Мәдәни җомга

Фәйрүс ГОСМАН кытыклары

НЕГР КИЯҮ 1982 елның язы. Мөслим Сабан туена Кубадан килгән негр кияү кунакка кайта, дигән хәбәр таралды. Райкомда бу мәсьәлә буенча тиз арада бюро утырышы үткәрелеп, һәр оешмага урам, Сабан туе мәйданын интернациональ таләпләргә җавап бирерлек дәрәҗәгә җиткерү бурычы куелды. Зур тизлектә тәртипкә китерү, буяу-агарту, агачлар һәм чәчәк утырту, коймалар...

НЕГР КИЯҮ

1982 елның язы. Мөслим Сабан туена Кубадан килгән негр кияү кунакка кайта, дигән хәбәр таралды. Райкомда бу мәсьәлә буенча тиз арада бюро утырышы үткәрелеп, һәр оешмага урам, Сабан туе мәйданын интернациональ таләпләргә җавап бирерлек дәрәҗәгә җиткерү бурычы куелды. Зур тизлектә тәртипкә китерү, буяу-агарту, агачлар һәм чәчәк утырту, коймалар алмаштыру, урамнарга асфальт түшәү эшләре башланды. Негр кияү кайтачак йорт һәм урам бер атна эчендә танымаслык булып үзгәрде. Тапшырылган эшләрнең үтәлешен райком секретаре шәхсән үзе контрольдә тотты, көн саен киңәшмә җыеп, башкарылган эшләргә йомгак ясап, эшне җиренә җиткереп үтәмәгән җитәкчеләргә «нашатырь кыстырды».

Ниһаять, көткән көн килеп җитте, Казаннан самолет белән очып кайтачак негр кияү белән кызны каршыларга аэропортка Мөслимнең барча халкы җыелды. Райком секретаренең машинасы персонально негр кияүне «туда-сюда» йөртү өчен тәгаенләнде.

Самолет ишеге ачылып, трапта ике метр буйлы кап-кара негр кияү белән сап-сары чәчле килен күренүгә, тынлы оркестр уйнап җибәрде. Мондый ук каршы алуны көтмәгән негр кияү баштагы мәлдә хәтта аптырап калды.Укучылар йөгереп килеп, чәчәкләр тапшыргач, райком секретаре кыскача нотык тотты... Зур татар чәк-чәген авыз иттергәч, кияү белән кәләшне «Волга» машинасына утыртып, Мөслимне уратып, Ык буйларыннан әйләндереп, кызның туган йортына килеп туктадылар. Ул, мин сиңа әйтим, монда җыелган халык - аю биеткәнне карарга да бу кадәр кеше килмәс. Агач башларында да, койма өсләрендә дә кеше утыра. Машинадан төшүгә үк, зур йомшак мендәр өстенә бастырып, икесенең дә авызына бал һәм май каптырдылар. Тулы чиләкләр күтәреп, яшьләрне каршыларга чыккан Хөмәйрә апа негр кияүне күрүгә, шаккатып, чалкан авып китте, ярый әле кырыйда торган егетләр тотып өлгерде. Ә өй эчендә аны-моны уйламый уйнап йөргән бала-чага негр кияүне күрүгә, котлары алынып, «горилла килгән», дип, акырып-бакырып, карават асларына кереп качты.

Шул ук көнне районның иң зур түрәләре катнашында туй мәҗлесе үткәрелде, кияү мунчасы ягылды. Ә икенче көнне район Сабан туенда кадерле кунак буларак, негр кияү белән кызга трибунадан урын бирелеп, райкомның истәлек бүләкләре тапшырылды. Негр кияү чүлмәк вату ярышында, кыз көянтә-чиләк белән су ташуда катнашып, җиңү яулады.

Мөслимдә бер атна кунак булгач, кияү белән кызны зур хөрмәт белән Кубага озату кичәсе оештырылды.

Ә Гаванада боларны негрның туган-тумачалары каршы ала. Ир дә, хатын да мәртәбәле урыннарга урнашып, матур гына эшли башлый, озак та үтми кыз балалары туа. Инде җырлап кына яшисе, югыйсә, ләкин 1991 елда Советлар Союзы таралгач, Кубага да ярдәм килү туктала.

Негр кияү ерак рейсларга йөрүче корабль капитаны булып, 6-7 айлык командировкаларга китеп бара. Гаванада яшәү шартлары начарая, туган ил сагындыра башлый.

Ниһаять, 1994 елда Русия илчелегенә барып, документлар тутырып, судлашып йөри торгач, көч-хәл белән туган нигезенә кайту бәхетенә ирешә хатын. Ләкин монда да хәлләр шәптән түгел, әти-әнисе кыз Кубада вакытта ук вафат булган, завод -фабрикалар туктап калган, колхоз-совхозлар бөлгенлеккә төшкән. Бөтен оешмаларда кыскарту, эшсезлек хөкем сөрә.

Аллаһы Тагәлә бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына, диләр. Электән яратып йөргән егетенең өйләнмәгән икәнен ишетеп, Куба килене тиз генә аның белән элемтәгә керә. Нәтиҗәдә, алар озак та тормыйча кавышып, бергә яши башлый. Яңа иренең ярдәме белән хатын киредән Кубага барып, кызын әтисенә калдырып кайта. Ә Кубада негр кияүне диңгез флоты министры итеп куйганнар икән. Ул хатынын үгетләргә тотына:

- Китмә, бергә яшик, баланы да бергә тәрбияләрбез, - ди.

Бер авызы пешкән - өреп каба, диләр, хатын ризалашмый, киредән туган ягына кайтып, бүгенге көндә дә исән-сау гына яшәп ята.


Пузны, Газинур

Шәрифулла абый, бик каты чирләп, түшәккә ауган. Берничә көн күренмәгәч, тукта, нишләп ята икән, дип, күршесе Газинур моның хәлен белергә кергән. Шул арада ябыгып киткән Шәрифулла абый, көчкә тын алып:

- Салкын тидереп, бик каты авырып киттем бит әле, күршекәем, әллә нәрсә булды, - дигән.

- Ашыйсы килгән берәр ризыгың булса, әйт, Шәрифулла абый, пешереп кертербез, - дигән Газинур, ялгыз яшәгән күршесен кызганып.

- Мөмкинлегең булса, тавык шулпасы әйбәт булыр иде,-дигән хаста, бик авырлык белән генә.

Шуннан соң тагын берничә көн үтә. Ниһаять, Газинур тавык шулпасы пешерттереп кереп җитә.

Ул арада Шәрифулла абый тагын да бетерешкән, тамагыннан ризык үтми башлаган:

- Пузны, Газинур, булмый, инде күп гомер калмагандыр, Аллакаем җәннәттә хур кызлары кулыннан йөзем җимешләре ашап, зәм-зәм суы эчәргә насыйп итсен, - дип әйләнеп яткан.

Фәрештәләрнең, амин, дигән вакытына туры килмәгәнгәме, Шәрифулла абыйга хур кызларын «кытыкларга» тиз генә насыйп булмады. Бер айдан терелеп чыгып, озак та тормыйча, бик дуамал бер хатынга өйләнде һәм бик күп еллар җигелеп тормыш арбасын сөйрәде.


Исәр Шәкүр

1968 ел. Кая да булса туристик походлар оештыру тәртибе юк вакыт әле. Күрше авылдан урап кайту - ул чор өчен зур сәяхәт санала иде. Иске Әгъбәстән Шәкүр абыйның да ай саен безнең авылга килеп, "концертлар" куеп китүе шул сәяхәтнең бер чагылышы булгандыр, күрәсең. Ә ул елны аның чираттагы "гастроле" Калмыя елгасында боз киткән чорга туры килде.

Ташу вакытында күпер китү сәбәпле, бүрәнәдән басма салып куйдылар. Шул басмадан чыгып, Әлмәт кибетеннән бер ярты алып "манчыгач", Шәкүр абыйның күңеле хәтәр күтәрелеп китте. Бүреген кыңгыр салып, урам буйлап җыр сузып кузгалып китте бу кибет яныннан:

- Кызлар күрсәм кызамын,
уң кулымны сузамын,
Кыз дигәнем хатын булса,
кырын карап узамын...

Без, бер көтү бала-чага "кәмит" күрү нияте белән аның артыннан иярдек. Ниһаять, урамда очраган һәр кеше белән исәнләшеп, үзенең данный момент ындыр табагында «амбар кумагы» булып эшләвен тасвирлап, хәл-әхвәл алмашкач, олы мөрәвәтле эш майтарган кыяфәттә җырлый-җырлый елга аркылы салынган бүрәнә басмага килеп керде бу. Сул кесәсенә бүреген, уңына эчелеп бетмәгән аракысын кыстырып, елга аркылы чыга башлады. Малайлар:

- Шәкүр абый, ипләбрәк атла, бүрегең төшеп кала, - дип кычкырды. Моңа әллә бар, әллә юк, әйләнеп тә карамый, басма буйлап баруын белә. Шунда бер шук малай:

- Шәкүр абый, аракың төшеп китә, - дип кычкырып җибәрде. Шул минутта, үзенең басмада икәнен дә онытып, бу кадәр зур югалтуны булдырмый калу нияте белән, Шәкүр абый кырт борылып, "төшеп барган" шешәне тотарга омтылды. Нәтиҗәдә, аягы таеп китеп, елгага очты. Ярый, бәхетенә, елгада агып барган зур гына боз кисәге өстенә килеп төшеп, кычкыра-кычкыра агып та китте. Без авылга йөгердек, олылар телефоннан шылтыратып, Әгъбәскә хәбәр бирде. Авыл халкы тиз генә җыелып чыгып, багорлар, баулар белән Шәкүр абыйны елгадан сөйрәп чыгарды.

Шул вакыйгадан соң Шәкүр абыйга "Исәр Шәкүр" дигән кушамат тагылды, ә үзе бик озак вакыт безнең авылга килми торды.

Кәрт уйнаган өчен - каты шелтә

Институт тәмамлагач, Л.Фазылҗанов (хәзер авыл хуҗалыгы фәннәре докторы) эшкә Тывага җибәрелә. Барып урнаша болар бер иптәше белән зур гына сарыкчылык совхозына. Мондагы унар мең сарык ел дәвамында тауларда көтүдә йөри икән. Тау башындагы бер кышлакта яшәргә йорт бирәләр. Әйбәт кенә урнашып, эшли башлый болар.

Көннәрдән бер көнне мондагы эш барышы белән танышырга партия райкомыннан вәкил килеп төшә. Совхоз белән танышып йөреп кайткач, сый-хөрмәт хәзерләп, райком вәкилен шәп кенә кунак итәләр. Соңыннан бергәләп кәрт уйнарга тотыналар. Ни гаҗәп, һәр уенда райком вәкиле "дурак" кала икән. Уйнап арыгач:

- Ярар, иртәгә эшкә барасы, җәй урынны, "дурак", яттык, әйдә, - дип, райком вәкилен дә йокларга яткыралар.

Икенче көнне тагын бер бригададан уратып, сыйлап-көйләп озаталар райком вәкилен.

Ә бер көннән, боларны партия райкомына чакырып, телефонограмма килеп төшә. Егетләр:

- Теге вәкил безнең эшне ошатып, бик мактап киткән иде, рәхмәт белдермәкчеләрдер инде, - дип, иртүк чыгып китеп,120 чакрым ераклыктагы район үзәгенә юл тота. Килеп керсәләр, боларны бик төксе каршылыйлар.

- Безнең вәкилне "дурак", дип мыскыл иткәнсез икән, - дип, икесен дә эт итеп сүгеп, каты шелтә чәпеп, кайтарып җибәрәләр...

Берлинны алган...

Шакир абый тумышы белән 1930 елгы булгач, сугышка эләкмәгән. Ләкин ул фронтовикларның сөйләгәнен бик йотлыгып тыңлый торган иде. Бигрәк тә Берлинны алу операциясендә катнашкан Салихҗан абыйдан һәр йорт, подвал өчен барган сугышларны бөтен нечкәлекләре белән сөйләттереп, исендә калдырды.

Көннәрдән бер көнне болар Мөслим «Сельхозтехника»сында трактор ремонтларга килгән дуслары белән «сыйлангач», сүз иярә сүз чыгып, «йодрык уйната» башлаган. Кайсыдыр - монда сугышалар, дип хәбәр салгандыр, күрәсең. Милиция хезмәткәрләре килеп, 15 тәүлеккә алып китә боларны. Шунда Шакир абый:

- Сез нәрсә, егетләр, Берлинны алган фронтовикны 15 суткага утыртмакчы буласызмы әллә?- дип, камерага кермәү өчен бик нык тарткалаша икән. Бу хәлне яңа гына килеп эшли башлаган милиция башлыгы ишетеп алган да, Шакир абыйны үзенә чакырткан:

- Сез Берлинны алуда катнашкан фронтовикмы әллә? - дип сораган.

Шакир абый үзе сугышта катнашкан кыяфәттә, кайсы дивизия составында, ничәнче полкта, командирлары кемнәр булганын да әйтеп, Салихҗан абыйдан ишеткән Берлин операциясе тарихын түкми-чәчми сөйләп тә биргән. Милиция нәчәлниге белән болар полкташлар булып чыккан хәтта. Кочаклашып хәл-әхвәл белешкәч, танышу хөрмәтенә бер ярты "наркомовский" белән сыйлап, милиция машинасы белән өенә кадәр илттереп куйдырган Шакир абыйны яңа нәчәлник.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: