Мәдәни җомга

Кем үз баласын яратмый инде...

Бер көнне Казаннан шалтыратып, җырчы Хәмдүнә Тимергалиева бригадасы белән Чистай районына гастрольгә чыгарга тәкъдим иттеләр.

1984 елның апрель ае. Чаллыда Язучылар оешмасы җитәкчесе булып эшләгән чагым. Бер көнне Казаннан шалтыратып, җырчы Хәмдүнә Тимергалиева бригадасы белән Чистай районына гастрольгә чыгарга тәкъдим иттеләр. Мин анда  шигырьләр укып, халык белән аралашып йөрергә тиеш икән. Шундук ризалык бирмәдем,  нишләргә белмичә, аптырап калдым. Беренчедән, апрель ае авылдан-авылга йөрү өчен кулай вакыт түгел: әле кар да эреп бетмәгән, авыл урамнары баткак, юлларда трактор белән генә йөрерлек. Аннары... Хәмдүнә турында да шактый коры сүзләр йөри... Имеш, аның холкы бик кырку, кешеләр белән мөнәсәбәте дә шактый катлаулы, диләр. Халык арасында “Хәмдүнә үтүге” турында да сүз куерталар.


Иртән чәй эчеп утырганда, радиодан “Җомга” җырын ишетеп, әсәрләнеп калдым. Сүзләре дә гап-гади, көе дә такмакка якын кебек, югыйсә. Җырчы бөтен күңел байлыгын, җан җылысын биреп  шулкадәр хисләнеп җырлый ки, үзем дә аңа кушылып җырлый башлавымны сизми дә калдым. Ә башкаручы әлеге дә баягы Хәмдүнә Тимергалиева иде. Һәм мин, җыр тәмамлануга ук Казанга шалтыратып, Чистайга барырга ризалыгымны әйттем.

Атна буе йөк машинасы әрҗәләренә, трактор арбаларына утырып, авылдан-­авылга йөргәндә, авыл урамы буйлап тездән саз ерып клубларга чыкканда да, концерт тәмамлангач, күзгә төртсәң күренмәслек дөм караңгыда бата-чума авыл өенә кайт­канда да мин Хәмдүнә авызыннан  бер генә зарлану сүзе дә ишетмәдем. Ә атна буе аралашканда, аның ихласлыгына, беркем турында гайбәт сөйләмәвенә, гаҗәеп гади һәм ярдәмчел булуына көннән-көн инана бардым. Авылда туып-үскән кеше буларак, аңа болар һәммәсе дә гадәти, чын тормыш нәкъ менә шундый булырга тиештер сыман. Әйе, бу аның  күңеленә  якын чын татар авылы  халәте, бу аның үз дөньясы иде.

Шушы “гастрольләр”  вакытында  Хәмдүнә Тимергалиева шәхесен үзем өчен өр-яңадан ачтым. Моңа кадәр халкыбыз­ның бөек җырчысы Илһам Шакиров белән даими аралашып, җыр сәнгате турында кат-кат тәфсилле әңгәмәләр корганым бар иде. Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Рәшит Ваһапов, Фәридә Кудашева башкаруындагы җырлар – минем өчен татар моңының эталоны иде. Баксаң, татар җыры болынында беркемнекенә дә охшамаган гүзәл аһәңле Хәмдүнә Тимергалиева дигән җырчы да бар икән бит.  Бөек җырчыларыбыз янәшәсендә Хәмдүнә сыман илаһи авазлы, чая холыклы һәм дәртле рухлы җырчы булуы безнең җыр дөньябызны тагын да ныграк баета, аның офыкларын киңәйтә түгелме соң?!  Хәмдүнә Тимергалиеваның  төп үзенчәлеге, популярлыгы да нәкъ менә үз халкыннан аерылгысыз булуы, халкыбызның рухи ­дөньясын үз рухи дөньясы итеп кабул  кылуында, әлеге корифей җырчыларыбыз мәктәбенә тугрылыклы ­булуындадыр... 

Татар эстрадасында хәзер бер­ничә мең җырчы бар, диләр. Аларның берсен дә читкә тибәрәсем килми. Җыр­ласыннар, татар җырын никадәр күп башкарсалар, татарча күбрәк аралашсалар, безнең татарлыгыбызның мәйданы, офыгы киңәер генә иде. Ләкин монда югары сәнгатьле җыр белән халкыбызның зәвыгын боза торган очсызлы халтураны гына аера белергә кирәк. “Чистай гастрольләре” вакытында Хәмдүнәнең шигърият­кә мөнәсәбәтен, яхшыны яманнан аера белүен күреп сөендем. “Яңа җырны өйрәнә башлаганчы иң элек сүзләренә игътибар итәм. Мәгънәсез сүзләргә язылган җырларны күңелем кабул итми”, – диде ул. Тора-бара, сәхнәдә шигырь укып чыккач, аның күз карашын абайлап,  үземнең шигырләремә, чыгышыма бәя бирергә дә өйрәнә башладым. 

Шулай юл йөргәндә берчак аңа: “Хәмдүнә, син үзең гап-гади авыл кызы инде. Бер җирең дә авыл кешесеннән аерылып тормый. Консерваторияләр дә бетермәгәнсең, музыкаль белемең дә уртача гына, фикер сөрешең, уй-фикерләрең дә чып-чын авыл халкыныкы сыман... Ә нишләп шулай популяр соң син? Халык сине нишләп шулай якын итә?” – дигәч, ул бераз аптырап карап торды да кинәт шаркылдап көлеп җибәрде. “Үзең җавабын да бирдең бит инде... Халыкның үз баласы булган өчен. Халкыбыз төсле уйлаган, халкыбыз төсле яшәгән, халкыбыз  кебек җырлаган өчен! Ә кем үз баласын яратмый инде?” Бу сүзләре белән ул чыннан да хаклы иде.

Бүгенге җырчыларыбызның тавыш мөмкинлекләре, башкару ысуллары,  вокал мәктәп­ләре дә бик күп төрле. Ул шулай булырга тиеш тә, шулай булганда гына безнең  җыр сәнгатебез көннән-көн баеп, камилләшеп, дөнья мәйданында зур дәрәҗәләргә ирешә алачак. Әмма төрле агымнарга бирелеп, заманга һәм дөнья музыка сәнгатенә иярәбез дип, татар җырының “моң” дип аталган илаһи нигезен онытсак, гасырлар буе җыелып-тупланып килгән рухи мирасыбызны әрәм-шәрәм итеп, әкренләп милли йөзебезне югалта барыр идек. Юк, мин һич кенә дә, төрле халык­ларның музыка сәнгатеннән үрнәк алуга, төрле экспериментлар ясауга, башкалардан өйрәнүгә каршы түгел. Әмма бу өйрәнүләр халкыбызның милли асылына, милли  нигезенә, милли үзенчәлекләренә зыян китерер­гә тиеш түгел. Ни кызганыч, моңа кадәр мең еллар буена шәрык рухында тәрбияләнеп, Шәрык дөньясы белән аралашып яшәгән халкыбыз соңгы бер гасырда шәрыкка аркасы белән борылып, тулысынча диярлек Көнбатышка таба йөз тотты. Соңгы елларда зурлап үткәрелгән “Үзгәреш җиле” проекты да – моның бик ачык мисалы. Бу хакта Хәмдүнә Тимергалиева да үз фикере белән уртаклашты. “Без бер урында гына таптанырга тиеш түгел.  Безгә ­дөнья музыка сәнгатендә нинди үзгәреш­ләр булганын, нинди юнәлеш­ләр барлыгын белеп, өйрәнеп  яшәргә һәм иҗат итәргә кирәк. Әмма ул үзгәрешләр  милли традицияләрне, милли моңыбызны югалтуга китермәскә тиеш. Татар җырының башкару ысуллары, төсмерләре үзгәрсә дә, аның төп асылын, төп нигезен сак­ларга кирәк”. Татар җыры турындагы фикерләребезнең аваздаш булуына куанып та куйдым.

Төрле стильдә, төрле кимәлдә башкарылган “заманча татар җырларын”  тыңлаганда, үземне  үз дөньямда – татар дөньясында дип түгел, ә чит илләргә, чит дөньяга кунакка барып чыккан сәяхәтче сыман хис итәм. Чөнки ул җырларда төрек аһәңнәре дә, итальян авазлары да, Америка джазының кайтавазы да ишетелә. Ә Хәмдүнә Тимергалиева исә йөрәккә якын, табигый рухлы җырлары белән мине чын милли халәтемә, әби-бабамнардан мирас булып калган рухи дөньяма алып кайта. Милләткә хезмәт итүнең, аңа көч-куәт бирүнең, аның гомерен озайтуның төп сере шундадыр да инде. Ә җырчы Хәмдүнә Тимергалиева – гомере буе шушы юлда, милләткә рухи куәт өстәү юлында.
   
 Разил ВӘЛИЕВ, Татарстанның халык шагыйре.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: