Мәдәни җомга

ГӨЛДАНИЯ ХӘЙРУЛЛИНА БҮГЕН ЭНҖЕ ТУЕН БӘЙРӘМ ИТКӘН БУЛЫР ИДЕ

Татарстанның атказанган артисткасы Гөлдания Хәйруллина ире - композитор Рөстәм Хәйруллин белән нәкъ менә Нәүрүз бәйрәме көнне туй ясаган. Яшьләр Казанда Ленин исемендәге мәдәният сараенда таныша. Бирегә Гөлдания апа җырчы булып эшкә урнаша. Алар 1986 елның август аенда өйләнешергә тиеш була. Әмма пионер лагерьда эшләгәндә Рөстәм абый паспортын югалта: мотоциклда барганда,...

Татарстанның атказанган артисткасы Гөлдания Хәйруллина ире - композитор Рөстәм Хәйруллин белән нәкъ менә Нәүрүз бәйрәме көнне туй ясаган.
Яшьләр Казанда Ленин исемендәге мәдәният сараенда таныша. Бирегә Гөлдания апа җырчы булып эшкә урнаша. Алар 1986 елның август аенда өйләнешергә тиеш була. Әмма пионер лагерьда эшләгәндә Рөстәм абый паспортын югалта: мотоциклда барганда, арткы кесәсеннән төшеп кала. "Әллә өйләнергә теләмәдең инде?" - дип шаярталар да әле таныш-белешләр. Яңа паспорт икенче елга гына җитешә, шул рәвешле алар 1987 елның 21 мартында туй үткәрә.
- 6 елга якын йөреп, гаилә кордык без. Туй көне бик матур, кояшлы иде. Рөстәм белән бәхетле яшәдем. Арабыздан китүенә 7 ел була. Миңа атап иҗат иткән беренче җыры "Бәллүр чишмә" иде. Сүзләрен Шәрига Таһирова язды. Иҗатым шул җырдан башланып китте, - дип сагынып искә ала Гөлдания Хәйруллина.
.Ире Рөстәм Хәйруллина белән.
.Кызы Лилия Хәйруллина белән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: