Мәдәни җомга

Фердинанд Сәлахов: “Сигез айлык вакытында кулымда үземнең улым үлә язды..."

Әллә җиңел сөякле һәм хәрәкәтчән, әллә инде тормышка карашы шундый булганга, аңа үз яшен бирү генә түгел, бабай дип тә әйтергә тел әйләнми Аңа һич кенә дә 65не биреп булмый! Шул яшенә җитеп, бик күп сынаулар узган, көчле авыруларны җиңгән әлеге шәхес – танылган җырчы Фердинанд Сәлахов безнең “Кунак бүлмәсендә” – кунакта!

– Фердинанд абый, сүзне исемегездән башлыйк әле. Татар өчен сирәк очрый торган исем бит...
– Үз исемемә 22 яшемдә ияләштем. Армиядә Алексеевск районыннан Фердинанд Фәтхетдинов дигән бер егет белән хезмәт иттем. Аңа гел Фердинанд дип йөри-йөри, үзем дә ияләштем. Авылда исә мин Хәмзә булып үстем, авыл халкы йә энем белән икебезне бер исемдә, йә әни исемен кушып «Зәйнәб малае» дип атый иде. Хәзерге көнгә кадәр тамашачылар да: «Сәлахов, кем әле син, исемең ничек әле?» – диләр. Фамилиям һәрчак исемемнән алда йөрде.
Бу исемне әти кушкан дип уйлый идем. Без Мәскәүдә яшәдек. Андагы күршеләрнең Фердинанд исемле малайлары булган. Шул малайның исеме ошый иде миңа дип, әнкәй кушкан икән. Ул бу хакта миңа үләр алдыннан гына әйтте.

- Ә кушаматыгыз бар идеме?
– Медицина институтын ташлап, консерваториягә кергәннән соң, “Шаляпин” дип йөрделәр. Кечкенә вакытта “интеллигент” дип йөртәләр иде, анысы әтидән башланды. Яхшы укый идем, әйберләрем дә һәрчак тәртиптә иде. Энекәшләр китап-дәфтәрләремне алып, туздырып уйныйлар, мин шуңа елап утыра идем. «Ник елыйсың?» – диләр» Мин аңлатам инде. Шуннан әти энекәшләргә: «Ник тиясез шул интеллигент нәгаләтьнең әйберләренә. Уйнар әйбер беткәнмени сезгә!» – ди.

– Җырга сәләтегез кечкенәдән булган бит инде. Ник медицина өлкәсен сайладыгыз?
 – 10нчы сыйныфта укыганда мине Апаска, Казанга, башка районнарга төрле конкурсларга җибәрәләр иде. Бер тапкыр Казанга конкурска килгәч, әтинең сеңлесе мине бер танылган артистка тыңлатып карады. “Тавышы юк, булырга да мөмкин түгел”, – диде теге. Мәктәпне тәмамлагач авылдан шәһәргә китү мең бәла, паспорт бирмиләр иде. Колхоз рәисе мин җырлап йөргәч, авылга клуб мөдире кирәк булыр дип, паспорт алырга белешмә бирде. Мин, авылдан чыгып киткәч, “шыпырт” кына медицина институтына барып кердем. Болар мине мәдәният институтында укый дип беләләр инде. Белешмә дә сораучы юк. Ничек ул вакытта кешегә шул кадәр ышанып булгандыр?! Ни генә әйтмә – чиста заман булган инде.
Дүртенче курска кадәр укыдым да, «минеке түгел бу» дигән фикергә килдем. Җырлыйсым килә иде, күңел дә гел сәхнәгә тартты. Консерваториягә килдем. Ләкин биредә хәрби кафедра юк, анда укыр өчен армиягә бару кирәк иде. Нәҗиб Җиһанов: “Армиягә бар – туп-туры үземә кайт», – диде. Укыганда, психиатриядә төнлә эшли идем.

– Медицина институтында алган белемнәрегезнең тормышта кирәге чыктымы?
– Белгән әйбер беркайчан да зыянга түгел. Булды андый очраклар. Консерваториядә укыганда психбольницада эшләп алдым, студентка акча артык түгел бит. Сигез айлык вакытында кулымда үземнең улым үлә язды. Аны терелттем. Күптән түгел оныгым белән шул ук хәл кабатланды. Телевидениегә тапшыруда язылырга баргач бер артистка ашыгыч ярдәм күрсәтергә туры килде.

– Әтиегез фаҗигале төстә дөньядан киткән. Аңа үпкә саклыйсызмы?
- Әти миңа 13 яшь булганда вафат булды. Үзе теләп... Әтинең миңа мөнәсәбәте бала чактан саклкын булды, шуңа үпкәм бар иде. Тормыштан андый юл белән китүе ул үпкәне тирәнәйтте генә. Еллар узгач мин аның нигә шулай эшләгәнен аңларга тырыштым. Аңладым да бугай. Әтигә хәзер бернинди дә үпкәм юк. Бәлки ул минем үзенчәлеклерәк бала булганымны күргәндер һәм шуңа күрә күп таләп иткәндер. Миңа мәктәптә “4”ле алырга да ярамый иде. Берсендә “4”ле алган өчен кайтып еладым. Мине әби бик ярата иде, елаганны күргәч, атасы ачуланыр дип “4”лене бетерәм дип, көндәлекне тишеп чыгарган.

– Ә үзегез нинди әти?
– Әйбәт әти! Мин – “ӘнТи”! Мин балаларым өчен барысын да әзер. Таләпчән дә булырга тырышам, һәрхәлдә «фасонын китерәм» инде. Кырыслык мәсәләсендә мин йомшаграк.

– Малайларны берәр нәрсә өчен “җәзага тартканыгыз” бармы?
– Юк, Аллага шөкер, җаза бирерлек гамәлләр кылганнары юк. Мин аларны 16 яшенә кадәр сәгать 9да йокларга яткырдым, режим һәрчак каты булды, анысы бар.

– Балаларыгызның мәктәптән нинди билгеле алып кайтуы сезнең өчен мөһим идеме?
– Юк.

– Сезнеңчә ничек – бала барлык тәртип нормаларына тәңгәл булырга тиешме, әллә аның, бернинди кысаларга кермичә, җәмгыятьтә үз урынын табуы мөһимрәкме?
 – Бала вакытта бәхет турында уйламыйсың. Ата-ана баласы бәхетле булсын өчен, аңа юнәлеш бирергә тиеш. Балаң үзе сораса – киңәшеңне бирәсең. Ә аны эткәләп-төрткәләп, җитәкләп, алдында ишекләрне ачып йөрү – зыянга гына. Бу дөньяга һәркем бәхет өчен туа, ул аның үз юлы, үзе эзләп тапса – кыйммәте дә шунда.
Үз мисалымда әйтәм. Улым Маратны 90нчы елларда Казанда бик актив булган «урам төркемнәре»нә эләгүеннән куркып, хореография училищесына бирдем. Җиде ел укыды, аннан ун ел Җыр һәм бию дәүләт ансамблендә эшләде. Бервакыт: “Әти, бу минеке түгел. Мин синең өчен унҗиде ел сикердем, җитте”, – диде. Хәзер ул башка кәсептә һәм үзе белән гармониядә.

– Бабай буларак нинди сез?
– Оныклар туганчы, “оныкларым булса – кулдан да төшермәмен», – дип уйлый идем. Юк, алай түгел икән. Мин аларга битараф түгел, ләкин үземне “сумасшедший бабай» да дия алмыйм. Чөнки Баладан Аллаһы Тәгалә ясарга ярамаганын беләм. Балаларымның, оныкларымның сәламәтлеге, бәхете өчен борчылам, мөмкин кадәр ярдәм итәм.

– Быел авыр ел булды. Ләкин уңышлар да бардыр бит...
– Юбилеема багышланган бенефисымны көтәм. Ул 4 гыйнварда Татар дәүләт филармониясендә узачак. 40 еллык иҗатыма нәтиҗә ясап, тугъры тамашачыларыма рәхмәт әйтер вакыт җитте. Шул теләгем чынга ашса – быелгы елның иң зур уңышы минем өчен шул булачак!

 

Лилия ЛОКМАНОВА

"Шәһри Казан"

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: