Мәдәни җомга

Әхәт САФИУЛЛИН кытыклары

Ышанам шул… Нишләтәсең, йолдызларга ышанам шул, фаразларын көтеп алам. Бер атна башында укып карасам, акка кара белән: «Бу атна сезгә зур табыш китерер», - дип язылган. Уйга калдым. «Кайдан, нинди табыш булыр икән бу?!» - мин әйтәм. Гаҗәпләнерлек тә: артык бер тиен керер җирең булмасын, ә монда - табышның да...

Ышанам шул…

Нишләтәсең, йолдызларга ышанам шул, фаразларын көтеп алам.

Бер атна башында укып карасам, акка кара белән: «Бу атна сезгә зур табыш китерер», - дип язылган. Уйга калдым. «Кайдан, нинди табыш булыр икән бу?!» - мин әйтәм. Гаҗәпләнерлек тә: артык бер тиен керер җирең булмасын, ә монда - табышның да зурысы! Кем төшереп калдырыр икән аны? Урамда да, транспортта да аска гына карап йөри башладым...

Өч көн үтте, ә вәгъдә ителгән табыш һаман күренми. Инде атна үтеп бара дигәндә, бер көнне хатыным мине эштән май чәчәге кебек балкып каршы алды.

- Нәрсә, - мин әйтәм, - машина оттыңмы әллә?

- Безнең ваучерларыбыз исән икән ләбаса! - диде ул,бер кәгазь сузып. - Тыныч кына табыш китереп яталар икән…

«Әһә! - дим эчтән генә. - Менә кайда икән ул табыш!» Күп еллар элек бер фондка тапшырган ваучерлар турында оныткан да идек инде. Баксаң, ун еллык керемнәрне килеп алырга кушканнар!

Дивиденд дигәннәре артыннан икенче көнне үк йөгердем. Ә андагы чират! Йолдызлар барысына да зур табыш вәгъдә иткән, күрәсең.

Зур акча керергә торган кешегә өч сәгать чиратта тору авырмыни?!

Шактый җыелгандыр инде ул ун ел эчендә! Ниһаять, тәрәзә янына җитеп, ниндидер бер горурлык белән кәгазьләрен амбразурага шудырдым да, шатлыклы-тантаналы минутлар кичереп, горур кыяфәттә басып торам. Ә чибәр кыз миңа бөтен утлары белән елмайган кампитрыннан табышымны барлый.

- Менә монда кулыгызны куегыз! - диде ул бераздан, миңа бер кәгазь сузып.

Ул кәгазьгә күз салганымны хәтерлим, калганын - юк: дивиденд суммасын күргәч, һуштан язганмын. Кул куярга дип каләм алырга да өлгермәгәнмен - «ашыгыч ярдәм» машинасы белән алып киткәннәр. Алай да бәхетем бар икән: шул дивиденд инфарктыннан соң да исән калдым!

Ялгышты йолдызлар. Аның карауы ваучерларның исәнлеген белдек.

Хәер, көтелмәгән җирдән килеп кергән 57 сум дивиденд та чыгым түгел, табыш бит инде.

Юк, ышанам шул йолдызларга. Тагын беркөн алар фаразын укысам,анда: «Атнаның икенче яртысында нәчәлнигегез күзенә чалынып йөрмәгез!» - диелгән. Уйга калдым: ничек аның күзенә чалынмыйча эшләп йөрисең?! Ул безне һәр көн «биш минутлык» дигән бер сәгатьлек киңәшмәгә җыя ич. Шунда күзенә чалынмасаң... Ике мәртәбә киңәшмәдә булмаган Васильевны әнә нишләтте! Алдына бер бит кәгазь салды да: «Алай бик иркенләп йөрисең килә икән, гариза яз!» - диде. Эш белән йөрдем ич мин, дип тә карады. Юк, безнең нәчәлник әйттеме - бетте! Профсоюз түгел, Страсбург суды да яклый алмаячак.

Уйладым-уйладым да, бу юлы да - нишләтәсең, һаман ышанам бит! - йолдызлар сүзенә колак салырга булдым. Ни булса, шул булыр, дип, киңәшмәгә керми башладым. Йөрим шулай нәчәлнигемнең күзенә чалынмаска тырышып. Бер көнне, кичкә табан, яныма үзе килеп кермәсенме!

- Исәнлекме-саулыкмы, эшләр ничек, Шәмсетдинов? - дигән була.

Йөрәгем жу итеп китте. Хәерлегә түгелдер бу.

- Саулыкка зарланган юк, шөкер...

- «Биш минутлык»ларда күренмәгәч, авырыйсыңмы әллә, дип торам...

«Бетте баш! Эштән куа хәзер бу мине!..»

- Ә син болай гына йөрмисең икән. Ярар, йомыш белән мин… Сүз йөртә торган гадәтең юклыкны искә алып, сине атна-ун көнгә оныгым коттеджын салырга булышырга чакырмакчы идем. Әгәр каршы килмәсәң…

Эчкә җылы кереп китте.

- Нинди сүз булырга мөмкин, Фазыл Нигъмәтҗанович?! - мин әйтәм. - Кирәк икән, егерме көнгә дә риза!

Унбиш көн булдым мин ул заманча төзелештә. Көчкә аягымны сөйрәп кайттым. Хәзер «биш минутлык»ларда көннәр буе утырырга да риза.

Йолдызларга килгәндә, соңгы вакытларда алар да ялгыша башлады.

Галәмдә дә базар мөнәсәбәтләренә күчеш бара, ахрысы. Әллә алар әйткәннең киресен эшләп карарга микән? Тормышыбыздагы кебек...


Үзем кисеп бирәм

Төзелештә булган хәл бу. Берәү, кемнедер көтеп, төзелә торган йортның ишегалдында арлы-бирле йөренә икән.

Өй эчендә эшләүче балта остасы Хөрмәт янына бер эшче килә дә, аңа күрсәтеп:

- Бу кешегә ни кирәк икән? Кичә дә шушында йөренде, бүген дә! - дип гаҗәпләнә.

- Тәрәзә пыяласы кирәк аңа. Кесәсендә "яртысы" да бар, - ди Хөрмәт, ике дә уйлап тормыйча.

- Чынмы?! Әйтмәдеме, ниндиләр кирәк икән? - дип, егет төкереген йотып куя.

- Үлчәмнәре - үзендә, - ди Хөрмәт.

Шулай дип әйтүе була, егет ишегалдына атыла һәм, сүз катмасмы, дип, теге кеше тирәсендә бөтерелә башлый. Йөри, йөри, тик теге кеше аңа игътибар итми. Нишләргә? «Ярты»ны ычкындырасы килми бит!

- Нинди пыялалар кирәк соң сиңа? Кая, бир үлчәмнәрен, хәзер кисеп бирәм, - ди ул ахырда, үзе сүз башларга мәҗбүр булып.

- Ниткән пыяла?! Прорабыгызны көтәм мин, - ди аңа теге кеше , иң башларын җыерып.
«Прораб» сүзен ишетүгә, егет тиз генә йорт эченә кереп шыла. Керсә, Хөрмәтнең авызы колагына җиткән. Аның шулай төп башына утырта торган гадәте барын белмәгән икән ул.

Ялда идем

Студентлар җәйге каникулда бер колхозда кирпечтән гараж сала. Сызымнары да юк, «чама» белән генә эшлиләр икән. Алар янына көн саен бер ир кеше килеп йөри. Килә дә, бер сүз дә катмыйча, тәмәке тарта-тарта, гел алар эшләгәнне күзәтеп утыра бу.

Студентлар булачак капканың ике ягын да салып бетерә. Хәзер инде өстенә бетон балка куярга кирәк, ә колхозның краны юк. Егетләр авыш итеп куйган ике швеллер буенча, борынгы Мисыр коллары шикелле азаплана-азаплана аркан белән тартып, авыр балканы, ниһаять, урынына меңгереп куя. Шатланышалар! Ә теге ир, гадәтенчә, болар азапланганны сүзсез генә карап тора. Икенче көнне ул иртән тагын килә дә:

- Менә нәрсә, егетләр, капка өстен бик түбән калдырдыгыз, моннан комбайн керә алмый бит, - ди.

- Ә син кем буласың? - дип сорыйлар аннан.

- Гараж мөдире.

- Ә нигә кичә әйтмәдең соң син аны?! - ди аңа студентлар, аптырап.

- Мин моңарчы чираттагы ялымда идем... Менә бүген эшкә чыктым, - дип җавап бирә завгар.


Өч теләк мәсьәләсе

Яңа урыс балыкка бара. Муенында - алтын чылбыр, бармакларында - алтын йөзекләр. Берзаман моның кармак калкавычы чиртә башлый. Тартып алса - алтын балык!

- Җибәрә күр мине! - дип үтенә балык.

Яңа урыс карап-карап тора да җибәрә моны суга. Балык исә шатланып йөзеп китә, тик бераздан кире килеп:

- Ә өч теләк мәсьәләсендә эшләр ничек тора? - дип сорый.

- Ярар, кәефем яхшы минем бүген, әйт әйдә өч теләгеңне! Өчесен дә үтим!

Деноминация

Ике дус очраша. Берсе икенчесеннән сорый:

- Карале, ахири, барсының телендә «деноминация» дә «деноминация».Нәрсә икән соң ул?

- Ничек дип аңлатырга... Кыска гына итеп әйткәндә, деноминация нульләрне кисү ул.

- Нәстә, ул чагында мин "600"ледә түгел, ә "алтылы"да йөрим булып чыгамы?!

Мин дә ашар идем...


Самолет һәлакәткә очрый. Андагылардан, парашют белән сикереп, бер стюардесса гына исән кала. Ул кеше аяк басмаган бер утрауга килеп төшә. Караса, шунда бер ир-ат учакта ит кыздырып утыра.

- Син кем? Кайдан килеп чыктың монда? - дип сорый аннан кыз.

- Җинаятьче мин. Унбиш ел элек, шушында үлсен, дип, мине бу утрауда ялгызымны гына калдырганнар иде. Ә мин, күрәсең, хәтта ит белән тукланам!

- Мин дә ашар идем...

- Аның өчен ни бирәсең соң?

- Белмим инде... Бәлки, син унбиш ел татып карамаган нәрсәнедер?

Шунда ир-ат сикереп тора да кызны кочакларга керешә:

- Кадерлем минем! - ди ул, сөенеп. - Аракың бармыни?!

Философия

- Философиянең нәрсә икәнен аңлыйсым килә.

- Мисал белән аңлатам. Беренче мисал: ике кешенең берсе чиста, берсе шапшак. Аларның кайсы мунчага бара?

- Шапшагы.

- Шапшак мунчага йөрми. Ә чистасы йөри, чөнки ул чисталыкны ярата. Хәзер икенче мисал: ике кешенең берсе чиста, икенчесе шапшак. Шуларның кайсы мунчага бара?

- Чистасы.

- Дөрес түгел. Чистасы аның болай да чиста, ә юынырга шапшагы барачак.

- Әмма сафсата бит бу!

- Сиңа гына шулай тоела ул, ә фәнни яктан караганда, бу философия була инде.

Исәнмесез...

Бер ир эшеннән иртәрәк кайтып керсә, карый, урын-җир изелгән, ә хатыны ялангач.

- Нигә син бу кыяфәттә? - дип гаҗәпләнә ул.

- Өстемә кияр киемем юк.

- Ничек юк?! - ди ир кеше, шкафларны ачып. - Менә кызыл күлмәгең, менә зәңгәр күлмәгең... Исәнмесез, Иван Иваныч! Менә яшел күлмәгең...

Икенче көнне ир бу хәлне эшендәгеләргә сөйли. Шундагы халык аңа, димәк, хатының Иван Иваныч белән сиңа хыянәт иткән ич, ди. Ул шундук өенә чаба. Килеп керсә, тагын шул ук хәл. «Нигә син бу кыяфәттә?» - «Өстемә кияр киемем юк». Ире шкаф ишеген ача да:

- Ничек юк?! - дип гаҗәпләнә. - Менә кызыл күлмәгең, менә зәңгәре...Исәнмесез, Василий Петрович! Әгәр Иван Иванычны күрсәгез, әйтегез аңа, үтерәм мин аны!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: