Үзең булып калу отышлырак

“Карнеги-холл”да фестиваль оештыру турында хәбәр килгәч, Америка халкының төрле милләт кешеләрендә зур кызыксыну тудырды.
2800 дән артык урынлы бу залның тулы булуы моны раслап тора. Татар халкы бирегә үзенең милли моңын, җырларын тыңлап хозурланырга дип килсә, башка милләт кешеләре, татар милләтенең әдәбияты һәм мәдәнияте белән танышырга, бу милләтне халык итеп таныта торган әйбер нәрсә икән дип кызыксынып килгән иде. Тамашачы өчен беренче сюрприз – татар мәдәнияте белән мондагы халыкны таныштыру өчен оештырылган бу концерт барышында татар теле бөтенләй яңгырамады. Мондагы гадәт буенча, үз сәнгатен күрсәтергә чит илдән килгән халык программаларын үзләренең милли телендә алып бара. Икенче сюрприз – сәхнәдә үзебезнең милләткә хас булган матур киемнәр урынына, күп артистлар чит ил кешеләренә пародия ясаган шикелле, шыксыз киемнәр белән чыккан. Бу сәхнәдәге бәйрәмгә бөтенләй ямь өстәмәде.
Программада татар моңын һәм җырының матурлыгын күрсәтерлек 4-5 кенә җыр булды. Бу концертның максаты – дөнья халкына җырларыбызның үзенә генә хас булган матурлыгын, байлыгын күрсәтү булса, аларны исәпкә алмыйча эшләнгән аранжировкалар бөтенләй икенче нәтиҗә бирде. Башка культураларга яраклашырга тырышып үзеңнекеннән ераклашсаң, нәтиҗәсе нинди булачагы ачык инде. Американың легендар артисткасы әйткәнчә, “Башка кеше булып кыланганчы, үзең булып калуың һәрвакыт отышлырак”.
Һәр яңа эштә кимчелекләр булмый калмый. Иң әһәмиятлесе, аларга анализ ясап, тиешле нәтиҗә чыгарырга кирәк.
Наил БАРИЕВ,
Казандагы “Мирас” җыр ансамбле җитәкчесе, хор составында
Муса Җәлил премиясе лауреаты.
АКШның Нью-Йорк шәһәре.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
12 август 2022 - 06:41Ркаил Зәйдулла: Гаеплене эзләп йөрисе юк!Бүген без, чыннан да, кем соң? Нинди хәлдә икәнебезне аңлатып тору кирәкмидер, ә менә киләчәгебез нинди? Юлыбыз кая?50402
-
17 август 2022 - 12:00«Казан триатлоны» уздырылган көнне кайбер автобусларның хәрәкәт схемасы үзгәрәчәк Үзгәрешләр 28, 28а, 43, 54, 74, 75 нче номерлы маршрутларга кагылачак.4600
-
17 август 2022 - 11:00Карурманга кереп бер җырлау күпме тора? Татарстан Министрлар Кабинетында узган матбугат конференциясендә ТРның Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин журналистларны урманнарда янгын хәвефе сезонының барышы белән таныштырды.6300
-
17 август 2022 - 10:00Марий Элдан Илгис Гайсин: Туган тел дәресләрен ике сәгатькә калдырып, татар теле югала «Телне мәдәният белән генә үстереп булмый, чөнки хәзер авылларда татарча сөйләшмиләр», - диде Татар мәдәнияте үзәге директоры.6400
-
17 август 2022 - 09:00Марат Әхмәтов: Җиде районда бер бала да татар теленнән имтихан тапшырмаган Татарстанның җиде районында 9 нчы сыйныфны тәмамлап, татар теленнән төп дәүләт имтиханын тапшырган бер генә бала да юк.8800
-
17 август 2022 - 08:00Морза кызы Хәлимә “Татар кызы” (“Мәхкүм кәләш”) портреты (120х100 см) бүгенге көндә Ташкентта, Үзбәкстан сәнгатенең дәүләт музеенда саклана. П.Беньковка әлеге портрет өчен Хәлимә Терегулова модель була.9200
-
16 август 2022 - 13:00Пенсия фонды балага СНИЛС алу тәртибен аңлатты Ел башыннан 20 мең 650 татарстанлы актив режимда СНИЛС (шәхси счетның иминият номеры) алды. Бу ата-аналарга, РФ Пенсия фондының клиент хезмәтләренә һәм күп функцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итмичә, балага документ алырга мөмкинлек бирә.13800
-
16 август 2022 - 12:00Балет артистлары татар биюе буенча ир-атлар батлында чыгыш ясаячак 18 нче августта Казанда «Батыр батл» татар биюе буенча мастер-класс – «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы чарасы узачак.12800
-
16 август 2022 - 10:00Ун балалы аналарга «Герой-ана» исеме һәм 1 миллион сум акча биреләчәк Россия Президенты Владимир Путин ун һәм аннан күбрәк бала тудырган һәм тәрбияләгән РФ гражданнары –Россия хатын-кызларына «Герой-ана» исемен бирүне гамәлгә кертте.14100
-
16 август 2022 - 09:00Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин: Милли кием шәригатькә туры килергә тиеш «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин фикеренчә, калфак милли кием түгел, чөнки милли кием электән шәригатькә туры килгән. Бу хакта ул «Печән базары» ярминкәсе көнне лекциядә сөйләгән иде.14500
-
16 август 2022 - 08:00Татар шәмаиленә урын бармы? Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музееның заманча сәнгать галереясында «Шәмаил-арт» халыкара күргәзмәсе ачылды.15900
-
15 август 2022 - 13:00Татарстан методистлары: «Уч төбенә генә карап утырсак, файдабыз аз булыр» Республикабызның мәгариф системасында хезмәт куючы биш йөз методист беренче тапкыр бер мәйданда җыелды. «Методистлар форумыннан мәгариф хезмәткәрләре нәрсә өмет итә? Заманча методист нинди булырга тиеш?» дигән сорауларны форумда катнашучыларның үзләренә юлладык.18200
-
15 август 2022 - 12:00Казанның спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүче 400 гә якын бала спорт потенциалына диагностика узды Тест күрсәткәнчә, балаларның 15,1% ы үзләре өчен туры килми торган спорт төре белән шөгыльләнә.14700
-
9 февраль 2022 - 09:07Алмаз Хәмзин "Оятсызлык" шигырен укый / Алмаз Хамзин читает стихотворение "Бесстыжие"
-
25 июнь 2020 - 11:46“Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов белән журналист Римзил Вәлиев сөйләшә.
-
18 май 2022 - 10:00Шоумен Рамил Шәрәфиев: Кеше телне сакларга гына түгел, ә популярлаштырырга тиештер Татар телендә генә булган хәрефләр, телебезне тагын да матурайта, ди алып баручы.111201
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мәдәни җомга
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-69873 от 29.05.2017
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Вахит Шәех улы Имамов
Адрес редакции: Декабристлар урамы, 2
эл.почта: m-jomga@mail.ru
Телефон редакции: (843) 2220547
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика