Мәдәни җомга

ЮГАРЫ СӘНГАТЬКӘ ТУГРЫЛЫК

Кайсыдыр гәзиттән, бүгенге көндә татар эстрадасында 500дән артык җырчы бар, дип укыганым бар иде. Ә менә җыр сәнгатенең катлаулы жанры булган опера сәнгатендә эшләр башкачарак тора. Опера сәнгате татарлар өчен үзе дә чагыштырмача яңа сәнгать, аның үсеш тарихы да 1939 елны Казанда опера һәм балет театры ачылу белән бәйле. Шуңа...

Кайсыдыр гәзиттән, бүгенге көндә татар эстрадасында 500дән артык җырчы бар, дип укыганым бар иде. Ә менә җыр сәнгатенең катлаулы жанры булган опера сәнгатендә эшләр башкачарак тора. Опера сәнгате татарлар өчен үзе дә чагыштырмача яңа сәнгать, аның үсеш тарихы да 1939 елны Казанда опера һәм балет театры ачылу белән бәйле. Шуңа күрә җыр сәнгатенең опера жанрын әйдәп баручылар да, әлбәттә, эстрада җырчыларыннан шактый азрак.

Әйе, опера җырчылары сирәк туа. Чөнки алардан табигать биргән моңлы, көчле, матур тембрлы тавыштан тыш, күркәм йөз-бит, буй-сын белән бергә, драма артисты булу да сорала. Алар үз тавышлары, сәхнәдәге уеннары белән опера геройларының тормышын, фаҗигасен, бәхетен һәм бәхетсезлеген үз җаннары, хисләре аша үткәреп, тамашачыларны тетрәндерергә, аларны әсир итәргә тиеш.

Сүзем шундый матур сыйфатларга ия булган Татарстанның халык артисты, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры солисты, якташыбыз - Иске Кулаткы районының Иске Атлаш авылында туып-үскән Мөнир Әхәт улы ЯКУПОВ турында.


Мөнир сәнгать дигән олы дөньяга Новоульяновски шәһәре һөнәр-училищесында слесарь-сантехник һөнәрен үзләштереп, армия хезмәтен узып, җыр һәм бию ансамблендә җырлый-җырлый килде. Аның әти-әнисе гади хезмәт кешеләре иде. Биш бала арасыннан гомерен сәнгатькә багышлаганы бер Мөнир генә. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшләгәндә үк, ул үзенең тавышын тагын да камилләштерү хыялы белән яши. Һәм озакламый Казан дәүләт консерваториясенең Михаил Кольцов җитәкләгән вокал классына укырга керә. Консерваториянең соңгы курсларында ук инде опера һәм балет театры җитәкчеләре Мөнирне опера спектакльләрендә катнашырга чакыра башлый. Ә инде 1978 елда уку йортын уңышлы тәмамлагач, ул шул ук театрга эшкә дә кабул ителә.
Яшь җырчының театрда беренче рольләреннән А.Бородинның "Кенәз Игорь" операсында Игорь партиясе була. Классик урыс операсында бу партия иң катлаулылардан санала, һәм аны яңа гына консерватория тәмамлаган яшь җырчыга тапшыру үзе үк аңа зур ышаныч күрсәтеп, киләчәктә аның чын оста булып үсәчәгенә өмет баглауларын күрсәтә. Мөнир остазларының ышанычын аклый: татар опера сәнгате күгендә яңа йолдыз кабына. Җырчы Римский-Корсаковның "Патша кәләше"ндә - Грязной, П.Чайковскийның "Пиковая дама"сында граф Томский, Д.Пуччининың "Богема"сында - Шонар, "Тоска" операсында - Скарпиа, Ж.Бизеның "Кармен"ында - Эскамильо, М.Мусоргскийның "Борис Годунов"ында - Борис, Д.Вердиның "Риголетто"сында - Риголетто, "Травиата" операсында Барон һәм башка образларны иҗат итә. Шунысын да әйтергә кирәк, бу рольләрнең күбесен Мөнир Якуповка кадәр урыс җырчылары гына башкарган. Опера сәхнәсеннән бушаган арада Мөнир 50-70 нче елларда опера сәнгате йолдызлары, ә аннан соң филармониягә эшкә күчкән Татарстанның халык артистлары Венера Шәрипова, Фәхри Насретдинов, Сара Садыйкова кебек җырчылар белән концертлар куеп, элеккеге Советлар Союзының бик күп төбәкләрендә була.

Мөнир Якупов татар опера сәнгатен үстерүгә дә лаеклы өлеш кертте. Ул театрда татарча куелган барлык сәхнә әсәрләрендә катнашып килә. Җырчы С.Сәйдәшевнең "Наемщик" музыкаль драмасында - мулла, Бату Мөлековның "Кара йөзләр" операсында - Галимҗан, Җ.Фәйзинең "Башмагым" музыкаль комедиясендә - Кәрим бай, Н.Җиһановның "Алтынчәч" операсында - Хан, "Муса Җәлил"дә Ишназаров партияләрен башкарды.

Гәрчә, театр үзе "Татар опера һәм балет академия театры" дип аталса да, татар композиторларының опера һәм балетларын бик сирәк куя. Хәтта Нәҗип Җиһановның "Алтынчәч" һәм "Җәлил" опералары да соңгы вакытта, сирәк кенә булса да, урыс телендә уйнала. Монда инде композиторларыбызның да гаебе бар. Ләкин төшенкелеккә бирелмик. Боз кузгалды сыман. Соңгы 15-18 ел эчендә композиторларыбыз 3 опера һәм 3 балет партитурасын театрга тәкъдим итте. Шул әсәрләрнең икесе - Әнвәр Бакировның "Тукай" операсы һәм Бату Мөлековның татар халкының сөекле ханбикәсенә багышланган "Сөембикә" операсы Казан дәүләт консерваториясенең опера студиясе белән берлектә концерт шәкелендә (декорациясез) булса да тамашачыларга тәкъдим ителде. Композитор Ә.Бакиров Тукай партиясен лирик-драматик баритон тавышка язган һәм Мөнир Якупов бу рольне бик оста, үзенчәлекле итеп башкарды. Ә инде "Сөембикә" операсында танылган якташыбыз Сөембикәнең ире Сафагәрәй партиясендә иде. Шунысы куанычлы, Б.Мөлеков бу операсын иҗат иткәндә Сафагәрәй партитурасын Мөнирнең вокаль һәм артистлык мөмкинлекләрен истә тотып язган. Композитор Резеда Ахиярова исә бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышлап "Шагыйрь мәхәббәте" дигән опера иҗат итте. Операда Тукай партиясе лирик-драматик тенор тавышка язылган һәм бу рольдә Санкт-Петербургның Мария театры җырчысы, татар телен яхшы белгән, (әтисе - фарсы, әнисе - татар) РФнең атказанган артисты Әхмәт Агади чыгыш ясый, ә инде Мөнир Якупов Тукайның иҗатташ дусты Фатыйх Әмирхан партиясен башкара.
Муса Җәлил театрында көчле һәм матур тавышлы җырчылар, оста биючеләр күп. Бу театрны хәзер Русиядә генә түгел, Көнбатыш Аурупада да яхшы беләләр. 1994 елдан башлап һәр ел саен театрның опера һәм балет труппалары аерым-аерым үзләренең иң яхшы спектакльләрен 1-2 ай дәвамында Дания, Бельгия, Һолландия, Португалия, Франция, Австрия сәхнәләрендә уйный. Билгеле инде, Мөнир Якуповның гастрольләрнең берсеннән дә калганы юк. Һәм, әйтергә кирәк, гастрольгә алып барган спектакльләр опера авторларының туган телендә - итальян, француз, алман телләрендә уйнала.

Ә менә 1998 ел якташыбыз өчен аерата истәлекле булды. Көнбатыш Аурупа илләреннән гастрольдән кайткач, Мөнир Америка Кушма Штатларындагы татар җәмгыяте чакыруы буенча Нью-Йорк шәһәренә барып, берүзе дүрт концерт бирә. Анда ул милли операларыбыздан арияләр, борынгы җырларыбызны, композиторларыбызның әсәрләрен башкарып, кан-кардәшләребезне үзенең моңлы, матур тавышы белән сокландыра.

АКШтан кайтуга, Мөнирне тагы бер шатлыклы хәбәр көтеп тора. Аны Зилә Сөнгатуллина белән Анкарада Төркиянең 75 еллыгына багышлап уздырылачак опера фестиваленә җибәрәләр. Анда катнашучы җырчылар милли опералардан ярты сәгатьлек программа күрсәтергә тиеш була. Мөнир белән Зилә Нәҗип Җиһановның "Алтынчәч" операсыннан арияләр һәм дуэтлар башкара.

Озак та үтми, Кипр утравында төрки халыкларның "Турсай" дип аталган халыкара опера фестивале үткәрелә. Бу фестивальдә дә Татарстан данын Мөнир Якупов белән Разия Үзбәкова яклый. Муса Җәлил театрында 1982 елдан бирле Русия һәм чит илләрнең опера җырчылары катнашында Ф.Шаляпин исемендәге халыкара опера фестивале уздырылып килә. Театр сәхнәсендә җырчылардан югары башкару осталыгы таләп ителгән, үзләренең сихри музыкасы белән дөнья тамашачысының мәхәббәтен яулаган "Отелло", "Аида", "Тоска", "Кармен", "Богема", "Летучий голландец" операларында, фестивальдә катнашучы атаклы җырчылар белән бергә, якташыбыз Мөнир Якупов та җырлый.

Якташыбыз бүген дә илһамланып иҗат итә. Инде олыгаеп барса да, аның тавышы көр, матур, көчле. Театрда эшләү белән беррәттән, ул Казан дәүләт консерваториясендә доцент булып эшли, студентларны вокал серләренә өйрәтә. Аның шәкертләре арасында инде халыкара конкурслар лауреатлары һәм дипломантлары да бар.

Безнең районыбыз талантларга бик тә бай. Илебезнең төрле төбәкләрендә хезмәт итеп, якташларыбыз - танылган инженерлар, табибләр, укытучылар, доцентлар, профессорлар булып халыкның ихтирамын яулады. Шулай да алар арасында гомерен опера сәнгатенә багышлаганы бер генә. Ул да булса - Мөнир Әхәт улы Якупов. Опера җырчылары, чыннан да, сирәк туа шул.

Рәшит АВВӘСОВ,

Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре.
Ульяновски өлкәсе, Иске Кулаткы бистәсе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: