Мәдәни җомга

Хәния Фәрхи музее ачылачак

Күпләребезнең яраткан җырчысы, Татарстанның халык артисткасы Хәния Фәрхигә багышланган музей тиздән ишекләрен ачачак

 Музей Башкортстанның Тәтешле районы үзәгендә урын алачак. Әлеге эштә җырчының сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина башлап йөри. 


– Фирүзә ханым, эшне башлап җибәрүдә кемнәр ярдәм кулы сузды? 

– Музей ачу – минем теләгем, хыялым иде. Тәтешлебезнең нәкъ уртасындагы балалар иҗат үзәгендә Туган якны өйрәну музее күп еллар эшләп килә. Кояшым (Фирүзә ханым апасы үлгәннән соң, аңа шулай дип эндәшә) мәңгелек иленә киткәннән соң, аның берничә шәхси әйберен бу музейга бүләк иткән идем. 

Апам истәлегенә багышланган музей ачарга теләгемне белдереп, Тәтешле район хакимияте башлыгы урынбасары Әлфия Шәйнуровага мөрәҗәгать иттем. Ул, үз чиратында, хакимият башлыгы Фәннур Шәйхисламовка җиткерде. Ходайга мең шөкер, ниятемне якташларыбыз да хуплады. Музейда иң элек Кояшымның матур, зәвыклы күлмәкләре урын алачак. Әлбәттә, һәр күлмәгенә тәңгәл китереп алынган түфлиләре, итекләре. Диплом, мактау кагазьләре, рәхмәт хатлары. Конкурсларда, бәйгеләрдә бирелгән бүләкләр. Бик күп видео һәм аудио кассеталар, картиналар, афишалар. Үз куллары белән язылган җыр текстлары, программалар, үзе уйнаган гармун. Апамның шәхси әйберләрен, киемнәрен бер сүзсез туган ягына биреп җибәргән өчен, Габделхәй җизнигә, Алия­мә, киявебез Илнурга, Алсуыма, мең рәхмәт!

Зур максатлар куеп, грант өчен конкурсларда катнаштык һәм, ниһаять, җиңү яуладык. «Лукойл» оешмасының грант проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, Тәтешле халкына танылган якташларының истәлеген мәңгеләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. 

– Казанга еш киләсезме?

– Казанга бер көн эчендә генә ниятләп, кинәт кенә чыгып китеп булмый. Үземне алдан төрлечә әзерлим. Шуңа игътибар иттем: анда барырга уйлап, әзерләнеп йөргән көннәрдә һәрвакыт Кояшым шатланып, елмаеп, матур итеп төшемә керә. Ни дисәң дә, ике дөнья арасында бәйләнеш бар. Теләкләребез тормышка ашып, газиз кешемнең музей ишекләрен ачып керә алсак, җанымның бер кылы булса да тынычланыр иде дим. Бүлмәсе үзе кебек нурлы, якты! Экспонатларны куяр өчен җиһазлар әзер. Хәзер матур, зәвык белән тезәсе һәм көнен билгелисе калды. Музей ишекләре якын арада ачылыр дип өметләнәм. Пандемия сәбәп­ле, төгәл көнен әйтә алмыйм.

Казанга килгәч, Кояшым каберенә барыр өчен бер көн әзерләнәм. Ул һәрвакыт аклык, сафлык төсен яратты. Үзенең дә йөрәге саф, күңеле пакь иде. Шуна күрә һәр барганымда, Кояшымның каберенә ак гөлләмәләр алып барам.

– Кызыгыз Галия Казанда укый дип беләбез. 

– Кызым Галиянең сәнгать өлкәсендә уку теләге зурдан иде. Җырга, шигырь сөйләргә сәләте бар. Кояшым киткәннән соң, аны искә алу концертларында катнашкач, күпләр кызымны театр юлыннан китәргә өндәде. Бик авыр имтиханнар үтеп, 9 нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, Казан театр училищесына укырга керде. Әмма озак укымады, аннан китәргә туры килде. Мәктәптә физкультура дәресендә алган җәрәхәт яңадан көчәеп, аягы авырта башлады. Ә биредә уку графиклары һәм таләпләре бик көчле. «Кызым, борчылма, кайгырма. Сәхнәне яратсаң, талантың булса, кайчан да, кайда да җырлый аласың», – дип юаттым. Хәзер Галия кече бизнес һәм эшкуарлык көллиятенең II курсында укый. 

– Фирүзә ханым, сез Инстаграмдагы шәхси сәхифәгезне актив алып барасыз. Шул рәвешле Хәния Фәрхинең иҗатын дәвам итәсез сыман.

– Инстаграмда яшим сыман. Элегрәк урнаштырган материалларны карыйм да, ниләр генә язмаганмын, нинди генә фотолар куймаганмын. Аларга матур бәя язучылар бар. Чыннан да, мин Хәния апаның иҗатын дәвам итәм кебек килеп чыга. Аның тормышы, кичерешләре белән яшим шикелле. Кулыма фотосын алсам, үзен күргән сыман булам. Иртә таңнан кичкә кадәр аның белән. Мин үзем дә сәнгать өлкәсендә эшлим. Сценарийлар язабыз, җырлыйбыз. Әлбәттә, Кояшымның җырларын җырламыйча, кемнекен җырлыйм инде?! Аның һәрбер җыры мәгънәле, тормышчан. Шуңа иҗатын дәвам итү дигән сүзләр колакка шөкәтсезрәк ишетелсә дә, исән чагымда Кояшымны оныттырмам, дип әйтәм үземә. 

– Хәния апа төшегезгә керәме? 

– Бу вакытларда еш керә башлады. Елмая, һәрвакыт матур күлмәктән. Авылда йә Казанда икәүләп йөрибез. Бергә чәй эчеп утырган итеп тә күрәм. Төшемдә сөйләшәбез, хәтта икәүләп җырлап йөрибез. Ә менә мәңгелеккә киткәннең баштагы мәлендә, ярты елга кадәр бер мәртәбә дә төшемә кермәде. Бәлки ул вакытта мин йокламаганмындыр да?.. Чөнки көнем белән төнем буталды. Һаман елап, аның күлмәкләрен кочаклап, бик авыр вакытларны үткәрдек. Берсендә шундый матур төш күрдем. Газиз әниемә хәер биреп, дога-аятьләр укыттым. Кечкенә вакытта бәрәңге бакчасы артында гына елга ага иде. Аны чыгасың да урман башлана. Әни чәй кайнатканчы, без шунда каен җиләге җыеп кайта торган идек. Шул болынны күрдем. Нәкъ яшь чагыбызны күрдем! Кояшым белән төштә икәүләп җиләк җый­дык. Ул миңа: «Апай, алтыным, кып-кызыл җиләкләр. Ал әле, ал!», – дип учына тутырып җыйган җиләкләрен суза. Уянып киттем дә, бу рәхәтлекне күңелемнән ничек җибәрим микән дип түзеп торам. Кулыма каләм алып, төшемне кәгазьгә язып куйдым. Җиде кат җир асларыннан да Кояшым миңа ярдәм итеп ята. 

Эльза ГАЗИЗОВА.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: