Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Зифа Басыйрова һәм аның аяныч язмышлы ире

Казанда җырчы һәм театр актрисасы, ТАССРның атказанган артисткасы Зифа Басыйрова истәлегенә мемориаль такта ачылды. Мемориаль такта җырчы яшәгән йорт диварына – Казан шәһәре, Татарстан урамы, 16/78 йорт адресы буенча урнаштырылды.

Мемориаль такта ачу чарасын Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе Татарстан Мәдәният министрлыгы белән берлектә оештырды. Чараны Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов алып барды.

– Зифа Басыйрова исеме татар халкы өчен бик якын, ул аның канында, җанында яши. «Әллүки», «Зиләйлүк», «Әҗе көе», «Кара урман», «Уел»... Бу җырлар Зифа апа исеме белән телгә алына, буыннан-буынга күчеп, милләтебезне барлый, җырлата, елата. «Илем нинди газаплар күрсә, мин шул газапларны күрдем», – дип әйтә ул. Революция еллары, Бөек Ватан сугышы еллары, ачлык, ятимлек, сәхнәгә килү, театр сәхнәсе, эстрада сәхнәсе, танылу һәм мәңгелеккә күчеш...

Зифа Басыйрова 1910 елның 4 июлендә Мөслим районы Мөслим авылында дөньяга килә. Зифа апаның әти-әнисе дә бик матур җырлый торган кешеләр була. Әнисе Фәрхинур апа хәтта курайда да уйнаган. Кечкенә Зифаның моңлы булуын күреп: «Бу бала йә гомерсез була, йә бәхетсез була», – дип юрыйлар. Тик ачлык елларында Зифа апаның әүвәл әтисе Җәмил, аннары әнисе вафат була. Тома ятимә калган Зифа апа 14 яшенә кадәр балалар йортында тәрбияләнә. Аннан соң гына, туганнары табып, аны алып китә. Зифа апаның җырлаганын күреп, комсомол комитетлары татар-рус телләре курсларына укырга Казанга алып китәләр. Зифа апа театр техникумында укый. 1936 елда техникумны тәмамлагач, Г.Камал исемендәге театрга эшкә килә. Ул анда 20 ел хезмәт итә. 1930 еллар ахырында аңа Муса Җәлил, Салих Сәйдәшев белән эшләргә туры килә. Зифа Басыйрова студент елларында, беренче курстан ук, сәхнәдә драма актрисасы булып массовкаларда эшли башлый. Аңа кыска-кыска рольләр бирәләр, ләкин Хәбибулла Фәтхуллинның «Күзләр» пьесасында Рәисә роле уңыш китерә. Ул Г.Камалның «Хафизәләм, иркәм», Таҗи Гыйз­зәтнең «Чын мәхәббәт», «Изге әманәт», «Биш бүләк» музыкаль спектакльләрендә төп рольләрне башкарып, халык күңеленә кереп кала. 1955 елда Татар дәүләт филармониясенә җырчы буларак кабул ителә. 1964 елга кадәр шунда хезмәт кыла. Аның башкаруында «Агыйдел каты ага», «Басыйр җыры», «Хуш, авылым», «Тургай җыры», «Дөм-дөм», «Мөслим», «Су буйлап» һ.б. җырлар татар музыкасының алтын фондын тәшкил итә. Тик «өстән» фәрман булгандыр, аны җырлатмыйлар.

Музыка белгече Клара Таҗиева: «Су буйлап» җырын бик күп җырчылар башкарды, әмма Зифа Басыйрова кебек бу җырны беркем дә башкара алмады. Бу – эпоха җыры», – дип искә ала. Чынлап та, су агышы – язмышлар агышы. Милләтнең күргән хәсрәте, кайгысы, шатлыгы. Һәм ул «Су буйлап» дигән җырында Зифа Басыйрова тавышында ишетелә.

 Истәлек тактасын ачу тантанасына Зифа Басыйрованың туганы Альянаст Хәмидуллин да килгән иде. «Әнинең әтисе белән Зифа апаның әтисе – бертуганнар. Зифа апаның улы Рафаэль абый Хәсән Туфанның кызы Гөлгенә апага өйләнгән иде. Рафаэль абый белән Гөлгенә апа Тимур һәм Эдуард исемле уллар үстерде. Зифа апаның тагын бер сеңлесе Әлмәттә яши», – дип сөйләде ул.

Зифа апаның ире Гений Респуб­ликанец – сукбай (беспризорный) малай. Аның ата-анасы бик иртә ачлыктан үлә. Өч яшьлек малай Казан урамында бер кешесез ялгыз кала. Кемдер аны балалар йортына илтеп бирә. Исеме ничек? Атасы кем? Беркем белми. Менә шунда, балалар йортында табылдык балага исем кушыла. «Исеме – Гений, фамилиясе – Республиканец булсын». Татар баласы булуын чамалап, әтисенең исемен «Измайлович» дип язалар.

Озакламый бу балалар йорты таратыла. Гений Республиканецны Беренче укчы татар полкы үзенә балалыкка ала. Ул шунда тәрбияләнә, мәктәпкә укырга йөри башлый. Ниһаять, полк улы Гений, югары белем алып, зур тормышка аяк баса. Башта ул Татар академия театрының директоры булып билгеләнә. Анда берничә ел эшләгәч, Гений Измайловичны Татарстан культура идарәсе башлыгы итеп тәгаенлиләр.

1936 елда Казанда Ленинның мемориаль музеен оештыру мәсьәләсе күтәрелә. Бу аеруча җаваплы һәм әһәмиятле эшне – музей оештыруны – кемгә тапшырырга соң? Шоба Республиканецка төшә. Чөнки ул башка оешмаларда да үзен оештыру эшләренә сәләтле, армый-талмый эшли белүе белән таныткан була. Гений Мәскәүгә Надежда Константиновна янына китә. Владимир Ильичның гомер юлдашы Республиканец кандидатурасына бик риза булуын белдерә һәм мөмкин булган кадәр ярдәм күрсәтергә вәгъ­дә итә. Респуб­ликанец зур дәрт, куаныч белән, юлбашчыбызның Казанда торган елларын, беренче революцион адымнарын җанландырып, яңа буын күз алдына бастыру эшенә бирелә. Музейда яңадан-яңа экспонатлар, документлар барлыкка килә. Ләкин бу әле аз, бик аз. Ульяновлар гаиләсе торган йортны нәкъ 1884 елгы хәлгә китерү, шул вакыттагыча җиһазлау сорала. Ә вакыт аз. Октябрьнең егерме еллыгына өлгертергә кирәк. Шул көнне музейның ишекләре ачылыр­га тиеш! Гений көне-төне йөгерә, эзли, ашыга.

1937 елның җәй уртасында Республиканец Мәскәүдән, Крупскаядан телеграмма ала. «Музей оештыру эшләре буенча тиз арада миңа килүегезне үтенәм. Н.Крупская». Гений шул көнне үк вокзалга йөгерә – билет алып, вагонга кереп утыра. Поезд кузгалыр алдыннан гына купега НКВД вәкиле кереп, Республиканецны «бер генә минутка» комендатурага кереп чыгарга чакыра.

Менә шулай итеп, 1937 елда аны кулга алалар. Ул төрмәдә утырган вакытта аларның Рафаэль исемле уллары туа. Гений Респуб­ликанецны кулга алганда, Зифа апаның үзен дә кулга алырга тиеш булалар, әмма аның йөкле булуын күрәләр. Театрда усал җыелышлар үткәрелә, Зифа апа шунда чыгыш ясап, баласы хакына, рәсми рәвештә иреннән баш тартырга мәҗбүр була. Ә ире Гений Республиканец Казан мәйданнарына куелган репродукторлардан Зифаның җырлавы яңгыраган вакытларда, тәрәзәгә капланып һәм өзгәләнеп, хатынының моңлануын тыңлый торган була. Төрмә камерасында җәзаларга түзә алмыйча, Гений Республиканец акылдан шаша, 1943 елда аны төрмәдән психбольницага җибәрәләр. Ул шунда вафат була.

Бу – аянычлы гына түгел, куркыныч, коточкыч язмышлар... Бу вакыйгалар Зифа апаның тавышында, язмаларында, җырларында чагыла.

Зифа Басыйрованың ире Гений Республиканец һәм Зифа апаның язмышы Ибраһим Сәлаховның «Колыма хикәяләре» әсәрендә яктыртыла. Гений Республиканец белән бер камерада утырган Ибраһим Сәлахов, иреккә чыкканнан соң, Зифа Басыйрова белән очраша. Җырчы иреннән рәсми төстә баш тартырга мәҗбүр булса да, күңеле һәм йөрәге белән аны ташламаган икәне аңлашыла.

Ибраһим ага үз китабында Зифа апа белән очрашу минутларын болай искә ала:

«1957 елны, реабилитациядән соң, мин Казанда Республиканецның хатыны, атаклы җырчы Зифа Басыйрова белән очраштым. Гений Измайловичның соңгы көннәре турында Зифа ханым миңа менә нәрсәләр сөйләде: «1942 елның көзендә мине Эчке эшләр халык комиссариатына чакырдылар. Котым очты. Нишлисең, бардым. Җаным уч төбендә. Мине чакырган кеше, ишектән керүгә, исәнләшеп-нитеп тормады, бик коры гына: «Сез Гений Измайлович Республиканецны беләсезме?» – диде. «Ничек белмәскә, ул – минем ирем. Ул кайда, 5 ел аның турында бернәрсә дә белмим», – дидем. «Ярый, хәзер күрешерсез», – диде. Өнемме? Төшемме? Аптырап калдым. Мине, машинага утыртып, Арча кырындагы психбольницага алып килделәр. Бер палатаның ишеген ачып, эчкә керергә куштылар. Янымдагы кешеләр белән бергә кердем. Бер генә карават. Анда баштанаяк одеял­га уранган бер кеше ята. Врач килеп одеялны ачты:

– Гений, торыгыз, хатыныгыз килде.

Караваттагы кеше тиз генә одея­лын тартып алып тагын уранды.

– Торыгыз!

– Комачауламагыз, зинһар, мин Владимир Ильич белән сөйләшәм...

Тавыш таныш, Гений тавышы... Йөгереп барып одеялны тартып алып кочакламакчы идем, ул мине этеп җибәрде. Егылдым. Мин аягүрә басканда, алдымда коточкыч бер кеше басып тора иде, бөтен йөзен кара сакал бас­кан. Күзләре, акаеп, әле – бер, әле икенче якка ташлана.

– Кем сез? Нигә рөхсәтсез кердегез?! Әйттем бит, мин Ильич белән сөйләшәм. Китегез! Китегез!

Ул безне куып чыгарды. Мин аннан соң бу палатага берничә тапкыр килдем. Ләкин ул: «Ильич белән сөйләшәм, вакытым юк», – дип, палатага керттермәде. Берничә елдан соң мин аның үлүе турында хәбәр ишеттем»...

Моннан тыш, Зифа Басыйрова Хәсән Туфанның кодагые да. Зифа апа театрда Хәсән Туфанның хатыны Луиза Сәлиәскәрова белән дуслаша, икесен дә уртак кайгы берләштерә...

Мемориаль тактаның авторы – Зөлфия Мөхәммәтҗанова. Ул Зифа Басыйрованың җырларын тыңлап илһамланганы турында сөйләде. Мемориаль такта – ике як урамга карап торган итеп урнаштырылган.

– Кызыклы иҗади проектларны тормышка ашырырга ярдәм иткәне өчен Мәдәният министрлыгына, филармониягә рәхмәт. Истәлек тактасын ясаганда Зифа Басыйрованың җырларын тыңладым. Шулчак балачагым искә төште. Шуңа күрә барысы да уңышлы килеп чыкты, дип уйлыйм, – ди автор.

Мемориал такта ачу тантанасында «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире, Тукай премиясе лауреаты, шагыйрь Ләбиб Лерон, Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин, Камал театры музее мөдире, Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова, Мөслим районы җирлеге башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, юрист Флюр Баһавутдинов һ.б. чыгыш ясады.

Сөембикә КАШАПОВА,

Зилә МӨБӘРӘКШИНА.

Салават Камалетдинов фотолары.

 
 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев