Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Заманча “Камыр батыр”

Беренче караганда, драматург, режиссерның ролен киметеп, традицион театрны махсус җимерәләр кебек. Әмма белгечләр фикеренчә, театр заман таләбе белән әнә шулай үзгәрә.

Казаныбызда «Һөнәр» XIII Бөтенроссия яшь режиссура фестивале узды. Унөч ел элек Г.Камал театрында башланып киткән бу фестивальнең яшь режиссерларга театр коллективлары белән танышып, үзләренең осталыкларын сынап карарга мөмкинлек бирә. Бүген «Әкият» театрын җитәкләүче Илгиз Зәйниев, Камал театрында матур спектакльләр иҗат итүче Айдар Җаббаров һ.б. режиссерлар «Һөнәр» фестивале ярдәмендә осталыкларын үстерде. Унөч ел эчендә илледән артык коллектив ике йөзгә якын тамаша күрсәтте. Быел үзебезнең республикабыз театрларын гына түгел, Санкт-Петербургтан һәм Казахстаннан килгән коллективларны күрергә мөмкинлек булды. Өченче ел инде фестиваль Г.Кариев театрында уза. Быел ачу тантанасында театр әһелләрен республикабыз­ның мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов һәм директоры Луиза Янсуар сәламләде. Фестивальдә Глеб Ситковский, Екатерина Рябова, Владислава Купринадан торган тәнкыйтьчеләр коллегиясе һәр спектакльне энәсеннән җебенә кадәр тикшерде, бер үк вакытта театр сөючеләргә тарих һәм заманчалык турында кызыклы лекцияләр сөйләде.

Һәр «Һөнәр» фестивале ниндидер яңалык алып килә. Кайчандыр шулай беренче тапкыр вербатим жанры белән танышкан идек. Хәзер исә аңа да ияләшеп барабыз. Быелгы яңалык – «горизонталь театр» төшенчәсе. Аңлавыбызча, аның нигезендә драматург һәм режиссер иерархиясен юкка чыгарган коллектив хезмәт ята.

Фестивальдә тәкъдим ителгән «Камыр батыр» спектакле шул төшенчәгә бик туры килә. Кариев театрында «Камыр батыр» турында сүзләр байтактан йөрде. Төгәлрәк әйткәндә, 2020 елда татар әкиятләренә багышланган II «Тамга» лабораториясендә «Камыр батыр» әсәре буенча эскизны режиссер Марфа Горвиц иҗат итте. Аннары бу елның августында бер әкият лабораториясендә драматург Алексей Житковский җитәкчелегендәге бер төркем яшүсмер биш көн дәвамында «Камыр батыр»ның дәвамын язды. Әзер булгач, пьесаны кабат режиссер Марфа Горвицка бирделәр һәм ул шушы спектакльне иҗат итте. Рольләрне Кариев театры актерлары башкара һәм берсенә дә тел-теш тидерерлек түгел. Ә менә спектакльнең эчтәлеге шик уята. Мәскәүле хореограф Алена Смирницкая, ут көйләүче рәссам Нарек Туманян, видеорәссам Егор Зубарчук, Санкт-Петербургтан рәссам Мария Лукка никадәр оста сәхнәләштермәсен, матур рәсем, бию, видео белән генә әсәрдәге җитешсезлекләрне киметеп булмаслыгы көн кебек ачык. Спектакльдә Камыр батыр, үзе кебек аннан-моннан куылган Җил, Төз, Суык, Тиз батырларны ияртеп, хан сараена барып чыга һәм хан кызы Гөлчәчәкнең кызык өчен оештырылган кияүләр ярышында җиңә. Ахыр­дан, көч-хәл белән үлемнән котылганнан соң, үзләренең «Камыр-хаус» исемле камыр ризыкларын әзерләп, сату ноктасын ачып җибәрә. Спектакльдә һәммәбезгә балачактан таныш әкиятләр, мәсәлән, «Камыр батыр», «Патша кызы Турандык», «Теремок» һ.б. кисешкәне көн кебек ачык. Өстәвенә, геройларның нинди дә булса үзенчәлекле сыйфаты өчен коллективтан куылган булуы аларны тән җитешсезлекләре чикләнгән кешеләргә тиңләргә мөмкинлек бирә һәм спектакль зәгыйфь кешеләрнең тормышта үз урыннарын табуы турында дип уйларга этәрә. Әмма бөтен сюжет сызыклары, темалар бертигез тасвирланганга күрә, әкиятнең асыл максаты аңлашылмый кала. Спектакльдә хәзерге заманга охшаш күренеш­ләр байтак. Геройлар «чыктым аркылы күпер» сүзләренә рэп җырлый, селфи төшә, поп-корн белән сыйлана, ханның халыкка юлламасы хәзерге җитәкчеләребезнең изрәткеч ялганына охшаган. Әмма бу кызыклы охшашлыклар гына спектакльне аклыймы?

Геройларның язмышларына игътибар итсәк, бөтенләй чәчләр үрә тора. Тиз батыр, мәсәлән, ата-анасының кушуы буенча кечкенәдән спорт мәктәбенә йөреп, җитез йөгерергә өйрәнгән. Спектакльдә ул кая, нәрсә өчен йөгергәнен оныткан бер бичара хәлендә тасвирлана. Хатын-кыз җенесендәге Җил батырның әти-әнисе – музыкантлар, берсе – торбада, икенчесе курайда уйный. Җил батырның гариплеге музыкант ата-анасыннан килә. Ул да сыеныр урын таба алмыйча бер ел инде очып йөри. Бу геройлар белән танышкач, төрле түгәрәкләрдә тырышып шөгыльләнүче, сәнгать, спорт мәктәпләрендә укучы балалар кызганыч тоела башлый. Әсәрнең бу өлешләрен үзләре скрипка кылларын тибрәтеп, гармун уйнап, биеп, йөгереп туйган балалар язганга охшап тора. Шул рәвешле яшь тамашачы аңында мәктәптән тыш өстәмә белем, күнекмәләр алучы сәләтле балалар турында тискәре фикер формалашырга мөмкин.

Укуга бирелгән, аеруча ботаниканы яраткан Төз батырда «ботаник»ны тануы авыр түгел. Нечкә күңелле Төз батыр армиядән кача һәм качкан өчен җәза алуыннан куркып, үз көнен үзе күрергә мәҗбүр була. Бу өлешне әледән үк армия хезмәтеннән нык курыккан яисә ата-анасының куркуын күңеленә сеңдергән ир бала язган булса кирәк. Мондый баланың куркуы драматургия лабораториясендә түгел, психолог кабинетында хәл ителсә файдалырак булмасмы?

Суык батырны, авылларындагы гадәт буенча, картаеп пенсия яшенә җиткәч, балалары, үлсен дип, урманга агач төбенә чыгарып утырткан. Суык батырның язмышы яшь тамашачыны нәрсәгә өйрәтә?

Иң аянычы шул, сәхнәдәге геройлар өчен берәүне дә җавапка тартып булмый – драматургия лабораториясендә катнашкан балалар юк, режиссер Мәскәүдә. «Горизонталь театр» дигәннәре шушы була, күрәсең.

Беренче караганда, драматург, режиссерның ролен киметеп, традицион театрны махсус җимерәләр кебек. Әмма белгечләр фикеренчә, театр заман таләбе белән әнә шулай үзгәрә. Яхшы драматурглар булмаганга, кайчандыр вербатим жанрын уйлап таптылар. Хәзер ул сәхнәләребездә еш очрый. Драматургия кытлыгыннан кем ничек булдыра ала, шулай чыгу юлларын эзли. Бурятия театрында, мәсәлән, артистларның үзләреннән пьесалар яздырып карарга булганнар. Яшь режиссер Илсур Казакбаев бу тәҗрибәне М.Гафури театрында да кулланып карамакчы. Аңлашыла ки, Кариев театрында бер әкият лабораториясе дә тикмәгә генә үткәрелмәде. Әмма балаларны биш көн эчендә драма әсәре язарга өйрәтеп буламы? Әллә бушка көчәнәбезме? Һәр лабораториянең берәр нәтиҗәсе булырга тиеш, әлбәттә. Әмма пешәр-пешмәс «Камыр батыр»дан кемгә нинди файда? Театр болай да яшь тамашачыны тәрбияләү буенча бик зур эш алып бара. Аңа драматурглар үстерү максатын да йөкләсәк, авырга туры килмәсме? Драматургия лабораторияләре үткәрергә Язучылар берлеге бар лабаса.

Ә иң мөһиме, татар мәдәниятен сынау полигонына әйләндермәсәк иде, биш гасыр буе ул инде болай да җитәрлек ботарланган...

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев