Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ШОУ-БИЗНЕС

“Әбиемә ачу сакламыйм”: җырчы Марсилия тормыш юлы хакында елый-елый сөйләде

Татар тамашачысына “Бәхетле бул, балам”, “Мода”, “Кагылмагыз җаныма” кебек җырлары белән таныш ул. Чаллы шәһәренең Энергетиклар мәдәният сараенда ике дистә ел җырчы булып эшли. Быел музыка өлкәсендә икенче югары белемле булып, Винера Ганиева кулыннан диплом алды.

Марсилиягә язмышның бик кырыс сынауларын узарга туры килгән. Бик яшьли әнисез калып, усал әби тәрбиясендә үскән.
– Марсилия чын исемегезме, әллә псевдониммы?

– Псевдоним. Мәрхүм әтием Марсил истәлегенә “Марсилия” дигән псевдоним алырга булдым. Ул миңа бик ошый, илһам, көч бирә.

– Чын исемегез ничек?

– Елена. Әнием – рус, әтием – татар. Әнием Любовь исемле булган. Пермь краеның Александровск шәһәрендә туганмын. Әниемне хәтерләмим. 2 яшь тә 5 ай вакытта Кукмара районының Кәркәвеч авылына әтиемнең әнисенә, ягъни әбиемә алып кайтканнар. Язмыш шулай кушкандыр күрәмсең. Әтием һәм әбием кулында чын татар кызы булып тәрбияләнеп үстем. Әнием рус милләтеннән булгач, әбием кырынрак караган, кабул итмәгән, диләр. Шул басымга түзмичә, әни киткән дип тә әйтәләр. Бер биш ел элек Пермь өлкәсенә барып, туганнарымны күреп кайттым. Әниемне күрергә теләп барган идем дә, моннан 15 ел элек мәрхүм булганын әйттеләр. Фотосурәтен генә алып кайтып күрергә язды. Әтием дә, әбием дә 15 еллап мәрхүмнәр инде. Бертуганнарым юк. Интернеттан әниемнең туганнары белән аралашып торабыз. Чаллы шәһәрендә әтиемнең сеңлесе бар. Аны үз апам кебек якын күрәм.

– Авылда әтиегез белән бергә яшәдегезме? Әбиегез сезгә карата да кырыс булдымы?

– Әтием Александровск шәһәрендә офицер булып хезмәт иткән. Әнием белән шунда гаилә коргач, мин туганмын. Әмма миңа 2 яшь тә 5 ай вакытта әти белән әни аерылыша. Әти мине әнисенә, ягъни әбиемә кайтара. Ә үзе кире Пермьгә, хезмәтен дәвам итәргә китә. Телем русча ачылган була. Баштагы вакытларда бер-беребезне аңламавыбызны әбием бик кызык итеп сөйли иде. 10 сыйныфка кадәр әбиемдә чын татар кызы булып үстем. Гаугалы кешеләр була бит әле?! Авылда әнә шундый бер-ике әби гел табыла. Гаугалы кешеләрнең берсе – минем әби иде инде (көлә).

Әтием күп еллар хәрби хезмәттә йөрде. Соңыннан Казан университетында юристлыкка укыды. Юрист булып эшләде. Мин 10нчы сыйныфны тәмамлаганчы, ул кайтып-китеп кенә йөрде. Әбием тәрбиясендә генә үстем дисәм була. Үз-үзем хуҗа идем. Үсмер чоры җиткәч, әниемнең җылылыгы, назлылыгы җитмәү бигрәк тә сизелә башлады. Әлбәттә, усал телле әби белән үсүләре җиңел булмагандыр инде. Ул миңа “кызым” дип дә әйтми, аны төрле сүз белән алыштыра ала иде. Әле дә хәтерлим: иптәш кызларыма кунакка кергәч, әнисенең йомшак кына “кызым” дип эндәшүен ишеткәч, йөрәгем әллә ничек сыкрап куя иде.

– Үз балаларына да шулай кырыс булдымы?

 Әйе. Миңа шулай дәшмәве кыерсыту, кимсетү ниятеннән түгел. Табигате белән бар кешегә дә шундый усал телле булган. Ни генә булмасын, ул мине сау-сәламәт үстергән, киендергән, ашаткан. Бернинди хроник чирләрем юк, Аллага шөкер. Әбием кирәксә дә, кирәкмәсә дә орыша торган иде, мин моңа игътибар бирмәскә өйрәндем. Хәзерге тормышымда үземә кешеләр берәр начар нәрсә әйтсә, аларны хәтта ишетмим дә. Артистлар арасында гайбәт сүзләр дә ишетәсең бит. Көнчелек дигән нәрсә дә бар. Хәзер әбием исән түгел инде. Урыны җәннәт түрләрендә булсын дип кенә телим. Мин аңа үпкәләмим, ачу сакламыйм.

– Җырчы булу – балачактан килгән хыялмы?

– Туганнар тавышым барлыгымны сизде. Авылга кунакка кайткач, мине урындыкка бастырып, җырлата иделәр. Нәрсә эшләсәм дә, җырлый идем. Әби өйдә булмаса, гел җырладым. Радиодан Илһам абый Шакиров белән Әлфия апа Авзалованың җырлаганын тыңлап үстем. Халык җырларын җырлый идем. “Үскәч җырчы булам”, – дия идем әбиемә. Әбием каршы килеп: “Юньле кеше җырчы булмый ул”, – дип әйтә иде. Урта мәктәпне тәмамлагач, колхоз рәисе Ясәви абый мине үзенә чакырып, хәзерге Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына укырга керергә булышам, диде. Шул чагында әбием нык каршы төште. “Апасы белән эшкә китә”, – дип колхоз рәисенә әйткән сүзләре әле дә колакта тора. Бөтен туганнар Чаллыда яши. Апа дигәне – әбиемнең кызлары. Бер апам 10нчы сыйныфны тәмамлагач, аңа ияреп Чаллыга киттем. Тамагың тук булыр дип, апа мине сәүдә училищесына укырга кертте. Ике ел укып чыккач, пешекче булып эшләргә бер дә теләгем тумады, шулай да бер ашханәнең буфетында эшли башладым. Шунда ничектер бер гәҗит кисәге күреп алдым. “Кемнәрнең вокал белән шөгыльләнергә теләге бар, Хафизуллина Алия Идрис кызы укучылар җыя”, – дип язылган иде анда. Шул ук көнне күрсәтелгән адрес буенча киттем. Алия Идрисовна мине тыңлады да: “Тавышың бар, ләкин әле аны ачарга кирәк”, – дип, минем белән эшли башлады. Өч ел буе буфетта эшләп, параллель рәвештә вокал дәресләренә йөрдем. Шул арада шактый конкурсларда катнашып, лауреат исемнәре дә алдым. 2000 елда уздырган “Чаллы былбылы” конкурсында катнашып, 2нче урын яуладым. Жюрида Салават Фәтхетдинов, Винера Ганиева, Илгиз Закиров кебек танылган шәхесләр утырды. Чыгыш вакытында Энергетиклар мәдәният сараеның директоры Гөлзада Рзаева күреп алды да кайда эшләвем, кем булуым турында сораша башлады. Ул мәдәният сараенда җырчы булып эшләргә чакырды. “Кызым, синең урының ашханәдә түгел, ә сәхнәдә”, – диде. Өч айлык сынау срогы белән эшкә алды. Композиторлар белән танышып, аранжировкасы белән өч яңа җыр ясаттым. Халык җырларын җырлап була ул. Әмма кеше җырын җырлыйсым килмәде. Үземнең җырымны булдырырга теләдем. Аннан соң сынау срогы вакыты узгач, тулы ставкага алдылар. Инде менә 21 ел биредә хезмәт куям.

– Ирегез дә иҗат кешесе түгелдер бит?

– Ирем Валентин – керәшен татары. Чаллыдан ерак түгел Мәләкәс авылыннан иде. Арабыздан китүенә 6 ел була. Гомер буе машина йөртүче булып эшләде. Гаилә җанлы, бик әйбәт кеше иде. Балалар өчен үлеп торды. Буш вакыты

булса, дуслары белән чыгып китәргә ашыкмады. Киресенчә, гаилә белән ял итәргә ярата иде. Владислав, Вячеслав исемле ике ул тәрбияләп үстердек. Икесе дә тормышта. Әлегә бер оныгым бар.

– Марсилия, 50 яшьтә укырга авырлык тудырмадымы?

– Быел миңа 53 яшь тулды. 50 яшьтә уку дигәндә... Үзеңне шулкадәр яшьтә дип тоярга да кирәк бит. Юк ул 53 (көлә), мин ул яшьне сизмим. Шулай булырга язсын! Яшьтән куркып торырга кирәкми. Яшьне саный белгән өчен уйлап чыгарганнар. Укырга беркайчан да соң түгел. Үзеңне камилләштерү юнәлешендә эшләп торырга кирәк. Мин карт инде дип, урамга чыгып, эскәмиядә көнбагыш чиртеп утырган олы кешеләрне бөтенләй аңламыйм.

Икенче югары белем алуга килгәндә, моңа сөенәм генә. Остазым Винера Ганиева киңәше белән Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының магистратура бүлегенә укырга кердем. Быел инде аны тәмамларга насыйп булды. Барлык укытучыларга зур рәхмәтемне җиткерәм.

– Соңгы вакытта радиостанцияләрдә “Бәхет кошы” исемле дуэт җырыгызны әйләндерәләр. Әлеге җыр ничек туды?

– “Өмет егете” псевдонимы белән чыгыш ясаучы Руслан Мотыйгуллин белән бер проект эшләдек. Бик талантлы егет. Җырларның көен дә, сүзләрен дә ул үзе яза. Руслан минем белән үзе элемтәгә чыгып, җырларын күрсәтте. “Бәхет кошы” дигән дуэт шулай барлыкка килде. Бу җырга клип та төшерәсебез килә. Һәркемнең янәшәсендә бәхет кошы булсын дигән теләктә калам. Ни дисәк тә, бу тормышта һәркем бәхетле булырга лаек...

 

Эльза Газизова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев