Мәдәни җомга

Газинур МОРАТ кытыклары

КОРЫЛТАЙ Дөньяның көне-сәгате белән үзгәреп торуы законлы каракларны да кичектергесез чара-лар күрергә мәҗбүр итте. Һәм алар, мәсьәләне уртага салып сөйләшер өчен, чираттан тыш корылтай җыярга карар кылды. Акчаның да, вакытның да бик кадерле нәмәрсәкәй икәнен истә тотып, законлылар бу юлы нейтраль зонада - Швейцариядә, Алып тавы итәгендә җыелып тормаска булды,...

КОРЫЛТАЙ

Дөньяның көне-сәгате белән үзгәреп торуы законлы каракларны да кичектергесез чара-лар күрергә мәҗбүр итте. Һәм алар, мәсьәләне уртага салып сөйләшер өчен, чираттан тыш корылтай җыярга карар кылды. Акчаның да, вакытның да бик кадерле нәмәрсәкәй икәнен истә тотып, законлылар бу юлы нейтраль зонада - Швейцариядә, Алып тавы итәгендә җыелып тормаска булды, ил башлыкларына яраган - безгә дә ярар әле, дип, Сочидә генә очрашырга килеште.

...Корылтай өч минутка соңарып башланды. Чөнки Доцент килеп җитмәгән иде. Ул юлдагы «бөке»ләрне каргап, соңарганы өчен бил бөгә-бөгә гафу үтенсә дә, аны кызганучы булмады.

- Синең өч минутка соңаруың безгә өч йөз мең долларга төште, - диде корылтай рәисе Сократ төксе генә. - Шул акчага банкет чыгымнарын капларсың. Юкса, хәзер тир түгеп, эшләп тапкан акчага күңел ачып йөрер заман да түгел-түгелен. Модернизация турында уйларга кирәк!

Сократның соңгы кәлимәсе корылтайга соңарып килмәгән делегатларны да шундук айнытып җибәрде.

- Әйе, безгә дә модернизация турында ныклап уйларга вакыт җитте, - дип сүзен дәвам итте корылтай рәисе. - Дөньядан артта калырга ярамый. Акча, байлык өстендә утырып, болай да һаман койрыкта сөйрәләбез. Әнә, һичьюгы япон коллегаларыбыздан үрнәк алыйк. Илләрендә балык белән диңгез кәбестәсеннән башка урлар бер нәрсәләре дә юк, ә үзләре модернизация буенча «Коза ностра»ны да узып китте. Бүген «Якудза»ны бөтен дөньяда ихтирам итәләр. Димәк, безгә дә билләрне ныграк кысып буарга туры килмәгәе, әфәнделәр!..

Бер дә юктан әле генә өч йөз мең доллар акчасыннан колак каккан Доцентка Сократның чыгышы бигүк ошап җитмәде, билгеле. Шуңа күрә ул аңа пышылдап кына диярлек бер сорау бирергә җөрьәт итте:

- Ә модернизация дигәндә без ни-нәрсәне күз алдында тотарга тиеш булабыз соң? - диде.

Доцентның соравы залны бераз җанландырып җибәрде. Эшләр барыбер Сократ дигәнчә генә булачак, дип, моңарчы шым гына утырган Профессор да, ниһаять, калкынып куйды.

- Сократ дөрес әйтә, модернизациянең кирәклеге көн кебек ачык, - диде ул. - Ә менә аны кай төштән башласак, дөресрәк булыр икән?

Шунда түзмәде, Татарин телгә килде.

- Һәр җүнле эш үзебездән башланырга тиеш! - диде ул, чатнатып.

Татаринның сүзе, гадәттәгечә, делегатлар арасында әлләни хуплау тапмаса да, Сократ аңардан бик тә канәгать иде.

- Безгә нәкъ менә Татаринча уйлау, братва мәнфәгатьләрен алга куеп эш йөртү җитенкерәми, - дип, ул залдагыларны тагын дулкынланырга мәҗбүр итте. - Без, беренче чиратта, үзебезнең каян чыкканыбызны онытмаска тиеш. Без барыбыз да казна йортларыннан чыктык. Андагы тәртипләрне дә бик яхшы беләбез. Бүген дә, әнә, күпме кардәшебез шул йортларда баланда чөмереп юана. Ә иртәгә...

Сократ кинәт тынып калды. Хәер, аның ни әйтергә теләгәне залдагыларга болай да бик яхшы аңлашыла иде.

Банкетка тотыласы өч йөз мең доллары турында уйлый-уйлый тәмам уе качкан Доцент шулай да:

- Димәк, безнең бурыч - казна йортларын тәртипкә китерү, - дип әйтеп куярга батырчылык итте.

- Төтенең дөрес чыга, Доцент, - диде Сократ. - Ләкин казна йортларын тәртипкә китерү генә аз. Аларны модернизацияләргә кирәк. Һәркайсы биш йолдызлы кунакханә кебек балкып, күз явын алып, ымсындырып торырлык булсын.

Корылтай халкы монысын ук көтмәгән иде, билгеле. Залда бер мәлгә үлем тынлыгы урнашты. Һәркем үз кайгысына чумды, һәрберсе Швейцария банкындагы акчасын чутларга кереште.

Шулчак Сократ кабат телгә килде.

- Кешегә гомер бер генә бирелә. Аны лаеклы шартларда яшәп үткәрергә кирәк, - диде ул, ярты гомерен казна йортында уздырган Профессорга ымлап. - Иртәгә кайсыбызның кайда буласын бер шайтан гына белә. Шуңа күрә модернизация безнең намус эше булырга тиеш.

Корылтай рәисе никадәр генә ышандырырлык итеп сөйләмәсен, делегатлар арасында барыбер аның белән бигүк килешеп бетмәүчеләр дә бар иде әле. Дөресрәге, берәүнең дә миллионнарыннан алай җиңел генә аерыласы килми иде. Бу юлы да аларга әлеге дә баягы Доцент ярдәмгә килде.

- Тәкъсир, - диде ул, Сократның кочагына атылырдай булып. - Без синең тәкъдимеңне бертавыштан хуплыйбыз. Тик менә дөньяда кризис дигән зәхмәт тә бар бит әле. Ягъни мәсәлән, шундый кыйммәтле проектны үзебез генә ерып чыга алырбыз микән, диюем...

Доцентны Профессор да хуплыйсы итте.

- Бәлки, хәзергә казна йортларының өч йолдызлысы да ярап торыр... - дип, ул Татаринга күз кысты.

Шуны гына көткәндәй, Татарин сикереп үк торды.

- Мин, лаеш шулпасын сездән күбрәк чөмергән кеше буларак, шуны гына әйтә алам - безгә казна йортларын биш йолдызлы итеп модернизацияләүдән башка юл юк, - диде ул, икеле-микеле уйларга урын калдырмаслык итеп. - Дөрес, без аны үз көчебез белән генә ерып та чыга алмабыз, бәлки. Шуңа күрә, чит илләрдәге коллегаларыбызга барып та бил бөгәргә туры килүе бар. Ә нигә? Хәзер бар дөньясы инвестицияләр хисабына яши ләбаса. Без дә яшәрбез. Ләкин казна йортлары гына биш йолдызлы булсын.

Татаринның чыгышы корылтай халкына йолдыз атылгандай тәэсир итте. Бигрәк тә Сократ шат иде. Ә Татарин җилнең кайсы яктан искәнен яхшы чамалый, чукынчык, дип, канәгать елмаеп куйды ул үзалдына.
Шул көннән дәүләт эчендәге дәүләттә дә модернизация эшләре бар куәтенә башланып китте.

БЕР ГЕНӘ

Татар ПЕН-үзәгенең
шәрәфле президенты
Туфан Миңнуллинга

Татар ул мәрткә китсә дә,
Сәхнә күргәч, терелә.
Драматурглар бик күп алар,
Безнең Туфан бер генә.

Әлмәндәрле халык мәңге
Тугры калыр дененә.
Шигырь язучылар күп ул,
Безнең Туфан бер генә.

Хәйям белән чәкешә ул
Робагыйлар телендә...
Президентлар бик күп алар,
Безнең Туфан бер генә.

Ил агасы булырга да
Теләмидер кем генә...
Миңнуллиннар бик күп алар,
Безнең Туфан бер генә.

Безнең Туфан бер генә!..

ИСКЕ ҖЫРУ

Күке килеп, корып бирмәс
Ала карга оясын...
Өч татар дүрт фирка төзеп,
Ду китерә дөньясын.

ТУГАРЫЛЫП...

Тугарылып бер җырлыйсы килә,
Бер җылыйсы - аек килеш тә.
Ә безгә шул җырлау, җылавы да
Хәйямләнгәч кенә килешә.

УЕНЧАК СҮЗЛӘР

.Исерек сәясәтче аек шагыйрьгә бәрабәр.

.Вак җан белән дә зур күренә белүчеләр була.

.Хәзер юмористлар президент булып сөйли, президентлар - юморист булып...

.Без җавапсызлыгы чикләнмәгән «Rashn» җәмгыятендә яшибез.

.Кан коелганда кансызлык арта.

.Татар - кылычын ташласа да, комганын ташламаган кавем.

.Хәзер кеше сүзен сөйләп, кеше җырын җырлаучылар тәхеттә.

.Рәсәй - ул Африкада да Рәсәй.

.Күңел бушлыгын хәмер генә тутыра алмый.

.Кеше маймылдан түгел, маймыл кешедән яралган.

.Сәламәтлегең турында никадәр азрак белсәң, шулкадәр озаграк яшәрсең.

.Ирең матур кызларга күз ата дип көенмә, матур егетләргә сүз катмый дип сөен.

.Бездә нәсел-нәсәбен оныткан һәркем үзен урыс дип исәпли.

.Аллаһка - син, бәндәгә - сез, дип эндәшкән кавемнең җаны, чыннан да, серледер.

.Элек картинаны ясыйлар иде, хәзер - язалар, элек шигырьне язалар иде, хәзер - ясыйлар.

.Хәрабәләр тузаны хәтергә юшкын булып утыра.

.Тарихи хәтерсез тарихчылар да була.

.Каракны хөрмәт ит - йозагыңны бикләргә онытма.

.Халык кимегән саен халык язучылары ишәер, ди.

.Иярдән егылганга тәхет тәтемәс.

.Очын-очка ялгап яшәүнең очы күренмәскә мөмкин.

.Язучы өчен халыкка танылуга караганда каләмдәшләре арасында сан алу күпкә кыенрак.

.Зур орышлар бәләкәй ихтыяҗлардан башлана.

.Тормыштагы начарлыклар турында никадәр шәбрәк язса, язучы шулкадәр яхшырак санала.

.Кала - саланың үксез баласы.

.Татар, дигәч, Иблис тә алтатарга үрелә, ди.

.Иҗат - ул күңелнең афористик гәүдәләнеше.

.Таш балбал ишәйгән илдә кешенең кадере булмас.

.Шагыйрь - ак кәгазь битен намазлык итеп, канатлы сүз -гыйбарәләр дисбесенең асылташ төймәләрен тартып, Күкләр белән сөйләшеп утыручы дәрвиш-мосафир ул.

13 нче бит

.Кеше сөйми - халыкны ярата.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: