк. Катнашырга теләүчеләр - муеннан. Бер татар бае күп акча бирә, конкурста үзе дә катнашачак. Жюри рәисенә - иномарка ачкычы. Күп уйлама, юкса... анаңны суга барганда күреп сөйләшермен, барыбер ризалаштырырмын...
Шылтыратучы авызын япты, телефонын куйды. Мин уйга чумдым һәм армиядә бергә хезмәт иткән дустыма шылтыраттым. Шәп сүгенә Иван. Погонлы абзыйларны да уздыра иде. Ул сүгенгәндә, иностранецны тыңлаган кебек утырасың. Катлы-катлы итеп, тәмен белеп, җөмләнең иясен-хәбәрен, тиңдәш кисәкләрен, тыныш билгеләрен: ноктасын-өтерен, кызыл юл-абзацларын дөрес кулланып, музыкаль интонацияләрне төрле югарылыкта яңгыратып, маен чыгарып, сихри ләззәт тоеп, рухи шатлык кичереп, җан рәхәте белән сүгенә. Ул сүгенгәндә чебеннәр очудан туктый, гөлләр шиңә, аквариумдагы балыклар үлә, исән калганнары су сорый...
Бераздан тагын телефон шылтырады.
- Урыннарны, башка конкурслардагы кебек, гадел итеп бир, - диде теге очтагы тавыш. - Оныткан булсаң, исеңә төшерәбез: 1 нче урын - кемнең кесәсе калын, шуңа бирелә. 2 нче урын - кемнең укытучысы яки яклаучысы жюридә утыра - шуңа. 3 нче урын - чын талантка. Ә Гран-прине кемгә? Кемнең итәге кыска яки "төсе" туры килә. Аңладыңмы? Тәк что, жюри рәисе, барысы да гадел һәм дөрес булсын. Нәкъ без язган исемлектәге кебек. Законны бозарга ярамый, урап узарга ярый.
Сүгенү конкурсы шаулап-гөрләп узды. 45 меңлек залга 99 мең кеше сыйды. Икенче сүгенү конкурсын янгын сүндерүчеләр әмере буенча, куркынычсызлык таләпләренә туры китереп, Биектау-Арча аланлыгында уздырырга карар кылынды.
... Төн буе йоклый алмый яттым. Сүгенү тыңлап кызышкан колакларымны хатын суыткычтан алып биргән бозга терәп яттым. Төрле дарулар, корвалол, тагын әллә нәрсәләр эчкәч, изрәп йоклап киткәнмен...
"Конкурска соңга каласың, тәре баганасы", - дигән тавышка сискәнеп уянып киттем һәм... бисмилламны әйтеп, уң ягыма борылып яттым...
Шәрәфи трамвай тота
Хәйдәр Бигичев исән чакта, аларга кунакка бардык. Зөһрә ханым тәмле ризыклар белән сыйлады, чәй эчеп, студент елларыбызны искә төшереп, бераз гәпләшеп утырдык.
Кайтырга чыктык. Каршыбызга спорт костюмыннан Равил Шәрәфи очрады. Хәл-әхвәл сорашкач, ул безне озата барды. Трамвай күрүгә, "спортсмен абыебыз" алга ыргылды. Хатыным Гөлшат белән һични аңышмый торабыз. "Такси пүчтәк ул, мин сезгә трамвай тотам, дәрәҗәле кунакларга - дәрәҗәле транспорт, большому кораблю - большое плавание", - диде Равил абый. Аның шаяруы чын булып чыкты: берничә секунд алдан барып, трамвайны туктатып торды, безне утыртты һәм хәерле юл теләп калды...
Әлфия апа кияүгә чыга
Әлфия апаның чираттагы юбилей концерты филармониянең концерт залында булды. Ә аның сценарие болай төзелгән иде. Ә.Афзалова Америка кешесенә кияүгә чыга. Кияү - Равил Шәрәфи. Тамада - Хәлим Җәләл. Баянчы - Кирам Сатиев. Равил абый инглиз телендә генә сөйләшә. Американ лабаса. Соңрак татарчага күчә, чөнки кәләш аның телен бигүк аңлап бетерми...
Өстәл тулы тәмле ризык. Кияү белән кәләшне котларга Татарстан сәнгать әһелләре һәм чит ил кунаклары килгән. Иң гаҗәбе - өстәлдә нәкъ туйдагыча, натураль эчемлекләр: чын хәмер, чын шәраблар... Тагын шунысы кызык булды: тамашачы да, артистлар да бер үк сүзне, бер үк фикерне кабатлый. Гомеремдә сәхнәгә чыгып бер кәлимә сүз әйтмәгән кешегә - миңа да: "Нәрсә, Әлфия апа тагын кияүгә чыгамыни?" - дип реплика әйтергә туры килде. Монысы инде туй-концертның сценарий авторы һәм режиссеры Алмаз Хәмзиннең фантазиясе иде...
Исемдә калганнар, яки Телефон номерлары
- Сатый, яңа телефонымны язып ал: ике тапкыр янасың, бернәрсәң дә калмый.
- Рабит абый, бернәрсә дә аңламыйм...
- Нәрсәсен аңламаска инде... 41 - сугыш, янасың, 02 - янгын сүндерү, 00 - бернәрсәң дә калмый...
* * *
- Кирамша, язып торма, исеңдә калдыр; телефоным: 17 - революция, 45тә сугыш бетте, 61дә Гагарин очты, - диде Рамил Курамша. - Ә фатирым - 123, тәртип - 5.
* * *
- Яшьти, телефонымны яз: 42 нче размер аяк киеме, 99 - акыл бераз җитми; үлмәсәм, 60та пенсиягә чыгам. Рәшит.
* * *
- Кирам дус, мәктәптә яхшы укыганыңны беләм, эш телефоным җөп саннардан гыйбарәт: 24680. Миңгол абыең.
* * *
Үземнеке: "2"леләр алмадым, "1"леләрне белмим дә, белергә дә теләмим, 49 яшьтә телефоным үзгәрде. Фатир номерым - 145. 1 нче класста "4"ле билгеләренә генә укыдым...
Безгә акча кирәкми
2011 елның җәендә шагыйрь Разил Вәлиев белән Кытайда сәфәрдә булдык һәм берничә Сабан туенда катнаштык. Шәхси мәнфәгатьләребезгә дә вакыт калдырдык. Хатын-кызларыбызга ияреп, кибетләрдә йөрибез, милләттәшләребезнең, гомумән, Кытай халкының тормыш-көнкүреше белән танышабыз...
Хатын-кыз кибеттә үзен кәбестә бакчасына кергән кәҗә кебек хис итә. Көтә-көтә арыгач, Разил абый белән урамга чыгабыз, тирә-якка күз салабыз. Мин аңа, үз әсәрен искә төшереп, "Әйдә барыйк, кызлар карыйк", - дип тә әйткәләп куям (монысы - шаяру, әлбәттә).
... Менә каршыга бер абзый килә. Учында акчасы да бар. Хәзер инде бездән сорарга ниятли. Разил абый шунда: "Юк, юк, безгә акча кирәкми, без бик үк хәерче түгел, артык булса башкаларга бир, мохтаҗларга ярдәм ит, савабы булыр", - диде. Теге абзый аптырап калды, юморны аңламады, ахры, ни дип әйтергә дә белмичә, бездән тизрәк ераклашу ягын карады...
Нокта
Укытучы укучысына: "Син нигә җөмлә азагында тыныш билгеләре куймыйсың", - дип шелтәле сорау бирә һәм мондый җавап ала: "Өндәү билгесен куймыйм: теләгән кеше өндәмәсәң дә бара; сорау билгесен алып ташлагыз - барыбер бирмиләр; ә ноктаны, вакыты җиткәч, Аллаһы Тәгалә Үзе куя".
Ә миңа тормышта нокталарны шактый күп куярга туры килде. Шуларның берсе - чираттагысы: Сабантуймы әллә Сабан туемы? Әмма бу сорауга җавап биргәнче, кеше маймылдан яралган, дигән фикергә нокта куйдым. Акыл ияләре белән бәхәсләшмим, ләкин мин Ходай Тәгалә рөхсәте белән, ата-анамнан яралган, ләкин бу фикеремне беркемгә дә көчләп такмыйм.
Хәзер төп сорауга җавап эзлик: Сабантуймы әллә Сабан туемы? Сабанның туе. Өй туе. Бәби туе. Пәри туе. Яшьләр туе. Өлкәннәр туе...
Үземнең беркайчан да өйтуй, бәбитуй, пәритуй... дип әйткәннәрен һәм бу ике сүзне кушып язганнарын ишеткәнем дә, күргәнем дә юк. Соң, шулай булгач, Сабан туе, дип әйтү дөрес. Ә урыс теләсә нишләсен. Аңа "Сабантуй" дип кушып әйтү кулай һәм уңай икән, әйтсен.
Кыскасы, Сабан туена… дип язсак, дөрес булыр. Өй туена килегез… Бәби туена чакырам. Килегез, ләкин пәри туе ясамагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев