Мәдәни җомга

Хәмидә ИДИЯТУЛЛИНА кытыклары

Хөрмәтле редакция хезмәткәрләре! «Мәдәни җомга»ны 10 ел буена укып барсам да, моңарчы сезгә бер язма да җибәргәнем юк иде, чөнки бик дәрәҗәле гәзит, юк-барны язып булмый. Шулай да «13 нче бит»егезгә бераз мәзәкләр юлларга ниятләдем әле. Без үскәндә авылыбызда бик җор Хаҗисолтан абзый бар иде, сезгә шул агайның мәзәкләрен язып...

Хөрмәтле редакция хезмәткәрләре!

«Мәдәни җомга»ны 10 ел буена укып барсам да, моңарчы сезгә бер язма да җибәргәнем юк иде, чөнки бик дәрәҗәле гәзит, юк-барны язып булмый. Шулай да «13 нче бит»егезгә бераз мәзәкләр юлларга ниятләдем әле. Без үскәндә авылыбызда бик җор Хаҗисолтан абзый бар иде, сезгә шул агайның мәзәкләрен язып җибәрергә булдым.


ХАТЛАР ЯЗДЫМ УТЫРЫП

Хаҗисолтан абзый сугышка киткәч, хатыны моңа хат яза да, ахырда җыр да өстәп куя икән:

Стена көзгем ватылды
Ал пудр ягынганда.
Син, дип, кемнәргә карыйм соң,
Өзелеп сагынганда?

Хаҗисолтан абзый да төшеп калганнардан түгел, хат ахырында ул да шигырь сырлап куя:

Көзгеләреңне ваттырып,
Ал пудр ягынасың...
Ал пудрлар ягынгачтын
Ник мине сагынасың?

Озак тормый, хатыныннан хат килә, ахырда тагын җыр:

Юрган ябынасыңмы?
Одеал ябынасыңмы?
Одеаллар ябынганда
Мине сагынасыңмы?

Ә иренең эше бик тыгыз, көненә ничә тапкыр һөҗүмгә күтәреләләр. Һәм ул кыска гына итеп җавап юллый:

Одеаллар да юк монда,
Юрганнар да юк монда.
Көне-төне пуля ява,
Синең кайгың юк монда.

Корчаңгы бәласе

Хаҗисолтан абзый янына күршесе Гарифулла тәмәке көйрәтергә кергән икән.

Сүз иярә сүз чыгып, Гарифулла абзый:

- Хаҗисолтан күрше, нишләргә дә белгән юк, үләм бит бу корчаңгыдан, - дип зарлана икән. Хаҗисолтан абзый күп уйлап тормастан:

- Соң, аның дәвасы шул инде - кызыл борыч, мунча яктыр да, шунда мул гына ышкын, - дигән.

Гарифулла абзый кайту белән хатынына мунча ягарга кушкан, үзе кызыл борыч хәстәрләгән. Мунча әзер булу белән, хатынына әйтеп тә тормыйча, бер стакан борыч алып, «терелергә» юнәлгән. Башта, гадәт буенча пар җибәреп, бик каты чабынган, аннан кызыл борыч белән бик каты ышкынган, ләкин яндыруына чыдый алмыйча, шәп-шәрә килеш чыгып, карда ауный башлаган. Артык түзәр хәле калмагач, күршесенә чапкан. Үзе:

- Үтерәм, Хаҗисолтанны үтерәм! - дип кычкыра икән. Хаҗисолтан абзыйның сәндерәдән терлек азыгы төшереп маташкан чагы булган. Ул хәлне сизеп, сәндерәдән генә сөйләшергә чамалаган.

- Күрше, син аны кайчан сөрттең соң? Кергәчтенме, әллә чабынгачмы?

- Уф, үлә-әм, чабынгач, - ди икән тегесе бии-бии.

- Үзең гаепле, күрше, аны кергәч тә ышкыналар, бераз әтмәлли инде ул сине хәзер, - дип, Хаҗисолтан абзый мыек астыннән гына көлә икән.

Ә Гарифулла күршесе, чыннан да, чак-чак кына теге дөньяга китмичә калган ди.

БӘРӘҢГЕ КЫЙССАСЫ

Җәйнең бер көнендә чүп утаучы хатын-кызлар ял итәргә чирәмгә чыгып утыра. Мичкә белән су китерүче Хаҗисолтан абзый да атын ашарга җибәреп, чирәмгә сузылып ята. Сүз бәрәңге турында бара. Арадан берсе:

- Бу урыс халкында бәрәңге бик уңа, ничек үстерәләр икән? - ди.
Хаҗисолтан абзый астыртын гына елмаеп:

- Урыс хатыннары сезнең кебек ялкау түгел шул, бәрәңге чәчәк аткач, бөтен бәрәңгене башта йолкып чыгалар, аннан кире утыртып куялар. Менә котырып үсә инде шуннан бәрәңге, - ди икән.

Халык, билгеле:

- И-и, карале, менә сиңа мә, - дип аптырашкан, тик арадан бер ушлырагы:

- Хаҗисолтанга ышанып йолкыгыз, ашарсыз бәрәңге, пычагым, - дигәч, Хаҗисолтан абзый үзе дә рәхәтләнеп көлеп җибәргән ди.


ЗИНҺАР БЕЗНЕ АТТЫРМА!

Кичен ир-атлар капка төбенә чыгып, гәпләшеп утырырга ярата бит. Хаҗисолтан абзый да шулар янына барып, үзенең сугышта күргәннәрен сөйли икән:

- Фронтка җиде көн самолетта очтык, атлар да безнең белән. Атлар ачыкты, карыйбыз аста болын. Атларны ашатырга төштек, эчердек тә тагын күтәрелеп киттек.

Безгә задание булды: бер поездны да үткәрмәскә. Рельсны балта белән сугып өздем. Яңакны кырып карыйм, кыра, барыбыз да балта белән кырындык. Менә поезд килә, гел нимесләр төялгән. Ватык рельска килеп тә җиттеләр, поезд икегә аерылып та китте. И, нимесләр сикерешә башлады минсиңайтим. Йөгереп килеп, миңа ялына тегеләр:

- Хаҗисолтан абзый, зинһар, безне аттырма, исән-сау Германиягә кайтсак, посылка салып торырбыз, - диләр.

Нишлисең, җибәрдем үзләрен, юлны өйрәтеп.

КӨЗГЕ КЕБЕК ЯЛТЫРЫЙ

Элеккеге елларда колхозның бригада өенә төнге каравылга Мөхтәрәмә исемле хатын килеп җитүгә, көндез күз-колак булып торучы Хаҗисолтан абзый кайтып китәргә җыенган, әмма, теленә шайтан төкергән кеше буларак, тагын үзенә бер көлке ясыйсы килгән. Өй алдына яңа гына кайтарып бушаткан сабаннарга күрсәтеп, ул:

- Персидәтел иртәгә кадәр шушы сабаннарның бер мае, сәлидулы калмасын, Мөхтәрәмә апага әйт, диде, - дип, китеп барган.

Караңгы төшүгә карамастан, Мөхтәрәмә түтәй бер чиләк ком, бер чиләк китереп, казанга су тутырган да эшкә керешкән. Төне буе юкә мунчала белән комлап, көлләп, иске-москы чүпрәкләр белән ышкып, яктырганда гына эшен бетергән.

Иртә белән ялт итеп килеп торган сабаннарны күреп, персидәтел Гыйлаҗи:

- Ай-яй, көзге кебек ялтырап торалар, әллә юдыңмы үзләрен? - дип, Мөхтәрәмә ападан сораган икән, Мөхтәрәмә апа бик горур кыяфәттә:

- Юдым, энем, җиде казан су кайнаттым, кырдым, комладым, менә яңарак кына эшем бетте, - дип, агарып калган кулларын күрсәткән.

- Ә кем кушты сиңа юарга, әллә Хаҗисолтан абзый тагын шаярдымы? - диюгә, Мөхтәрәмә апа алъяпкычы белән йөзен каплап елап җибәргән:

- Шул, шул мәлгунь әйтте, син кушты диде, - дип, тагын да катырак шыңшый башлаган ди.

КАЙТАМ ДА КИТӘМ

Бервакыт Хаҗисолтан абзый әйбәт кенә төшереп алгач, өенә кайтып бара икән. Инде караңгы төшкән, өстәвенә вак кына яңгыр да сибәли икән, урамнар караңгы. Бара торгач, Хаҗисолтан абзый су кертүчеләр казыган тирән чокырга төшеп киткән да, күпме тырышса да, һич чыга алмый икән.

Үрмәләп-тырмашып караса да, һич кенә дә менәрлек түгел, агаебыз шуа да төшә икән. Утырып, бераз хәл җыйгач, ул болай дигән:

- Тагын бер тырышып карыйм да, булмаса, кайтам да китәм.

ЧАЛГЫ ТИГӘЧ МАНТЫМАС

Кызу печән өстендә олысы-кечесе, карты-яше болында мәш килә. Ир-егетләр тезелешеп печән чаба. Хаҗисолтан да шулар арасында. Ул да чалгы селти, тик аның артыннан чабылмаган үләннәр тырпаеп кала икән.

Артыннан килүче егет Хаҗисолтанга:

- Хаҗисолтан абзый, пакусыңда печәннәрең кире торып баса бит, чаба төш, - ди икән.

Хаҗисолтан абзый артына борылып караган да, һич исе китмичә:

- Чалгы эләккәч, үлән мантымый инде ул, бер әйләнеп төшәр әле, - дип, чалгысын селтәвен дәвам иткән.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: