Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ШОУ-БИЗНЕС

Илдар Насыйров: “Продюсер мине алдады” (ВИДЕО)

Бу көннәрдә яшь җырчы Илдар Насыйровның яңа клибы дөнья күрде. Бу һәм башка яңалыклары белән ул үзе уртаклашты. - Илдар, узган елны Ульяновскида укытучы эшеңне ташлап, Казанга күченеп килдең. Бер продюсерлык үзәге белән килешү төзегән идең. Әмма кире Ульяновскига күченеп киттең. Ни өчен? - Әйе, узган елның декабрь аеннан мартка...

Бу көннәрдә яшь җырчы Илдар Насыйровның яңа клибы дөнья күрде. Бу һәм башка яңалыклары белән ул үзе уртаклашты.
- Илдар, узган елны Ульяновскида укытучы эшеңне ташлап, Казанга күченеп килдең. Бер продюсерлык үзәге белән килешү төзегән идең. Әмма кире Ульяновскига күченеп киттең. Ни өчен?
- Әйе, узган елның декабрь аеннан мартка кадәр Казанда яшәдем. Ульяновскидан киткәндә, укучыларым елап калды. Кире кайткач, мәктәптәге урын буш түгел иде инде. Үз урыныма курсташымны калдырган идем бит. Ульяновскидан ерак булмаган бер мәктәпкә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшкә урнаштым.
Нинди продюсерлык үзәге икәнлеген дә, продюсерның исемен дә әйтмим. Әмма ничек алдаганнары турында сөйли алам. Ул продюсерны хөрмәт итә идем. Хәзер, киресенчә, күралмыйм. Казанда яшәр өчен фатир "снимать" итеп торырга кирәк. Димәк, акча кирәк дигән сүз. 4 ай эчендә өч фатир алмаштырдым. Продюсер мине алдады. Продюсер үзәге белән килешү төзү бушлай иде. "Акча түләмичә генә керерсең. 50 гә 50 процент белән эшлиячәкбез", - диде ул. Тик төгәл бәяне әйтмәде. Килешү кәгазенә дә язмады. "Бер атнадан соң юристлар белән сөйләшәбез дә, төгәл бәяне куябыз", - диде. Бер атна үтте, икенче атна үтте... Гел сузып килде. Акча җитми башлагач, хезмәт хакымны күтәрсәгез иде, дидем. Ул миңа ай саен 10 мең түләде. Ул акча фатирга түләргә дә җитми бит. Әти-әнидән алырга уңайсызландым. Аларның акчалары да үзләренә җитәрлек кенә. "Түләмәсәгез, мин китәм", - дидем продюсерга.
- Продюсерлык үзәге сине концертларда катнаштырдымы соң? Алар сиңа нинди хезмәт күрсәтте соң?
- Бер тапкыр Ижауда чыгыш ясадым һәм шуның белән бетте. Пиар ягыннан да әллә ни хезмәт күрсәтмәделәр. Белгән булсам, аларга бармаган да булыр идем. Минем бит сәхнәгә чыгасым килде. "Мин сиңа сәхнәгә чыгарга ярдәм итәчәкмен", - дип вәгъдә иткән иде продюсер.
- Сәхнәгә Илдар Әсхәтов дип чыккан идең. Ни өчен кире үз фамилияңә кайтырга булдың?
- Ул фамилия белән чыгыш ясарга продюсер кушты. Әтиемнең исеме Әсхәт. Аның исеменнән алынган фамилия ул. Насыйров дип чыккан булсам, Бәширова Насыйрованың туганы дигән фишка ясарга була иде. Ә продюсер: "Әсхәтов дип чык. Җырчы Әсхәт Дөбер-Шатыр бар. Аңа бәйләнеш булсын", - диде. Күп кеше миңа: "Әсхәтов фамилиясе ошамый. Үз фамилияң күпкә матур", - дип әйтте.
- Бу көннәрдә яңа клибың дөнья күрде. Шул хакта да сөйләп кит әле.
- "Мишәр егете" клибы Ульяновскида җәй айларында ике көн төшерелде. Җырның сүзләрен шагыйрә дустым Рәсилә Юсупова, ә көен Шахзат Разметов иҗат итте. Клипны Вадим Мәүлетов төшерде.
- Җырчы Иркә белән сине ниләр бәйли?
- Без дуслар. 2010 елны Иркә "Татарча солянка" белән Ульяновскига килде. Сәхнәгә менеп, аңа зур рамкада фотосурәтен бүләк иттем. Ул рәхмәт әйтеп кочаклады. Зал кул чапты. Иркә белән бергә төшкән фотосурәтләрем күп. Аларны мин Интернеттагы челтәрләремә куеп барам. Миңа: "Иркә белән сез туганнар мәллә? Бер-берегезгә бик охшагансыз", - дип сорыйлар. Әлбәттә, туганнар түгел. Ульяновскидагы концертына билетлар сату эшендә ярдәм иттем. Аның концертында чыгыш ясадым. Шуннан дуслашып калдык.
- Журналист һөнәренә укыйсың икән.
- Ульяновск дәүләт педагогика институтында II курста укыйм. Кеше белән аралашу ошый, шуңа күрә бу һөнәр миндә зур кызыксыну уятты. Укытучы, җырчы һөнәрләренә комачау итмәс дип уйлыйм.
- Киләчәк нинди планнар белән янасың?
- Алла боерса, киләсе ел мартта Ульяновскида концертым булачак. Шуңа әзерләнеп йөргән чагым. Барыгызны да көтеп калам.
"Мишәр егете" клибын түбәндәге ссылкадан карагыз:

https://vk.com/ildaraskhat?z=video353571500_456239076%2F9f3616aeea37e6df7b%2Fpl_wall_353571500

Эльза ГАЗИЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев