Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ШОУ-БИЗНЕС

Быелгы “Үзгәреш җиле”ндә катнашкан Салават Миңнеханов сәхнә артына шаккаткан

"Үзгәреш җиле" фестивале турында төрле сүзләр йөрде. Узган ел бик күп тәнкыйть сүзләрен ишеткән идек. Быелгысыннан да бик үк канәгать калмаучылар бар. Шунысы кызык: артистларга карата мөнәсәбәт ничек булды икән? Бу хакта Салават Миңнеханов белән сөйләштек. Быел "Үзгәреш җиле" фестивалендә җырчы Салават Миңнеханов беренче тапкыр катнашты. Аңа тәкъдимне Венера Ганиева...

"Үзгәреш җиле" фестивале турында төрле сүзләр йөрде. Узган ел бик күп тәнкыйть сүзләрен ишеткән идек. Быелгысыннан да бик үк канәгать калмаучылар бар. Шунысы кызык: артистларга карата мөнәсәбәт ничек булды икән? Бу хакта Салават Миңнеханов белән сөйләштек.
Быел "Үзгәреш җиле" фестивалендә җырчы Салават Миңнеханов беренче тапкыр катнашты. Аңа тәкъдимне Венера Ганиева үзе ясаган.
- Салават, "Үзгәреш җиле"ндә нинди хисләр кичердең? Дулкынлану булдымы?
- Дулкынлану булды, әлбәттә. Үземне ничектер космоста сыман хис иттем. "Күпме күзләр күреп онытылган" җырын башкардым. Артта - 50 музыкант. Тавыш чип-чиста яңгырый. Миңа тавышны әле беркайда да шулай чиста итеп куйганнары булмады. Тере тавышка җырлау үзе бер рәхәт.
- Быел фестиваль икенче мәртәбә узды. Узган ел бик күп тәнкыйть әйтелгәнгә күрә, тәкъдимнән баш тарту теләге барлыкка килмәдеме?
- Дөрес, тәнкыйть сүзе күп булды. Узган елгы фестивальдә катнашмадым. Шуңа чынын әйтә алмыйм. Телевизордан караган белән якыннан күргәнне чагыштырып булмый. Бу юлы инде үз күзләрем белән күрдем. Бик теләп катнаштым. Миңа: "Салават, сезнең эстрадагыз үсештә", - дип башкортлар шалтырата. Чыннан да татар җырының үсешендә "Татар җыры", "Болгар радиосы" премиясе, "Татар моңы" кебек фестивальләр роль уйнамый калмыйдыр. Әмма нишләптер татарлар бер-берсен ашарга гына тора. Бу бары көнләшүгенәдер дип уйлыйм.
- Сәхнә артын тамашачы күрми. Шул хакта да сөйләсәң иде.
- Фестивальгә әзерлек җәй аеннан ук башланды. Мәскәүгә репетицияләргә йөрдек. Татарстанда уза торган башка фестивальләр белән чагыштырып әйтәсем килми. "Үзгәреш җиле"ндә артистка карата мөнәсәбәтнең бик яхшы булуына шаккаттым. Чын артист итеп карадылар. Кулларында гына йөрттеләр диярлек. Репетиция вакытында ашау-эчү мәсьәләсен дә кайгыртканнар. Бик игътибарлы булдылар.
Эльза ГАЗИЗОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев