Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ШОУ-БИЗНЕС

Фирдүс Тямаев: “Куштауны яклаган өчен мине “заказать” итәләр”

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев Башкорстанның Кыргыз Миякә җирлегендә 22, 23 мартта концерт куярга тиеш була.

Артистлар алдагы көнне Кама Тамагында чыгыш ясый һәм 700 чакрым юл узып, күрше республикадагы тамашачысы янына бара. Әмма күршедәге хакимият кенә Фирдүсне колач җәеп каршы алмый: концерт бөтенләй өзелә, халык тамашасыз кала.

Бу хәлне җырчы видеога төшереп, бүген социаль челтәргә урнаштырды. Шул уңайдан Фирдүс Тямаевның үзенә шалтыраттым.

- Фирдүс, хәерле кичләр! Башкортстанда концертларыгыз белән күңелсез хәл килеп чыккан икән. Алар үзләре моны нәрсә дип аңлатты?

- Февральдә Башкортстанның җитәкчесе Радий әфәнде (Радий Хәбиров—авт) коронавирус булганга, чит региондагы артистларга әлегә керергә ярамый (Башкортстанга—авт) диде. Димәк, руслар, удмуртлар, татарлар — берсе дә ярамый. Бары Башкортстаннар гына ярый. Башкортстанлыларга үзләренә залны 30 процент тутырып куярга ярады. Ярамый — ярамый инде. Ә Уфа белән Стәрлетамакка ярый, чөнки аларның биналары шәхси кулда, Мәскәүгә карый. Монысы бер.

Аннан коронавирус бетте, боларда концертларга юл ачылды. Хәзер без киләбез, безгә “маршрутный лист” бирмиләр. Аларда шундый әйбер бар. Янәсе, без нинди җырлар җырлыйбыз, нәрсәләр җырлыйбыз, шуңа кул куйдырырга тиеш. Анысын мин шулай ук аңлап бетермим, чөнки без “шәхси” артистлар. Ә Иркәгә “по блату” биргәннәр. Чишмәдә дә куйган, чөнки “маршрутный лист”ы булган. Тик аны күрсәтмиләр, чөнки ул юк. Әгәр дә анарда ул булса, икенче сорау: ник безгә бирмиләр?

Хәзер аларда заллар 100 процент ачылды, ләкин безгә юл юк. Монда әйтелде: районнар, шәһәрләр үзләре хәл итсен. Телиләр икән алалар, теләмиләр икән юк. Кайбер районнар килеште. Моның бернинди законы юк, бу законда каралмаган. Ягъни тотылсалар, штраф дигән әйбер юк.

- Җырчыны концерт куйдырыргамы-юкмы, җирле хакимият үзе хәл итә булып чыга инде?

- Әйе. Без берничә районны алып карадык. Бүген бардык Кыргыз Миякәгә. Аншлаг. Халык 200-300 әр чакрым ераклыктан килгән. Без килдек. Мин соңрак килдем. Төркем килеп, аппаратураны урнаштырган. Концертка ике сәгать кала мин килеп тә кердем, ут юк. Әлегә электрны сүндерделәр ди. Аннан администратор әйтә, нәрсәдер “не то” монда, ди.

Халык җыела башлады. Эшнең нәрсәдә икәнен аңладык инде. Подвалның ишеге ачык, ә электр щиты торган бүлмә ишеге ябылган. Болай гына калдырсак, без гаепле булып калабыз. Миңа көтеп торырга, подвалга төшеп, видеоларга төшерергә туры килде. Шул.

Анда Сирин дигән методистлары бар. Ул ниндидер район башлыгы урынбасарына шалтыратты. Урынбасар өстән шундый сценарий ясарга кушылды, диде.

Мин башта моны җанисәп белән бәйле дип уйлый идем. Юк бугай. Шундый мәгълүмат ишеттем: Куштауны яклаган өчен мине “заказать” итәләр.

- Сез Башкортстанда беренче генә чыгыш ясарга бармыйсыз. Алдан андый әйберләр юк идеме?

- Алдан андый әйберләр юк иде. Берничә район “кара яна” иде, кертми иде. Яфалап бетерәләр иде.

- Башкортстанның Мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать итәргә уйламыйсызмы?

- Мин бу видеоны куйдым. Монда юләрләр юк инде. Барысы да аңларга тиеш. Без барыбыз да Россия гражданнары. Ник без анда кермәскә тиеш? Ник без алардан “маршртутный лист” алырга тиеш? Иң мөһиме, Башкортстанда туып, Татарстанда гомер буе яшәгән артистлар анда да ярый, монда да ярый. Хәзер миңа нәрсә, Башкортстанда туарга кирәкме, әллә үземне башкорт дип яздырыргамы? Әллә анда “пропискага” керергә кирәкме? Без бит аңламыйбыз сәбәбен. Болай да бездә 95 процент артистлар Башкортстаннан. Алар анда да куя, монда да. Әле бер ун артист керә алмыйбыз.

- Ул исемлектә кемнәр бар?

- Илсөя керә алмый, Рифат керә алмый, Данир керә алмый, мин керә алмыйм.

- Аларның Куштауга кагылышлары да юк бугай...

- Бар, Илсөя чыгарды бит. Рифат та чыгарды. Аларны кертсәләр, мин дә сорыйм: нигә аларны керттегез, мин юк дип. Монда бер “козарь” бар. Иркәне керттеләр, без юк. Җавап бирсеннәр. “Маршрут листы” бар икән, нигә безгә маршрут юк? Закон барысына да бер түгелме? Әллә монда берсенә акча түләргә кирәкме? Мин андый кеше түгел.

- Чыгымнарыгыз да зурдыр?

- Бүген барып кайтырга 50 мең акча китте.

- Билетлар мәсьәләсе ничек?

- Билетларны белмим, халык нәрсә эшләр башым миңгерәгән. Халык белән бергә еладык, җырладык та, кайтып киттем.

P.S. Куштауда булган хәлләр хакында биредә укый аласыз. 

 

Лилия ЛОКМАНОВА

"Шәһри Казан"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X