Мәдәни җомга

Илһам көлә, Илһам көлдерә

"Үзең өйләнгәнсең, үзең җырла!" 1971 елда Мәскәүдә татарча концерт булды. Мәшһүр артистыбыз Илһам Шакиров җырлады. Шул чакта бераз кәефләнеп алган залдагы агай урыныннан күтәрелде. - Илһам, синең чыгышыңны хатыным Маша да тыңлый, - диде. - Ул урыс милләтеннән. Аның хөрмәтенә берәр урысча җыр башкар әле! Җырчы аңа шундук җавап бирде:...

"Үзең өйләнгәнсең, үзең җырла!"

1971 елда Мәскәүдә татарча концерт булды. Мәшһүр артистыбыз Илһам Шакиров җырлады. Шул чакта бераз кәефләнеп алган залдагы агай урыныннан күтәрелде.

- Илһам, синең чыгышыңны хатыным Маша да тыңлый, - диде. - Ул урыс милләтеннән. Аның хөрмәтенә берәр урысча җыр башкар әле!

Җырчы аңа шундук җавап бирде:

- Хөрмәтле тамашачым, мин милләттәшләрем өчен үзебезчә моңланам. Ә син, марҗага өйләнгәнсең икән, аңа үзең урысча җырла, яме!

Бу турыда Мәскәүдә югары белем алып, озак еллар Норильск каласында архитектор булып эшләүче, исеме "Архитекторы Приенисейской Сибири" (Мәскәү, 2004, 1000 данә) дигән китапка теркәлгән Апас районы Олы Болгаер авылы егете Фердинанд Сабиров сөйләде.

- Русия башкаласында милли мәсьәләнең Илһамча чишелеше концертка килүчеләргә бик ошаган иде, - дип фикерен йомгаклады архитектор. - Зирәк сүзләргә, моңлы җырны алкышлагандай, гөрләтеп кул чапканнар иде.

Бәдри ХӘМЗИН.

Илһам пәрәмәчләре

Бу хәл археографик экспедицияләргә үзем нәчәлник булып чыга башлаган 1964 елда булган иде.

Сергач якларындагы Ураз авылына төнлә генә килеп төшеп, ике-өч номердан гына торган агач йорттагы кунакханәнең бер бүлмәсенә кереп йоклаган идек. Иртәгесен иртүк без дүртәү - Альберт Фәтхи һәм ике студент: Камил Дәүләтшин, Тәүфикъ Камалиев - ашап-эчеп алырга дип, үзәк урамдагы ашханәгә юнәлдек. Ишек төбендә үк безне пөхтә киенгән кызлар каршыладылар. Хуш килдегез, дип, гомум залның бер ягындагы аерым, зур кунаклар гына керә ала торган махсус бүлмәгә кертеп утырттылар.

Утырышып та өлгермәдек, сорап-нитеп тормыйча, зур фарфор чәйнек белән матур чынаяклар, маеның чыжлап торуы бетмәгән гәрәбә төсендәге кайнар пәрәмәчләр килеп җитте. Бер чибәре юка итеп телгәләнгән мәшһүр мишәр казылыгын да китерде. Аннары кетердәп торган кәтлитләр, читләре челтәрләнгән сап-сары коймаклар. Рәхәтләнеп ура бардык алга килгәннәрен. Кичә кич ашап-эчмичә генә яткан идек бит...

Һәрхәлдә, гаҗәпләнерлек иде болай каршылап, шулай сыйлый башлаулары. Кызлар чыгып торган арада, Тукайның мәгълүм кадимчесе сыманрак фикер йөртеп, мондый сый-хөрмәтләрнең нидән икәнлеген аңларга тырыштык. Кунакханәдән үк хәбәр иткәннәрдер, дип уйладык. Әллә райкомнан ук шалтыратып әйткәннәр микән, дип тә юрадык. Шулай ук бу Сергач яклары халкы бик диндар, тәүфыйклы, шуңа күрә кунакларга мәрхәмәтле икән, дип тә фараз кылдык. Ахырда бу яклардагы халыкның фәнгә, гыйлемгә, галим-голәмага хөрмәтләре, ихтирамнары зурдан икән, дигән нәтиҗәгә килеп, байларча кикерә-кикерә, өстәл яныннан тора башладык.

Шул арада кызларның берсе якынрак килеп, бик әдәпле рәвештә:

- Илһам абый, концертларыгыз кайчан була соң? - дип сорады.

Аңлашылды шулай итеп...

Хлестаков ролен кабатлаганбыз икән...

Урамга чыккач кына, Казаннан концертлар белән Илһам Шакиров килә, дигән афишаларны күрдек.

Дөрес, аңарчы да, кызлар күрсәткән кассага барып акча түләгәндә дә, әлеге сый-хөрмәтләрнең бәясен чамалаган идек инде: бер иртәнге пәрәмәчле «чәебез» дүрт кеше өчен өч көнгә тиешле командировка акчасына торырлык булган икән...

Урамнан барган чакта юлдашларымның берсе, канәгать кыяфәт белән, командировка чыгымнары өчен җаваплы булган миңа төрттереп куйды:

- Борчылма, Казанга кайткач, бәлкем, филармониягә барып, Илһам Шакиров белән яхшылап исәпләшерсең.

Ә мин ул чакта аның белән бөтенләй таныш түгел идем... Һәрхәлдә, Илһамга дигән әлеге пәрәмәчләрнең, әлеге Сергач казылыгының тәме һаман да авыздан китмәс төсле...

Миркасыйм ГОСМАНОВ.

Диван

Моннан шактый еллар элек гастрольләре вакытында Илһам Шакировны Кама Тамагы районының Кләнче авылында Рәис атлы кешеләргә фатирга кертәләр. Фатир хуҗалары ачык йөз күрсәтсәләр дә, Илһамга ятарга тиешле диванның иске булуыннан уңайсызланалар. Бу хакта Илһамның үзенә дә әйтәләр:

- Гаеп итмәгез инде, өйләнешеп яши генә башладык, яңа диван алырга әлегә хәлебездән килми, - дигәннәр.

Илһам иске диванда йоклап, икенче көнне рәхмәт әйтеп китеп бара. Фатир хуҗалары, урын-җирне җыештырганда, мендәр астыннан акча һәм шундый язу табып алалар: «Бу акча яңа диван алырга җитәргә тиеш. Алыгыз. Баегач, акчасын шушы адрес белән җибәрерсез. И.Шакиров».

Туфан МИҢНУЛЛИН.

Маркска ярый, безгә - юк...

Җитмешенче еллар башы. Илһам Шакиров Үзбәкстанда чыгыш ясый. Кемдер Үзбәкстан Коммунистлар партиясе республика комитетына шикаять яза. Имеш, Илһам Шакировның музыкантлары озын чәч йөртә, сакал-мыекларын кырмый, фәлән дә төгән. Янәсе, шулай ярыймы? Җырчыны республика комитетына чакырталар. Шикаять белән таныштырып, шул ук сорауны бирәләр: ни өчен музыкантларыгыз озын чәч йөртә? Нишләп кырынмый?

Халык артисты инструктор артында диварга эленгән Карл Маркс портретына ымлый:

- Аңа ярый, ә без... кырынырга тиешме?

Илдар КЫЯМОВ.


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: