Мәдәни җомга

Йокысызлык, яки Салих Сәйдәшевкә бер караш

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында режиссер Резидә Гарипова шагыйрә Луиза Янсуар белән бергә иҗат иткән пьеса буенча «Сәйдәш. Йокысызлык» дип исемләнгән спектакль тәкъдим итте.

Ул сәхнәдә уйналмый, тамашачы театрның төрле зурлыктагы бүлмә, заллары буйлап йөреп, актерлар уенын күзәтеп, төрле хисләр кичерә. Һәр бүлмәдә башкарылган  саташулы төш сыман күренешләр композиторның тормышын, иҗатын күзалларга ярдәм итә. 

Тамаша беренче катта фойеда  композиторга багышлап оештырылган   күргәзмәдән башланды. Салих Сәйдәшев музее директоры Эльвира Низаметдинова һәм музей хезмәткәрләре композиторның тормышындагы төп вакыйгаларны искә төшерде. Аның әтисез үсүен, туганнарда тәрбия­ләнүен, Заһидулла Яруллиннан дәресләр алуын, олуг шагыйребез Габдулла Тукай алдында гармунда уйнавын хәтерләрдә яңартты. Язмыш композиторга нигәдер һаман мәрхәмәтсез булган. Башта ул аны Валентина Мухина исемле пианист ханым белән кавыштыра. Әмма уллары Альфред туып нибары биш көн үтүгә, аны Салихтан тартып ала.  Сәйдәшевкә музыка һәм халык мәхәббәте яшәргә көч бирә. Әмма 1948 елда Андрей Ждановның Мәскәүдә сәнгатьтәге формализм турындагы чыгышыннан соң, композиторны бу бәхеттән дә мәхрүм итәләр, академия, опера театрлары, радиокомитеттан эштән куып чыгаралар, тиешле гонорарларын түләмичә газаплыйлар. Шуңа да карамастан Сәйдәш көн саен ап-ак костюм-чалбардан, күбәләк-галстугын тагып, театр ишекләре янына килеп баса торган була. Шул вакытта кайбер артистлар  аңа хәтта кул бирмичә үтеп китә. Әмма халык сөекле композиторын яклап чыккач, 1951 дә бер елга соңга калып,  түрәләр моң остасының илле яшьлек юбилеен уздырырга мәҗбүр була. Ә тагын өч елдан, нибары илле дүрт яшендә, татар профессиональ музыкасына нигез салган композитор Салих Сәйдәшев якты дөнья белән мәңгегә хушлаша. 

Төш сыман беренче күренештә кышкы буранда тәрәзә артында чут-чут кош сайраган тавыш ишетеләдер сыман. Композитор Сәйдәшев турында китапларда әнисенең Салихны табар алдыннан төшендә сирин куагына кунып, моңлы итеп сайраган сандугач күргәне турында язылган. Шулай итеп, туганчы ук әнисе Салихның моңлы бала буласын чамалаган. Лабиринт-спектакльнең беренче өлеше  әнә шул төшкә ишарә булып аңлашыла. 

Икенче бүлмәдәге хәлләрне күреп исә, тәннәр чемер-чемер килә, күңел куырыла,  уңга-сулга карамыйча, тизрәк чыгып качасы килә. Салих Сәйдәшевнең иҗатташы, күренекле драматург Кәрим Тинчуринны (Илфак Хафизов) югалтуы һәм, гомумән, илдә репрессия дулкыны әнә шулай  коточкыч итеп сурәтләнгән. Кечкенә генә  ярым караңгы бүлмәдә менә сүнәм-менә сүнәм дип кызыл лампалар яна. Идәндә ноталар чәчелеп ята. Дивардагы  томан сарган көзге киләчәге булмаган кешеләрне гәүдәләндерә сыман. Агач мичкәдә күн тужуркадан утыручы берәү кып-кызыл шарлар тутыра һәм һәр тутырганын шартлата бара. Кечкенә бүлмәдә шартлау тавышлары шундый көчле яңгырый ки, күңелне әллә нинди шашынкы бер халәт биләп ала. Һәр шартлаудан соң күн тужуркалы адәмнең (Рөстәм Гайзуллин) мыскыллы көлүен ишетеп тагын имәнеп китәсең. Ул да булмый, күренеш буе идәндәге нота кәгазьләрен җыеп чемоданга тутыру белән мәшгуль булган Заһидә Тинчурина (Резидә Сәлахова) ачы тавыш белән милләтнең аяныч хәле турында җыр суза. Җыр көчәйгән саен, ханым ярсый бара. Күзләреннән яшьләр атылып чыга. Аның бу шашынкы хәлен күреп, чыдар чама калмагач, иҗатчылар, сизгән сыман, кул ишарәләре белән хәсрәт тулы бүлмәдән чыгарга әйди. 

Шуннан соң исән-имин котылуга шатланып, башта су төбеннән йөзеп чыккан кебек, тирән итеп сулыш аласың, әмма күпме суласаң да, сулап туя алмассың сыман тоела. Иҗатчылар тамашачыны тынычландырыр өчен бу урында махсус вальс күренешен керткән кебек. Салих Сәйдәшевнең вальслары гаҗәеп якты, нәфис. Тормышка булган бөтен мәхәббәтен ул вальсларына салган диярсең. Халык композиторның бу жанр­да иҗат ителгән һәр әсәрен алкышларга күмә торган булган. Композиторыбыз Җәүдәт Фәйзи  үзенең көндәлекләрендә, вальс патшасы Штраус Казанда   дөнья­га кабат яралды, дип язып калдырган. 

Бүлмәләрнең берсендә идәндә яны белән яткан ярым җимерек буфет-шкаф һәм ялгыз патефон беренче караганда ук шомлы күренгән иде, күңел ялгышмаган икән. Биредә композиторны үзешчәнлектә гаеп­ләүләр ишетелә. Зур формалар иҗат итмәгән, халык җырларын гына әвеш-тәвеш китергән, имеш. Чыннан да, музыка белгечләребез Сәйдәшевнең музыкаль драмаларын операга һәм гомумән «зур сәнгатькә» әзерлек чоры гына дип бәяли. Олуг композиторыбыз Ренат Еникеев 1990 елларда «Сәйдәшстан» әсәрләр җыентыгын әзерләгәндә музыка белгечләребезнең бу бәяләмәләрен укып хәйран кала. Музыкаль драма үзе зур жанр лабаса, дип ул белгечләргә  каршы үз фикерен язып та чыкты. Шул вакытта ул тагын бер хатаны төзәтеп, Сәйдәшев татар музыкасын баетмады, ул болай да бай, милли моңны сак­лаган хәлдә, татар музыкасын симфоник оркестр белән «кавыштырды», үзенең гармония системасын булдырды, дигән фикер әйткән иде. Болар Салих Сәйдәшевне татар профессиональ музыкасына нигез салучы дип бәяләргә нигез бирә дип, фикерен җөпләп куйды. Музыка дөньясына шундый революция ясаган композитор үзешчәнме? Дөрес, Совет хакимияте үзенең көчен, кодрәтен күрсәтер өчен милли республикаларда опералар иҗат итү кампаниясен үткәреп карады. Советлар «артта калган» халыкларны да югары сәнгатькә  ирештерә, янәсе. Ирештекме соң?  Ни өчен беренче «Эшче», «Сания» опералары  уңыш казанмады? Газиз Әлмөхәммәдов һәм Солтан Габәшидән кала иҗат эшендә Мәскәүдә укып кайткан Василий Виноградов катнашканга күрә түгелме икән? Көнбатыш музыка сәнгате калыбында милли опера иҗат итеп булмаслыгы көн кебек ачык югыйсә. Сәйдәшев исә беркайчан читләр җырын җырламады, шуңа операга алынмагандыр да, бәлки. 

Әнә шундый уйлар белән  тамаша залына күченгәч, «Зәңгәр шәл», «Казан сөлгесе», «Сүнгән йолдызлар» язулы зур-зур афишаларны алып атып,   спектакль  исеме урынына номер язылган яңаларын элгәннәрен күрәсең. Композитор тормышында кара көннәр башлана...  

Спектакль тәмамланганчы, тамашачы тагын бик күп  каршылыклы хис-тойгылар кичерәчәк әле, бер – утка, бер суга кергәндәй булачак. Гадәти булмаган бу спектакльдә Сәйдәш ролен дә бер генә түгел, берничә артист – Артем Пискунов, Зөлфәт Закиров, Илнур Байназаров, Айдар Фәтхрахманов, студент егет Инсаф Хәләүтдинов башкара. 

Спектакльне карап, яшь иҗатчыларның бөек композиторыбыз Салих Сәйдәшев тормышын вә иҗатын аңларга омтылулары нык сөендерде. Әмма шул ук вакытта тамашаның киләчәге борчуга салды. Беренче каттагы күргәзмә вакытлыча гына, Салих Сәйдәшев турында бөтенләй белмәүчеләр яки тормышы вә иҗатыннан бик аз хәбәрдар булучылар бу шартлы алымнарга корылган спектакльне аңлармы икән? Тамашаның нибары унбиш­ләп театр сөюче өчен камера жанрында куелуын күреп, шулай ук икеләнеп каласың. Салих Сәйдәшевнең якты музыкасы театр бинасына гына сыймыйча, урамнарга, мәйданнарга ташып чыккан. Аның киң күңеллеге бөтен таныш-белешләрен хәйран калдырган. Композитор байтак әсәрләрен үзешчән башкаручыларга, филармония, радиокомитетка бүләк итеп биргән. Музыканың кем исеме белән тарихка керүе турында да уйламаган. Шуңа күрә әсәрләрен туплый башлагач, шактый кыенлыклар туган,   өлкән яшьтәге башкаручылар бериш әсәрләрне хәтерләреннән торгызган. Композитор Ренат Еникеев үзенең яшьлек елларын искә алганда, өч вакыйганың истә калганын сөйли торган иде. Аның берсе – Сталинның үлеме булса,  икенчесе – Салих Сәйдәшев вафат булган  көн. «Бу кадәр халыкның Казан урамнарында Тукай үлгәч кенә җыелганы булды», дип әйткән әнисе, улының хәйран калганын күреп.  Композиторның 120 еллыгы уңаеннан да  халык белән шыгрым тулы залларда уйнала торган яңа спектакль күрәсе, ике сәгать ярым-өч сәгать дәвамында Сәйдәшнең кояшлы музыкасын тыңлап рәхәтләнәсе килгән иде бит...

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: