Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Юбилей уңае илә, яки Нәрсәдән арынабыз?

Нуриәхмәт ага яшьләр театрында иң өлкән артист булса да, күңеле һаман яшь.

Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрында Татарстанның халык, Россиянең  атказанган артисты Нуриәхмәт Сафинны 75 яшьлеге белән  котладылар. 


Нуриәхмәт ага яшьләр театрында иң өлкән артист булса да, күңеле һаман яшь. Театрның беренче көннәреннән эшләп 55 еллык иҗат гомерендә ул тормыш авырлыкларына бирешмичә, нык торырга, күңел күтәренкелеген җуймаска өйрәнде. Ә яшьләр театры кыенлыкларны күп күрде. Бинасыз интегү үзе генә дә ни тора. Аның үз куышына кереп сыенганына әле бик аз вакыт үтте. Аның каравы сөенечләр дә шактый. Ф.Бәйрәмова әсәре буенча куелган «Атылган йолдыз» спектаклендә шагыйрь Һади Такташны уйнау бәхет түгелмени? «Башмагым» спектаклендә - Кәрим бай, «Йосыф-Зөләйха»да Йагъкуб рольләре репертуарының таҗы булып тора. Король Лирны уйнаган бәхетле артист ул Н.Сафин. Нинди генә хәрабә биналарда иҗат итсә, уч төбе кадәр кечкенә сәхнәләрдә уйнаса да, Яшьләр театры Шекспирны, Мольерны, Тукайны, Гаяз Исхакыйны, бүтән классикларны куйды. Кайбер йөзьяшәр театрларыбыз да бу бөек әсәрләргә алынмый, чөнки төп рольләрне башкарырдай актерлар юк, режиссерлар да үз көчләренә үзләре ышанмый, күрәсең. Ә Нури Сафин режиссер Ренат Әюпов куйган спектакльдә Лирны театр тарихына кереп калырлык итеп башкарды. Ни генә күрсә дә, Яшьләр театрында бер генә артист та әрәм булып калмады, һәрберсенә рольләр табылды һәм моның өчен без, әлбәттә, режиссер Ренат Әюповка рәхмәтле. Җыеп әйткәндә, Яшьләр – Сафиннан, Нури абый Яшьләр театрыннан уңды.

Шуңа өстәп, Н.Сафин ике тапкыр Мәскәүдә А.П.Чехов исемендәге МХАТ мәктәп-студиясендә Олег Табаков һәм Олег Ефремов җитәкчелегендә стажировка уза. Ул вакытта театрның үз бинасы да юк. Бер почмактан икенче почмакка барып сыеналар. Театрны оештырган һәм җитәкләгән Фәрит Хәбибуллинның тәвәккәллегенә сокланып туймаслык.

Юбилей кичендә Н.Сафинга Татарстан Президенты Указы нигезендә театр сәнгатен үстерүдәге казанышларын һәм күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеген бәя­ләп «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале һәм «Казан хакына мактау­га лаеклы хезмәте өчен» аерым хөрмәтләү билгесе тапшырылды. Яшьрәк коллегалары артистны җылы котлауларга күмде.

Ә менә юбилей уңаеннан күрсәтелгән спектакль әллә нинди шомлы, киртәләрне җиңеп, артист булу теләгенә тугры калган Н.Сафинның табигатенә ят, капма-каршы рухта иде. Пьеса авторлары А.Әхмәдиев һәм Т.Куловның бер кеше язмышы аша илебезнең тарихын чагылдыруы һәм режиссер Тимур Куловның вакыйгаларны тыгыз рәвештә мавыктыргыч сәхнә теле белән бәян итүе әйбәт эшләнсә дә, «Арыну» Н.Сафинның гына түгел, милләтебезнең рухына ят спектакль булып чыккан.

Вакыйгалар 75 яшьлек Хәй Әхмәтовичның үткәннәрне искә алуы рәвешендә бәян ителә. Аның тормышында ирешми калган үрләр, үкенечләр байтак – актер карьерасына кызыгып та, гомер буе сәхнә монтеры булып эшләү, Казанны зурайтырга теләп күпкатлы йортлар төзү нәтиҗәсендә, шәһәр яны бистәләренең берсендә кендек каны тамган йортыннан колак кагуы, бердәнбер улын чечен сугышында югалтуы, шул кайгыдан янып үлгән карчыгы Саниясен җир куенына илтеп тыгуы һ.б. Ул сөйләгәндә бетеп барган авыллар, мәгънәсез сугышларда башларын салган милләттәшләребез өчен әрнү биләп ала. Адәм баласының ирексез, ә кайчак алданып яшәвеннән, дөреслек таба алмавыннан йөрәк яна. Үткәннәрне искә төшергән спектакльдә «Умырзая», «Күңелемдә яз», «Очрашырбыз, ышанам» һ.б. матур җырларның байтак яңгыравы урынлы һәм күңелгә сары май булып ята. Спектакльдә геройлар шактый булса да, аларны Халидә Сөнгатуллина, Фирүзә Зиннәтуллина, Альбина Гайзуллина, Фернат Насыйбуллин, Эльдар Гатауллин, Булат Гатауллин гына гәүдәләндерә. Берничә роль башкарган актерларның берсеннән икенчесенә оста күчүе сокландырса да, профессиональ театр сәхнәсендә «Мунча ташы» өслүбендә ясалма чәч, мыек тагып чыгып пародиягә охшаш рәвештә роль башкару урынсыз дияргә кирәк.

Спектакльнең вак-төяк кимчелекләренә күз йомарга да мөмкин булыр иде, ахыры шул дәрәҗәдә аяныч тәмамланмаса. Хәй Әхмәтовичның муенына элмәк салып мордар китүе исә - «Арыну» спектакленең герое һәм аны караган тамашачы өчен генә түгел, бөтен татар театры өчен шомлы күренеш. Тәкъдиргә риза булмыйча, Аллаһка каршы барып, мордар китү бабаларыбыз диненә каршы килә. Үз-үзен үтерүчеләргә бакый дөньяда мәңгелек газап язган. Моңа кадәр татар сәхнәсендә якты маяк булып янган үлемсез Әлмәндәребез бар иде. Тормышта да җор телле, моңаюны белмәс, мәңге яшь Әлмәндәр бабайга охшарга тырыштык. «Арыну» спектакле белән исә без гүя үлемсез Әлмәндәребезне үтерәбез. Арыну сүзе бу очракта күп еллар буена татар тормышына мәгънә, ямь биргән кадерле нәрсәләрдән котылу булып ишетелә...

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев