Мәдәни җомга

Иршад ГАФАРОВ КЫТЫКЛАРЫ

Финанс кытлыгыннан ничек котылырга? Көннәрдән бер көнне Абдулла бабайны очраттым. Ул бер ноктага текәлеп, уйга чумып утыра иде. - Әссәламегаләйкүм, Абдулла бабай! Хәлең ничек, ниләр майтарып утырасың? - дип сүз башладым. - Ә, исәнме, энем? Илебездә акча кимеп бара икән. Хөкүмәтебезгә акча юнәтү мәсьәләсе буенча тәкъдимнәрем турында уйланам, - дип...

Финанс кытлыгыннан ничек котылырга?

Көннәрдән бер көнне Абдулла бабайны очраттым. Ул бер ноктага текәлеп, уйга чумып утыра иде.

- Әссәламегаләйкүм, Абдулла бабай! Хәлең ничек, ниләр майтарып утырасың? - дип сүз башладым.

- Ә, исәнме, энем? Илебездә акча кимеп бара икән. Хөкүмәтебезгә акча юнәтү мәсьәләсе буенча тәкъдимнәрем турында уйланам, - дип җаваплады ул.

- Нинди тәкъдим инде ул, Абдулла бабай, сер булмаса, әйтмәссеңме икән?

- Сер түгел, энем. Халыкка ике яңа салым гына кертергә кирәк: һава сулаган һәм Кояш нурларыннан файдаланган өчен. Шулай эшләгәндә бер атуда ике куян булачак. Беренчедән, дәүләт казнасына миллиардлаган сум акча керәчәк. Икенчедән, күпме кешегә яңа эш урыннары пәйда булачак.

- Бабай, ә моны ничек оештырырга соң? - дип төпченә башладым.

- Һәр төбәктә махсус оешмалар төзелеп, шунда эшләүчеләр исәп-хисап алып барачак. Җыелган мәгълүматларны өстәге оешмаларга җибәрәчәк. Ташламалар да булырга тиеш. Мәсәлән, томау төшсә яки борыныңның бер тишеге белән генә сулаганда. Тик моның өчен табибләрдән махсус белешмә кирәк булачак. Су астына чумучылар һәм хәрбиләр дә ташлама алырга хокуклы.

Икенче салымга килгәндә, шулай ук махсус хезмәткәрләр, үз төбәкләрендә Кояш ничә көн һәм сәгать дәвамында нур сибеп, халыкны сөендереп торганын санап барачак. Билгеле, шахтерларга, метро эшчеләренә, төнге сменада эшләүчеләргә шулай ук ташламалар булырга тиеш. Ә менә котыптагы кешеләр кыш көннәрендә салымнан бөтенләй азат ителәчәк, ә санаучы хезмәткәрләр берничә айга түләүсез ялга озатылачак.

Мине бер генә мәсьәлә борчый - бу тәкъдимнәрне ничек итеп югары даирәләргә җиткерергә? Кампитрда эшли белмим, почтага ышанычым бетте, үзем ерак юлга чыгарлык хәлдә түгел, - дип, Абдулла бабай кабат уйга чумды...


Дөрес сүзгә җавап юк

1977 елда, Тәтеш партия райкомы секретаре булып эшләгән чорда Горький шәһәрендә идеология хезмәткәрләренең белемен күтәрү курсларында булырга туры килде. Республикадан егермеләп кеше булсак та, семинар вакытында безне төрле төркемнәргә бүлделәр.

Көннәрдән бер көнне Кострома өлкәсеннән килгән ханым үз чыгышында берничә тапкыр: «Эчкечелек - ул искелек калдыгы!» - дип кабатлады. Семинар җитәкчесе:

- Кемнәрдә сораулар бар? - дигәч, мин сүз сорадым, һәм:

- Чыгыш ясаучының фикере белән берничек тә килешә алмыйм. Мин үзем Татарстаннан. Әле сугыштан соңгы елларда да безнең авылда бер-ике генә ир-ат хәмер куллана иде. Ә хәзерге көндә ирләр генә түгел, кайбер хатын-кызлар да аракыдан баш тартмый. Шулай булгач, без татарлар өчен эчкечелек берничек тә искелек калдыгы була алмый, - дип әйтеп салдым.

Җитәкче дә, тыңлаучылар да тын калды. Дөрес сүзгә җавап юк шул...

Шивәне белмәү нәтиҗәсе

Чүпрәледән Казанга күчеп килгән тәрбияче балалар бакчасында эшләвен дәвам итә. Бер көнне ул үзенең хезмәттәше белән сөйләшеп утыра, дөресрәге, яңа машинкада характеристика бастыралар икән. Тик сәркәтип кыз һаман саен хата җибәрә дә яңадан яза башлый. Шунда районнан килгән тәрбиячебез:

- Гөлсинә Котдусовна, сез тирес кеше икәнсез, шуңа күрә дә сәркәтип кыз һаман саен ялгыша, - ди.

- Ни эшләп мин тирес булыйм, нигә сез мине мыскыллыйсыз? - дип, тегесе ачулана ук башлый.

Үзенең нинди хата җибәргәнен аңлап алган тәрбиячебезгә:

- Гөлсинә Котдусовна, гафу итегез, мин сезне һич тә кимсетергә теләмәдем, безнең якларда кире кешегә «тирес» диләр, - дип акланудан башка чара калмый.

Туксан тугыз сәбәп

Элекке заманнарда крепостька губернатор килгәндә, аны хөрмәтләп, туптан атып каршы алырга тиеш булганнар. Ләкин бер килүендә бернинди дә аткан тавыш ишетелмәгән.

- Нигә устав буенча каралган чараларны үтәмәдегез, нигә тупларыгыз атып, мине сәламләмәде? - дип, губернатор комендантны битәрли башлаган.

- Губернатор галиҗәнапләре, моның туксан тугыз сәбәбе бар! - дип, комендант аклана башлаган.

- Йәле, санап күрсәт! - дигән губернатор.

- Беренчедән, дарыбыз юк!

- Аңлашылды, калган сәбәпләрне санап тормасагыз да була, - дип, губернатор комендантның сүзен бүлгән.


Футбол командасы түгел

Партия съездыннан соң Мәскәүдә чит ил кунаклары өчен кабул итү мәҗлесе оештырылган. Шунда кунакларның берсе:

- Хөрмәтле, Леонид Ильич, күптән күзәтәм инде, сезнең политбюро әгъзалары арасында олы яшьтәгеләр бик күп! - дип әйтеп куйган.

- Әфәнделәр, политбюро - ул футбол командасы түгел, анда фикерләү кирәк, ә йөгерү түгел, - дип җаваплаган Брежнев.


Кайчың бармы?

Бер җитәкче үзенә секретарь вазифасын башкарырга теләгән кандидатуралар белән әңгәмә алып бара һәм һәрберсенә: «Кайчыгыз бармы?» дигән сорау бирә. Ике-өч чит телне яхшы белсәләр дә, компьютерда әйбәт эшләсәләр дә, кайчылары булмаганнарын борып чыгара. Шунда бер ярдәмчесе:

- Сәлим Саматович, нигә кайчы турында сорау бирәсез соң? - дип сорый.

- Бер тапкыр чалбарымның төймәсе өзелде. Чалбарым өстемдә килеш секретарь төймәне тага башлады. Кайчысы булмагач җепне теше белән генә өзәргә булды. Шул вакытта бүлмәгә хатыным килеп керде, ә калганын үзең аңларга тиеш, - дигән Сәлим Саматович.

Мескен бозау

Әүвәл безнең бабайлар чәчләрен пәке белән кырдырып алдыра торган булган. Бер тапкыр шулай Абдулла бабай да чәчен алдыра икән. Чәчтарашның пәкесе бик үк үтеп бетмәгәнгә, аңа тешен кысып булса да түзәргә туры килгән. Шулчак урамда бозау мөгрәгән тавыш ишетелгән.

- Мескен бозау, әллә синең дә чәчеңне алалармы? - дип әйтеп куйган шунда Абдулла бабай.

Кыңгырауны кем бәйли

Берзаман тычканнар мәчедән саклану чараларын тикшерү өчен киңәшмәгә җыелган. Төп сорау - мәченең кайда икәнлеген ничек белергә! Алай иткәннәр, болай иткәннәр, әмма уртак фикергә килә алмаганнар. Шунда бер тычкан тәкъдим керткән:

- Мәченең кайда икәнлеген белү өчен, аның муенына кыңгырау тагарга кирәк! - дигән.

Бу тәкъдимне бар да хуплаган һәм аны бертавыштан кабул иткәннәр. Шулчак бер тычкан баласы:

- Ә кыңгырауны мәче муенына кайсыгыз бәйли соң? - дип сорап куйган.

Ике тапкыр булсын...

Мәйханәгә бер абзый килеп керә дә хәмер салып бирүләрен сорый.

- Күпме салырга соң, йөз граммы? - дип сорый сатучы.

- Юк, йөз генә аз була, - ди абзый.

- Әллә ике йөзне салыргамы?

- Юк, ике йөз күп була, - дип, абзый сатучыга каршы килә.

- Күпме салырга соң, алай булгач? - ди аптыраган хатын.

- Ярар, салыгыз ике тапкыр йөз иллешәрне! - дип, абзый сүзгә нокта куя.

Йөзәргә өйрәнү кирәк

Җәйнең кызу бер көнендә Хуҗа абзый су керергә уйлаган. Ләкин йөзә белмәгәнгә, тирән җиргә кергәч, чүттән генә батмый калган. Шуннан ул:

- Йөзәргә өйрәнми торып, бүтән суга кермәячәкмен, - дип әйтеп куйган ди.

Банк «светофоры»

Үткән гасырның 60 нчы елларында банкларда акчага кытлык була торган иде. Шуңа да кешеләр төрле ысуллар белән банк җитәкчеләренә юл эзләде. Бу вакытта Чүпрәледә банк башлыгы булып Денисов, ә кассир булып күршебез Мәхмүтов Кәрим абый эшли иде.

Денисов үзе килгән бер кешене дә борып чыгармады, һәрберсенең кәгазенә, акча бирергә рөхсәт биреп, кул куйды. Тик аның карандашлары гына кызыл һәм яшел төстә иде.

Имза куелган кәгазьне тотып, кешеләр, канатланып, Кәрим абый янына килеп керә. Тик шатланырга иртәрәк шул әле. Кызыл карандашлы язу белән керүчеләргә ул:

- Бар иде акча, тик менә сездән алда керүчегә соңгысын биреп җибәрдем, - дип кенә җавап бирә.

Билгеле, «яшел имза»лылар бернинди каршылыксыз кирәк кадәр акчаны алып китә торган иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: