Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ШОУ-БИЗНЕС

Гөлназ Асаеваны укыган җиреннән куарга телиләр

Яшь җырчы Гөлназ Асаева Уфа сәнгать училищесының IV курсында белем ала. Концертлар белән гастрольләрдә йөрүен дә дәвам итә. Имтиханнарны алдан тапшырыр өчен, укытучылар белән сөйләшеп куя. Укытучылар ризалыкларын биреп, билгеләрне аңа алдан куеп җибәрәләр. - Сессияне алдан тапшырганыма училище директорының ризалыгы булмады. Бернинди дә гариза язмыйча эшләдем бит. Директор бу...

Яшь җырчы Гөлназ Асаева Уфа сәнгать училищесының IV курсында белем ала. Концертлар белән гастрольләрдә йөрүен дә дәвам итә. Имтиханнарны алдан тапшырыр өчен, укытучылар белән сөйләшеп куя. Укытучылар ризалыкларын биреп, билгеләрне аңа алдан куеп җибәрәләр.
- Сессияне алдан тапшырганыма училище директорының ризалыгы булмады. Бернинди дә гариза язмыйча эшләдем бит. Директор бу эшемне аңлап алгач, укытучыларга каты шелтәсен белдерде. Миңа "2"ледән дә зуррак билге куймасыннар дип приказ чыгарган. Сессияне тапшыра алмауны сәбәп итеп, кумакчы иде. Мин тиз генә академик ял алдым. Ни дисәң дә, быел IV курс. Соңгы елым. Әти-әниләрем дә аңлады. Мин бит укымыйча, теләсә нәрсә кылып йөргән булсам бер хәл. Үз профессиям буенча эшләп йөрим. Безне халык җыярга, концертлар куярга өйрәтәләр. Имтиханнарны алдан тапшыруның бер зыянын да күрмим. Әмма директор белән шундый аңлашылмаучанлык килеп чыкты, - дип сөйләде Гөлназ Асаева.
Эльза ГАЗИЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев