Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Сәхнә

Үз илендә сандугач

Җырчы башка артистны кабатларга тиеш түгел. Ә бездә нәкъ берәр җырчының сәхнәдә басып торуын, аның кул хәрәкәтләрен күчереп, хәтта аягын да аның кебек үк кәкрәйтеп җырлаучылар бар.

Казан шәһәре филармониясе солисты Рөстәм НАСЫЙБУЛЛИН башкарган җырларның күбесе Бөек җиңүгә багышлана. Ул Ватан сугышы ветераннары алдында еш чыгыш ясый. Әлеге җырчыбызның сөенечле уңышлары да байтак. Быел ул II «Яңа татар җыры» конкурсында җиңеп чыккан иде. Берничә көннән соң Воронежда узган «Весна в центральном Черноземье» IX Россия авыл хуҗалыгы югары уку йортлары студентларының конкурсында I урынга лаек булды. Рөстәм Нәсыйх улына – 28 яшь. Аның шушы һөнәренә килү тарихын барлыйк әле.


– Рөстәм, сез ничек бас-баритон тембрлы җырчы булып киттегез соң?

– Мин 1993 елда Чаллы шә­һәрендә туганмын. Гаиләбездә өлкән бала – апам Регина. Әтием Нәсыйх – һөнәре буенча машина йөртүче. Әнием Зилә – медицина хезмәткәре. Миңа 7 яшь тулгач, гаиләбез Чаллыдан Норлат районындагы Кизләү авылына күченеп кайтты. Каланың шаукымы, ыгы-зыгысы әти-әнием күңеленә һич ятмаган, шәһәр тормышына күнегә алмаганнар. Әтиемә рәхмәт, ул мине V сыйныфтан алып, дүрт ел һәр көн саен Кизләүдән егерме чакрымдагы Норлат музыка мәктәбенә укырга йөртте. 2010 елны, IX сыйныфны тәмамлаганда, бер җыр бәйгесендә Гран-при яулагач, мине Әлмәт музыка училищесына укырга чакырдылар. Әмма И.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятен сайладым. Имтихан көне җитте. Кабул итү комиссиясе алдында җыр башладым. Бер куплеттан соң ук: «Энем, туктагыз. Башка җырлап тормагыз, рәхмәт!» – дип туктаттылар. Мин ул чак «Әдрән диңгез»не сузган идем. Чыктым да уйланам... Аптырап калдым инде. Бактың исә, укытучылар минем тавышны бер куплет эчендә ошаткан булган икән...

Әлеге училищеда дүрт ел уку дәверендә бик яхшы укытучыларда һөнәри белем алдым. I курста – Татарстанның халык артисты, укытучы Ания Туишева, аннары Ренат Хәбибуллин классында укыдым. Тавышымны бозмадылар да, сындырмадылар да. Тавышым бер-ике ел эчендә формалашты. Бас-баритон тембрлы җырчы шулай туды.

– Аннары консерваторияме?

– Бу бит тәкъдир кебек, консерваториябездә уку – бик табигый теләк. Дөрес, мәшһүр җырчыбыз Венера Ганиева Казан мәдәният институтына да чакырган иде, әмма мин консерваторияне сайладым. Аңа керү җайлы түгел, абитуриентларны нык сайлап алалар, чөнки анда нибары җиде йөз студент укый. Ректор да, урынбасарлар да аларның һәркайсын белә, йөзенә карап таный. 2014 елда узган имтиханда бер куплет җыр башкардым. Җыйган балл буенча исемлек элеп куелгач, мин дә, авыл баласына хас тыйнаклык белән, исемлекне астан өскә таба укып менә башладым. Фамилиям дә Насыйбуллин бит әле... Тик укыган саен, күңел тынычсызлана барды. Фамилиям очрамый гына бит... Ул исемлекнең башында, беренче итеп язылган булып чыкты. Шатландым, әлбәттә, әти-әни дә сөенде. Консерваториядә сынатмыйча укырга тырыштым. Ул елларда узган барча республика, халык­ара бәйгеләрдә дә катнаштым. Аннары инде гаиләм барлыкка килде, бер-бер артлы балалар туды... Тормыш алып бару өчен, концертларда күбрәк катнашыр чаклар килеп җитте. «Казан нуры» халык уен кораллары ансамбле җитәкчесе, атказанган артист Рәсим Ильясов миңа «Казан» милли-мәдәни үзәгенә солист кирәклеге хакында хәбәр итте. Анда кабул ителгәч, Бөтендөнья татар конгрессы белән хезмәттәшлек башланды. 2014 елда ук Казан филармониясенә дә эшкә алганнар иде инде.

– Ә үзегез бүген дә ­укыйсыз...

– Әйе. Казан дәүләт аграр университетында читтән торып укыйм. Биредәге магистратураны тәмамлап, икенче югары белем алачакмын. Аграр университет минем өчен күптәннән якын. Студентларның «Тургай» театры җитәкчесе Роберт Галиев белән даими хезмәттәшлектә идек без. Мине шушы университетта узган байтак чарага чакыралар, җырларымны яратып тыңлыйлар иде. Җырчы һөнәре тавыш халәте белән бәйле, тавышың озак елларга җитсә, бик яхшы да бит, әмма тормышта төрле хәлләр туа. Ярык тагарак алдында торып калмас өчен, башка һөнәргә дә ия булыйм әле.

– Сез сугыш тематикасындагы җырларны бигрәк ­яратасыз...

– Чөнки алар рух күтәренкелеге белән, көчле тавыш белән җырланырга тиеш, ә минем тавышның үзенчәлеге нәкъ шундый. Бөек Җиңү уңаеннан оештырыла торган концертларны ветераннар да бик яратып тыңлый. Алар – үзгә тамашачы. Чөнки каршымда аяусыз үлем белән очрашкан, никадәр михнәт аша узган, каһарманлык кылган кешеләр утыра! Аларның елдан-ел азая баруы гына кызганыч.

– Сез кечкенәдән ­ватанпәрвәрме?

– Сугыш, Бөек Җиңү темасы күңелгә һәрчак якын. Репертуарымда патриотик җырлар булганга, бик дәрәҗәле кунаклар алдында, дәүләт күләмендәге мәдәни чараларда да катнашам. Шәһәр көнендә, Татарстан бәйрәме, 9 Май бәйрәме белән бәйле тантаналарда катнашам. Халыкның мондый чараларга да яратып йөрүен күреп куанам. Менә быел, 5 майда Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә Бөек Җиңүгә багышланган «Сугыш ялкынында туган җырлар» дип аталган зур соло концертымны үткәрдем. Ике сәгатькә якын барган концертта «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры, «Казан» бию ансамб­ле, Казан мәдәният институты хоры, җырчылар, Татарстанның атказанган артистлары Гөлшат Имамиева һәм Алинә Шәрипҗанова да катнашты. Тамашачыларым концертның атмосферасы белән бик канәгать калды.

Танылган җырчыбыз, халык артисты Гөлзадә Сафиуллинаның миңа биргән киңәше дә истә. Ул: «Энем, син халкыбыз­ны тәрбияли торган патриотик җырларны яхшы башкарасың. Ярты юлда туктап кала күрмә, бу теманы дәвам ит, сиңа өметем зурдан!» – дип, үз теләк-нәсихәтен белдергән иде.

– Һөнәри эшчәнлегегездә сезнең өчен кемнәр үрнәк булып тора?

– Беренчесе, әлбәттә, даһи җырчыбыз Илһам Шакиров. Икенчесе - мәшһүр Иосиф Кобзон. Мин шушы ике шәхеснең талантына мөкиббән. Алар – профессиямдәге эталон. Эш бит тавыш куәтендә генә дә түгел. Беләсез булыр, Ф.Шаляпин да бит куәтле итеп җырлауны гына мактамаган. Аның «Көч - тыныч итеп җырлауда да була» дигән сүзләре дә бар. Җырланган җыр матур килеп чыгарга тиеш. Аннары һәр җырчы өчен тагын бер кагыйдә – кайнар чакта сугып кал! Тавыш көчле булган елларда күбрәк чыгыш ясарга, иҗат итәргә кирәк.

– Сез опера җырчысы булып та китә алыр идегез...

– Минем, авылда үскәндә үк, опера сәнгате хакында беләсем килә иде... Ни гаҗәп, күп кенә опера артистлары: «Баштарак опера сәнгатен, гомумән, ошатмый идем», – дип сөйли. Операларны тыңлыйм, кайбер арияләрне үзем дә башкарам, чөнки алар күңелемә ята. Ф.Шаляпин исемендәге Халыкара опера фес­тивалендә катнашучыларны да тыңлыйм, әмма мин бу сәнгать төрен сайламадым. Ә опера җырчылары арасыннан Хәйдәр Бигичев репертуарын үз итәм.

– Сезнең җырга сәләтегез нәселдәнме?

– Юк, гаиләдә әтием дә, әнием дә җырламый. Гомумән, миннән кала беркем дә җырламый. Балачагымда да, бәйрәмнәр үткәргәндә дә, җырлап утыручылар булмады. Минем әнием – Сарман ягыннан, ә ул якларда, ни гаҗәп, җырчылар еш туа. Бәлкем, сәбәп шуның белән бәйледер. Әнием – минем иң якын кешем, якын дустым. Ул бик сабыр холыклы. Әтием дә нечкә күңелле кеше. Аларның шушы сыйфатлары геннарымда бардыр. Аллаһы Тәгалә шундый ата-ана, апа, гаилә насыйп иткәнгә шөкер итәм.

– Профессиональ уңышларыгыз аз түгел дип беләм...

– Барысын да санау кирәкмәс. С.Сәйдәшев исемендәге вокал башкаручылар конкурсы, «Татар моңы» Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсы лауреаты. Р.Ваһапов исемендәге татар җыры фестивалендә дә  җиңү яуладым... Җиңүләр алда да булыр әле, иншаллаһ!

– Артист ни хакындадыр еш җырласа, тормышына да шундый вакыйганы тарта, диләр. Сезнең белән шулай булганы бармы?

– Җырның кеше аңына йогынтысы зур. Һәр җырчының репертуарында мәхәббәт хакындагы җырлар бар. Менә минем мәхәббәт хакындагы җырларымның да тормышыма тәэсире булгандыр... Без Юлия белән бик яшьли гаилә кордык. Хәзер инде кызыбыз Әмирәне, улларыбыз Әскәр белән Әнвәрне үстерәбез.

– Гадәттә, ата-ана балаларны тәрбияли дип сөйлиләр, ә чынбарлыкта, балалар да ата-анага йогынты ясамый калмый...

– Шулай. Мәсәлән, мин балаларымны автомобильгә утыр­тып, аларның утыргычларын ныгытып куйгач, үзем автомобиль каешын элеп куярга беразга онытсам, улым мине шундук «шелтәли» башлый...

– Киләчәктә үз балаларыгыз­ның концертларын тыңлыйсыгыз киләме?

– Минемчә, кешегә җырчы булу насыйп икән, ул барыбер шул юлдан китә. Балаларым яхшы җырлармы... әлегә белмим. Шулай да... киләсе елда Әмирә белән Бөек Җиңү көнендә, халык, ветераннар алдында бергәләп берәр патриотик җыр башкарырга килештек инде.

– Җырчы һөнәренең нинди тискәре яклары хакында әйтә аласыз?

– Минем өчен аның тискәре яклары юк. Тик шул хакта әй­тә­сем килә,миңа кайбер җыр­чыларның җыр санаулары ошамый. Безне кая да булса, ниндидер чарага чакырганда кайбер артистлар: «Мин бары тик ике генә җыр җырлаячакмын», – дип алдан ук әйтеп куя. Мин андый түгел. Әгәр дә инде концерт костюмын киеп килгәнмен икән, һәм тамашачылар тагын җырлавымны үтенәләр икән, җырлаячакмын. Җыр санап тору юк.

– Ә сезгә тавышыгыз көйсез чакларда да җырларга туры киләме?

– Бервакыт, «Фанфары Казани» фестивалендә 480 кешелек тынлы инструменталь оркестр белән берлектә, урамда уздырылган бәйрәмдә җырларга туры килде. Тән температурам 39 градус иде. Җырлап бетерү белән, туры хастаханәгә алып киттеләр, пневмония башланган булган икән. Андый чакта гади халык синең нинди халәттә булганны аңламый да, сизми дә. Нинди хәлдә җырлаганын артист үзе генә аңлый. Консерваториядә шулай өйрәттеләр: артист чыгыш ясарга тиеш икән, берничә тәүлек йокламаганмы ул, карыны ачмы, авырып торамы... барыбер билгеләнгән сәгатьтә сәхнәгә чыгарга, җырларга тиеш! Кайчак миңа да көтелмәгән мәсьәләләрне тиз арада чишәргә туры килә. Мәсәлән, берәр тематик концерт өчен җыр өйрәнергә кирәк, ә вакыт шулкадәр тар. Андый җыр­ны үзең үк атлый-йөгерә эзләп тапмыйча ярамый...

– Һәрвакыт шатланып күрешкән артистларыгыз бармы?

– Бар. Ул – танылган җырчыбыз, халык артисты Зөһрә Шәрифуллина. Студент чакта аның җитәкчелегендәге төркем концертларында чыгышлар ясадым, гастроль тормышын шунда өйрәндем. Әти-әнидән акча сорамадым, барча ихтыяҗларны үзем ерып чыктым. Зөһрә апа да Сарманнан бит! Без аның белән хәзер дә һәр көн аралашып, сөйләшеп торабыз.

– Репертуарыгызда Ф.Шаляпин иҗатындагы җырлар да бар. Алардан кала да сез байтак композиторларыбыз әсәрләрен, эстрада җырларын башкарып, йөрәкләребезне яулыйсыз. Ә үзегез нинди җыр-көйләр тыңлыйсыз соң?

–Милләтебезнең мәшһүр С.Сәйдәшев, Р.Яхин, М.Мозаффаров әсәрләрен җырлыйм. Рәшит Абдуллин, Айдар Фәйзрахмановлар иҗатындагы җыр­ларны теләп башкарам. Башка төр концертлар да була. Аларында инде романслар, опера арияләреннән, төрле классик әсәрләрдән өзекләр җырлыйм. Ә концертлардан ял иткән чак­ларда бары тик инструменталь көйләр генә тыңлыйм.

– Сез илнең күп өлкәләрендә узучы мәдәни чараларда катнашасыз, шул сәфәрләр арасыннан кайсы каланы аеруча да истә калдырдыгыз?

– Мине татар милли-автономияләре оештырган бәйрәм чараларына, зур концертларга еш чакыралар, Себер якларын да күп урадым... Илебездәге калаларның байтагы бик матур. Тик истә калганы Монголия башкаласы Улан-Батордыр, чөнки анда килеп төшкәч тә, сине Чыңгызхан мәйданы, Чыңгызхан урамы, «Чыңгызхан» кунакханәсе... каршы ала. «Бу калада тагын нинди бинага аның исемен кушарлар икән?» - дип уйга каласың хәтта. 

– Рөстәм, артист нинди сыйфат һәм сәләтләргә ия булырга тиеш дип саныйсыз?

– Артист мәдәниятебез тарихын өйрәнергә, үз-үзен оештыра белергә, сәхнәне ихтирам итәргә тиеш. Репетицияләрдә даими булу, музыкаль хәтерне чыныктыру да мөһим. Җырчы башка артистны кабатларга тиеш түгел. Ә бездә нәкъ берәр җырчының сәхнәдә басып торуын, аның кул хәрәкәтләрен күчереп, хәтта аягын да аның кебек үк кәкрәйтеп җырлаучылар бар. Болай ярамый, һәр җырчы үз йөзен булдырсын... Җырчы сүзләрнең мәгънәсенә игътибар итеп, визуаль рәт тудырып, үз җаны аша үткәреп, тамашачыларга җиткерә белсә әйбәт. Гомумән, практика кирәк. Чын җырчы һәрчак көйләмичә тора алмый. Менә остазым, күптән түгел арабыздан киткән Венера апа Гәрәева безне фольклор белеменә өйрәтте. Аның дәресенә кергәч, халык җырлары дәреслеген ачып куя идек тә, бер дәрес дәвамында ун-унике җырны, аларның тирәнлеген җитди итеп өйрәнә идек. Дәрестән чыкканда, өстемдәге футболкам манма су була торган иде. Җыр­чы һөнәренә өйрәнү шундый газап­лы ул! Венера апаны бик еш искә алам. Ул биргән белемнәр өчен бик тә рәхмәтлемен!

– Һөнәри офыкка күз төшергәндә, нинди яңа чаралар әзерли башладыгыз?

– Иҗади планнарым җитәрлек. Бу арада Рөстәм Яхинның 1954 елда ук Муса Җәлил шигырьләренә язган «Моабит дәфтәре» вокаль циклын өйрәнәм. Шуны тулысынча үзләштергәч, Җәлил шигырьләренә иҗат ителгән әсәрләрне башкарачакмын. Аның «Җырларым» шигыренә язылган романс та – каһарманга чын гимн. Ә гомумән алганда, һөнәремне бик яратам, үз эшемнән канәгать. Татарстан да күңелемә якын. Миңа кай­чак: «Син чит дәүләтләрдә дә җырлый алырлык җырчы бит!» – диләр. Мөгаен, андый килешүләрне дә табу мөмкин эштер, әмма мин үз илемдә генә яшәячәкмен. Кайсыдыр даһи сүзләрен кабатласак, «үз илемдә генә сандугач» мин. Үземне биредә генә бәхетле тоям.

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев