Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ШОУ-БИЗНЕС

Илмир Юсупов: “Инстаграм”да татар телен пропагандалап була”

Илмир Нәҗип улы Юсупов Башкортстанның 500 кешелек Волостновка авылында туып үсә. Бүгенге көндә ул "Инстаграм" социаль челтәрендә кешеләрне, бизнесларны популярлаштыру белән шөгыльләнә. Шуның белән аена 200 мең сум акча эшли. Аның клиентлары арасында танылган йолдызлар да, гади кешеләр дә бар. Ул аларга күпмедер вакыт аралыгында "Инстаграм"дагы аккаунтларын популярлаштырып бирә. Бик...

Илмир Нәҗип улы Юсупов Башкортстанның 500 кешелек Волостновка авылында туып үсә. Бүгенге көндә ул "Инстаграм" социаль челтәрендә кешеләрне, бизнесларны популярлаштыру белән шөгыльләнә. Шуның белән аена 200 мең сум акча эшли. Аның клиентлары арасында танылган йолдызлар да, гади кешеләр дә бар. Ул аларга күпмедер вакыт аралыгында "Инстаграм"дагы аккаунтларын популярлаштырып бирә. Бик күп ширкәтләр, мәсәлән, матурлык салоннары аңа мөрәҗәгать иткән. Бер ел эчендә социаль челтәрдә ул сәхифәгә 1 000 000 тере кеше җыя. Бу - якынча аена 10 000 кеше дигән сүз.
- Илмир, "Инстаграм"да "популяштыру" төшенчәсен ничек аңлыйсыз?
- "Инстаграм"да популяштыру - шәхесне яки бизнесны таныту һәм аның товарларын сату дәрәҗәсен арттыру. Хәзер бөтенесе кеше игътибарын үзенә карату өчен көрәшә. Эре-эре компанияләр телевизордан товарын күрсәтер өчен рекламага зур акчалар түгә. Әмма ул рекламаны беркем дә карамый. Хәтта әби кеше дә реклама вакытында аш бүлмәсенә чыгып китә. Кем үзенә кеше игътибарын җәлеп итә ала, шул җиңеп чыга.
- "Инстаграм"ны нинди максатларда кулланып була дип уйлыйсыз?
- Аны шәхси максатларда да, акча эшләү өчен дә кулланырга мөмкин. Мәсәлән, кайберәүләр дусларына күрсәтер өчен фотосурәтләрен урнаштыра. Эшмәкәрләр үзләренең товарларын, ниндидер хезмәтен элеп куя. Блоггерлар акча эшләү өчен реклама күрсәтә. Ә мин блоггерларны, кеше бизнесларын популяштыру белән шөгыльләнәм. "Инстаграм" - үзең турында башкалар сөйли алырлык урын.
- Татарстанда татар теле өчен көрәш бара. Татар телен популяштыру өчен "Инстаграм"ны кулланып буламы?
- Әлбәттә, кулланып була. Бүгенге көндә Россиядә иң популяр социаль челтәр ул. Бушка реклама ясау мөмкинлеге дә бар. Россия буенча "Инстаграм"да иң популяр йолдыз - ул алып баручы, җырчы Ольга Бузова. Аның аккаунтына 10 миллионнан артык кеше язылган. Менә сез уйлап карагыз. Сезнең "Инстаграм"дагы аккаунтыгыздагы 10 миллион кеше тормышыгызны күзәтеп бара. Сез бары бер төймәгә басып, фото яки видео урнаштырасыз. Болар барысы да бушка. Димәк, "Инстаграм"да татар телен пропагандалап була. Монда бит башка сорау килеп баса. Ул язылучыларны яки кешеләрне ничек итеп аккаунтка җыю.
- Аккаунтны популяштыру өчен газета укучылар сезнең белән ничек элемтәгә керә алалар?
- http://vk.com/ilmiryus ссылкасы буенча яза алалар. Барлык сорауларына җавап бирермен.
- Олы кешеләрнең (70-80 яшьлек) "Инстаграм"ны актив кулланган очракларны күргәнегез бармы?
- Әлегә андый яшьтәгеләрне очратканым булмады. Шулай да аларның интернетта әйбер сату мөмкинлеге турында кызыксынуларын ишеткәнем бар. Андыйлар аз, чөнки башка заманда үскәннәр. Күбесе әлеге социаль челтәрнең нәрсә икәнен дә аңламыйдыр. Без Биткоинның нәрсә икәнен аңламаган кебек.
- "Одноклассники" сайты үзенең популярлыгын югалтты. Киләчәктә "Инстаграм" да популярлыгын югалтыр дип уйламыйсызмы?
- Әлбәттә, һәрнәрсәнең ахыры бар. Моннан да кызыклырак нәрсәләр булачак. "Инстаграм" әле чагыштырмача күптән түгел генә безгә килеп керде. Тиз генә популярлыгын югалтыр дип уйламыйм. Кешеләргә ул үзенең гадилеге белән ошый. Телефонга фото ясыйсыз да, шул мизгелдә аны урнаштырасыз. Бар да бик җиңел.
Эльза ГАЗИЗОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев