Мәдәни җомга

Фердинанд Сәлахов: “Популяр да булмадым, төшеп тә калмадым”

Казахстанда «SilkWayStar» исемендәге Халыкара музыкаль бәйге тәмамланды. Ул өч ай дәвам итте. Жюриның бер әгъзасы булып Россиядән Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов сайланган иде. Конкурстан алган тәэсирләре турында Фердинанд әфәнде теләп уртаклашты. - Фердинанд әфәнде, Казахстаннан нинди хисләр белән кайттыгыз? - Ике айга якын Казахстанда жюрида булдым. Бик җиңел булмады....

Казахстанда «SilkWayStar» исемендәге Халыкара музыкаль бәйге тәмамланды. Ул өч ай дәвам итте. Жюриның бер әгъзасы булып Россиядән Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов сайланган иде. Конкурстан алган тәэсирләре турында Фердинанд әфәнде теләп уртаклашты.
- Фердинанд әфәнде, Казахстаннан нинди хисләр белән кайттыгыз?
- Ике айга якын Казахстанда жюрида булдым. Бик җиңел булмады. Төрле илләрдән, мәсәлән, Үзбәкстан,
Кыргызстан, Башкортстан, Грузия, Таҗикстан, Казахстаннан көчле конкурсантлар катнашты. Татарстан данын талантлы җырчыбыз Мәликә яклады. Үзбәкстаннан татар кызы Сәидә бар иде. Аның тамырлары Татарстаннан. Әлеге конкурсны күрергә теләүчеләр ТНВ каналы аша да карый ала.
- Җиңүче турында берничә сүз.
- Бәйгедә Кыргыз егете Омар җиңде. Тәҗрибәле, тавыш тембры аеруча матур. Бик итәгатьле, сәхнә өчен туган бала. Мәликә җыйган баллары буенча өченче урынны яулады. Аның чыгышы фаворитлар рәтендә барды. Үзенең көчле җырчы икәнен тагын исбатлады. Әлеге конкурс аша Казахстан үзенең сәнгатен, телен, милләтен пропагандалады. Конкурсантларга бөтен мөмкинлекләрне дә тудырдылар. Кунакханәдә тору, ашату, машинада йөртүне кайгыртканнар иде. Конкурсантлар тыгыз графикта эшләде. Көне-төне телевизион съемкада булдылар. Без дә, жюридә утыручылар, 12-13 әр сәгать съемкада утырдык.
- Гел гастрольләрдә булгач, оныклар белән аралашырга вакыт каламы соң?
- Без, артистлар, ул тормышка өйрәнгән инде. Әлбәттә, гастрольләрдән кайтуга гаилә белән булырга тырышасың. Күптән түгел оныгыбыз Тимур туды. 5 ай булды. Аның белән мәш киләбез. Оныклар күп, анысы зур сөенеч. Әлегә Тимуры - төпчеге. Соңгысы булмас, шәт. Тагын алып кайтырлар, Алла боерса.
- Татар теленә янаган хәвеф турында да фикерегезне җиткерсәгез иде.
- Башка милләтләргә хөрмәте булмаган илнең киләчәге булмаячак. Татар теле - Россиядә икенче тел. Әүвәл телебезне, аннары динебезне алырлар. Хәтта башка милләт кешеләре дә безнең татар теле белән кызыксынганда аны юкка чыгару бик гаҗәеп хәл. Мин 38 ел буе татар татар булсын дип яшәдем, җырладым. Шлягер, дискотека җырларын гына башкарып та, популяр җырчы булып китәр идем.
- Заманында популяр җырчы идегез бит.
- Булмадым, омтылмадым да. Равил абый Шәрәфиев, Илһам абый Шакировлар "Син шундый-шундый җырлар башкарырга тиеш" дип, мине дөрес юлга кертеп җибәрде. Милләтне, телне саклый торган җырлар башкардым. Һәрхәлдә кешене табын артында биетә торган түгел. СССР таркалганнан соң, "шылтыр-пылтыр", ягъни бик җиңел җырларга күчтек. Шундый мәҗлес җырлары башкаручылар популяр булып китте. Мине коммерция юлы бөтенләй кызыксындырмады. Чөнки мин ач, ялангач түгел идем. Популяр да булмадым, төшеп тә калмадым. Ә бары тоткан кыйблама тугъры булып калдым.
Эльза ГАЗИЗОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: