Мәдәни җомга

Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА кытыклары

Долой коррупция! - Ришвәтчелеккә каршы комиссия төзелә дип ишеттем. Миңа да берәр урын булмасмы? - Кызганычка, вакансияләр бетте шул. - Хөрмәтлем, ныклабрак уйлап карагыз инде, ә... Бик тә шунда эшлисем килә бит. - Берни кыла алмыйм. Аякларыгызны жәлләмәскә, алданрак кыймылдарга иде. - Безнең илдә аякларга караганда, кулның тизрәк хәрәкәтләнүе мөһим......

Долой коррупция!

- Ришвәтчелеккә каршы комиссия төзелә дип ишеттем. Миңа да берәр урын булмасмы?

- Кызганычка, вакансияләр бетте шул.

- Хөрмәтлем, ныклабрак уйлап карагыз инде, ә... Бик тә шунда эшлисем килә бит.

- Берни кыла алмыйм. Аякларыгызны жәлләмәскә, алданрак кыймылдарга иде.

- Безнең илдә аякларга караганда, кулның тизрәк хәрәкәтләнүе мөһим...

- Әфәндем, тел төбегезне аңламадым.

- Мин әйтәм, кул бармакларым хәзер тиз-тиз генә менә шушы меңлекләрне санап бирсә, комиссиядә печтеки генә, бер генә урын...

- Һм... Бер урын, дисез инде... Ришвәтчелеккә каршы көрәшергә атлыгып торган кешене ничек кире борып җибәрәсең инде. Табарга тырышырбыз!

- Ай, рәхмәт, хөрмәтлем! Намуслы кеше икәнегез чыраегызга язылган шул! Болай булгач, җиң сызганып бергәләп, бер партиядә торып көрәшәчәкбез! Долой коррупция!

Без исән бит әле...


Мин гаепле түгел

Үз гомеремдә хуҗабикәмә аяк күтәргән мал түгел идем, хәерле булсын… Күрше хатыны Кәримә генә гаепле. Соң, кем инде кеше сыер савып утырганда абзар ишегенә авызын терәп гайбәт сөйләп торсын! Имеш, аның Мәрүчкәсенең сөте тач май гына, Иркәнеке (минеке була инде) кайтышрак күренә икән… Булыр кайтыш! Майлылыгы 5 прасинт, беләсең килсә! Шул сөтне авылдан литрына ун тәңкә түләп апкитәләр дә, су өстәп, шәһәрдә 40 тәңкәгә сатып яталар. Гарьлегеңнән егылып үләрсең!

- И-и, Сәлимәкәем, сөт акчасын күргән җук инде, ак майлата гына алам бит мин. Сөт өсте аертып, сипарат юып ятканчы… - Кәримәнең үз сүзе сүз.

Ал, ал, сөтеңне әлеге дә баягы 6 тәңкәгә тапшыр да килосы 150 тәңкәдән май сатып ал. Ялкауларга мач кына инде. Тик минем хуҗабикәмне котыртып торма монда! Күр әле, анысы да нәрсә ди бит:

- Әйе шул, Кәримәкәем, рәхәткә чыктык хәзер. Катыгы, эремчеге, каймагы дисеңме - кибет тулы, шәһәрдән кайтарып кына торалар, рәхмәт төшкере. Син әйтмешли, үзеңә мәшәкать ясаганчы, керәсең дә аласың.

Җен ачуым чыкты шул сүзен ишеткәч. Мин монда аларның колхоздан сатып алган печәннәрен бөртеген дә әрәм итмичә күши-күши, көне-төне сөт җыям, натуральный продукт ашатыйм, дип тырышам. Ә алар кытай порошогыннан ясалган эремчекне мактап утыра.

- Әйтмә дә, Сәлимәкәем, хөкүмәткә рәхмәт кенә укымалы шул. Болай итеп көн буе сериал карап ятулар кайчан тәтер ие дисең… Аңгыра сарыкларны да бетердем, тавыклар да калмады. Кибет тулы ит-күкәй барында мал арасында интегеп йөрисе дә юк, малайкаем.

Сыер телен аңласа, әйтер идем инде үзенә: «Сарык түгел, син аңгыра, Кәримә түтекәем», - дияр идем. Шулай булмаса, 43 елда катырып куелган Әмерикә тавыгын, очсыз, дип мактый-мактый ашап утырмас иде. Шуның өчен хөкүмәткә рәхмәт укый бит әле җитмәсә. Телевизор карый-карый тәки миңгерәүләнеп бетте бу адәм баласы. Ничекләр айнытырга үзләрен…

Хуҗабикәм:

- Сериал дигәннән, ай, Алла, чегән киносы башлангандыр инде, - дип, җиленнәремне бар көченә тарта башлаган иде, түзмәдем, чиләге-ние белән тибеп очырдым үзен. Күптәннән тоякларым кычытып йөрсә дә, бер дә хуҗаларыма аяк күтәргән мал түгел ием, хәерле булсын. Әйтәм бит, минем гаебем юк, Кәримә генә гаепле…


Бер пәрдәле драма

Табиб. Башыгыз авыртмыймы? Сорау аңлашыламы?

Авыру. Ничек авыртмасын, энем, ничек авыртмасын. Әптиктән алган йөрәк даруымның ялган икәнен белгәч, башыма капты.

Табиб. Күзегезгә андый-мондый нәрсәләр күренгәне юкмы? Сорау аңлашыламы?

Авыру. Ничек күренмәсен, энем, ничек күренмәсен. Күргән бер әйбереңне кычкырып йөреп кенә булмый. Мәсәлән, безнең оешма үле җаннар белән тулган. Директорның тещасы - завхоз, энесе - каравылчы, кайнеше шофер булып санала. Ләкин фактический аларның берсе дә оешмада юк бит, кәгазьдә генә эшли саналалар! Ә зарплата бара! Директор кесәсенә! Менә шуларны ничек күрмәскә була? Мин күрәм, бүтәннәр күрми.

Табиб. Колагыгызга андый-мондый нәрсәләр ишетелгәне юкмы? Сорау аңлашыламы?

Авыру. Ничек булмасын, энем, ничек булмасын. Төн уртасы җиттеме, кием шкафы сөйләшә башлый. "Йоклыймы әле теге хайван?" - дип тинтерәтә. Мин ишетәм, хатын ишетми.

Табиб. Бөер, бавыр борчымыймы?

Авыру. Ничек борчымасын, энем, ничек борчымасын. Кибеттән алган һәр ризыгыңны монысында нинди агу бар икән, дип әйләндереп-тулгандырып аша да...

Табиб. Кан басымы уйнап тинтерәтмиме?

Авыру. Ничек тинтерәтмәсен, энем, ничек тинтерәтмәсен! Фатирга айлык түләү кәгазе килгән саен "скурый" чакыртып кына үлемнән калам...

Табиб. Болар барысы да ерунда, әфәндем! Иң мөһиме - сез һаман исән бит әле, шунысына шөкер итегез!.. Чиратта кем?


Көлмә, Бәшәр!..

Редакциядә ах-ух килеп ниндидер язманы тикшерәбез: берәүнең мирасын бүлешкәндә уңнан да, сулдан да "өр-яңа" балалары пәйда гына булып тора икән... Шуннан кычкырып көлгән Рәшит абыйга кемдер:

- Кешедән көлеп утырасың, Бәшәр... Смотри, урам тулы күзлекле бала анда... Если че, малың җитәрлекме? - дип төрттереп әйтеп куя.


Яртысы бар бит

Журналның версткасы төгәлләнгәнме-юкмы, шул хакта сөйләшәбез.

- Әхмәт салып бетергән бугай анда, - ди Бәшәр.

Әңгәмәнең башын ишетми калган Әхмәт кампитрыннан аерылып башын күтәрә дә идәннән хушбуй савыты чаклы гына шешәне иелеп ала.

- Кая бетсен, яртысы бар бит әле, - дип, клавиатура чистартырга тоткан спиртны кадерләп кенә кире урынына куя.


Кайда соң ул сул аяк?

Бер елны машина йөртергә өйрәнеп мәш килгән чагым. Инструктор булып тиресе калын кешеләр генә эшли аладыр, аларның сабырлыгына һәйкәл куярлык!.. Авыл урамында, басу юлында ирем дә шул вазифада: «тормозга бас, тизлекне күчер, «поворотник»ны куш»... Машинасын жәлләүдән йөрәге кысылып-кысылып куйса да, әлегә түзә тагын... Алда тирән генә чокыр күренүгә:

- Сцеплениегә бас! Сул аягыңа! - дигән әмер яңгырый.

Кинәт кычкырудан минем котым оча.

- Кайда соң ул сул аяк?! - дип, үзеннән дә катырак кычкыруымны сизми дә калам.

Бу хәлдән өнсез калган ирем бер генә сүз әйтте:

- Төш!

Хәзер машинамда барганда юлымда чокыр-мазар очраса, ирексездән, авызым ерыла да куя, ерыла да куя...

Нуле берәү генә!

Авылда бабасы 4 яшьлек Чулпанга, яңа күлмәге белән котлап, 500 сум акча биргән. Әбисе исә, әниләре кайтканчы югалтмасын, дип, әлеге акчаны 10 сумлык белән алыштырып куйган.

Икенче көнне Чулпан, акчаны бик җентекләп караганнан соң:

- Бабам биргәнендә ике нуль иде, монда берәү генә! - дип пыр тузып үз акчасын таптыра икән. Нишлисең, замана баласы шул!..

Бәрәңгенең ите юк...

Безнең түрә түбәтәен
Алтын белән каеган.
Телен сатып, җирен сатып,
Ришвәт алып баеган.

Түгәрәкнең чите юк,
Бәрәңгенең ите юк.
Кая бара бу замана -
Безгә әйтү-нитү юк.

Берәүләрнең кесәсенә
Акча ява шалтырап.
Пенсионер хәер сорый,
Кулын сузып калтырап.

Коттедж сала, джип ала
Түрә булган һәрберсе.
Табыш бирми, шуңа кими
Татар теле дәресе.

Районның базарыннан
Алып кайттым колбаса.
Бер кайгым да калмас иде,
Замананы аңласам.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: